Узган ел Башкортстанда хәмердән агуланып 150 кеше үлгән.
Иң күп үлемнәр Уфада теркәлгән: 40 кеше хәмер белән агуланып үлгән. Стәрлетамакта — 11, Нефтекамада — биш, Туймазыда — биш, Мәләүездә — дүрт кеше.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

🤔2🍾2😁1🤯1🎉1
Трамп президент Кеннедины үтерү белән бәйле документларны фаш итәргә кушты.
Бу хактагы карарын ул кичә имзалаган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хактагы карарын ул кичә имзалаган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🔥5👍2
Тикшерү комитеты җитәкчесе Раил Садриев турында: “Ул җәзадан кача алмаячак”.
Куәт оешмасы резонанс тудырган эшләргә аерым тукталды.
Бүген Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе башлыгы Валерий Липский еллык киңәшмәдә кулга алынган җитәкчеләр турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, 2024 елда республикада ришвәтчелеккә бәйле 890 җинаять ачыкланган. Бу — 2023 елдан 8%ка күбрәк.
Ул резонанс тудырган эшләргә аерым тукталды. Аерым алганда, Татарстанның элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны "күп миллионлы ришвәт алуда" гаепләде.
Буа драма театрының җитәкчесе Раил Садриев турында ул "системлы рәвештә акча үзләштерде" һәм "җәзадан кача алмаячак" диде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤬10👍2💩2😈2
Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 90 меңнән артык хәрбие һәлак булуын ачыклаган.
Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар. Сугышта Русиянең 21 мең ихтыярие һәлак булган.
Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары һәм төбәкләре арасында беренче урында.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

👍1👏1😭1
Дроннар Уфаның нефть-газ ширкәтенә һөҗүм итмәкче булган
Бүген, 24 гыйнварда Уфаның Черниковка районында урнашкан сәнәгать зонасындагы нефть-газ ширкәтенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итмәкче булган. Бу хакта РБК басмасына ашыгыч хезмәтләрдәге чыганаклары хәбәр иткән. Моңа рәсми аңлатма булмады.
Бүген Уфада ике мәртәбә һава аланын ябып тордылар. Башта Башкортстан вакыты белән иртәнге тугыздан 12:30 сәгатькә кадәр. Соңрак төштән соң икеләрдән башлап бишкә кадәр.
▪️Былтыр 9 майда "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍5🔥2
Люксембургның депутатлар пулаты Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуны хөкем итте
Люксембургның депутатлар пулаты Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуны хөкем итүче резолюция кабул итте.
Резолюциядә тарихи золымнар, аерым алганда 1944 елда булган сөргенлек, шулай ук хәзерге заманда барган кысрыклаулар, мәсәлән Мәҗлесне тыю, кырымтатар теле һәм мәдәниятен куллануны чикләү, киңкүләм кулга алулар һәм тентүләр яктыртылган.
Документ бу хокук бозуларны Русиянең кырымтатарларның тарихи һәм мәдәни үзбилгеләнүен юк итүдә системлы тырышлыкларының бер өлеше дип таный. Люксембург гаделлеккә һәм әлеге җинаятьләр өчен гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга чакыра.

👍7❤4
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Аякларым яралы. Күтем, аркам кыйпылчыклар белән тулган."
Русия гаскәренең 55115нче хәрби бүлек солдатлары видеомөрәҗәгать яздырган. Алар хәрби җитәкчелек сугышка яңа алынган ирләрне туры үлемгә җибәрә дип зарлана.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итеп чыкты.
Журналистлар ачыклаганча, өч елга якын дәвам иткән шушы сугышта Русия ягыннан 90 меңләп ир-ат һәлак булган. Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар.
Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары вә төбәкләре арасында беренче урында (кимендә 4302 үлем). Татарстан да калышмый — иң алдынгы урыннарның берсендә тора (кимендә 3883 үлем).
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

👍6🤬3😢3😈1😭1
Башкортстаннан 30 яшь укытучы Кыргызстан балаларын урыс телендә укытырга китә
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының югары курс студентлары Кыргызстанга балалар укытырга китә. Алар анда урыс телендә төрле предметлар укытачак. Бу эш «Русия укытучысы чит илдә» дигән проект кысаларында башкарыла, дип яза «Башинформ».
Яшь укытучыларның Кыргызстандагы эше педагогия практикасы булып саналачак, ә укуларын онлайн дәвам итәчәкләр.
Моңа кадәр Уфадан 12 укытучы киткән иде.
«Русия укытучысы чит илдә» проекты 28 дәүләттә эшли, чит илләрдә Русиядән 639 укытучы барлыгы 155 мең баланы укыта.
Укытучыларны җыю төрле уку йортлары сайтларында бара. Атнасына 36 сәгать укыту мөмкинлеге бирелә. Хезмәт хакы аена 105 мең сумнан башлана диелә.
Укытучыларны бөтен Русиядән, шул исәптән милли республикалардан да җыялар.
Русия хакимияте урыс телен пропагандалау белән соңгы елларда аеруча нык шөгыльләнә. Әлеге сәясәт ил эчендәге халыкларга да зур йогынты ясый.

🤮9👍2🤯1😡1
Украинага әсирлеккә эләккән Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләренең туганнары ниләр сөйли
2025 елның гыйнвары башында Татарстан белән Башкортстаннан кимендә өч хәрбине Украинада әсирлеккә алганнар. Журналистлар социаль челтәрләрдә аларның туганнарын тапты һәм кимендә берсе 2022 елның сентябрендә Чаллыдан мобилизацияләнгән булуын ачыклады. Аның әсир төшүен туганнары журналистлардан гына белде.
— Соңгы тапкыр элемтәгә быел 3 гыйнварда чыккан иде. Күңеле төшенке иде, хәрби бирем үтәргә җибәрәләр диде. 9 гыйнварда тиз генә интернетка кереп алды, тик без язышмадык. Шул көннән бирле элемтәгә чыкканы юк, — дип искә ала туганы.
Мәкаләне тулысынча Азатлык Радиосында укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Украинага әсирлеккә эләккән Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләренең туганнары ниләр сөйли
2025 елның гыйнвары башында Татарстан белән Башкортстаннан кимендә өч хәрбине Украинада әсирлеккә алганнар. "Idel.Реалии" социаль челтәрләрдә аларның туганнарын тапкан һәм кимендә берсе 2022 елның сентябрендә Чаллыдан мобилизацияләнгән булуын ачыклаган.
👍2😭1
Камал театрының яңа бинасында беренче куелган спектакль "Башмагым" булачак
Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, "Бизнес Онлайн" яза.
Басма хәбәр итүенчә, Җәүдәт Фәйзинең музыкаль комедиясенең театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әзерли.
Спектакльне 7 мартта ук күрсәтергә мөмкиннәр. Баштарак яңа бинада беренче спектакль 27 март - Театр көнендә күрсәтеләчәк дигән сүзләр йөри иде.
Яңа бина әзер булмаган очракта, "Башмагымны" башта иске бинада да кую ихтималы бар. Музыкаль комедия театрның Данияр Соколов җитәкләгән оркестры мөмкинлекләрен дә күрсәтәчәк.
Камал театрының яңа бинасы 20 гыйнварда ачылды. Ачылышка Русия түрәләре дә чакырылган иде. Гади халык бу тантананы күрмәде. Әлегә яңа бинада спектакльләр куелмый.
Фотода яңа бинаның фойесы.

🔥5
Сез ырым-шырымнарга ышанасызмы һәм алар турында беләсезме?
Әйдә!Online проекты бу уңайдан бик кызыклы тест әзерләгән.
Мәсәлән, мунчага кергәндә ник йөткереп алырга кирәк, ни өчен сишәмбе тырнак кисәргә һәм өйдән кеше чыгып киткәч, идән себерергә ярамый?
Тестны монда узыгыз: https://www.azatliq.org/a/33282046.html
(VPN кирәк)

Почему нельзя пугать шайтанов в бане? Тест про татарские суеверия (II)
Татары — практичный народ, с логичным взглядом на жизнь и строгим соблюдением исламских традиций, где, казалось бы, вера в приметы не приветствуется. Но иногда голова помнит уроки бабушек и дедушек, а руки действуют по заветам родителей. А вы знаете, какие…
👎3❤2👍1
Тесттан бер сорау: ни өчен идәнгә-җиргә төшкән чәчне җыеп алырга кирәк?
Anonymous Quiz
20%
Тавык тәпиенә уралырга мөмкин - башың авыртачак
3%
Башка берәү алып, парик ясап, сатарга мөмкин
40%
Чәч бөртеге аша сихерләячәкләр
38%
Кошлар оя корганда кулланырга мөмкин
👍6
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Кеше култыкларга таянып сугышка китеп бара!"
Русия хәрбиләре безне дәваланып бетмичә кире сугышка җибәрәләр дип зарлана. "Кул сынган, эшләми. Автомат белән ничек эшләмәк кирәк?!", "Без — икенче сорт кешеләр" ди алар.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итеп чыкты.
Журналистлар ачыклаганча, өч елга якын дәвам иткән шушы сугышта Русия ягыннан 90 меңләп ир-ат һәлак булган. Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар.
Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары вә төбәкләре арасында беренче урында (кимендә 4302 үлем). Татарстан да калышмый — иң алдынгы урыннарның берсендә тора (кимендә 3883 үлем).
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Русия хәрбиләре безне дәваланып бетмичә кире сугышка җибәрәләр дип зарлана. "Кул сынган, эшләми. Автомат белән ничек эшләмәк кирәк?!", "Без — икенче сорт кешеләр" ди алар.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итеп чыкты.
Журналистлар ачыклаганча, өч елга якын дәвам иткән шушы сугышта Русия ягыннан 90 меңләп ир-ат һәлак булган. Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар.
Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары вә төбәкләре арасында беренче урында (кимендә 4302 үлем). Татарстан да калышмый — иң алдынгы урыннарның берсендә тора (кимендә 3883 үлем).
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👻7😭4🎃2❤1👍1👏1🌭1🍾1
✈️Бүген иртән кабат Казан һава аланы эшләми торды.
Чикләүләр сәгать 6.20дән сәгать 7.00гә кадәр дәвам итте. Казанга Омски, Мәскәү һәм Бишкәктән очкычлар соңга калып төште. Татарстаннан Салехард, Волгоград, Мәскәү һәм Яңа Уренгойга соңарып очты.
Бу атнда Казан һава аланы инде өч тапкыр ябылып торды.

🔥3😁2🤣1
Кичә Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) янындагы Ломоносов һәйкәленә сәяси тоткыннар Азат Мифтахов һәм Дмитрий Иванов исемнәрен язылган плакат элеп куйганнар.
Аны элүче активист «Вектор-медиа»га сөйләвенчә, бу МДУның 270 еллыгы уңаеннан эшләнгән. Мифтахов та, Иванов та әлеге уку йортында белем алды.
Тумышы белән Татарстаннан булган математик Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра. Бу хакта Азатлык Радиосы тулырак 👉монда язды.
Дмитрий Иванов «Протестный МГУ» каналы авторы. Диплом яклау алдыннан тоткарланып, "армия турындагы фейклар" өчен 8,5 елга хөкем ителде.
📷«Вектор-медиа»

🔥6👍1
Татарстанда җылылык челтәрен яңартуга финанслар ике тапкырга күбрәк бүлеп бирелсә дә, алыштырылган челтәрләрнең күләме һаман да 2021 елгы күрсәткечләргә җитмәгән.
Ә 2022 һәм 2023 елларда җылылык торбаларын алыштыру 25%-ка ук төшкән булган.
Татарстанда җылылык челтәренең таушалган 65%-ын 45%-ка азайтыр өчен ул 46,7 млрд сум кирәк диде һәм федераль үзәктән ярдәм итүне сорады.
▪️Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә елына 1 трлн сумнан артык салым күчерә.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Ә 2022 һәм 2023 елларда җылылык торбаларын алыштыру 25%-ка ук төшкән булган.
— Төп сәбәбе — төзелеш материалларына бәянең кисәк артуы. Акчалар бүленгән иде, әмма бетон һәм тимер шул кадәр үсте, шуңа да безгә челтәрнең 2,6% өлешен генә (нормада ул 4% булырга тиеш) алыштырга туры килде, — ди "Татэнерго" оешмасы башлыгы Рәүзил Хаҗиев.
Татарстанда җылылык челтәренең таушалган 65%-ын 45%-ка азайтыр өчен ул 46,7 млрд сум кирәк диде һәм федераль үзәктән ярдәм итүне сорады.
▪️Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә елына 1 трлн сумнан артык салым күчерә.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Сугыш башланганнан соң Татарстанда җылылык челтәрләрен алыштыру кимегән, ә бәясе — ике тапкырга арткан
"Татэнерго" җитәкчесе әйтүенчә, торбаларны алыштыру болай дәвам итсә, республикага бернинди бизнес килмәячәк.
👍3👏1💯1
Бүген Беларуста президент сайлавы үтә.
Сайлау кәгазьләрендә инде җиденче тапкыр рәттән сайланучы хәзерге президент Александр Лукашенка, Либераль-демократик фирка рәисе Сергей Гайдукевич, Коммунистлар фиркасе беренче сәркатибе Сергей Сыранков, Хезмәт һәм гаделлек республика партиясе башлыгы Александр Хижняк һәм элекке депутат, эшмәкәр Анна Канопацкая исемнәре бар. Соңгысы үзен бердәнбер "оппозицион намзәт" дип атый. Әмма бәйсез күзәтүчеләр башкалар кебек үк ул да "курчак намзәт" дип саный.
2020 елда президент сайлавы нәтиҗәләре хәрәмләшүләреннән соң башланган протестлар һәм анда катнашучыларга карата кулланылган репрессияләрдән соң Европа парлементы Беларустагы сайлауны танымый.
Илдән киткән беларуслар Европада митинглар, йөрешләр уздыра.
▪️70 яшьлек Александр Лукашенка ил белән 1994 елдан бирле идарә итә.

❤1🤮1
Моннан ике ел элек, 2023 елның 26 гыйнварында Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә шактый мөһим үзгәрешләр кертте.
Конституциядән "суверенитет" сүзе юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде.
Депутатлар республиканың төп кануныннан дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын үз куллары белән алып атты.
Кайбер иң мөһим үзгәрешләрне ул вакытта аерым санап чыккан идек. Исегезгә төшереп узабыз.

😢8🤬7👏1
😭1