Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
АКШ президенты Дональд Трамп киләсе атнада Путин һәм Зеленский белән сөйләшергә җыена

Бу хакта Америка президенты Ак йортта Япония премьер-министры Сигэру Исибой белән очрашуда белдерде.

"Киләсе атнада мин президент Зеленский белән очрашырмын дип уйлыйм, һәм президент Путин белән дә сөйләшергә мөмкинмен", диде Трамп.

Берничә көн элек Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русия бн АКШ арасында аерым дәүләт оешмалары элемтәләре артты диде. Украина президенты Владимир

Зеленский шулай ук АКШ вәкилләре белән очрашулар әзерләнүен әйтте.

Трамп "сайлауда җиңә калсам, Украинадагы сугышны 24 сәгатьтә туктатам" дигән иде. Әмма әлегә бу мәсьәләгә ныклап кагылганы юк. Инаугурация вакытында да Русия һәм Украина турында бер сүз дә әйтмәде.
👍2🥴2❤1
АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннаннан сөйләшкән дип хәбәр итә New York Post басмасы.

Сөйләшү Русия башлаган Украина сугышын туктату турында барган.

Трамп үзенең ничә тапкыр Путин белән телефоннан сөйләшкәнен "әйтмим, шулай яхшырак булыр" дип белдергән.

АКШ президенты сүзләренчә, Путин "сугыш кырларында кешеләрнең үлүдән туктавын тели".

"Бу һәлак булганнар - яшь, чибәр. Алар бит бала кебек. Ике миллион кеше - бернинди сәбәпсез", дип белдергән Трамп. Ул бу саннарның кайдан алганын төгәл әйтмәгән, әмма әгәр ул президент булса Украина сугышы булмас иде дип тагын бер тапкыр ассызыклап үткән.

Трамп шулай ук сугышны туктату планы булуын әйткән, ләкин аның нечкәлекләрен ачмаган.

Киләсе атнда АКШ вице-президенты Джей Вэнс Мүнһен иминлек конференциясе кысаларында Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашачак. The New York Times мәгълүматларынча АКШ Украина белән 500 миллион долларлык килешү төзергә ниятли. Сугыш беткәннән соң иминлек гарантиясе өчен Украинага АКШка газ һәм сирәк металлар бирү тәкъдим ителәчәк.

@azatliqradiosi
😁3👍2🤔2🤣2👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
9 февраль – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның туган көне.

Исән булса, аңа быел 87 яшь тулыр иде.

Берничә ел элек Азатлык хәбәрчесе Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя Яруллинада кунакта булып кайтты.

​"Фәнис әле исән чагында ук китабы чыгарга тиеш иде. Бик озак чыкмый ятканга, премьер-министр исеменә хат язарга мәҗбүр булды. Шул китабының чыкмый ятуына борчылып инсульт кичерде инде ул. Китапның сигнал вариантын күрсәтергә дип өйгә Ленар Шәех килде. Ул аның иң начар вакытын күреп китте..." дип сөйләгән иде Нурсөя ханым.

Тулырак👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤4🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннаннан сөйләшкән дип хәбәр итә New York Post басмасы. Сөйләшү Русия башлаган Украина сугышын туктату турында барган. Трамп үзенең ничә тапкыр Путин белән телефоннан сөйләшкәнен "әйтмим…
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин белән Трамп арасындагы сөйләшү турындагы мәгълүматны расламады һәм кире дә какмады.

"Вашингтондагы хакимият үз эшен җайга салган саен, төрле элемтәләр арта. Бу элемтәләр төрле каналлар аша бара. Һәм, әлбәттә, күпсанлы элемтәләр барганда мин кайбер нәрсәләрне белмәскә, хәбәрдар булмаска да мөмкинмен. Шуңа күрә бу очракта мин раслый да, кире дә кага алмыйм", дип китерә аның сүзләрен Русия дәүләт агентлыклары.

@azatliqradiosi
🤡4👍1😁1
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотоларны 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә карый аласыз.

@azatliqradiosi
❤‍🔥1👍1🔥1
Ленинград өлкәсендәге Усть-Луга портында мазут ташучы Koala танкеры бата дип хәбәр итә "Фонтанка".

Baza язуынча, корабта 1300 тонна ягулык бар. Телеграм канал чыганаклары белдерүенчә, корабның хәрәкәтен көйләүче машиналар бүлегенәдә берничә шартлау булган, әмма "Фонтанка" бу хәбәрне расламый.

Шул ук вакытта Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко Усть-Лугада "двигательны эшләтеп җибәргәндә техноген һәлакәт" булганын һәм танкерның машиналар бүлегенә зыян килгәнен әйтте.

Танкер Антигуа һәм Барбуда байрагы астында йөри. Экипажында дүрт кеше бар: дүрт русияле, сигез грузин һәм 12 индонезияле.

"Mash на Мойке" язуынча, кораб сай җиргә терәлгән, экипаж тулысынча эвакуацияләнгән. Беренчел мәгълүматларга күрә, ягулык агып чыкмаган.

@azatliqradiosi
👍3😡3😢1🎉1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
👆Украинаның Краснодар төбәгендәге "Албашнефть" нефть саклагычына һөҗүм нәтиҗәләре

Иярченнән төшерелгән фотоларда ягулык булган ике зур мичкәгә зыян килгәне күренә. Һөҗүм 5 февральгә каршы төндә ясалды.

Astra телеграм каналы язуынча, микчәләрнең берсендә 60 тонна нефть, икенчесендә шул ук күләмдә дизель ягулык булган. Икенче мичкәгә өлешчә генә зыян салынган, ул янмаган.

Новоминская станциясендәге "Албашнефть"кә дрон түгел, ә украиннарның яңа канатлы ракеты һөҗүм иткән дип тә әйтелде.

Ракетны "уңышлы сынау" турында "Полковник ГШ" телеграм каналы да язды.

@azatliqradiosi
🔥4👍2👏2🤬1
📍Косовода сайлауда премьер Куртиның хакимият партиясе җиңеп бара

Якшәмбе көнне Косовода парламент сайлаулары узды. Сайлау бүлекләре ябылды, хәзер тавышларны саныйлар.

Урындагы телеканал үткәргән экзитпол мәгълүматынча, премьер-министр Альбин Курти җитәкләгән “Үзбилгеләнү” хакимият фиркасе 38%тан күбрәк тавыш казанып алда бара. Оппозициядәге Косов Демократ партиясе һәм Косово Демократик лигасы һәркайсы 20%тан артык тавыш җыеп икенче һәм өченче урын өчен көрәшә. Тагын бер оппозициядәге көч - Косовоның киләчәге өчен альянсы дүртенче урында.

Сайлауларда шулай ук "Серблар исемлеге" дә катнашты. Аның өчен күбрәк төньяк районнарда яшәгән серблар тавыш бирде.

Әгәр сайлау нәтиҗәләре экзитполны мәгълүматлары белән туры килсә, абсолют күпчелекне җыя алмаган Курти фиркасенә мөгаен башка сәяси көчләр белән коалициягә керергә туры килер.

Курти хөкүмәте нигездә төньякта яшәгән серб азчылыгына карата кырыс сәясәт алып барды. Оппозиция Куртиның бу сәясәтенә каршы чыкты. Алар АКШ һәм Европа берлеге белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, Сербия белән элемтәләрне арттыру өчен сөйләшүләр башларга чакырды.

2022 елның декабрендә Курти хөкүмәте Косовоның Европа берлегенә кушылуы өчен рәсми мөрәҗәгать тапшырды, әмма ил әлегә намзәт ил статусын ала алмады.

Европа берлегенең биш дәүләте, шулай ук Сербия, Русия һәм тагын берничә ил һаман да Косовоны бәйсез дәүләт буларак танымый.

@azatliqradiosi
🔥2
⚡️Казанда Гарифьянов урамындагы йортта урнашкан фатирда 4 студентның мәете табылган.

Ул хакта KazanFirst хәбәр итә. Сүз 20 яшьлек КДЭУ студенты, 24 яшьлек КДМУ студенты, 19 яшьлек һәм 22 яшьлек ир-атлар турында бара.

Егетләр фатирны арендалап яшәгән, диелә. Фатирда шулай ук ак һәм яшел төстәге порошоклар да табылган.

Җинаять эше инде ачылган дип яза KazanFirst.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1
Казанда Гаврилов урамындагы йортта урнашкан фатирда янгын чыккан, нәтиҗәдә 12 яшьлек мәктәп укучысы һәм аның 41 яшьлек әнисе һәлак булган.

Шул ук вакытта янгыннан тагын 6 кешене (шул исәптән 2 баланы) коткарып кала алганнар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱10😢2👍1
Баймак районын бүген ике сугыш арасында калган район дип атарга була: бер яктан, аның иң көчле ир-егетләре күпләп Украина сугышында кырыла, икенче яктан, халыкка каршы эчке сугыш алып барыла.

Эчке сугыш дигәндә, кешеләрнең экологик каза йогынтысында яшәргә мәҗбүр булуы, ә моңа каршы көрәшүеләрнең хакимият һәм куәт оешмалары басымы астында яшәве, дип аңларга кирәк. Бер сүз белән Баймакны бүген Башкортстанның "үги районы" дип атарга мөмкин.

Азатлык Радиосы Башкортстанның Украина сугышында иң күп ир-егетен югалткан районнарны барлавын дәвам итә. Баймак, Учалыдан соң, авыл тормышы белән көн күрүче районнар арасында үлемнәр саны күп булган районнарның берсе санала. Безнең хисапка күрә, Баймакта кимендә 120дән артык кеше сугышта үлгән.

Сугыш башланганнан соң Русиядә иң зур протест оештырылган Баймак районында ничек көн күрәләр? Былтыргы вакыйлардан соң нинди үзгәрешләр бар? Ни өчен биредә гомер озынлыгы кыскара? Күпме хезмәт хакы алалар?..

👉Безнең зур мәкаләдә укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥4😢3🤡2
Узган ялларда Казанның Җиңү паркында Татарстанның Украинага һөҗүмдә катнашып һәлак булган "Алга" батальоны хәрбиләрен искә алу чарасы үткән.

Бу хакта "Бизнес Online" хәбәрчесе җиткерә.

Митингны Угледар янындагы ике ел элек булган сугышка багышлаганнар, ул чакта "Алга" батальоны тар-мар ителгән иде.

2023 елның октябрендә "Алга" батальонының Бахмут янында тар-мар ителүе билгеле булды. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынды. Батальондагы башка сугышчылар Угледар янында хезмәттәшләренең һәлак булуына нәкъ менә аны гаепләде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

"Бизнес Online" фотолары

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮8👍2🤡2❤1🤬1😢1