Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядә дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләренең 80 процентка артыгын сугыш башланганнан соң ачканнар.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганчы, шымчылык белән дәүләткә хыянәт турындагы маддәләр сирәгрәк кулланылган. Бу маддәләр нигезендә 1997 елдан 2022 елга кадәр 170 кешене хөкем иткәннәр. 2022 елдан хәзерге вакытка кадәр исә 792 кеше гаепләнгән, 536 кешене хөкем иткәннәр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2👎1
Русиянең Курски өлкәсендә урнашкан Рыльски шәһәренә ракет һөҗүме булган.

Ул хакта Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Хинштейн хәбәр итте.

Һөҗүм нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булган, тагын 10 кеше яраланган, диелә.

@azatliqradiosi
🔥1😢1🎉1
Башкортстанда яшәүчеләр Уфада элекке тоткыннар өчен пробация үзәге ачылуга каршы петиция имзалый.

Петицияне 5,4 меңнән артык кеше имзалаган.

Мөрәҗәгать авторлары мондый үзәкне элек көллият булган бинада ачуларына канәгать түгел. Ул мәктәпләргә, балалар бакчаларына нык якын урнашкан ди.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍1
Җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" вакыты 📚 Бүген "җирле үзидарә" сүзтезмәсенә күз салыйк. Соңгы атналарда бу сүзтезмә белән хәбәрләр дә күп булды.

Мәсәлән, Татарстан президенты җирле үзидарәләрне үзгәртүне күзаллаган федераль канунга каршы чыкты.

▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍5❤3
⚡️Германиянең Магдебург шәһәрендә машина Раштуа базарына бәреп кергән

Шәһәр полициясе бер кешенең һәлак булуын раслады. Bild, коткару хезмәтләренә сылтанып 60-80 кешенең зыян күргәнен яза. Бу сан рәсми расланмаган.

Mitteldeutsche Zeitung язуынча, машина балалар белән гаиләләр күп булган урынга бәреп кергән. Магдебург Раштуа ярминкәсе шәһәр үзәгендә урнашкан.

Җирле хакимият вәкиле бу вакыйганы теракт дип атаган, дип яза MDR, әмма бу хакта да әлегә рәсми белдерүләр юк.

DPA язуынча, машина йөртүчесен тоткарлаганнар.

Иртүк бу хакта яңартылган мәгълүмат китерербез. Имин булыгыз!
😱5🤬5⚡1
⚡️⚡️Казанның "Лазурные небеса" дигән торак комплексына бүген иртән дрон һөҗүм иткән.

Ул хакта Казан пабликлары һәм җирле Telegram-каналлар хәбәр итә.

Әлегә зыян күргән кешеләр турында бернинди мәгълүмат юк.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4😨4🤬2🎉1🕊1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️⚡️⚡️"Лазурные небеса" торак комплексына тагын бер дрон һөҗүм иткән.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱4🎉3🤬2🕊2
Казандагы бинага булган һөҗүм кадрларын "Mash" каналы да уртаклаша.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🤬3🎉2🕊1
Русия саклану министрлыгы бүген иртәнге сәгать 7:50дә Татарстан өстендә украин пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән дип хәбәр итте, әмма төгәл кайда бәреп төшерелгәнен хәбәр итмәде.

Моңарчы дроннар Татарстанга 5 тапкыр һөҗүм иткән иде. Иң беренче шундый һөҗүм 2 апрельдә булды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🕊2🤬1🎉1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️⚡️Казандагы тагын бер йортка дрон һөҗүм иткән.

Бу юлы сүз "Манһэттен" торак комплексы турында бара.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉2🕊2👍1🤬1
⚡️⚡️⚡️Русия хакимиятләренә якын Telegram-каналлар Казанда 3 йортка дроннар һөҗүм иткән дип яза.

Алар: 37-катлы "Лазурные небеса" торак комплексы, "Манһэттен" торак комплексы һәм Клара Цеткин урамындагы 5-катлы йорт.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬4🎉2🕊2😨2❤1😭1
Казан мэриясе дроннар шәһәрнең Совет, Идел буе һәм Киров районнарындагы йортларга һөҗүм иткән дип хәбәр итте.

Мэр Илсур Метшин эвакуацияләнгән кешеләргә бөтен тиешле ярдәмне күрсәтергә, аларны җылы әйберләр белән тәэмин итәргә боерган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉2👍1🤬1🕊1