Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң дроннардан саклаучы челтәрләр һәм пилотсыз очкычларны сизүче җиһазлар сата башлаганнар

Бу тауарларның бәясе 300 сумнан 200 мең сумга кадәр җитә.

Шуларның берсе — Almaz —70 мең сум тора. Аның ике антеннасы бар, дроннарны 1,5 километр ераклыкта да сизә, сигез сәгатьләп эшли ала диелгән тасвирламасында. "Булат v4" детекторы 130 мең сумга тәкъдим ителә. Ул 15 сәгать эшли.

▪️Татарстанга беренче дрон һөҗүме узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.

▪️Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде.

▪️Татарстанга быелгы иң беренче дрон һөҗүме исә 14 гыйнварда булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.
Ә 20 гыйнварда булган һөҗүмдә Казан һава аланында очышлар чикләнде. Русия саклану министрлыгы өч дронны бәреп төшерүләрен җиткерде. Telegram-каналлар һөҗүм авиация ширкәтенә ясалган булырга мөмкин, дип хәбәр итте.

▪️Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең Telegram-каналында мэрия пилотсыз очкычлар һөҗүме турында вакытында кисәтмәде дип зарланды. Кешеләр дроннарны сәгать ярым-ике сәгать алданрак күреп алуларын, мэриянең соңарып хәбәр бирүен әйтте.

▪️Моңа кадәр Казанда яшәүчеләр яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына зарланды. Анда начар ис килә, кумаклар бар, пычрак диде. Казан мэры Илсур Метшин идарәче ширкәтләрне яшеренү урыннарын начар әзерләгән өчен тәнкыйтьләде.

@azatliqradiosi
👍2🔥1👏1
❗️Белгород өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике яшьлек бала һәм аның әнисе һәлак булды дип белдерде губернатор Вячеслав Гладков.

Аның сүзләренчә, украина дроны Разумное бистәсендә торак йортка эләккән. Нәтиҗәдә ике яшьлек бала белән ана һәлак булды, тагын бер бала һәм ата кеше яралану нәтиҗәсендә хастаханәгә салынды диде ул.

Шул ук вакытта Русия ракеты һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Николаев шәһәрендә ике хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Украина хакимиятләре белдерде.

Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

@azatliqradiosi
🤷‍♂3😱2✍1👍1
Башкортстанның эретеп ябыштыру-монтаж көллиятендә ике студентны тоткарлаганнар.

Бу хакта "НеМосква" басмасына билгеле булган. Басма чыганаклары аларны Русия байрагын яндырган өчен тоткарлауларын әйткән.

Беренчел белешмәләргә күрә, студентларны узган атнада билгесез кешеләр тулай торакларыннан алып киткән. Төнлә исә аларны тоткарлаганнар, студентлар янына әти-әниләрен дә, көллият вәкилләрен дә кертмәгәннәр.

"НеМосква" чыганагы хәбәр итүенчә, көллият мөдиренең тәрбия бирүдә урынбасарын мәгариф министрлыгына сөйләшергә чакырганнар.

Студентлар тоткарланганнан соң, көллият мөдире атналык линейкада чыгыш ясаган, студентларны ватанпәрвәрлеккә өндәгән, сугышта катнашучыларга ярдәм турында хәтерләткән һәм канунга каршы килерлек гамәлләр кылмаска, мәсәлән хәрби комиссариатларга ут төртмәскә чакырган.

Бер үк вакытта студентларга социаль челтәрләрдәге сәхифәләреннән аниме рәсемнәрен яки битлекләр кигән фотоларын сөртергә киңәш ителгән.

30 гыйнварда исә көллияттә чираттан тыш ата-аналар җыелышы үтәчәк диелә. Анда килү мәҗбүри. Җыелышта балаларның социаль челтәрләрен тикшерүнең әһәмиятле булуын, аларның тәртибенә игътибар итүнең мөһимлеге турында сөйләшәчәкләр диелә.

Бу хәл турында рәсми белдерүләр булмады.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤‍🔥4😡2
🚇Казан метросында йөрү бәясе 43 сум булачак

Казан метросында йөрү бәяләре арта. Банк картасы белән түләгәндә дә, кулакча белән түләсәң дә 43 сум булачак. Бу хакта РБК яза.

Хәзер метрода йөрү банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә 38 сум, кулакча белән түләсәң 42 сум.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2👏1😁1
Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда һөҗүм иткән дроннарның видеосын элгән медиаларны тәнкыйтьләде.

Дроннарның очып килүен төшереп аны тарату — җавапсызлык. Бу дошманга ярдәм итү. Ул кешеләрнең гомерен, бөтен инфраструктурабызны куркыныч астына куя,

диде ул.

Аныңча, Татарстан медиалары халыкка "акланмаган курку" хисеннән саклау өчен мәгълүматны фильтр аша уздырырга кирәк. Медиа, Telegram-каналлар шом уятмаска тиеш дип саный ул. Сәфәров "дошманнар"ны "ялган мәгълүмат", "паника" таратып эш итүдә гаепләде.

▪️Соңгы вакытта Татарстанга дроннар һөҗүме көчәйде. Казанга иң зур зыян китергәне 21 декабрьдә булды. Өч күпкатлы торак йортта янгын чыкты, халыкның бер өлеше эвакуацияләнде. 14 гыйнварда яңа һөҗүм булды, һәм нәтиҗәдә Казанда газ мичкәсе янды. Бу "Казаноргсинтез" ширкәте янәшәсендә урнашкан газ саклагычы. Әлеге хәлләр халыкта шом уятты.

@azatliqradiosi
💩7😁3🤡2🤣1
⚠️ Көньяк Суданда очкыч килеп төшкән.

18 кеше һәлак булган дип хәбәр итә БМОның Miraya радиосы.

Очкычта барлыгы 21 кеше булган, 3 кеше хәзерге вакытта нык авыр хәлдә диелә. Очкыч нефть чыгара торган урыннан очкан булган дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
😢5💔1
Татарстанда 2025 ел азагына кадәр кайбер өлкәләрдә эшкә чит ил ватандашларын алу тыелды.

Фәрманны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Мигрантларга:

🔹куркыныч йөкләр ташуны;
🔹таксида эшләүне;
🔹финанс хезмәтләре күрсәтүне;
🔹иминиятләштерү өлкәсендә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында эшләүне;
🔹финанс хезмәтләре һәм иминиятләштерү өлкәсендә ярдәмчел эшчәнлек алып баруны;
🔹хокук һәм бухгалтер хисабы өлкәсендә хезмәт куюны;
🔹ветеринариядә эшләүне;
🔹сак хезмәтендә булуны;
🔹комарлы уеннар, лотореялар оештыру һәм үткәрүне;
🔹компьютерлар, шәхси әйберләр һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләре төзәтүне тыйдылар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎6👍5🤬1
Уфада укытучылардан һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрдән бер көнлек хезмәт хакларын "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм" проектына күчерүне сорыйлар.

"Махсус хәрби операция" дип Русия хакимиятләре Украинага ясала торган һөҗүмне атый.

"UFA1" чыганаклары сөйләвенчә, аларга бер көн эшләгән акчаларын күчерү өчен гаризалар таратылган. Акчаларны алучы дип Уфадагы Шәһәрлрне үстерү иҗтимагый фонды күрсәтелгән. Бу оешма аша әле 2022 елда ук түрәләр Украинага каршы сугышучы хәрбиләрнең кирәк-яракларына акча җибәргән иде, диелә.

Басма фикер сорап Уфа мэриясенә мөрәҗәгать иткән. Мэриядә әйтүләренчә, укытучылар акчаларны үзләре теләсә генә күчерә.

Алгы сафтагы егетләребезгә ярдәм итәргәме, әллә читтә калыргамы икәнен һәр кеше үзе хәл итә,

дигәннәр шәһәр хакимиятендә.

Укытучылар да рәсми рәвештә мәҗбүриләмәүләрен әйтә.

Мәктәп мөдире, әлбәттә, безне мәҗбүр итмәвен, мәҗбүр итәргә теләмәвен дә әйтте, әмма "анда [Украинадагы сугышта] кешеләр землянкаларда төннәр буе йокламыйча безне саклый. Вакыты җиткәч тормыш барысын да үз урынына куяр,
дип тә өстәде, дигән басма белән сөйләшкән мөгаллим.

Басма исәпләп чыгарганча, Уфада укытучыларның бер көнлек хезмәт хакы — ике мең сум, ә балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрнеке — мең сумнан да кимрәк.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🖕4🤮2💩2👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанның Кремль урамындагы Татарстан мәгариф министрлыгы бинасының фасады яна башлаган.

Янгынны инде сүндерергә тырышалар дип хәбәр итә Казан Telegram-каналлары.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥5😢2
Татарстан президенты Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме турында сөйләгән чакта "иминлекне тәэмин итүдә республиканың эшлисе эшләре күп әле", дип белдерде.

Соңгы айларда дрон һөҗүмнәре Татарстанда арта бара. Бу уңайдан кисәтү соңгы мәртәбә бүген, 29 гыйнварга каршы төндә булды. Беренче кисәтү Казан вакыты белән сәгать 00:34тә килде һәм 2 сәгатьтән соң гына бетерелде. Соңрак сәгать 03:30да тагын бер кисәтү булды. Вакытлыча Казан һава аланы да ябылып торды.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡7🔥1😁1
"Гадәти киемнән кешеләр килде, нәрсә майтарылуын беркем аңламады. Буранбайны юка гына кофтадан килеш алып чыгып киттеләр, бишмәтен, башлыгын кияргә дә ирек бирмәделәр."

Удмуртия башкаласы Ижауда, Индустраиль районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең: Буранбай Әбушаһмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдиннең җинаять эшләре карала. Мәхкәмәнең эш кәгазьләренә ярашлы, аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану"да гаеплиләр.

Азатлык Радиосы алар турында тәфсилләбрәк сөйли. 👉 Монда кереп укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬7❤1👍1💔1
Татарча видеолар😃👍🏼
Бүген Казанга да, Әлмәткә дә дроннар һөҗүм итте. Бүген иртән Татарстанда булган хәлләрне бер видеога җыйдык. Түрәләр бер кеше дә зыян күрмәгән дип белдерә. #Татарстан Видео ошаса, лайк куй 👍 @tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
14 гыйнварда Казандагы газ саклау станциясендә Украина җибәргән дрон 3 газ резервуарын юк иткән. Тагын 2 резервуарда янгын эзләре бар.

Азат Европа Радиосы 22 гыйнварда төшерелгән Казан базасы фотосын чыгарган. Әлеге фото Казанга Украина дроннары һөҗүм иткәннән соң 8 көн узгач иярченнәр ярдәмендә ясалган.

Фотода 14 гыйнварда булган һөҗүм аркасында сыекландырылган газ сакланучы 3 резервуарның тулысынча юк ителгәне, тагын 2 резервуарга янгын аркасында зыян килгәне күренә.

14 гыйнварда булган һөҗүмнәр турында Азатлык Радиосы видео да эшләгән иде, аны монда карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👏4🔥2❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кичә кич АКШ башкаласы Вашингтонда American Airlines өчен рейс башкарган PSA Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һавада Sikorsky H-60 хәрби боралагы белән бәрелешкән.

Очкычта — 64 кеше, боралакта 3 кеше булган диелә. Һәлакәттән соң якындагы Потомак елгасыннан 18 мәет табылган. Исән калучылар әлегә юк дип хәбәр ителә.

Бу — 2009 елдан бирле АКШта юлчылар һәлак булган беренче очкыч казасы.

@azatliqradiosi
😢7💔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Төнлә Русия җибәргән "шахед" Украинаның Сумы шәһәрендәге күпкатлы йортка эләккән. Нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган.

Тагын 9 кеше, шул исәптән бер бала, яраланган, дип хәбәр итә Украинаның дәүләт коткару хезмәте. 118 кеше эвакуацияләнгән. Йортта коткару эшләре әле дә дәвам итә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1072нче көне.

@azatliqradiosi
😢7🤬1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кичә кич АКШ башкаласы Вашингтонда American Airlines өчен рейс башкарган PSA Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һавада Sikorsky H-60 хәрби боралагы белән бәрелешкән. Очкычта — 64 кеше, боралакта 3 кеше булган диелә. Һәлакәттән соң якындагы Потомак…
АКШта һәлакәткә юлыккан очкычта фигуралы шуучылар Шишкова һәм Наумов та булган.

Ул хакта ТАСС чыганагы хәбәр итә. Евгения Шишкова белән Вадим Наумов — Русия җыелма такымы белән дөнья чемпионы булган спортчылар.

Бу очкыч һәлакәтеннән соң исән калган юлчылар юк дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
🤯3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШта һәлакәткә юлыккан очкычта фигуралы шуучылар Шишкова һәм Наумов та булган. Ул хакта ТАСС чыганагы хәбәр итә. Евгения Шишкова белән Вадим Наумов — Русия җыелма такымы белән дөнья чемпионы булган спортчылар. Бу очкыч һәлакәтеннән соң исән калган юлчылар…
АКШта һәлакәткә юлыккан очкычта совет фигурачысы Инна Волянская да булган.

Ул хакта "Матч ТВ" хәбәр итә.

Волянская Вирдҗиния штатының Ashburn Ice House такымында тренер булып эшләгән һәм АКШның фигуралы шуу буенча чемпионатыннан соң Вашингтонга өйгә кайта торган булган.

Исегезгә төшерәбез: кичә кич АКШ башкаласы Вашингтонда American Airlines очкычы хәрби боралак белән бәрелешкән: очкычта 64 кеше булган, берсе дә исән калмаган дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
😱3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кичә Вашингтонда бәрелешкән очкыч белән боралак менә шушылар. American Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һәм Sikorsky H-60 хәрби боралагы. @azatliqradiosi
АКШның фигуралы шуу ассоциациясе Вашингтонда һәлакәткә юлыккан очкычта фигуристлар һәм тренерлар булганын раслады.

Әмма аларның шәхси мәгълүматларын, исемнәрен һәм очкычта күпме спортчы булганын тәгаен әйтмәде.

"Бу кешеләр Канзас штатындагы Уичита шәһәрендә узган фигуралы шуу чемпионатына багышланган үсеш лагерыннан кайтып килә иде. Бу фаҗига безне тетрәтте."

диелә Ассоциация тараткан белдерүдә.

@azatliqradiosi