Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Ата-аналар бала табуны кичектерә, бала табу йортлары — күпләп ябыла, гомер озынлыгы — кыскара.

Русиядә туучылар саны 2000 ел күрсәткеченә якынлашты. Әлеге сан Русиянең яңа тарихында иң түбән күрсәткечләрнең берсе булып тора. Шул сәбәпле илдә күп санлы бала тудыру йортлары һәм хатын-кызлар консультацияләре ябыла. Росздравнадзор мәгълүматларына күрә, соңгы биш елда Русиядә 150 дәүләт медицина учреждениесе бала тудыру лицензиясен югалткан. Табиблар сүзләренә караганда, акушерлар, гинекологлар һәм неонатологлар җитми.

Шушы уңайдан Азатлык Радиосы Русиядәге, Татарстан һәм Башкортстандагы вазгыять турында язма әзерләде. Идел-Урал төбәгендә хәлләр ничек?

Мәкаләне 👉 монда укый аласыз. Ә мәкаләдәге төп фикерләрне рәсемнәргә тупладык.

@azatliqradiosi
👍5👏2🤯1
Депутатлар "гаскәрне "кимсетүчеләргә" җәзаны көчәйтергә тәкъдим итә

Русия Думасында Җинаять кодексына төзәтмәләр әзерләгәннәр. Бу төзәтмәләр Русия гаскәрен "кимсеткән" яки чикләүләр кертергә чакырган өчен җәзаны кырыслата, дип яза "Коммерсантъ".

Нинди үзгәрешләр?

Хәзерге вакытта гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы җинаять эшен бары тик кеше Административ хокук бозулар кодексындагы "гаскәрне кимсетү" маддәсен берничә тапкыр бозган булса гына ача алалар. Ә депутатлар әгәр дә кеше моны "шәхси файда өчен" эшләгән булса, аны шундук җинаять маддәсе нигезендә җәзага тартырга тәкъдим итә.

Кеше гаепле булып табыла икән, аңа бер миллион сумнан алып өч миллион сумга кадәр штраф сала алалар. Яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта бу маддә 500 мең сумга кадәр штраф бирүне һәм өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Тулырак укыйм дисегез 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🖕5👍1👎1
Кырымда өч мөселман 9 ел Русия төрмәсендә утырганнан соң иреккә чыкты

«Кырым мөселманнары эше»нең беренче Бакчасарай төркеменнән Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров һәм Зеври Абсеитов иреккә чыкты. Алар Ставропольнең 1нче колониясендә тотылды.

«Шушы вакыт эчендә миңа теләктәшлек күрсәткән үземнең халкыма, каһарман халкыма рәхмәт сүзләре табып бетерә алмыйм», диде Меметов азат ителгәч.


Бакчасарай төркемендә дүрт кеше иде, 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Энвер Мамутов төрмәдә кала.

Дүрт кырымтатарны 2016 елның маенда тоткарладылар. Аларны «Хиз бут-Тәхрир» оешмасында катнашуда гаепләделәр.

Русиядә «Хизб ут-Тәхрир» тыелган. Кырым Украинада булганда Кырым мөселманнарын бу оешмада катнашуда гаепләү булмады. Русия Кырымны аннексияләү белән мөселманнарны эзәрлекләү башланды.

Фотода: "Бакчасарай дүртлеге" мәхкәмәсе, сулдан: Зеври Абсеитов, Энвер Мамутов, Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров, 2018 ел
❤7👍2🙏2
Фәрит Мөхәммәтшин урысча белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алмау турындагы федераль канунны тәнкыйтьләп чыкты

"Әгәр мәктәпкә алмыйча, урамда калдырсак, аларны хулиган яшьләр эләктереп алачак", диде Татарстан парламенты рәисе.

Мөхәммәтшин хәзерге вакытта Татарстанда 110 мең мигрант булуын әйткән. "Мигрантлар күп, алардан башка булдыра алмыйбыз, икътисад эш урыннарының буш тормавын таләп итә", дигән.

Былтыр 11 декабрьдә Русия Думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Ул 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍17💯2👎1🔥1
2022 елның февраленнән Украинадагы сугышта барлыгы 12 605 гади кеше һәлак булган, 29 178 кеше яраланган.

Бу хакта БМОның Кеше хокукларын күзәтү миссиясе хисабында әйтелә.

Оешма мәгълүматынча, 2025 елның гыйнварында Украинада кимендә 139 гади кеше һәлак булган, 738 кеше яраланган. Бу былтыр декабрь белән чагыштырганда - 39%, 2024 елның гыйнвары белән чагыштырганда 27% күбрәк.

Русия ягында үлүчеләр турында рәсми саннар юк. "7×7" басмасы язуынча, 2024 елда Русия җирлегендә барган сугышта кимендә 250 гади кеше һәлак булган.
😢5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Мин Русиягә кайтырга телим. Чөнки ул — минем илем, мин аны яратам. Бик яратам. Ләкин мин бу хакимиятне, бу Путинны яратмыйм. Мин моны сайламадым."

Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган гади бер укытучының гадәти булмаган тарихы.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍6🥴6😢4👎1
Сәлам, дуслар! 12 февраль, чәршәмбе иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?

🟠Русия АКШ белән килешү кысаларында Америка ватандашы Марк Фогельне колониядән азат иткән. Доналд Трамп Ак йортта Марк Фогель белән очрашты һәм чәршәмбе көнне тагын бер Америка ватандашының азат ителәчәген белдерде.

🟠Төнлә Киевта Русия ракет һөҗүменнән бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган, шул исәптән тугыз яшьлек кыз. Украина башкаласының алты районында янгын чыккан.

🟠Дания күзләве Русиянең Европа Берлеге илләренә биш ел эчендә һөҗүм итү куркынычы турында кисәтте.

🟠Башкортстанда "ят агентлар" дип танылган депутатлар мөддәтсез калачак. Башкортстан парламенты беренче укылышта ят агентлар дип танылган депутатларны урыннан мәхрүм итү турындагы канун өлгесен караячак.

🟠Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килгән. Анда ул Казанда узачак Ислам хезмәттәшлеге оешмасы мәдәният министрлары очрашуына әзерлек турында сөйләшәчәк дип көтелә. Сөйләшүләр алдыннан ул Мәккәдә Татарстан мөфтие белән бергә гомрә кылган.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, безнең сайтка да керегез.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4👍1
❗️Азатлык исемлегенә күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан һәлак булучылар саны 4 меңнән артты

Башкортстаннан да кимендә 4471 үлем очрагы турында билгеле. Үлгән хәрбиләр саны белән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

📎 Бу – ачык чыганаклардан җыелган исемнәр, чынлыкта үлүчеләрнең саны күпкә күбрәк булырга мөмкин. Хакимият югалтуларның чын санын яшерә.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).


#сугышта_үлүчеләр #Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱3😭3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азатлык исемлегенә күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан һәлак булучылар саны 4 меңнән артты Башкортстаннан да кимендә 4471 үлем очрагы турында билгеле. Үлгән хәрбиләр саны белән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында…
Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан (Башкортстан белән Татарстаннан) һәлак булулары расланганнар саны бу көннәрдә 8,5 меңнән артты.

Соңгы айда Азатлык Радиосы ике республикадан сугышка китеп үлгән 500ләп кеше турында хәбәр тапты. Бу — ачык чыганакларда табылган исемнәр генә, чынлыкта үлүчеләр санының тагын да зуррак булуы бик мөмкин.

Иң күп үлүчеләр кайсы шәһәр-районнардан? Нинди яшьтәге кешеләр күбрәк үлә? Тәфсилле статистиканы безнең көн язмасында укыгыз:

👉 Бу сылтама VPNсыз ачылырга тиеш.
😭4🔥1😱1🎉1🙈1
"Кунакханәдә урын алу (бронь) хезмәтләренә 15 процент түлибез, туристлар салымы түләячәкбез. Нәрсә калачак? Ябылсак җиңелрәк булачак!"


Чистай шәһәрендә туристлардан җыела торган салымны гамәлдән чыгарганнар

Чистай районы шурасы идарә башлыгы Равил Мәзгутов: "Район икътисадына бу әллә ни зур кертем бирмәячәк, ә эшмәкәр өчен бу саллы булырга мөмкин", дигән иде.

Кунакханә хуҗалары бу салым турында ни уйлый? Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍1🙏1
Русиядә узган ел террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә өч меңнән артык кешене керткәннәр

Исемлеккә кертелүчеләр арасында татарлар-башкорт активистлары да бар. Аерым алганда Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны анда былтыр 16 гыйнварда керткәннәр иде.

Шулай ук башкорт активисты Руслан Габбасовның кулга алынган энесен, журналист Фәридә Корбангалиеваны, Уфа активисты һәм журналист Ольга Комлеваны да исемлеккә керткәннәр иде.

Исемлеккә тагын кемнәрне кертәләр? 👉 Безнең сайтта тулырак укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5👍1🔥1
Татар галимәләре ничәү? Мондый статистика юк, әмма аларның күпчелеге һуманитар фән өлкәсендә хезмәт итә. Без берничә галимә белән фән өлкәсендә тигезлек, көндәшлек, хатын-кызга караш, мөнәсәбәт нинди булуы турында сөйләштек.

Тулы язманы безнең сайтта укый аласыз, кайбер кызык фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
❤7🥱1