Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2024 елда без кемнәр белән хушлаштык?

Безнең видеоны карагыз. Ә 2024 ел югалтулары турында язмабызны 👉 безнең сайттан укыгыз.

#2024ел

@azatliqradiosi
😢4
⚡️Тагын бер кайгылы хәбәр.

Башкортстан татарлары иҗтимагый үзәгенең беренче рәистәше, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Гайниәхмәт улы Хуҗин вафат булган.

Мәрхүм белән хушлашу 28 декабрьдә ул яшәгән йортта — Уфа шәһәре, Гагарин урамы, 33нче йорт, 67нче фатирда сәгать 11дә узачак.

#Башкортстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢10
⚡️🇦🇿 Azerbaijan Airlines иртәгәдән башлап Бакыдан Уфага, Самарга, Сочига, Волгоградка, Грозныйга, Минеральные Воды һәм Махачкалага очышларын туктата.

Шул ук вакытта Казанга рейслар дәвам итәчәк. Азәрбайҗан һава юллары Бакыдан Казанга атнасына 3 тапкыр оча.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👍14🤷‍♂2💯2❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️🇦🇿 Azerbaijan Airlines иртәгәдән башлап Бакыдан Уфага, Самарга, Сочига, Волгоградка, Грозныйга, Минеральные Воды һәм Махачкалага очышларын туктата. Шул ук вакытта Казанга рейслар дәвам итәчәк. Азәрбайҗан һава юллары Бакыдан Казанга атнасына 3 тапкыр оча.…
🇹🇷✈️Төркиянең Pegasus ширкәте 21 гыйнвардан соң Казан белән Истанбул арасындагы очышларын туктата.

Һәрхәлдә шушы датадан соң Казаннан Истанбулга Pegasus билетлары сатылмый.

"Төрек һава юллары" һәм Русиянең "Победа" ширкәте Казан-Истанбул рейсларын гадәттәгечә дәвам итәчәк.

#Татарстан #Төркия

@azatliqradiosi
😢4👍3
🇩🇪Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер илнең парламенты Бундестагны тараткан.

"Авыр вакытларда тотрыклылыкны саклап кала алыр өчен эшли ала торган хөкүмәт һәм парламентта ышанычлы күпчелек кирәк"

дип белдергән Германия президенты.

Бундестагка чираттан тыш сайлаулар 23 февральдә узачак.

Исегезгә төшерәбез: 16 декабрьдә Германия парламенты илнең канцлеры Олаф Шольцка ышанычны югалту турында вотум чыгарган иде.

@azatliqradiosi
👍3😱2
Яңа елдан Казан мәктәпләрендә туклану хакы 22 процентка кадәр арта.

Ә әле кичә генә рәсмиләр Казан җәмәгать транспортында йөрү хакын 43 сумга кадәр арттырды.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬5🤪2
Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез?

Тавыш бирү безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, үзегезгә ошаган намзәт өчен тавыш бирегез!

Рәсемнәрдә соңгы 3 намзәт белән танышып үтик, тулы исемлекне сайтта карап була.

@azatliqradiosi
❗️Русия мөфтиләр шурасы әгъзасы, мөфти Мөкатдәс Бибарсов мөселманнарның эчке дини эшләренә һөҗүм бара дип саный.

Русиядә "ислам оппонентлары" мөселман фикерләү системының какшавын һәм мөселманнарның үз диненә якынаймавын тели ди ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💯14👍4🤪2🔥1
Камал театрының яңа бинасында беренче чараны 2025 елның беренче чирегендә үткәрәчәкләр

Камал театрының яңа бинасында беренче чараны 2025 елның беренче чирегендә үткәрәчәкләр, ә җәйгә ул тулысынча эшли башларга тиеш. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте. Аның сүзләренчә, бина инде исәпкә куелган һәм рәсми кулланылышка кертелгән.

Камал театрының төзелеше 2023 елның февраль аенда башланды.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
👍4
Золым корбаны

▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍4
Көньяк Корея күзләве: Украина кораллы көчләре Төньяк Корея хәрбиен әсирлеккә алган.

26 декабрь кичендә "Мілітарний" Telegram-каналы әсир төшкән дип фаразланучы Төньяк Корея хәрбиенең фотосын чыгарды. Канал хәбәрендә Украина кораллы көчләренең " Төньяк Корея гаскәренең беренче сугышчысын әсир алуы" турында әйтелә.

Мәгълүматны Көньяк Корея күзләве дә раслый.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3❤1
Azerbaijan Airlines һәм Азәрбайҗан министры очкыч казасына "тышкы йогынты" сәбәпче булган дип белдерде

"Юлчыларны озата барган хезмәткәрләрнең берсенең кулы яраланган. Шулай ук социаль челтәрләр һәм медиадагы кадрлардан бер хатын-кызның кулы белән аягы җәрәхәтләнүе күренә. Очкыч канатында тишекләр, ә очкыч эчендә ярчыкларның эзләре һәм фюзеляжның зарарлануы күренә. Зыян күргән Русия ватандашлары да Грозный күгендә өч шартлау ишетүен әйтә. Алар шартлау тавышлары тышкы яктан килде, шуннан соң нәрсәдер очкычка бәрде, ди", диде Азәрбайҗанның дигитал үсеш һәм транспорт министры Рәшәд Нәбиев.

Нинди корал кулланылуын тикшерү ачыклар дип тә өстәде.

▪️25 декабрьдә Казакъстанның көнбатышында, Актау шәһәрендә Azerbaijan Airlines һава ширкәте очкычы килеп төште. Очкыч Азәрбайҗан башкаласы Бакудан Чечня башкаласы Грозныйга юл тоткан булган. Очкычта 67 юлчы булган, 38 кеше үлде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.
👍4💯2
❤️🙏🏻Кадерле укучыларыбыз!

Безнең каналга яңа мөмкинлекләр өстәп була. Тик моның өчен безгә бик тә СЕЗНЕҢ ярдәм кирәк.

Менә монда кереп, "Boost Channel" ("Проголосовать") дигән җиргә басыгызчы (Telegram Premium мөмкинлеге булганнар гына тавыш бирә ала!) 👉 https://t.me/boost/azatliqradiosi
❤5💯3👍2🔥2👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 28 декабрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Казан һава аланы бүген иртәннән янә ябылып тора. Казанга очучы очкычлар Бигеш һава аланына җибәрелгән. Казан күге бу атнада дүртенче тапкыр ябылып тора.

🔸Русия саклану министрлы белдерүенчә, Воронеж, Ростов, Белгород өлкәләре күгендә 56 дрон бәреп төшерелгән.

🔸Шул ук вакытта Русия дроннары Украинага һөҗүм иткән. Николаевта күп катлы йорт түбәсендә янгын чыккан.

🔸Джо Байден администрациясе киләсе атна башында Украинага яңа ярдәм бүлергә җыена. Аның күләме $1,25 млрд булачак дип белдерә Associated Press чыганаклары.

🔸Роскомнадзорга социаль челтәрләрдә аудиторияләре 10 мең кешедән арткан канал һәм төркемнәрне теркәү турында 135 меңнән артык гариза килгән. 49 мең гариза теркәлгән, 30 меңе кире кагылган.

🔸Русия хөкүмәте IP-телефониядән, ягъни интернеттан кесә телефоннарына һәм стационар телефоннарга шалтыратуны тыйды.
🔥1
⚡️ Камал театры җитәкчесе алышына

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җитәкчесе Илфир Якупов вазифасыннан алынган.

Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, "Бизнес онлайн" язды. "Ватаным Татарстан" газеты "театр җитәкчелеге алмашыначак" дип хәбәр итте, әмма исемнәрне әйтмәде.

"Бизнес онлайн" белдерүенчә, Камал театрында административ җитәкчелекне әлегә "Әкият" курчак театры җитәкчесе, Татарстан депутаты, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев башкарачак. Ул киләчәктә театрның мөдире булырга мөмкин дип яза басма. Зәйниев шул ук вакытта "Әкият"не җитәкләп торачак.

Якупов театр мөдиренең беренче урынбасары булып калырга мөмкин.

Труппага яңа җитәкчене бүген көндезге сәгать 3тә тәкъдим итәчәкләр диелә.

Илфир Якупов Камал театрын 2012 елдан бирле җитәкли иде.

Киләсе елда театрның яңа бинасы ачылачак.
🤬8👎5👍4🤔4❤1