Казанга һөҗүм иткән дроннар "PD-2" прототибы буенча эшләнгән дип яза SHOT каналы.
Ике дрон "Лазурные берега" торак комплексына һөҗүм иткән (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләккән (ул Оренбур трактында урнашкан).
Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төшкән диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🎉2🤬1🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанга һөҗүм иткән дроннар "PD-2" прототибы буенча эшләнгән дип яза SHOT каналы. Ике дрон "Лазурные берега" торак комплексына һөҗүм иткән (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләккән (ул Оренбур трактында…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казан өстендә бәреп төшерелгән бер дронның видеосын җирле балыкчылар төшергән дип хәбәр итә Baza.
Нәкъ менә шушы бәреп төшерелгән дрон калдыклары шәһәрнең Киров районында урнашкан Клара Цеткин урамындагы йортка килеп төшкән булса кирәк.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Нәкъ менә шушы бәреп төшерелгән дрон калдыклары шәһәрнең Киров районында урнашкан Клара Цеткин урамындагы йортка килеп төшкән булса кирәк.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2🤬1🎉1🕊1
🎉3👍2🤬1🕊1
❗️Татарстанда "Ковёр" планы кертелгән.
Республика өстендәге һава киңлеге ЯБЫЛГАН. Хәзерге вакытта Казан һава аланында 23 рейс тоткарлана, дип хәбәр итә SHOT каналы.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Республика өстендәге һава киңлеге ЯБЫЛГАН. Хәзерге вакытта Казан һава аланында 23 рейс тоткарлана, дип хәбәр итә SHOT каналы.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁4😢2🕊2🤣2🤬1🤡1
⚡️Татарстан хакимияте Казанга 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде.
"Аларның берсе сәнәгать оешмасына очкан, берсе елга өстендә бәреп төшерелгән, 6сы торак йортларга һөҗүм иткән. Шушы минутка булган мәгълүматларга караганда, зыян күргән кешеләр турында мәгълүмат юк" диелә.
Шул ук вакытта башка каналлар 3 кеше җәрәхәтләнгән дип яза, бу кешеләр пыяла кисәкләреннән зыян күргән диелә.

😁3🎉2🕊2👍1🤬1😭1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген дроннар һөҗүм иткән "Лазурные небеса" торак комплексында — барлыгы 37 кат.
Бинаның биеклеге — 120 метр. Ул шәһәрнең Альберт Камалиев проспектында урнашкан. Бина 2013 елда төзелеп беткән.
Ул Казанның иң зур биналарның берсе булып санала. Бүген аңа 2 дрон килеп бәрелде.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бинаның биеклеге — 120 метр. Ул шәһәрнең Альберт Камалиев проспектында урнашкан. Бина 2013 елда төзелеп беткән.
Ул Казанның иң зур биналарның берсе булып санала. Бүген аңа 2 дрон килеп бәрелде.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🎉4🕊2😁1🤬1🤡1
❗️Бүген һәм иртәгә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрелмәячәк.
Мондый карарны республика президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Мондый карарны республика президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁5🎉2😢1🕊1
Ә бу — Казан метросындагы "Габдулла Тукай мәйданы" станциясе.
"BAZA" каналы язганча, кайбер кешеләр метрога төшеп иминрәк урынга качарга булган.
Казаннар, шимбә иртәсендә метрода букадәр генә халык буламы гадәттә? Әллә бу күпме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
"BAZA" каналы язганча, кайбер кешеләр метрога төшеп иминрәк урынга качарга булган.
Казаннар, шимбә иртәсендә метрода букадәр генә халык буламы гадәттә? Әллә бу күпме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁7😢6👍2🎉2🤬1🕊1
Шулай итеп, бүген, 2024 елның 21 декабрендә, Казан шәһәре дроннар һөҗүменә дучар ителде. Шушы минутка ниләр билгеле?
🔹 Һөҗүм иртәнге сәгать 7:50дә башланды. Барлыгы 8 пилотсыз очкычның килүе турында хәбәр ителде. Аларның берсе сәнәгать оешмасына юл тоткан, ләкин аны бәреп төшерә алганнар. 6 дрон торак йортларга һөҗүм иткән. Тагын бер дрон елга өстендә бәреп төшерелгән, диелә.
🔹 Торак йортларга эләккән дроннар Альберт Камалиев проспекты, Клара Цеткин, Юкозинская, Һади Такташ, Кызыл Позиция урамнарындагы йортларга һөҗүм иткән. Шулай ук, бер дрон Оренбур трактындагы торак комплексына да эләккән.
🔹 Казанның иң биек бинасы — "Лазурные небеса" торак комплексына (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан) — ике дрон һөҗүм иткән. Бинада янгын башланган.
🔹Яраланган кешеләр турында рәсми мәгълүмат юк.
🔹Татарстан өстендәге һава киңлеге очышлар өчен ябылган, Казан халыкара һава аланы да әлегә очкычларны кабул итми.
🔹Моңарчы Татарстанга дроннар 5 тапкыр очып килгән иде. Апрельдә булган дрон һөҗүмендә Алабуга һәм Түбән Кама районнарында 14 кеше яраланган иде.

😢7👏3👍2🕊2🤬1🎉1
КФУ студентларын өйгә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр итә "Татарстан-24" телеканалы.
Ә КДЭУ һәм Казан милли тикшеренү университеты студентларын бүгенге дрон һөҗүмнәре аркасында дистанцион укуга күчерәләр.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ә КДЭУ һәм Казан милли тикшеренү университеты студентларын бүгенге дрон һөҗүмнәре аркасында дистанцион укуга күчерәләр.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🎉3😢1🤣1
❗️Казанда дроннар һөҗүме аркасында "Татар җыры" концерты узмаячак.
Ул бүген "Казан Экспо" күргәзмәләр залындагы концерт залында узарга тиеш булган.
Тамаша билгесез вакытка кичектерелгән, дип хәбәр итә "Барс медиа" матбугат хезмәте.
#Татарстан #татарлар

😁5🎉3👍2🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген дроннар һөҗүм иткән "Лазурные небеса" торак комплексында — барлыгы 37 кат. Бинаның биеклеге — 120 метр. Ул шәһәрнең Альберт Камалиев проспектында урнашкан. Бина 2013 елда төзелеп беткән. Ул Казанның иң зур биналарның берсе булып санала. Бүген аңа 2…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Лазурные небеса" торак комплексында яшәүче кеше эвакуация күренешен видеога төшергән һәм аны соцчелтәрләрдә уртаклашкан.
Бу бинада — 37 кат.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу бинада — 37 кат.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2😁2🤬2
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга булган дрон һөҗүмнәре турында фикерен белдерде:
Бу сүзләрне ул үзенең Телеграм-каналында татарча язган. Ә түбәндәге текст урысча чыккан:
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугышны Русия үзе башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәү башлаган шушы сугышны хөкем итеп чыкты. 2024 елда украин дроннары тарихта беренче тапкыр Татарстан җиренә дә очып килә башлады.
#Татарстан
@azatliqradiosi
"Иң мөһиме паникага бирелмәскә. Хөкүмәткә халыкка эвакуация урыннары турында вакытында хәбәр итәргә бурыч куйдым."
Бу сүзләрне ул үзенең Телеграм-каналында татарча язган. Ә түбәндәге текст урысча чыккан:
"Бүген Казан пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар ителде. Моңарчы сәнәгать ширкәтләренә генә һөҗүм ителгән булса, хәзер дошман гади халыкка, иртән, кешеләр яши торган биналарга һөҗүм итә. Оператив штаб эшли. Кешеләр эвакуацияләнгән, алар өчен вакытлыча урнаштыру урыннары оештырылган, кайнар ризык китертелгән."
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугышны Русия үзе башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәү башлаган шушы сугышны хөкем итеп чыкты. 2024 елда украин дроннары тарихта беренче тапкыр Татарстан җиренә дә очып килә башлады.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6😁3🤡2🎉1
Казанга булган дрон һөҗүмнәре турында билгеле булган мәгълүматны бер урында җыйдык.
👉Керегез, карагыз, укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👉Керегез, карагыз, укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥6🤬3🎉2👍1
🔥4👍2🤬2🎉2