Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Трамп: Путин тынычлыкка ирешергә тырышмавы белән "Русияне җимерә"

Трамп сүзләренчә, сугышта Русиянең бер миллион, Украинаның 700 мең хәрбие һәлак булган.

"Русиянең зур проблемнары булыр дип уйлыйм. Күп кеше бу сугышны бер атнадан бетәчәк дип уйлады. Бу сугышны бетерсә, аның өчен бик яхшы булыр иде, дип уйлыйм", — диде Трамп. Ул бу сүзләрен 20 гыйнварда булган инаугурациядән соң, Овал офиста журналистлар каршында чыгыш ясаганда әйтте.

Трамп Путин белән сөйләшүләргә әзерлек баруын әйтте.

"Путин белән бик яхшы аңлаша идек. Бу килешүне төзергә теләр дип өметләнәм", диде Трамп.

Аның әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский да низагка нокта кую өчен сөйләшүләр үткәрү яклы.

Сайлау алды кампаниясе барган чакта Дональд Трамп, президент итеп сайланча, 24 сәгатьтә сугышны бетерергә вәгъдә итте. Сайланганнан соң төгәл вакытларны телгә алмый гына якын арада Русия-Украина низагын җайга салуга ирешәчәген әйтте.

Дональд Трампны АКШ президенты вазифасына рәсми керешүе белән котлап, Владимир Путин сугышны җайга салу мәсьәләсендә Русия Американың яңа хакимияте белән диалогка әзер, диде.

Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🥴2👍1
"Бер кешегә 40-50 мең сум кирәк". Казан туристлар өчен кыйммәтләнгән

Татарстан туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов еллык утырышта әйтүенчә, бүген Казанга өч көнлек туристик юлламасың бәясе уртача 40-50 мең сум тәшкил итә. Гаилә өчен чыгымнар 100 меңнән 200 мең сумга кадәр җитә.

Hotel Advisors мәгълүматынча, былтыр Казанда 3-4 йолдызлы кунахканәдә куну өчен 9 мең сум тирәсе кирәк булган. Бер елда бу бәя 27% арткан. Мәскәү генә кыйммәтрәк.

Бу кышкы каникулларда Мәскәү-Казан поездында купе билеты 10-12 мең сумга җиткән.

Кунакханәләр кыйбат булу сәбәпле, туристлар күбрәк фатирлар һәм апартаментларда кунарга тырыша.

Туристлар көненә уртача 3 мең сум тота.

Татарстанга ешайган дроннар һөҗүме, иминлек саклау сәбәбе белән һава аланнарын ябып тору туризмга никадәр йогынты ясавы турында Иванов бер сүз дә әйтмәде.

Тулырак 👉монда укыгыз.
👍1😁1🥱1
Башкортстанда активист Буранбай Әскәровка ун ай элек WhatsApp-та куйган статусы өчен беркетмә төзегәннәр

Полиция аңа беркетмәне "мәгълүмат ирегеннән явызларча файдаланган" өчен төзегән

"Бу спектакль мин Баймактагы канлы провокацияләр мәсьәләсе белән Мәскәүгә барыр алдыннан булды. Башкалага бу проблемнар белән бармавым әйбәтрәк булачагына ишарә итүләре", дип язган Әскәров социаль челтәрләрдә.

Былтыр яз көне экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сораган иде.

"Полиция хезмәткәрләре канун таләпләрен бозып киңкүләм тәртипсезлекләр чыгарды, аларның максаты — бик көчле эшчәнлек алып баруларының рәвешен китерү иде һәм алар кешеләрне ялгыштырды — мегафоннан 17 гыйнварда көндезге сәгать өчтә Алсыновка хөкем карары яңадан каралачак дип әйттеләр һәм халыкка таралышырга юл куймадылар", диде активист.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.
❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Кыр батыры булды, Сабантуй батыры булды."

Мамадыш районында Украинадагы сугышка китеп һәлак булган 64-яшьлек Раиф Насыйбуллинны җирләделәр. Ул да — күп кенә башка татарлар кебек — Мәскәү башлаган шушы сугышка үзе теләп киткән булган.

Сүз уңаеннан, Мамадыш районында әлеге сугышта үтерелгән ирләр саны — кимендә 75. Татарстанның авыл районнары арасында бу — иң зур күрсәткеч.

#Татарстан #татарлар

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍3👻3🤯2🎉2🤡1🌭1
Сәлам, кадерле укучыларыбыз! 22 гыйнвар, чәршәмбе иртәсендә дөньяда ниләр бар?

🟠Украинаның Николаев шәһәрендә Русия дроннары һөҗүм иткәннән соң күпкатлы йортлар яна башлаган. Ике кеше яраланган, аларның хәле уртача авырлыкта.

🟠Русия саклану министрлыгы төнлә сигез украин дронын юк итү турында хәбәр итте. Аларның алтысы Ростов өлкәсендә бәреп төшерелгән, тагын икесе — Курск һәм Воронеж өлкәләрендә. Зыян күрүчеләр юк.

🟠Русия Украина белән солых турында сөйләшүләрдән баш тартса, АКШ икътисади чикләүләрне көчәйтергә мөмкин, дип белдерде Доналд Трамп. Элегрәк ул Путин белән якын арада очрашырга ниятләвен әйткән иде.

🟠Төркиядә кунакханәдә чыккан янгында һәлак булучылар саны 76 кешегә җиткән. Төркиядә бүген матәм көне игълан ителгән.

🟠Радий Хәбиров Русия басып алган Луһански өлкәсендә Башкортстан вәкиллеген ачу турында карар имзалаган. Вәкиллек Красный Луч шәһәрендә урнашачак.

🟠Башкортстанда төнлә көчле кар бураны булган. Начар һава шартлары аркасында берничә юл ябылган, кайбер юлларда тыгыннар барлыкка килгән.

Көн дәвамында бергә булыйк, Азатлык белән калыгыз, безнең хәбәрләрне башкаларга да сөйләгез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2
Трамп сугышны туктату сөйләшүләреннән баш тарту очрагында Русиягә яңа чикләүләр белән янады

— Без [Украина президенты Владимир] Зеленский белән сөйләшәбез, бик тиздән президент Путин белән сөйләшәчәкбез, — дигән Доналд Трамп.


АКШның яңа дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия-Украина сугышын бетерү — Трамп чорында АКШның "рәсми сәясәте" булачак, дип белдерде. Ак йортның яңа хакимияте бу низагны ике, өч, яки дүрт елдан соң яңадан башланырлык итеп түгел, озакка җитәрлек итеп бетерергә ниятли, ди ул.

Бу хакта күбрәк 👉 монда укыгыз.

#сугыш
👍6
❗️Татарстанда соңгы елда 9️⃣ татар мәктәбе ябылган

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. "Бөтен ябылган мәктәпләр дә кечкенә авылларда эшли иде, соңгы елларда аларда 10нан да азрак бала укыды, кайбер җирләрдә 3-4 кенә бала", дигән ул.

3 елда ничә татар мәктәбе ябылган һәм хәзер Татарстанда ничә татар мәктәбе калган?

Җавап рәсемдә ☝️һәм 👉 безнең хәбәрдә.

#Татарстан #татар_теле
😭20👎5🤬2
🇲🇳 Русия өчен Монголия — төньяк Евразиядәге демократия тәҗрибәсе

"Демократия Бөек Далада да була ала, һәм ул анда очраклы күренеш кенә түгел, тотрыклы да. Төньяк Евразия киңлекләрендә дә заманча, кануный милли дәүләт төзергә бик мөмкин. Путинга ияреп "Без үзгә бер дөнья, башкалардан, бигрәк тә Көнбатыш демократиясеннән аерылып торабыз" дигән ләчтит сатулар — дөреслеккә туры килми".


Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 4 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерә һәм хәтта элек Алтын Урда яулаган далада да демократик дәүләт төзергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килә.

👉 Безнең сайтта укыгыз.

#комментар
🤔2💯1
Русия Украинага каршы башлаган сугыш 1064 көн дәвам итә. Әлмәт мәктәпләре һәм балалар бакчаларында һава кисәтүенә әзерлекләр узачак

Балаларны яшеренү урыннарына барырга, һава кисәтүе булганда нишләргә кирәгенә өйрәтәчәкләр.

14 гыйнварда Татарстанга пилотсыз очкычлар зур һөҗүм ясады. Бер ай эчендә бу шундый икенче һөҗүм булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.

Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

#Татарстан #сугыш
👍1🔥1💔1😭1
Русия рәсмиләре 2024 елда бәясе кыйбатланган тауарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат чыгарган.

Нинди азык-төлеккә бәя нык арткан?

Бәрәңге – 91,9%
Суган – 48,2%
Кәбестә – 44,7%
Сөләйман балыгы уылдыгы – 37,7%
Атланмай – 32,6%
Чөгендер – 32,1%
Кыяр – 28,5%


Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматынча, узган ел карабодайга һәм йомыркага бәя төшкән (6,4% һәм 11,2%). Бу рәсми саннар, алар чын вазгыятьтән аерылырга мөмкин.

@azatliqradiosi
😁3🔥2🤣1
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә республика мөселманнары диния нәзарәтенең дин әһелләре һуманитар ярдәм итү өчен Украинадагы сугышка барган.

Сәмигуллин сугыш барган урында базда төзелгән мәчет ачылышында да катнашкан. "Без сезне Аллаһка ышанып тапшырабыз! Ин шәә Аллаһ, сез явызлыкны җиңәрсез!", дигән мөфти сугышчыларга.

Мәчет мәйданы 18 дүрткел метр, аны "Нургали" дип атаганнар.

Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип сөйләгән иде.

— Ул (Камил Сәмигуллин) монда баскын буларак килде. Ни өчен дисезме, чөнки ул хәрбиләр өчен дини лидер — имам-капеллан буларак чыгыш ясый. Аның Украинага килергә һәм баскын сугышчылар белән очрашырга, шулай ук вакытлыча басып алынган Донбасс җирләрендәге аларның төзелешенә бернинди өлеш кертмәгән мәчетләрдә булырга хакы юк.

Оккупантларны якларга килгән һәр дини рухани да Украина өчен оккупант һәм һөҗүм өчен һәдәф булып тора. Мөфтиме, имаммы — мин уйлап тормыйча аңа ут ача алам. Шәригать ягыннан мин хаклы булачакмын, чөнки бу — минем туган җирем, ватаным, минем монда гаиләм яши һәм мин аны сакларга тиеш. Татарстан мөфтиенең монда берние юк — җире дә, ватаны да, беркеме дә. Ул — Кремльнең җинаятьчел боерыгын үтәүче генә, — диде Исмәгыйлев.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮7💩5🔥2🤡1
Чаллыда 20 гыйнвар көнне татар милли хәрәкәте ветераны 73 яшьлек Зиннур Әһлиуллинга карата чираттагы мәхкәмә утырышы узган.

Бәйсез Татарстан хөкүмәте Telegram каналы язуынча, Әһлиуллин утырышның татарча узуын сорап мөрәҗәгать иткән, хөкемдар бу үтенечне канәгатьләндергән.

Ләкин утырышта аудио яздыру һәм видеога төшерү рөхсәт ителмәгән.

Киләсе утырыш 5 февральгә билгеләнгән.

Зиннур Әһлиуллинның нәрсәдә гаепләнүен 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🙏7🤬3👍1👎1🤝1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Апас районының Югары Ындырчы авылында төрмәдә утырып чыккан элекке тоткыннар һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучылар өчен ресоциализация үзәге ачарга җыеналар. Моңа каршы петиция имзалау башланган. — Элеккеге тоткыннар белән бергә талаулар…
Апас районының Югары Ындырчы авылында төрмәдә утырып чыккан элекке тоткыннар һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучылар өчен ресоциализация үзәге ачылмаячак.

21 гыйнварда узган халык җыенында авыл кешеләре хакимиятнең әлеге тәкъдименә каршы чыккан. Бу хакта Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин Telegram каналында язып чыкты.

▪️Узган атнада Апас районының Югары Ындырчы авылында элекке тоткыннар өчен ресоциализация үзәген ачуга каршы петиция оештырылды. Аны бүгенгә 1 225 кеше имзалаган. Үзәкне Ындырчы авылының балалар бакчасын ябып ачмакчы булганнар.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🔥6
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 23нче гыйнвар. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиянең Украинага ясаган һөҗүме аркасында Запорожьеда бер кеше һәлак булган, тагын 16 кеше яраланган.

🔹Лос Анжелес тирәсендә яңа урман янгыны башланып киткән, хәзерге вакытта 20 дүрткел километр җир яна. 50 мең кешегә эвакуацияләнергә кушканнар.

🔹Кичә кич АКШ президенты Доналд Трамп Сөгуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд ибн Сәлман әл Сәуди белән телефоннан сөйләшкән. Шаһзадә киләсе дүрт елда Сөгуд Гарәбстаны АКШ белән сәүдәне 600 млрд долларга арттырырга вәгъдә биргән. АКШка кертеләсе инвестицияләр, бәлки, аннан да зуррак булачак, диелә.

🔹Сентябрьдә Казанга П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры гастрольләргә килергә җыена.

🔹АКШ блогеры Лекс Фридман Русиягә килеп президент Владимир Путин белән интервью эшләргә җыена. Узган елны Русия президенты белән интервьюны АКШ журналисты Такер Карлсон да эшләгән иде, ул Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Путин белән сөйләшә алган иң беренче Көнбатыш журналисты булды.

🔹Валюталар курсы: $ = 98.28 сум; € = 103.24 сум; ¥ = 13.54 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍2
Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын кертте.

Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный.

Бу исемлеккә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге) бәйсез Татарстан хөкүмәте", Татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" татар бәйсезлеге фиркасе, "Яңарыш Татар Халык Партиясе" һәм "Азатлык/Свобода" берләшмәсе кергән.

2024 елның 22 ноябрендә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"н террорчы оешма дип таныды. Ул вакытта әлеге оешманың 172 бүлекчәсе террорчылар исемлегенә кертелүе хәбәр ителде. Алар арасында татар яки башкортка бәйле төркемнәр булуы турында куәт оешмалары хәбәр итмәгән иде. Исемлек 2025 ел башында гына чыгарылды.

Азатлык Радиосы әлеге исемлектә булган оешмаларны тикшерде. Язманы 👉 монда укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
🤬8🔥1
Русия мәктәпләрендә җыр дәресләрендә балаларга Shaman белән Олег Газманов җырларын өйрәтмәкчеләр.

Февраль уртасына патриотик җырлар җыентыгының беренчел варианты төзеләчәк, соңрак аны һөнәри белгечләргә фикер алышуга тапшырачаклар. Җәйгә кадәр фикер алышулар төгәлләнәчәк, ә 1 сентябрьдән балалар мәктәпләрдә патриотик җырлар өйрәнә башлар дип көтелә, шул исәптән Олег Газманов белән Шаман иҗатын да.

Русия укучылары өчен җырлар сайлаучы белгечләр шурасына кемнәр керүен Baza Telegram-каналы чыгарды. Анда Башкортстанның Владимир Путинга лояль опера җырчысы Илдар Абдразаков та кергән.  Илдар Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады. Абдразаковны былтыр декабрьдә аннексияләнгән Акъяр (Севастополь) дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп билгеләгәннәр иде.

Исегезгә төшерәбез: моннан ике ел элек Казан мәктәбендә балаларны Shamanның "Я — русский" җырын тыңлаганда кулларын чөяргә мәҗбүр иткәннәр иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮13😱4💩3
Лос Анжелес янында яңа янгын башланган, 30 мең кешене эвакуациялиләр.

Яңа янгын Кастаик күле янында чыккан: аны күлдән су алып, боралаклар ярдәмендә һавадан сүндерергә тырышалар. Төбәктә элеккечә коры, җилле һава торышы саклана, ул янгын белән көрәшүне кыенлаштыра.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3👍2🔥2💔1
Соңгы бер елда Татарстанның дәүләт бурычы 10,8%ка кимегән, ә менә Башкортстанныкы — 14,6%ка арткан.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
Татарстан эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов чит илдәге татар милли хәрәкәте активистларына җинаять эше ачылуы һәм аларның экстремистик оешмада торулары турында белдерде.

Бу хакта ул бүген министрлыкның еллык киңәшмәсендә әйтте. Утырышта катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов экстремизмга каршы көрәшне көчәйтергә чакырды.

"Бөтентатар иҗтимагый үзәге" экстремистик оешмасы лидерлары Зәкиев һәм Кашапов, тыелган һәм сепаратистик оешма "Яңарыш Татар Халык Партиясе"нә нигез салучы Хәбиев җинаять җаваплылыгына тартылды"

диде ул.

Миңнеханов протест белдерүчеләргә һәм экстремистларга карата эшне көчәйтергә чакырды.

"Махсус хәрби операциягә [Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый] каршы булучы төрле протест төркемнәренең активлашуына юл куймаска кирәк. Шулай ук җәмгыятьне бүлү һәм какшату омтылышларын оператив рәвештә туктату мөһим"

диде ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
💩8🥴4👍1
Татарстанда контракт белән сугышка китүчеләргә түләүне ел башыннан бирле инде икенче тапкыр арттырганнар.

Шул ук вакытта Украинадагы сугышта Татарстаннан үлгән ир-егетләрнең саны да арта. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан республикадан сугышка киткән кимендә 3883 ирнең һәлак булуын ачыклады.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩3🤬2🌭2🤮1