❗️Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың оператив хезмәтләрен гадәттән тыш хәл тәртибенә күчерү боерыгын имзалаган.
Гади халыкка бу боерык кагылмый. Әлеге документ дрон һөҗүмнәренә җитез рәвештә җавап бирә алыр өчен оператив хезмәтләргә чыгарылган.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤣4✍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казанда дроннар һөҗүме аркасында "Татар җыры" концерты узмаячак. Ул бүген "Казан Экспо" күргәзмәләр залындагы концерт залында узарга тиеш булган. Тамаша билгесез вакытка кичектерелгән, дип хәбәр итә "Барс медиа" матбугат хезмәте. #Татарстан #татарлар…
Бүген Казанда узарга тиеш булган "Татар җыры" концерты 2025 елның 8 мартына күчерелде.
Ул хакта концертны оештыручылар хәбәр итте.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
Ул хакта концертны оештыручылар хәбәр итте.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
❤🔥3🎉2🤣2👍1😢1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та Казанга ясалган дрон һөҗүмнәренә карата фикерен белдерде.
диде ул.
Исегезгә төшерәбез: Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән Башкортстан Русия республикалары һәм төбәкләре арасында иң беренче урында тора. Икенче урында — Татарстан.
#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
"Башкортстан кардәш Татарстанга теләсә нинди кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер"
диде ул.
Исегезгә төшерәбез: Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән Башкортстан Русия республикалары һәм төбәкләре арасында иң беренче урында тора. Икенче урында — Татарстан.
#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
🤣6🤡5🤮3✍1👍1
⚡️⚡️Русия Югары мәхкәмәсе чит илдәге 5 татар оешмасын репостлауны тыю турында карар чыгарган.
Һәрхәлдә ул хакта Казанның "Бизнес-онлайн" басмасы яза.
22 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын террорчы оешма дип таныды. Ул вакытта әлеге оешманың 172 бүлекчәсе дә террорчылар исемлегенә кертелүе хәбәр ителде. Алар арасында татар яки башкортка бәйле төркемнәр булуы турында куәт оешмалары хәбәр итмәде. Бүгенгә Русиянең террорчы оешмалар реестры сайтында әлеге оешмалар кертелмәгән (cоңгы тапкыр исемлек мәхкәмә карарына кадәр яңартылган иде).
Тик менә "Бизнес Онлайн" медиасы бүген хәбәр итүенчә, бу исемлектә Татарстанга бәйле биш оешма бар. Алар арасында АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Фәрит Зәкиевның — Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге бар. "Бизнес Онлайн" язуынча, әлеге татар оешмалары постларын репост итүчеләргә "террорчылыкны аклау" маддәсе яный. Бу атнада Татарстанның хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисенең улы Марат Гыйльманов шул маддә нигезендә тоткарланды.
Моңа кадәр Русия прокуратурасы әлеге "чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепаратистик хәрәкәтләр" Русияне аерым дәүләтләргә бүлүне максат итеп куя диде.

🤬12🤡3👍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы Киевка төшкән Русия бомбаларын видеога төшергән. Бүген Украина башкаласы Русиянең чираттагы һөҗүменә дучар ителде. "Кеше түгелдер алар, торак йортка бомбалар аталар" ди Киевта яшәүче бер ир-ат. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24…
Казанга дрон һөҗүмнәре нинди шартларда ясала?
2022 елның 24 февралендә Русия күршедәге бәйсез ил — Украинага каршы сугыш башлады. Ул инде 3 елга якын дәвам итә. Русия Украинаның шактый җирен басып алды, илнең калган өлешен, шул исәптән гади халык яшәгән урыннарны да даими утка тота. Бу һөҗүмнәрендә заманча ракетлар, бомбалар, дроннар куллана.
Шушы сугыш башлангач, Украина да Русия җирләренә дроннар белән һөҗүмнәр оештыра башлады. 2024 елда андый дроннар Татарстан җиренә дә очып килә башлады. Бүген Казанга ясалган һөҗүмнәр — алтынчы шундый очрак. Апрель аенда, мәсәлән, Алабуга белән Түбән Кама районнарына ясалган дрон һөҗүмнәре сәбәпле инде 14 кеше яраланган иде.
Русия бу һөҗүмнәрдә Украина ягын гаепли. Бүген Казанга ясалган һөҗүм турында Украина хакимияте әлегә берни дә дәшмәде.
19 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин үзенең берничә сәгатькә сузылган турыдан-туры сеансында Казанны "Европаның иң яхшы шәһәрләрнең берсе" дип бәяләгән иде. Шул ук көнне Русия гаскәре төнлә украин башкаласы Киевны бомбага тотты. Ә инде шимбә иртән дрон һөҗүменә Татарстан башкаласы дучар булды.
Казанда билгеле Дары җитештерү ширкәте урнашкан, аның продукциясе Русия гаскәрен коралландыру өчен бик мөһим. Украин дроннары гадәттә шундый һәдәфләргә һөҗүм итә. Бүген Казанга килеп җиткән дроннарның берсе нәкъ шул ширкәт юнәлешендә очкан чакта бәреп төшерелгән, һәм аның калдыклары Клара Цеткин урамындагы торак йортка килеп төшкән.
Шул да билгеле: Татарстанның Алабугадагы икътисадый зонасында Иран дроннарын җыю оештырылган иде. Бу да Татарстанны украин һөҗүмнәре өчен әһәмиятле бер максатка әйләндерә.
#Татарстан #сугыш

👍7🔥5🤬1🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️Русия Югары мәхкәмәсе чит илдәге 5 татар оешмасын репостлауны тыю турында карар чыгарган. Һәрхәлдә ул хакта Казанның "Бизнес-онлайн" басмасы яза. 22 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумын террорчы оешма дип таныды. …
❗️❗️"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин "Бизнес-онлайн" бүген чыгарган хәбәрне кире кага.
Ул аны бер дәлилсез, пычрату өчен эшләнгән эш дип бәяли һәм "Бизнес-онлайн" басмасын мондый тикшерелмәгән мәгълүматны таратканы өчен прокуратурага шикаять итәчәген белдерә.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
Ул аны бер дәлилсез, пычрату өчен эшләнгән эш дип бәяли һәм "Бизнес-онлайн" басмасын мондый тикшерелмәгән мәгълүматны таратканы өчен прокуратурага шикаять итәчәген белдерә.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
👌6🔥4✍1👍1💯1
☝🏻Мәскәүдәге Тарихи мәчет бер елга төзекләндерү эшләренә ябылган.
Тарихи мәчетне төзекләндерергә кирәклеге турында соңгы 4 ел дәвамында сөйләшәләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🤔6😨3😢1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга ясалган дрон һөҗүме уңаеннан чыгыш ясады.
дип сөйләде Миңнеханов үзенең бүгенге мөрәҗәгатендә. Аның сүзләренчә, яраланган, җәрәхәтләнгән кешеләр юк.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Казан дрон һөҗүмнәренә дучар булды. Соңгы 100 елда бу Казандагы биналарга ясалган иң зур һөҗүм булды.
👉Бүгенге хәлләрне видеобыздан да карый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
"Казанга һөҗүм иткән 8 пилотсыз очкычның өчесе җитештерү оешмаларына юл тоткан булган. Калганнар торак йортларга һөҗүм итте. Кайбер пилотсыз очкычларда урнаштырылган шартлаткычлар тиешенчә эшләмәде, шартламады"
дип сөйләде Миңнеханов үзенең бүгенге мөрәҗәгатендә. Аның сүзләренчә, яраланган, җәрәхәтләнгән кешеләр юк.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Казан дрон һөҗүмнәренә дучар булды. Соңгы 100 елда бу Казандагы биналарга ясалган иң зур һөҗүм булды.
👉Бүгенге хәлләрне видеобыздан да карый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
💩7🎉2✍1
Уфада һипертония авырулы егетне гаскәргә барырга яраклы дип тапканнар һәм мәҗбүри хезмәткә алынучыларны җыйнау пунктында тоталар.
Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче Ильяс Хәсәнов һипертония авыруыннан интегә, әмма мәҗбүри хәрби хезмәткә чакыру килеп, хәрби комиссариатка баргач, медицина комиссиясе аны хезмәт итәргә яраклы дип тапкан.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

🤬10😡2
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез?
Тавыш бирү безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, үзегезгә ошаган намзәт өчен тавыш бирегез!
Рәсемнәрдә беренче 3 намзәт белән танышып үтик, тулы исемлекне сайтта карап була.

👍7✍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген 22 декабрь, якшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер яңалыкларны барлыйк:
🔸Бүген төнлә Ростов, Брянский, Курский, Орлов өлкәләре, Краснодар крае күгендә барлыгы 42 украин дроны бәреп төшерелде дип белдерде Русия хакмиятләре. Орлов өлкәсендә нефть базасында янгын чыккан.
🔸Өч көн элек Камчаткада юкка чыккан Ан-2 очкычы табылган. Бортта булган өч кеше дә исән диелә.
🔸Украин боксчысы Александр Усик британлы Тайсон Фьюрины янә җиңгән. Би-би-си язуынча, боксчылар икесенә рекордлы күләмдәге гонорар алачак - 190 млн доллар.
🔸Байкал арты краенда ике йөк поезды бәрелешкән. Бер поездның ташкүмер тутырылган җиде вагоны юлдан чыккан, икенчесенең - 35 вагоны.

🔥3👍2✍1
Бүген татар театрының туган көне
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлам тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә. Бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала.
Рольләрдә “Сәйяр” татар труппасы актерлары: Рабига Габитова, Суфыя Колахмәтова, Зәйнәп Саинова, Шакир Мөхәммәтъяров, Әкрам Кайбышев, Шәриф Сүнчәләй һ.б. уйный.
Труппа җитәкчесе данлыклы актер һәм режиссер Габдулла Кариев була.
1905 елда Оренбурда беренче татар театр труппасы барлыкка килүгә карамастан, ни өчен татар театрының туган көне итеп 1906 ел алына? Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов моны Сталин сәясәте белән аңлата: "Татар театры Татариядә булырга тиеш, Оренбурда түгел. 1906 елда Казанда беренче спектакль куелу - бик туры килә".
Оренбурда Ильяс Кудашев-Арказарский 1905 елда җыйган труппа ике елдан данлыклы "Сәйяр" театрына әйләнә.
Татар театры туган көнен бүген спектакльләрсез каршы ала. Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы бу өлкәгә дә кагылды: кичә Казанга дрон һөҗүме булу сәбәпле, бөтен тамашалар, бәйрәм чаралары ике көнгә туктатылды.

❤6🔥3
Эзләүгә игълан ителү: федераль, дәүләтара һәм халыкара эзләү
Кайсысы куркынычрак, Русия нинди илләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә, Интерполга эләгү куркынычы зурмы, эләксәң, нишләргә?
Азатлык Радиосы бу хакта "Беренче бүлек" проекты адвокаты Евгений Смирнов белән сөйләште.
"Русиянең берничә ил белән турыдан-туры килешүе бар, һәм алар Интерпол офисыннан тыш турыдан-туры хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Казакъстан Эчке эшләр министрлыгы белән. Әгәр дә кешене Казакъстанда тоткарлыйлар икән, халыкара органнарны җәлеп итмичә, экстрадиция процедурасы башлана. Шуңа да, беренче чиратта, Русияне чолгап алган илләргә бару куркыныч: бу — Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан.
Шулай ук туризм белән яшәгән Азия илләренә — Вьетнам, Таиландка барыр алдыннан да уйларга кирәк. Алар, кешене нинди дә булса базада күрсәләр, еш кына хәйләкәр кылана — экстрадиция процедуралары белән булышып тормыйлар. Алар, мәсәлән, кешене ниндидер вак хокук бозуда гаепли, янәсе, илдә теркәлмәгән яки ниндидер хокук бозган, ди: мәсәлән, хокуксыз йөргән яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Шуны сәбәп итеп, Русиягә депортациялиләр".
Мәкаләне тулысынча безнең сайтта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Эзләүгә игълан ителү: федераль, дәүләтара һәм халыкара эзләү
Русия хакимиятләре Украинадагы сугышка каршы чыгыш ясаучыларны халыкара һәм федераль эзләүгә игълан итә. Алар арасында чыгышы белән Татарстаннан булган кешеләр дә бар. Эзләүгә игълан ителүчеләрне нәрсә көтә? Бу хакта белгеч белән сөйләштек.
💯3🔥1🤗1
Уфа-Казан арасы ике сәгатькә кыскара
Бүген Татарстан һәм Башкортстанда яңа юллар ачылды. Алар М12 федераль трассасына карый. Татарстанда Чаллы һәм Түбән Каманы урау юлы 81 км чамасы. Кама елгасы аша 1,3 км озынлыктагы яңа күпер салынган.
Башкортстанда юл Илеш районының Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын урап узачак, анда 65 км озынлыктагы яңа юл ачылды. Иләкшиде авылы яныннан узучы юлда очучы, Советлар Союзы каһарманы Муса Гәрәевкә һәйкәл дә ачтылар.
Казан Уфа арасында Utair һәм Икар һава ширкәтләренең очкычлары очып тора. Очышлар көн саен бар.
Шул ук вакытта күпчелек юлчылар автобуста йөри, юлга якынча 8 сәгать китә.
2022 елда Уфа белән Казан арасында поезд җибәрү планнары турында да әйтелгән иде. Әмма әлегәчә бу тормышка ашмады, «геосәяси вазгыять аркасында» Русия тимер юллары Уфа-Казан поезды проектын 2027 елга кичектереп торуын белдерде.

❤9👍2🔥2