Уфа Яңа ел рухында
Мәйданнарда, ишегалларында чыршылар бизәлгән, шугалаклар, боз шәһәрчекләре ачылган. Шәһәрдә шулай ук Кыш Бабай резиденциясе дә эшли. Анда чаралар урыс телендә генә бара.
@azatliqradiosi

👎9🤬5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 30 декабрь иртәсенә булган кайбер яңалыкларны барлыйк:
🔸100 яшендә АКШның 39нчы президенты, демократ, Нобель тынычлык бүләге иясе Джимми Картер вафат булган.
🔸Көньяк Кореядә авиаказадан соң бөтен Boeing 737 очкычларын тикшерәчәкәләр.179 кешенең үлеменә китергән казадан соң Jeju Air һава ширкәтенә караган тагын бер Boeing 737нең шасси проблемнары килеп туган, ләкин ул һав аланына төшеп утыра алган дип яза Рёнхап
🔸Хорватиядә президент сайлауның икенче туры узачак. Икенче турга Социал-демократик фирканең элекке рәисе Зоран Милановчи һәм элекке мәгариф министры, бәйсез намзәт Драган Приморац чыкты.
🔸Азатлык Радиосы бүген "Ел шәхесе" нәтиҗәләрен ясаячак. Анда ике кеше җиңде.

👀1
Фәрит Зәкиев һәм Фаил Алсынов – Азатлык укучылары сайлаган 2024 ел шәхесләре
Фәрит Зәкиев зур аерма белән сайттагы тавыш бирүдә алда барса, Фаил Алсынов Telegram-да күп тавыш казанды. Нәтиҗәдә, ике намзәт тә зур аерма белән алда бару сәбәпле, быел аларның икесен дә Ел шәхесе дип билгеләү дөрес булыр дип саныйбыз.
Быел "Ел шәхесе" өчен тавыш бирүдә 2473 кеше катнашты.
1️⃣ Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевкә 890 (35,9 %) кеше тавыш бирде. Зәкиев ТИҮ оешмасының Русиядә экстремистик булып танылуы, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Төркиягә китәргә мәҗбүр булды.
2️⃣ Икенче урынны башкорт җәмәгать эшлеклесе, "Башкорт" милли оешмасының элекке рәисе Фаил Алсынов алды. Аңа барлыгы 692 кеше тавыш бирде (27,9%). Алсыновны 2018 елны Азатлык Радиосы укучылары Ел шәхесе итеп бер сайлаган иде инде.
3️⃣ Беренче өчлекне журналист Алсу Кормаш тәмамлый. Аңа 321 кеше тавыш бирде (12,9 %).
Калган саннарны Азатлык Радиосы сайтында карагыз:
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.

👏22❤4👍4🤡2🥰1😍1🌭1🤣1
Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрне" оештыручыларны төркем белән хөкем итәчәкләр
"Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешене Башкортстаннан читтә, төркем белән хөкем итәчәкләр.
Бу — Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәмәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина диелә.
Күптән түгел "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешене алты елдан алып сигез ел ярымга кадәр хөкем иткәннәр иде. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "тәртип саклау оешмаларына көч куллануда" гаепле дип таптылар.
Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👉VPN-сыз сылатама.
👉Төп сайт.

👍2😢2
Татарстан премьер-министры: Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга кабат пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы бар
Республика премьеры Алексей Песошин Яңа ел бәйрәмнәрендә иминлекне тәэмин итәргә кирәк, дип искәрткән. "Вазгыять узган елгыдан аерыла", дигән ул һәм "бөтен әйберне беренче тапкыр караган кебек карап чыгарга" кушкан.
Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Александр Мищихин да "төп куркыныч тудыручы фактор — террорчыл, экстремистик актлар кылу булып тора, шул исәптән пилотсыз очкычлар ярдәмендә дә", ди. Бәйрәмнәр вакытында чыршы шәһәрчекләрен тәүлек әйләнәсе саклаячаклар.
▪️21 декабрь, шимбә көнне Казанга өч тапкыр дроннар һөҗүм итте. Нәтиҗәдә Совет, Киров һәм Идел буе районнарындагы йортлар зарарланды, корбаннар булмады.
▪️Татарстанга моңа кадәр дә дрон һөҗүмнәре булды. Казан халыкара һава аланы эшчәнлегенә дә даими чикләүләр кертелеп тора. Моны иминлек мәсьәләләре белән аңлаталар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.

👍2🎉2🤬1
30 декабрьгә Азатлык Башкортстаннан кимендә 4002 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алды. Декабрь аенда гына Башкортстан исемлегенә 350дән артык исем өстәлде, бу сугыш дәвамында без тапкан үлемнәрнең якынча 8,7%-ын тәшкил итә.
Күрше Татарстанда да үлемнәр саны арта. Бүгенге көнгә Татарстаннан 3674 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Ике республикадан үлемнәр турында мәгълүмат бик күп килү сәбәпле, Азатлык Радиосы аларны эшкәртеп өлгерми.
Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 7676 үлем очрагы турында хәбәр табып булды.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Тулырак👉 монда укыгыз.

🎉2❤1👍1🌭1
✈️Израилнең "Эл-Ал" һава ширкәте иминлек максатында 2025 елның марты ахырына кадәр Мәскәүгә очышларын туктатып торачак.
Башта Тел-Авивтан Мәскәүгә очышлар "Азәрбайҗан һава юллары" очкычының фаҗигасе аркасында 26 декабрьдә, бер атнага туктатып торылган иде. Хәзер исә очмый тору вакытын мартка кадәр озайтканнар.
Шулай ук Казакъстанның Qazaq Air һава ширкәте Астанадан Екатеринбурга очышларын туктатты. FlyDubai һава ширкәте Сочи белән Минераль Суларга очмый башлады. "Төркмәнстан" һава ширкәте Ашһабад-Мәскәүгә даими очышларын 2025 елның 31 гыйнварына кадәр туктатты.

👍7
Украинада кылынган җинаять өчен Татарстан ким дигәндә 2,2 миллион сум түләячәк.
Контракт имзалаганда бер мәртәбә бирелә торган акчаны Татарстан тагын 200 мең сумга күтәргән.
Әлеге акчалар республика хисабыннан түләнәчәк.
Татарстан 1,5 миллион түләсә, Русия саклану министрлыгы 400 мең сум бирә, район һәм шәһәр җитәкчеләре дә якынча 300 мең сум өсти.
Башкортстанда да гыйнвардан бер мәртәдә бирелә торган акча күләме арта. Ул ике миллион сумга җитә. Башкортстан хөкүмәте 1,6 миллион сум, ә Русия саклану министрлыгы 400 мең сум түләячәк.
Уфададан контракт имзалаучылар тагын 1,2 миллион сум алачак.
▪️Татарстанга да Башкортстанга да Украина сугышыннан мәетләр даими кайтарыла. Сугышта иң күп үлүчеләр Башкортстаннан. Анда кимендә 4002 кеше һәлак булды.
▪️Татарстаннан 3674 кеше үлде.
Үлүчеләр саны тагы да зуррак булырга мөмкин — хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.
▪️Бүген сугышның 1041нче көне.

🤬4
АКШ президенты Джо Байден Украинага 2,5 миллиард долларлык яңа хәрби ярдәм җыелмасы бүлеп бирү турында игълан итте.
Ярдәмгә һава һөҗүменнән саклану системнары, артиллерия снарядлары һәм башка мөһим кораллар керә, алар арасында ашыгыч рәвештә бирелергә тиешләре дә, киләчәктә биреләчәкләре дә бар.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
АКШ Украинага 2,5 млрд долларлык яңа ярдәм турында игълан итте
Ярдәмгә һава һөҗүменнән саклану системнары, артиллерия снарядлары һәм башка мөһим кораллар керә, алар арасында ашыгыч рәвештә бирелергә тиешләре дә, киләчәктә биреләчәкләре дә бар.
👍5🤬2❤1🔥1🤔1
Бүген, 30 декабрьдә Русия вә Украина чираттагы мәртәбә әсирләр белән алмашты.
Әсирләр алмашы турындагы сөйләшүләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашчылыгы белән барган.
Ике якның китергән саннары бер берсеннән аерыла: Русия саклану министрлыгы "150гә 150" алмашы булды ди. Министрлык белдерүенчә, Русия хәрбиләрен Беларуска чыгарганнар. Аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә, туганнары белән шалтыратыша алалар. Әсирләрне кайтару кадрларын Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова чыгарды.
Шул ук вакытта Украина президенты Владимир Зеленский Украинага 150 түгел, 189 әсир кайтты, дип хәбәр итте.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

❤1👍1
Казан халыкара һава аланы янә ябылып тора. Бу иминлек тәэмин итү мәсьәләләренә бәйле диелә Росавиация хәбәрендә.
Томски һәм Сургуттан килүче очкычлар Бегиш һава аланына җибәрелгән.
Уннан артык рейс тоткарлана яки күчерелгән.
Русия саклану министрлыгы ил күгендә 68 дрон бәреп төшерүен җиткерде. Аннексияләнгән Кырымда пассажирлар ташучы диңгез транспорты туктап тора.
Владикавказ һава аланы да ябылган.

👍2❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан халыкара һава аланы янә ябылып тора. Бу иминлек тәэмин итү мәсьәләләренә бәйле диелә Росавиация хәбәрендә. Томски һәм Сургуттан килүче очкычлар Бегиш һава аланына җибәрелгән. Уннан артык рейс тоткарлана яки күчерелгән. Русия саклану министрлыгы…
Казан һава аланы 9:30да гадәти тәртиптә эшли башлаган.
Иминлек мәсьәләләренә бәйле иртәнге якта аның эше чикләнгән иде.
Соңгы ун көн эчендә Казан һав аланы бишенче тапкыр ябылып торды.

👍1
Русия Украинага яңа көчле һөҗүмен ясады
Бүген, 31 декабрь иртәсендә Русия гаскәре Украинага яңа көчле һөҗүмен ясады. Украина мониторинг каналлары русияләрнең канатлы һәм баллистик ракетлар очыртуы турында хәбәр итә.
Украинаның Сумы өлкәсендәге Шостка шәһәрендә күп катлы 12 йортка, ике белем бирү оешмасына зыян килгән, кайбер инфраструктура объектлары җимерелгән.
Киевның хәрби хакимияте Русиянең ракет һөҗүменнән сакланган вакытта ракет калдыкларының Дарницки районындагы шәхси йортка төшүен хәбәр итә.
Украина кораллы көчләре Харьков өлкәсендә, Черкасски өлкәсенең төньягында, Сумы һәм Полтава өлкәләрендә, шулай ук Чернигов өлкәсенең көньягында да ракетлар күренүен белдерде.
Моннан тыш, төннән бирле Украинага пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Бөтен Украинада һава кисәтүе игълан ителгән.
👉Бу хакта тулырак монда укыгыз.

🤬7😢3😡2❤1🔥1
2024 елда сез нинди видеолар карадыгыз? YouTube
Быел Азатлык Радиосының YouTube-каналы 36 мең язылучыга җитте. Ел дәвамында безнең каналның язылучылары икеләтә (!) артты. Бу Азатлык Радиосы тарихында — иң яхшы, иң уңышлы ел.
2024 ел дәвамында канал тамашачылары без әзерләп чыгарган видеоларны 6,9 млн тапкыр карады.
Шунысы кызык: кешеләр без әзерләгән контентны күбесенчә телефоннан карый (барлык карауларның 92%ы кесә телефоннарына туры килә).
Географиягә күз салсак, быел иң күп тамашачыбыз Башкортстаннан булды, икенче урында — Татарстан, өченче урында — Мәскәү шәһәрендә яшәүчеләр.
2024 елда чыккан һәм ел дәвамында иң күп карау җыйган видеоларны монда укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👇Телеграмда

Telegraph
2024 елда сез нинди видеолар карадыгыз? YouTube
Азатлык Радиосы YouTubeта да, Instagramда да актив эшли. 2024 елның иң популяр видеоларын искә төшерәбез. Бу язмада радиобызның YouTube-каналын анализлыйбыз. YouTube Быел Азатлык Радиосының YouTube-каналы 36 мең язылучыга җитте. Ел дәвамында безнең каналның…
❤11👍1
Татарстанда түләүле яңа юллар салмакчылар
Әмма инвестицияләр килсә генә.
Яңа түләүле юллар эченә торак пунктлар яныннан урап уза торган юллар һәм Казаннан чыга торган юллар керәчәк. Республиканың транспорт министры Фәрит Хәнәфиев Татарстандагы яңа түләүле юлларны инвесторлардан тәкъдимнәр килсә салырга мөмкиннәр.
Хәзерге вакытта Казанның төп планында шәһәрдән Лаеш юнәлешенә һәм Дәрвишләр бистәсенә чыга торган юлларны салу каралган.
26 декабрьдә Вознесенски трактының Җиңү проспектыннан алып М7 машина юлына кадәр булган икенче өлеше һәм шулай ук Әлки-Әлмәт юлы ачылган иде. Вознесенски трактында акча түләү тәртибен 11 гыйнварда ук кертәчәкләр.

🤔3👍2😐2
Русия хөкүмәте Украинадагы сугышта катнашырга дип саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә бер тапкыр бирелә торган акчаларны түләү тәртибен үзгәрткән.
28 декабрьдән гамәлгә кергән яңа карарга ярашлы, контракт төзегән вакытта иректән мәхрүм итү урыннарында булган русияләргә мондый түләүләр бирелмәячәк. Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Элек контракт төзеп сугышка киткән тоткыннарга бер тапкыр бирелә торган акчаларны түлиләр иде, аларның күләме федераль һәм төбәк програмнарга карап төрлечә булды.
Июльдә Русия президенты Владимир Путин 2024 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр контракт төзегән хәрбиләргә бер тапкыр 400 мең сум түләү турында фәрман имзалады.
Моннан тыш, күпчелек төбәкләр өстәмә түләүләр һәм башка ярдәм чаралары кертте.
▪️Хөкем ителгән русияләргә контракт төзегәннән соң җинаять эзәрлекләвеннән азат ителү мөмкинлеге 2023 елда бирелде.

Төрмәдән контракт төзеп сугышка китүчеләргә түләүләр булмаячак
Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
👍1