❗️Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында кисәтә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2🤔2🎉2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче гыйнвар. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган башка яңалыклар белән дә танышыйк.
🔹Хорватиядә президент сайлауларында илнең хәзерге җитәкчесе Зоран Миланович җиңеп бара: ул тавышларның 74,66%ын җыя. Аның төп көндәше, элекке мәгариф министры Драган Приморац 25,34% тавыш җыйган.
🔹2024 елда Татарстанда 202 млрд сумга 33 мең яңа фатир сатып алынган булган. Бу — 2023 ел белән чагыштырганда — 1,5 тапкырга күбрәк һәм Русия төбәкләре арасында 8нче урын.
🔹АКШның Калифорния штатындагы янгыннар аркасында кимендә 24 кеше һәлак булган дип хәбәр итә ABC News телеканалы Лос Анжелес бүлгесенең мәхкәмә медицина экспертизасы департаментына сылтанып.
🔹Русиянең Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев төнлә шәһәр янында берничә пилотсыз очкыч юк ителгән дип белдерә. Бер дрон шулай ук Брянски өлкәсендә бәреп төшерелгән. Зыян күрүчеләр юк диләр.
🔹АКШ Русиягә каршы яңа чикләүләр керткәннән соң, нефть бәясе арткан. Brent фьючерсларына бәя бер баррель өчен 81,11 долларга җиткән, бу — августтан бирле иң югары бәя.
🔹Валюталар курсы: $ = 101.91 сум; € = 105.05 сум; ¥ = 13.69 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында кисәтә. #Татарстан @azatliqradiosi
❗️Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына тараткан дрон һөҗүме турындагы кисәтүен бетергән.
Хәзерге вакытта республика күгендә вазгыять тыныч һәм имин диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Хәзерге вакытта республика күгендә вазгыять тыныч һәм имин диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤪2
❗️Узган ел Татарстандагы торакны башка төбәкләр арасында иң күбе Башкортстанда яшәүчеләр сатып алган.
2024 елда Башкортстанда яшәүчеләрдән Татарстанда торак сатып алу турында 625 мөрәҗәгать килгән. Башкортстан бу яктан беренче урынга чыккан.
Икенче урында — Мәскәү, Русия башкаласында яшәүчеләрдән Татарстанда торак алу белән бәйле 529 гариза кергән. Бу хакта Русия дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстандагы идарәсе хәбәр итә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
Гадиләштереп әйтсәк, Уфа белән Мәскәүләр Казаннан торак сатып ала. Бу нәрсә турында сөйли? Ничек уйлыйсыз?
#Татарстан #Башкортстан

🔥3
Көньяк Корея күзләве: Курски өлкәсендә Төньяк Кореянең 300 солдаты һәлак булган.
2700ләп солдаты яраланган, диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
2700ләп солдаты яраланган, диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🎉5👻3🌭1
Чаллыда полиция хезмәткәре үзенең башына аткан, соңрак хастаханәдә җан биргән.
Полиция майоры Марсель Камалетдиновны җәрәхәтләнгән хәлдә бүген иртәнге якта тапканнар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Полиция майоры Марсель Камалетдиновны җәрәхәтләнгән хәлдә бүген иртәнге якта тапканнар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢4🍾3🎉1👻1
Ә Башкортстанда менә мондый хәлләр: Уфадагы митингларны куып таратуда катнашкан элекке полиция хезмәткәре шәһәр хакимияте идарәсен җитәкләячәк.
38 яшьлек Илдус Шәңгәрәевне Сивил җәмгыять институтлары белән багланышлар идарәсенә җитәкче итеп куйганнар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

💩8😁4🤡4🤮2🖕2👍1🌭1
Татарстан медиаларында пропаганда һәм күңел ачуга 800 млн сумнан артык акча бүленгән.
Иң зур акчалар ТНВга бирелә. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Иң зур акчалар ТНВга бирелә. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬9
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
1,5 ел элек үлгән "Алга" сугышчылары калдыкларын Татарстанга кайтара башлаганнар Бу хакта социаль челтәрләрдәге "Алга" батальонына багышланган төркемнәрдә элекке хәрбиләр һәм һәлак булучыларның туганннары яза. "Батальонның 2023 елда Угледар янында булган…
Татарстанга ике ел элек Угледар янында тар-мар ителгән "Алга" батальонының ике хәрбиен кайтарып күмгәннәр
Арчада "Калым" кушаматлы Игорь Спиридонов җәсәденең һәм Түбән Камада "Каспер" атамасын йөрткән Виталий Андриянов җәсәденең калдыкларын җирләгәннәр.
2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Нәтиҗәдә 27 кеше һәлак була, тагын шул чама кеше хәбәрсез югалган дип санала.
Idel.Релии ачыклангча, гомумән, "Алга" батальонының кимендә 150дән артык ихтыярие әле дә хәбәрсез югалган булып санала.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.

😢5🎉4👏2❤1👍1
Медиа: Актаныштагы хөкемдар Энгел Фәттахов эшен караудан баш тартырга тели
Хөкемдар бу мәсьәләне фикер алышуга чыгарган, ә адвокаты Фәттаховның фикерен белешү өчен вакыт сораган. Мәхкәмә утырышында эшне карау 28 гыйнварга кичектерелгән дип яза "Коммерсантъ".
▪️Фәттаховны 2024 елның маенда тоткарлаганнар иде. Ул Чистай тикшерү изоляторында утыра.
▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз: https://smarturl.click/Da383

🙏6👍3❤1🤔1
Көн язмасы: "Бу — XIX гасырдагы урыслаштыру сәясәтенең яңарышы"
Русиядә урыс булмаган телләргә яңа һөҗүм әзерләнә. Русия президенты Владимир Путинның Яңа ел алдыннан дөнья күргән күрсәтмәләрендә урыс теленең өстенлеге турында сүз бара, башка телләргә исә аерым статус биреләчәге әйтелә. Аеруча мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелә. Бүген ихтыяри төстә укытылучы "туган тел" дәресләре атамасын үзгәртәчәкләр.
Аның урынына "Русия халыклары телләре" укытылачак. Республикаларның дәүләт телләрен дә бердәм дәреслекләр нигезендә укытырга җыеналар. Телләр кануннарын урыс теле канунына ярашлы тәңгәлләштерү дә каралган. Белгечләр моны урыслаштыруның ачыктан-ачык күренеше дип саный.
Милли телләргә бәйле нинди үзгәрешләр көтелә?
Путинның әлеге күрсәтмәләреннән күренгәнчә, Русиядәге милли телләрне унификацияләргә омтылыш булачак. Күпчелек күрсәтмәләр инде май аена кадәр үк үтәлергә тиеш.
▪️ Телләр реестры булдыру һәм аларны статусларга аеру
▪️ Тел кануннарын унификацияләү
▪️ Бердәм уку-укыту әсбаплары
▪️ "Туган тел" дәресе үзгәрә
Тулырак безнең язмада. Бу мөһим.

"Бу — XIX гасырдагы урыслаштыру сәясәтенең яңарышы". Русиядә "туган тел" дәресе үзгәртелә, тел кануннарына ревизия көтелә
Русиядә урыс булмаган телләргә яңа һөҗүм әзерләнә. Русия президенты Владимир Путинның Яңа ел алдыннан дөнья күргән күрсәтмәләрендә урыс теленең өстенлеге турында сүз бара, башка телләргә исә аерым статус биреләчәге әйтелә. Аеруча мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелә.…
🤬14🌚2👍1
Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар 1,2 млрд сум туздырган.
Казанга килүче туристлар саны 6,5%ка арткан.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Казанга килүче туристлар саны 6,5%ка арткан.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥9
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Демократиянең, ирекнең болай кысылуы белән без берничек тә хакыйкатькә хезмәт итә алмыйбыз. Ә ялганга хезмәт итәргә тотындыңмы, монда — регресс, җәмгыять кирегә китә дигән сүз."
11 гыйнварда Казанда 75 яшендә татар шагыйрәсе Нәҗибә Сафина вафат булды. Аның истәлегенә шушы видео әзерләнде.
#татарлар
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

❤19👍9🔥3
❗️Казанда иртәнге 5.20дә дроннар һөҗүме булган
Моны рәсмиләр хәбәр итте. Газ цистернасы янган. Корбаннар юк. Сүз Казанның сыекландырылган газ саклыгычы турында бара.
Кайбер телеграм каналлар дроннар шулай ук "Казаоноргсинтез" ширкәтенә һөҗүм ясады дип тә язды, анда янгын булды диелде, рәсмиләр исә бу хәбәрне кире кага.
Казанның халыкара һава аланы эшләми тора.
Татарстанга дроннар инде җиденче тапкыр очып килде. Узган елның апрелендә булган һөҗүм аркасында 14 кеше яраланды. Соңгысы 21 декабрьдә булды. 8 дрон Казанның "Лазурные берега", "Манһэттен", Кызыл позиция урамындагы торак йортларына һөҗүм итте.

🔥7🎉4🥰1🍾1
Ә тагын ниләр бар?
🔸Бүген төнлә дроннар шулай ук Брянски, Тула, Сарытауга да һөҗүм иткән. Барлыгы 12 төбәк. Сарытау белән Энгельс шәһәрендә дроннар сәнәгать предприятиеләренә эләккән, әмма нинди заводлар булганы әйтелми. Сарытау белән Энгельс шәһәрләрендә балалар мәктәпләре ябылган, алар онлайн укый. Брянскига килгәндә, анда дроннар химия заводына эләккән дип телгә алына. Орел өлкәсендә 17 дрон бәреп төшерелгән.
🔸 Казаннан тыш Түбән Кама, Калуга, Сарытау белән Тамбов һава аланнары да эшләрен туктатып тора. Казанга Омски белән Кемероводан очкан очкычларны башка һава аланнарына борып җибәргәннәр.
🔸 Джо Байден президент булып эшләвенә нәтиҗәләр чыгарды, бу хакта чыгыш ясады. Ул Украинаны Русия агрессиясеннән яклаувын, Русиянең атомтөш коралны кулланмавын, Кытай белән икътисади көндәшлектә АКШның оттырмавын үзенең уңышы дип атады.
🔸 Русия мәхкәмәләре 2024 елда ЛГБТ пропаганда дигән гаепләү белән видеосервислар, телеканалларга 53 штраф салу карарын чыгарган. Штрафларның гомум суммасы - 51,9 млн сум.
🔸 Швеция хакимиятләре Балтыйк диңгезендә су астыннан сузылган кабельгә зарар килүе турында әйтте. Бу кабель Швеция, Литва, Германия белән Финляндияне тоташтыра.
🔸 АКШ Конгрессындагы республиканнар Гренландияне сатып алу турында инде канун өлгесен дә әзерләгән.
🔸 Уфада яшәүчеләрнең күпчелеге эш урыннарында өй хайваннарын тотуга каршы икән. Моны сораштыру күрсәткән. Уфаның кайбер офисларында өй хайванын ияртеп килү мөмкинлеге бар.
Безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт! Азатлык сезнең өчен тырыша.

👍5
❗️Кайбер Телеграм каналлар Әлмәттә дә дроннар дип хәбәр итә.
"Нефть" медиасы кешеләргә сылтанып, Әлмәттә дроннарның күренүен яза. Атышлар ишетелгән. Атыш тавышлары дроннарны бәреп төшерү белән бәйле дип сөйләгән кешеләр.
Әлмәт хакимияте дә кешеләрне дроннарның куркынычы турында кисәткән. Кешеләргә тәрәзәләрдән ерак торырга, идәнасларына төшәргә кушылган.

👍4🔥2🎉2🤔1
❗️Уфаның һава аланы да ябылган. Очкычлар ни кабул ителми, ни очып китә алмыйлар.
Бүген күп өлкәләргә, шул исәптән Татарстанга да дроннар белән һөҗүм ителде.

👍2😁2🎉2
Көн язмасы: "Сугыш бетсә, ил эчендәге халыкларның Русия өчен яңа дошманга әверелү куркынычы бар"
2025 елда Татарстан белән Башкортстанны, Русияне ни көтә?
Сәясәт белгече Руслан Айсин Украинадагы сугыш беткән очракта милли республикаларга бер яктан җиңелрәк булырга мөмкин, әмма аларның Русия пропагандасы өчен яңа дошманга әйләнү куркынычы бар дип саный.
Яңа 2025 ел ниләр китерәчәк? Украинадагы сугыш тәмамлана алырмы, бу гади халык өчен җиңеллек китәрәчәкме, Русия икътисады хәлен яхшырта алачакмы? Сугыш нинди шартларда бетә алачак, моның нинди сценарийлары бар?
Бу һәм башка бик актуаль сорауларны сәясәт белгеченә бирдек. Ул Путинның хакимияттән киткәнчегә кадәр хәзерге тенденцияләр дәвам итәчәк, сугыш бетү дә зур үзгәрешләр китермәс дип фаразлый.
Берничә фикер:
▪️ Канкоешлы сугыш дәвам итсә, ике милли республикада хәзерге хәвефле тенденция дәвам итәчәк. Сугыштан ике республикага мәетләр күпләп кайтуы туктамаячак. Башкортстан белән Татарстан югалтулар саны белән Русиядә беренче ике урында бара. Урта яшьтәге, гаиләне, балаларны аякка бастырырга тиеш булган, күпләп эшли алган ир-атларны югалту дәвам итәчәк.
▪️ Татарстан сугыш өчен күп хәрби заказлар ала: боралаклар-очкычлар, Дары заводы һәм башкалар. Сугыш туктаса да, бу заказлар элеккечә дәвам итәчәк дип уйлыйм, өстәвенә, санкцияләр йомшартылса, нефть тармагы да уңышлы үсә алачак. Башкортстанда да охшаш хәл булачак. Сугышның бетүе ике республикага да үзгәреш җилләрен, өметләр алып килә ала.
▪️ Хәзер без 1935-1936 елларда дияр идем. 1932-33тә кече репрессияләр булган, шуннан соң алар көчәйгән, һәм 1937 елларда олы террор башланган. Әлбәттә, репрессияләр сугыштан соң да, 1950нче елларда да булган, алар Сталин үлеме белән генә тәмамланган.
Бүгенге Русиядә 1937 елдагы кебек киңкүләм репрессияләр булыр дип уйламыйм — аларның мәгънәсе юк. Ник дигәндә, хәзер Русия өчен көчле, оешкан оппозиция юк. Хакимияткә дә киңкүләм репрессияләр кирәк түгел, халык болай да бик куркытылган. Хәзер кешене кулга алалар, моны телевизордан күрсәтәләр — һәм кешегә шул җитә.
▪️Сугыш тәмамланган очракта Европа Русиягә санкцион басымны үзгәртергә, йомшартырга тырышачак дип уйлыйм. Чөнки Европа Русиягә икътисади яктан бәйле, Русиядән очсызрак газ-нефть алу Европа илләренә отышлы. Аеруча Германия, Австрия кебек илләр өчен бу мөһим.
Башка сценарийлар да була ала дип саный Айсин. Тулы интервьюны укырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

"Сугыш бетсә, ил эчендәге халыкларның Русия өчен яңа дошманга әверелү куркынычы бар". 2025 елга сәяси фаразлар
2025 елда Татарстан белән Башкортстанны, Русияне ни көтә? Сәясәт белгече Руслан Айсин Украинадагы сугыш беткән очракта милли республикаларга бер яктан җиңелрәк булырга мөмкин, әмма аларның Русия пропагандасы өчен яңа дошманга әйләнү куркынычы бар дип саный.
❤8👍5🔥3😢2😱1
📍Казан, Түбән Кама, Бөгелмә һава аланнары гадәти режимда эшли башлаган. Татарстанның Гадәттән тыш министрлыгы республика буенча дроннар һөҗүме турында кисәтүен туктатты.
🥱3👍1
Русиядә хатын-кызлар ирләргә караганда азрак акча эшли
Русиядә ирләрнең уртача хезмәт хакы 87,7 мең сум, ә менә хатын-кызларның ай саен алган акчасы 61,1 мең сумны тәшкил итә.
Хатын-кызларның ирләрдән аермалы эшләп тапкан акчасы 43,5%ка азрак булып чыга.
Җитәкче хатын-кызларның уртача хезмәт хакы 110 мең сум, ә ирләрнеке - 160 мең сум.
Белгеч булып саналган ирләрнең ай саен уртача алган хезмәт хакы 101 мең сум дип санап чыгарган Ростат, ә белгеч хатын-кызлар 65 мең сум гына ала икән.
Дигитал өлкәдә иң зур аерма. Бу тармакта эшләүче ирләр ай саен уртача 169 мең сум алса, хатын-кызларга уртача түләү 110 мең сум икән.
Югыйсә Русиянең хезмәт министрлыгы хезмәт базарында ирләр дә, хатыннар да бертигез хокукта, җенескә карап дискриминация юк дип ышандыра.
Хатын-кызларга аз акча түләнүе хезмәт урыннарда ирләрнең җитешмәве белән аңлатыла. Аларны эшкә җәлеп итәр өчен зуррак хезмәт хаклары куела.
Сез ни уйлыйсыз бу хакта? Үзегездә сисәзме мондый тигезсезлекне?

😢5👍3🤬3👎2😁1