❗️Казанда 17 яшьлек үсмерне "дәүләткә хыянәт итүдә" һәм "террорчы оешмада катнашуда" гаеплиләр.
Аңа каршы ачылган җинаять эше инде мәхкәмәгә тапшырылган дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.
Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның җәендә әлеге үсмер егет "украин террорчы оешмасы белән элемтәгә кергән" һәм "әлеге оешма кушуы белән Казанда урнашкан оешма объектлары турында мәгълүматны тапшырып торган, шуның өчен акча алган".
Үсмерне 2024 елның язында ук тоткарлаганнар, диелә. Хәзерге вакытта җинаять эше инде мәхкәмәдә.
Террорчылыкка караган җинаятьләр аеруча авыр җинаять булып санала, шуңа күрә алар өчен җаваплылык инде 14 яшьтән үк каралган.
Шушы эш нигезендә егетне 10 елдан алып 20 елга кадәр хөкем итәргә мөмкиннәр.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле 800ләп кешегә карата дәүләткә хыянәт итү, шымчылык һәм чит дәүләт белән конфиденциаль хезмәттәшлек итү турында җинаять эшләре ачылган. 2022 елның февраленнән бирле шушы маддәләр нигезендә 536 кеше төрмәгә утыртылган: Русия мәхкәмәләре бер генә аклау карарын да чыгармаган.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😱3😢2❤1👍1🔥1🤯1
Казанда узган "Киләчәк уеннары" оештыручысыннан мәхкәмә аша ярты миллиард сум таләп итәләр.
"Киләчәк уеннары" Казанда 2024 елның 21 февраленнән алып 3 мартына кадәр узды.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
"Киләчәк уеннары" Казанда 2024 елның 21 февраленнән алып 3 мартына кадәр узды.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🏆1
Доналд Трамп "динне кайтару"ны хуплап чыкты.
АКШ президенты Доналд Трамп Ак йортта дини ирек һәм иман эшләре буенча комиссия булдырырга җыена. Ул хакта Трамп Капитолийда узган Гыйбадәт иртәнге ашында белдергән дип хәбәр итә "Америка авазы".
Трамп шулай ук Юстиция министрлыгы башлыгы Пэм Бондига христианлыкка каршы чыккан инанулар белән көрәшү буенча махсус төркем булдырырга да кушмакчы: әлеге максатчан төркем федераль хакимият структураларында, шул исәптән юстиция министрлыгы, салым хезмәте, ФБР һәм башка агентлыкларда христианлыкка каршы чыккан инанулар, ышанычлар белән көрәшергә тиеш булачак.
дип белдергән Ак йортның хәзерге башлыгы.

"Без динне кире кайтарырга тиеш... Америка Алла тарафыннан идарә ителгән ил булган һәм мәңгегә шундый ил булып калачак та"
дип белдергән Ак йортның хәзерге башлыгы.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤡5👍3😢1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Татарстанда тугра көне.
Нәкъ 33 ел элек, 1992 елның 7 февралендә, Татарстан дәүләт гербын кабул итте.
Ак барс — республика халкын яклаучы, ә кашкарый чәчәге — яшәү чишмәсе, озын гомер символы. Ә менә алтын, кызыл, ак һәм яшел төсләр нәрсә аңлатканын беләсезме?
Гомумән, Татарстан гербы ошыймы сезгә?
#Татарстан
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

❤13👍4🔥2🥴1
Уфа кешесе урысларга карата "нәфрәт һәм дошманлык" уяту өчен штрафка тартылган
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Элдар Латыйповны "милләт билгесенә карап нәфрәт яки дошманлык тудыруда" гаепле дип тапты һәм аңа 20 000 сум штраф билгеләде.
Аадминистратив эш ачылуына сәбәп булган комментарны Латыйпов башкорт сәяси эмигранты Руслан Габбасовның "Тот самый из Башкорт" Telegram-каналында калдырган.
Мәхкәмә сайтында чыккан карарда ул комментарның төгәл текстын китермәгәннәр. Шулай ук, Латыйповның нинди милләт вәкилләренә каршы фикер калдыруы турында да төгәл мәгълүмат бирелми.
Шулай да, журналистлар ул комментарны тапкан. Анда автор урысларны каргап, яманлап язган. Әлеге сүзләрне язган аккаунт хәзерге вакытта юкка чыгарылган.
Мәхкәмә утырышында Латыйпов үз гаебен танудан һәм үкенүдән баш тарткан.
Моңа кадәр Татарстанда 18 яшьлек Марат Мосыйфуллин шулай ук Telegram-да урысларга карата "нәфрәт һәм дошманлык уяту" өчен 2,4 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

🤯3😢1🙏1
"КАМАЗ" ширкәте 2024 елда 3,35 млрд сумлык зыянга эшләгән
2023 елда ширкәт 11,9 млрд сумлык чиста табыш алган булган.
Былтыр "КАМАЗ"ның бөтен кергән табышы (ягъни, выручка - чыгымнарны исәпләмәгәндә) 8,8% кимегән һәм 323,4 млрд сум булган.
2024 елның ярты елында, 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда, “Татнефть”нең дә чиста табышы 7,5 процентка, ә 9 айда 17 процента кимегән иде. Тулы ел өчен әле хисап чыкмады.

🎉4😢2🔥1👏1🤔1
"Илне ярату турында". Чиләбе өлкәсе Карабаш мәктәбе укытучысы видеоларыннан АКШ режиссеры документаль кино чыгарды
Чиләбе өлкәсенең Карабаш авылы мәктәбендә укытучы-оештыручы булып эшләгән Павел Таланкин мәктәптәге барлык чараларны видеога төшереп барган һәм Америка режиссеры ярдәмендә документаль кино ясаган. Фильм "Сандэнс" бәйсез кино фестивалендә күрсәтелде.
Таланкин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Бер өзек:
— Бу пропагандада тәрбияләнүче Русия балаларының киләчәге турында ни уйлыйсыз? Мәктәп аларның тормышында ни дәрәҗәдә эз калдырыр?
— Пропаганда көчле. Әмма без аңларга тиеш, барысы да гаиләдән килә. Әгәр гаиләдә әти-әниләр пышылдап кына: "Укытучы әйткәннең барысын да тыңлама, ул моны сезгә сөйләргә тиеш, һәм моннан беркая да китә алмый", — дисә, бала моңа бармак аша караячак. Ә инде өйдә бала белән берничек тә сөйләшмәсәләр яки моны хупласалар, ул моны сеңдерәчәк.
Әңгәмәне тулысына 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Илне ярату турында". Чиләбе өлкәсе Карабаш мәктәбе укытучысы видеоларыннан АКШ режиссеры документаль кино чыгарды
Чиләбе өлкәсенең Карабаш авылы мәктәбендә укытучы-оештыручы булып эшләгән Павел Таланкин мәктәптәге барлык чараларны видеога төшереп барган һәм Америка режиссеры ярдәмендә документаль кино ясаган. Фильм "Сандэнс" бәйсез кино фестивалендә күрсәтелде. Таланкин…
💯10🔥4❤1👍1🙏1
Кара диңгезгә мазут агу нәтиҗәсендә һәлак булган дельфиннар саны 84кә җиткән
Керич бугазында танкерлардан мазут агу нәтиҗәсендә кимендә 84 дельфин һәлак булган. Бу хакта "Дельфа" дельфиннарны коткару үзәге башлыгы Татьяна Белей хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, соңгы атнада яр буена ташланган дельфиннар саны кимегән, әмма әлегә нәтиҗәләр ясап блумый.
15 декабрьдә аннексияләнгән Кырым ярларыннан ерак түгел, Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә тарыды. Тугыз мең тоннага кадәр нефть аккан булырга мөмкин. Бу соңгы елларда Кара диңгездә булган иң зур экологик фаҗигаларнең берсе. Дельфиннардан тыш, мазут агудан йөзләгән кош һәлак булды. Башка организмнар һәм диңгез экосистемына килгән зыянны әлегә санаучы булмады. Экологлар казаның нәтиҗәсе 10 елга сузылырга мөмкин дип саный.

"Һәлак булган дельфиннарның күпме булачагын әйтә алмыйбыз. Организмнарында җыелган токсикантлар аларның иммунитетын какшатырга һәм төрле чирләргә китерергә мөмкин", дип аңлаткан ул Интерфакска.
15 декабрьдә аннексияләнгән Кырым ярларыннан ерак түгел, Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә тарыды. Тугыз мең тоннага кадәр нефть аккан булырга мөмкин. Бу соңгы елларда Кара диңгездә булган иң зур экологик фаҗигаларнең берсе. Дельфиннардан тыш, мазут агудан йөзләгән кош һәлак булды. Башка организмнар һәм диңгез экосистемына килгән зыянны әлегә санаучы булмады. Экологлар казаның нәтиҗәсе 10 елга сузылырга мөмкин дип саный.
😢19
ГИТИС Камал театры өчен актерлык-режиссерлык курсына студентлар җыя
Русия театр сәнгате институты – ГИТИС һәм Камал театры актёрлык-режиссёрлык курсына студентлар кабул итү турында игълан итте . Сайлап алу татар телендә уза.
Курсны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкли. Студентлар читтән торып укыячак. "Драма театры һәм кино артисты" белгечлегенә 4,5 ел, "Драма режиссерына" - 5,5 ел укырга кирәк булачак.
Ике белгечлеккә барлыгы 10 бюджет урыны бирелгән.
ГИТИС тәмамлаучылардан бүген Татарстанда Айдар Җәббаров, Туфан Имаметдинова, Гүзл Сибгатуллина эшли.
Туфан Имаметдинов кураторлыгында Татарстаннан ГИТИСта әлеге вакытта Дамир Сидеев, Талия Төхвәтуллина, Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Наҗия Галимова укый. Алар институтының дүрт остазында белем ала.
Быел Камал театрының яңа бинасы ачылды. Анда дүрт зал бар. Аларны тутыру өчен артитстлар, режиссерлар, яңа спектакльләр кирәклеге турында әледән-әле әйтеп торалар.

🔥7👍4❤2👎1
АКШ президенты Дональд Трамп киләсе атнада Путин һәм Зеленский белән сөйләшергә җыена
Бу хакта Америка президенты Ак йортта Япония премьер-министры Сигэру Исибой белән очрашуда белдерде.
Берничә көн элек Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русия бн АКШ арасында аерым дәүләт оешмалары элемтәләре артты диде. Украина президенты Владимир
Зеленский шулай ук АКШ вәкилләре белән очрашулар әзерләнүен әйтте.
Трамп "сайлауда җиңә калсам, Украинадагы сугышны 24 сәгатьтә туктатам" дигән иде. Әмма әлегә бу мәсьәләгә ныклап кагылганы юк. Инаугурация вакытында да Русия һәм Украина турында бер сүз дә әйтмәде.

"Киләсе атнада мин президент Зеленский белән очрашырмын дип уйлыйм, һәм президент Путин белән дә сөйләшергә мөмкинмен", диде Трамп.
Берничә көн элек Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русия бн АКШ арасында аерым дәүләт оешмалары элемтәләре артты диде. Украина президенты Владимир
Зеленский шулай ук АКШ вәкилләре белән очрашулар әзерләнүен әйтте.
Трамп "сайлауда җиңә калсам, Украинадагы сугышны 24 сәгатьтә туктатам" дигән иде. Әмма әлегә бу мәсьәләгә ныклап кагылганы юк. Инаугурация вакытында да Русия һәм Украина турында бер сүз дә әйтмәде.
👍2🥴2❤1
Кайсы онлайн-тәрҗемәче татар теле өчен яхшырак?
"Татарлар аңларга тырыша" дип аталган шоуда Айнур белән Римма Google, Yandex, TatSoft, GPT тәрҗемәчеләрен тикшереп карый.
Сез дә кушылыгыз: https://www.youtube.com/watch?v=tnDHkDno73k

YouTube
ТАТАРЫ ПРОБУЮТ ПОНЯТЬ, КАКОЙ ПЕРЕВОДЧИК ЛУЧШЕ ПЕРЕВОДИТ НА ТАТАРСКИЙ: Google, Yandex, TatSoft, GPT?
Айнур и Римма пытаются понять, какой онлайн-переводчик/gpt-чат лучше переводит на татарский. Согласны ли вы с их выводами? Пишите в комментариях!
Изучаем татарский вместе с проектом "Әйдә! Online":
• Бесплатная платформа https://www.azatliq.org/eyde
• Telegram:…

❤11👍6
АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннаннан сөйләшкән дип хәбәр итә New York Post басмасы.
Сөйләшү Русия башлаган Украина сугышын туктату турында барган.
Трамп үзенең ничә тапкыр Путин белән телефоннан сөйләшкәнен "әйтмим, шулай яхшырак булыр" дип белдергән.
АКШ президенты сүзләренчә, Путин "сугыш кырларында кешеләрнең үлүдән туктавын тели".
"Бу һәлак булганнар - яшь, чибәр. Алар бит бала кебек. Ике миллион кеше - бернинди сәбәпсез", дип белдергән Трамп. Ул бу саннарның кайдан алганын төгәл әйтмәгән, әмма әгәр ул президент булса Украина сугышы булмас иде дип тагын бер тапкыр ассызыклап үткән.
Трамп шулай ук сугышны туктату планы булуын әйткән, ләкин аның нечкәлекләрен ачмаган.
Киләсе атнда АКШ вице-президенты Джей Вэнс Мүнһен иминлек конференциясе кысаларында Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашачак. The New York Times мәгълүматларынча АКШ Украина белән 500 миллион долларлык килешү төзергә ниятли. Сугыш беткәннән соң иминлек гарантиясе өчен Украинага АКШка газ һәм сирәк металлар бирү тәкъдим ителәчәк.

😁3👍2🤔2🤣2👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
9 февраль – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның туган көне.
Исән булса, аңа быел 87 яшь тулыр иде.
Берничә ел элек Азатлык хәбәрчесе Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя Яруллинада кунакта булып кайтты.
"Фәнис әле исән чагында ук китабы чыгарга тиеш иде. Бик озак чыкмый ятканга, премьер-министр исеменә хат язарга мәҗбүр булды. Шул китабының чыкмый ятуына борчылып инсульт кичерде инде ул. Китапның сигнал вариантын күрсәтергә дип өйгә Ленар Шәех килде. Ул аның иң начар вакытын күреп китте..." дип сөйләгән иде Нурсөя ханым.
Тулырак👉 монда укый аласыз.

❤4🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннаннан сөйләшкән дип хәбәр итә New York Post басмасы. Сөйләшү Русия башлаган Украина сугышын туктату турында барган. Трамп үзенең ничә тапкыр Путин белән телефоннан сөйләшкәнен "әйтмим…
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин белән Трамп арасындагы сөйләшү турындагы мәгълүматны расламады һәм кире дә какмады.
"Вашингтондагы хакимият үз эшен җайга салган саен, төрле элемтәләр арта. Бу элемтәләр төрле каналлар аша бара. Һәм, әлбәттә, күпсанлы элемтәләр барганда мин кайбер нәрсәләрне белмәскә, хәбәрдар булмаска да мөмкинмен. Шуңа күрә бу очракта мин раслый да, кире дә кага алмыйм", дип китерә аның сүзләрен Русия дәүләт агентлыклары.

🤡4👍1😁1
Атна вакыйгалары фотоларда
Күбрәк фотоларны 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә карый аласыз.

❤🔥1👍1🔥1