Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узган ел Башкортстанга килгән туристлар саны 11,5 процентка кимегән.

Шул ук вакытта 2025 елда Башкортстанга туристлар агымы артыр дип көтәләр. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😁5🤡1
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җәмәгатьчелеккә чыгармый гына Израилнең ХӘМӘС радикаль төркеменә каршы алып барган хәрби операциясе беткәч, Газзә сызыгының киләчәге ничек булачагы турында Израил һәм Кушма Штатлар белән сөйләшүләр алып бара.

Чыганакларына сылтама белән Reuters хәбәр итүенчә, аерым алганда бу сөйләшүләрдә халыкара контрольдә, шул исәптән АКШ һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре катнашында Газзәдә вакытлы хакимият формалаштыру турында тәкъдимнәр яңгырый.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔2
2024 елның иң популяр һәм кызыклы текст язмалары – дөнья темалары 🌏

Азатлыкта узган елны чыккан һәм иң күп укылган язмалар белән уртаклашуны дәвам итәбез. Бүгенге җыелмада дөнья темаларына караган материалларны карап узыйк.

📍 "Кыпчак телләрендә киң таралган "W" авазын алып атканнар". Уртак төрки әлифба каршылыклар уятты – 17 сентябрь

Төрки дәүләтләр оешмасы уртак төрки әлифбаны кабул итте. Татар галиме Татарстанның бу эштә катнашмавын Казанның төрки дөньяның бер үзәге булудан туктавы күренеше дип күрә.

📍 Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда – 20 сентябрь

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Азатлык Радиосы үлемнәр статистикасын өйрәнде һәм белгечләр белән сөйләште.

📍 Тагын бер диктатура тәмам. Әсад режимын ни Русия, ни Иран коткара алмады – 8 декабрь

Сүриядә Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелде. 10 көн эчендә баш күтәрүчеләрнең һөҗүме хакимиятнең җиңелүенә китерде. Бу вазгыятьтә озак еллар Сүриянең төп берлектәше булган Русия берни эшли алмады һәм бу аның абруена зур зыян сала, ди белгечләр.

📍 Руслан Айсин: "Режим безнең куркып утыруыбызны, тынып торуыбызны тели" – 20 март

Руслан Айсинга каршы ике җинаять эше ачылган. Аның фикеренчә, шулай итеп бер яктан дәүләт башкаларны куркытырга тели, икенче яктан, куәт оешмалары үзләренә "медальләр" яулый. Сәясәт белгече белән сөйләштек.

📍 АКШта сайлаулар. Татарлар кемгә һәм ничек тавыш бирә? – 5 ноябрь

АКШта президент сайлаулары. Азатлык АКШта гомер итүче татарлар белән аралашты. Аларның берсе Доналд Трамп, икенчесе Камала Һаррис өчен тавыш бирүен әйтте. Ә бер кеше сайлауга барырга җыенмый. Ни өчен? Берничә сорауга җавап биреп, алар карашларын аңлатты.

Узган ел бездә тагын нинди кызыклы язмалар чыкты? Безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Керәшен татарлары Раштуаны бәйрәм итә.

Бу видеода керәшен татарларының кайбер дини сүзләрен барладык.

Аларны белә идегезме? 😀

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
❤14🤮5🥴4👍1👎1🔥1🤡1
Сарытау өлкәсендә дроннар һөҗүме. Сәнәгать оешмасында янгын чыккан

Беренчел мәгълүматка күрә, зыян күрүчеләр юк. ASTRA язуынча, Энгельс шәһәрендә "Кристалл" нефть саклагычы януы ихтимал.

Русия саклану министрлыгы төнлә Сарытау өлкәсендә 11 дронны бәреп төшерүен белдерде.

@azatliqradiosi
👍5🔥2😱1🎉1
Хакерлар Росреестрны җимерүләрен белдереп, русияләрнең исемнәрен һәм адресларын чыгарды

Хакерлар кулга төшергән базада ике миллиард юл булган, ә халыкка чыгарылган өлешендә 82 мең юл бар, анда русияләрнең исемнәре, туган көннәре, адреслары, телефоннары, пенсия иминиятләштерүе хисапларының (СНИЛС) номерлары, шулай ук Росреестрдагы ID-лары күренә.

Бу белешмәләр 2024 елның мартында әле дөрес булган дип ышандыралар. Росреестр үзе исә мәгълүматларның читкә таралуын расламады.

Бу хакта 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍3👎3👏2🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сарытау өлкәсендә дроннар һөҗүме. Сәнәгать оешмасында янгын чыккан Беренчел мәгълүматка күрә, зыян күрүчеләр юк. ASTRA язуынча, Энгельс шәһәрендә "Кристалл" нефть саклагычы януы ихтимал. Русия саклану министрлыгы төнлә Сарытау өлкәсендә 11 дронны бәреп…
✈️ Дроннар һөҗүме аркасында төнлә Идел буе һава аланнарында чикләүләр кертелгән булган. Казан һәм Бегиш һава аланнарында чикләүләр иртәнге 8дә гамәлдән чыгарылган.

Бүген Азәрбайҗан һава юлларының (AZAL) Казанга киләсе очкычы очмаячак. Бу Казан һава портында "Ковер" планы кертелүе белән аңлатыла.

Шулай ук Төрек һава юлларының Истанбулдан Казанга очышы да кире кагылган, дип күрсәтелә Казан һава аланы сайтында. Ул Казанга иртәнге 6:10да утырырга тиеш иде.

Моннан тыш чикләүләр Сарытау һәм Сембер һава аланнарында да кертелгән булган.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🎉4👍1🔥1
"Казакъстанның үз алфавиты булмаган". Илдә латин әлифбасына күчү ничек бара

1940 елда Советлар берлегендә казакъ язуын урыс графикасына күчерү турында канун кабул ителә. Бу — гарәп имласы һәм латин хәрефләре белән язудан соң, ярты гасыр эчендә өченче әлифба була. Шушы канун якындагы дистә елларга казакъ мәдәниятенең үсешен билгели — мәгариф системыннан һәм туган телдәге басмалардан алып, көнкүрештәге аралашуга кадәр йогынты ясый.

Хәзерге вакытта Казакъстан Совет берлегенең лингвистик мирасыннан ничек котылырга тырыша? Безнең көн язмасында укыгыз.

👉 VPN-сыз сылтама
👉 Язманы сайтта уку (VPN кирәк)

#rfe_rl
@azatliqradiosi
👍7
Сугыш дәвам итә, ике яктан да үлүчеләр саны арта бара...

Бүгенгә Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 3758 кешенең, Башкортстаннан кимендә 4108 кешенең үлү мәгълүматын таба алдык.

🔵Бу – ачык чыганаклардан җыелган исемнәр, чынлыкта үлүчеләрнең саны күпкә күбрәк булырга мөмкин. Хакимият югалтуларның чын санын яшерә.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).


#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬5💔2👍1🎉1🌭1🍾1👻1
Трамп сайлауда җиңүе расланганнан соң беренче матбугат очрашуын уздырды

Үз чыгышында ул АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденны Украина тирәсендәге сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Шулай ук ул Русиянең Украинага каршы сугышы алга таба киеренкеләшергә мөмкин дип борчу белдерде. Низаг "хәзергегә караганда күпкә начаррак булырга мөмкин", дип саный ул.

Русия президенты белән очрашу ихтималы турындагы сорауга җавап биреп Трамп: "Моны әйтә алмыйм, әмма шуны беләм – Путин күрешергә теләр иде", дигән.

Русиянең Украинага каршы сугышын Трамп кайчан бетерергә өметләнә? 👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🤡2
Былтыр Русиядән күпме мигрантны мәҗбүриләп чыгарганнар дип уйлыйсыз?

Җавап 👆рәсемдә һәм 👉 безнең хәбәрдә.

Моңа кадәр бер ел эчендә Татарстанның мәхкәмә приставлары Русиядән 1740 канунсыз мигрантны депортацияләгән, дип хәбәр ителгән иде.

@azatliqradiosi
👍4🤬2
Татарстан һәм Башкортстанда су торбаларында каза булып күпкатлы йортлар сусыз калган.

Казанның Мәскәү районында дистәдән артык йорт сусыз калган. Башкортстанның 38 меңгә якын кеше яши торган Учалы шәһәренең төп өлешендә дә су юк.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👏2😢1🎉1🕊1
2024 елда ураин дроннары Русия контролендәге нефть эшкәртү ширкәтләренә һәм нефть саклагычларына 80 тапкырдан артык һөҗүм иткән.

Һөҗүмнәр ешрак Русиянең көньягындагы нефть объектларына ясалган.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🎉4❤1👍1🔥1😢1
Өч ел дәвам иткән кан коешлы сугыш быел тәмамлана алырмы? Трамп Русия белән Украина арасында солых килешүен төзүдә чыннан да уңышка ирешәчәкме?

Белгечләр һәм күзәтүчеләр ихтимал сценарийлар барлый һәм үз фаразларын китерә.

Тулы язманы безнең сайтта укый аласыз, кайбер кызыклы фикерләрен рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
✍1🥴1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Баймактагы протестларда катнашкан башкорт җырчысы Айгиз Ишмурзин 8,5 ел колониягә хөкем ителде.

Ул — Илнар Асылгужин һәм Рафил Үтәбаев кебек — үзенә каршы шаһәдәт бирүдән баш тартты; Асылгужин белән Үтәбаев та 8,5 елга иректән мәхрүм ителде.

Ә менә полициягә үзе теләп килгән Фәнгиз Шәрифгалиевка 5,5 ел бирделәр.

Узган елның гыйнварында булган хәлләрдән соң 80нән артык кеше тоткарланды, кайберәүләре инде хөкем ителде — ә күбесе әле мәхкәмә карарын көтә. Араларында хатын-кызлар да бар...

#Башкортстан

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
🤬11💔6
❗️Азәрбайҗан һава юллары Казанга очышларын туктатып торуын белдерде

Карар Татарстан башкаласының һава киңлеген еш ябылып торуына бәйле, бу очышлар иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнә, дип аңлатыла.

Казаннан Бакыга яки кире якка билетны инде сатып алган юлчыларга акчаны тулысынча кайтарырга яки билетны башка юнәлешкә күчерергә тәкъдим ителә.

8 гыйнвар иртәсендә Бакы–Казан очышының башкарылмаячагы билгеле булды. Моңа Казан һава аланында иртүк "Ковер" планы кертелүе сәбәпче иде. Татарстанда чикләүләр Сарытау өлкәсендә булган дроннар һөҗүме аркасында кертелде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢7👍4❤1👏1