Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Кайбер кешеләр Казандагы оешмаларга һөҗүм итәргә тырышкан дрон С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация ширкәтендәге буш саклагычка килеп бәрелгән ди.

Без бу мәгълүматның никадәр дөрес икәнен раслый да, кире кага да алмыйбыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉2👍1🔥1
Украина һава көчләре төнлә Русия илгә 141 дрон белән һөҗүм иткән дип белдерә.

Шушы 141 дронның 93е бәреп төшерелгән дип ышандыралар. Тагын 47 дрон бернинди зыян китермичә "югалган" диләр.

Бүген төнлә һава һөҗүменә каршы саклану чаралары Украинаның 13 өлкәсендә эшләгән.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1062нче көне.

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1🎉1
⚡️Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы әле дә саклана дип белдерә.

Менә мондый хәбәрләр әле генә таратыла башлаган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1😁1🤪1
❗️Русия саклану министрлыгы бүген иртән Татарстанда Украина җибәргән ике пилотсыз очкыч юк ителгән дип белдерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2😢1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә ул арада Казанда Г.Камал театрының яңа бинасын ачу тантанасы башланырга тора.

Яңа бина турында без видео да ясаган идек. Аны 👉монда карый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤4🤷‍♂1😁1🥴1
АКШ башкаласы Вашингтон Доналд Трампның президент вазифасына керешү тантанасына әзерләнә.

Чара Казан вакыты белән кичке сәгать сигездә үтәчәк. Трамп беренче көннән үк ашыгыч рәвештә эшкә керешәчәгенә сүз бирде. "Илдәге һәр четерекле вазгыятьне хәл итү өчен зур тизлек һәм көч белән эш итәчәкмен", диде ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1👎1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның иртәнге сәламләү постына бүген төрле фикерләр килде.

Кемдер дрон һөҗүме турында кисәтүләр вакытында килеп җитми, нишләргә белмибез, балаларны мәктәпкә, бакчага илтергәме, юкмы дип аптырап торабыз дип яза. Ә кемдер киресенчә коткы таратмаска, паникага бирелмәскә өнди, Татарстан хакимиятләре барысын да әйбәт эшли дип түрәләрне яклый.

Иң кызыклы фикерләрне шушы постка җыеп бирдек.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Миңнеханов дрон һөҗүмнәре турында төгәлрәк мәгълүмат биреп барырга тиешме?

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉4👍2🔥1🌭1👻1