Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бер ел элек Русия төрмәсендә оппозицион сәясәтче Алексей Навальный үлде Русия Тикшерү комитеты сәясәтченең үлеме "берничә авыру нәтиҗәсе"нә бәйле булуын белдерде. Навальный тарафдарлары аны төрмәдә үтергәннәрен әйтеп килә, хәтта аны үтерү әмерен Владимир…
Русиядә һәм дөньяда Алексей Навальный истәлегенә чаралар үтә

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның үлүенә бер ел узу уңаеннан дөньяда һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә аны искә алу чаралары уза. Алар арасында чиркәүдә дога кылулар, "Навальный" фильмын күрсәтүләр, сәясәтченең "Патриот" китабын укулар, сәяси тоткыннарга хатлар язу кичәләре һәм башка чаралар үтә.

Сәяси чикләүләр шартларында Русия шәһәрләрендә активистлар сәяси репрессия корбаннары һәйкәлләре янына чәчәкләр алып килә. Мәскәүнең Борисов зиратында Навальный җирләнгән кабер янына күпләп чәчәкләр алып киләләр, язулар калдыралар. Кабергә чәчәкләр кую өчен чират та барлыкка килде.

Уфада да репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәк алып килүчеләр бар. Казанда полиция репрессия корбаннары һәйкәле янына беркемне дә китертми, дип яза Республикасы каналы. Кешеләр чәчәкләрне аннан ерак түгел эскәмиядә калдыралар, полиция чәчәкләрне шунда ук алып куя диелә.

ОВД-Инфо язуынча, Русия буйлап чәчәк алып килгән кимендә җиде кеше тоткарланган.

Фотолар:
1. Уфада сәяси репрессияләр һәйкәле. Либертариан фиркасе фотосы.
2. Мәскәүдә Навальный кабере яны.
❤2🥱2👍1
Бу атнада Украинадагы сугышта Татарстаннан һәлак булучылар саны 4 меңнән арттуы билгеле булды.

Азатлык Радиосы Татарстаннан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр исемлеген сугыш башыннан бирле алып бара. Мәгълүмат ачык чыганаклардан җыела, чынлыкта үлүчеләр санының тагын да зуррак булуы бик мөмкин.

Үлүчеләрнең нинди районнардан күп булуын безнең язмада укыгыз. Төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
😢4🎉1
👨‍👩‍👦‍👦 Русиядә киләсе җанисәп 2031 елдан да соңга калмыйча узарга тиеш

Бу хакта Росстатта белдерделәр. Халык санын алу 10 елга бер үткәрелергә тиеш, Русия хөкүмәте конкрет вакытны билгеләячәк диелә.

Пандемия сәбәпле 2020 елда узасы җанисәп 2021 елда үткәрелгән иде. Рәсми саннар илдә 147,18 млн кеше яшәвен күрсәтте.

Шул ук вакытта, җанисәп урыс булмаган башка халыклар санының кискен кимүен күрсәтте. 2010 ел белән чагыштырганда татарлар 600 меңгә, чуашлар 360 меңгә, башкортлар 12,6 меңгә азайган. Милли телләрдә сөйләшүчеләр саны да үзгәргән, 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән.

Сылтамаларга басып, бу күренешләр турында күбрәк укып була.
👍1
Атна вакыйгалары – фотосурәтләрдә.

2025 елның алтынчы атнасында Азатлык Радиосы эшләгән илләрдә ниләр булды. Тулы фотогалереяне безнең сайтта карагыз.
👍4✍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарлар ничек сөйләшә — 3 | Финляндия һәм Сергач сөйләме

Татар теле — бик бай тел. Бу кыска видеода 2 сөйләмне тәкъдим итәбез. Видеоны тулысынча 👉 менә монда карагыз.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍11❤2😁2
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны башлыйбыз, кыскача яңалыклар мондый:

🔸Краснодар краена дроннар һөҗүм иткән, алар бәреп төшерелгән, әмма 12 торакка зыян салынган дип белдерде хакимият. Дроннар Ильский бистәсенә һөҗүм иткән, анда нефть заводы бар. Бер хатын җәрәхәтләнгән. Барлыгы бүген Русиягә 90 дрон һөҗүм ясаган.

🔸 Украинада солых урнаштыру буенча сөйләшүләр иртәгә үк Согуд Гәрәбстанында булачак дип яза Axios белән "Коммерсант" медиалары. NBC News язуынча, анда АКШ белән Русия вәкилләре очрашачак, Украина чакырылмаган.

🔸 Британия Украинага үз тынычлык гаскәрен җибәрергә әзер, бу хакта беренче тапкыр Британия премьер-министр Кир Стармер белдерде.

🔸 Мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйның Мәскәүдәге каберенә кичә 5 меңнән артык кеше килгән. Кешеләр чәчкә салыр өчен чиратта 1,5 сәгать көткән. "ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, Навальныйны искә алу көнендә Русия буйлап 26 кеше тоткарланган.

🔸 ХӘМӘС Газзәдә хакимиятне Фәләстин хөкүмәтенә бирергә әзер булуын белдергән. Бу хакта Sky News Arabia яза. Бу адымга бару Мисыр хакимиятенең басымы этәргеч булган дип яза медиа.

🔸 Казанда кешеләрнең 37%ы мәктәптә сыйныфташлары тарафыннан буллинг корбаны булган. Хатын-кызлар мәктәптәге мыскыл итүгә күбрәк дучар булган, андыйлар — 41%, ә ирләр саны — 33%.

🔸 Башкортстанда "Башнефть"тәге бензин бәяләре арткан. АИ-92 хәзер 54,25 сум тора, АИ-95 ATUM — 58,95 сум.

Менә шундый хәбәрләр. Сездә ниләр бар?

@azatliqradiosi
🕊2🔥1🙏1
Көн язмасы. "Каюм Насыйри бөтен эштә дә алда булган"

Каюм Насыйриның тууына бәйле бәйрәмнәр, аңа багышланган чаралар Татарстанда гына түгел, Төркиядә дә уза. 14 февраль — татар мәгърифәтчесенең туган көне. Аның тууына — 200 ел. Мөгаллим, әдәбиятчы, нәшир, үсемлекләр белгече, беренче татар календарен булдыручы һәм, гомумән, киңкырлы шәхесне Истанбулда ике көн дәвамында искә алдылар.

Башта Каюм Насыйриның туган көне Истанбулның кырымтатар үзәгендә узды. Татарстан һәм кырымтатар байраклары булды, Татарстан һәм кырымтатарларның гимннары яңгырады. Конференция барышында башка татар җырлары да яңгыратылды. Кырымтатарлар арасында кемдер Каюм Насыйри турында белгән, кемнеңдер беренче ишетүе булган.

Икенче көнне исә Истанбулда Төрек дөньясын өйрәнү вакыфы Каюм Насыйрига багышланган конференция уздырды. Биредә башлыча төрекләр килсә дә, татар мәгърифәтчесе турында лекцияне тыңлаучылар арасында татарлар да бар иде.

💬 Бүген без Идел-Урал төбәгендә яшәп хезмәт иткән галим турында сөйләшәчәкбез. Бу төбәк борынгы тарих, мәдәният белән танылган. Биредә Болгар дәүләте, аннары Алтын Урда, соңыннан Казан, Себер, Кырым, Әстерхан ханлыклары хакимлек иткән. 1552 елда Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан басып алына, татарның бәйсезлеге юкка чыга. Әмма татарлар әлегәчә яшәвен дәвам итә.

Каюм Насыйри — Идел-Урал төбәгендәге төркиләрнең бер асыл заты. Ул киңкырлы шәхес, эшчәнлеге төрле, мирасы бай. Безгә аның кебек мәгърифәтчеләрне өйрәнү, белү мөһим. Без барыбыз да төрки дөньяны берләштерү турында фикерләрне Исмәгыйл Гаспралыга бәйлибез. Әмма күпкә иртәрәк төрки дөньяны берләштерү идеясен нәкъ менә Каюм Насыйри әйткән.

Тагын нинди фикерләр яңгыраган? Кемнәр чыгыш ясаган?

Безнең мәкаләдә укый аласыз.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi

#татарлар
❤5👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә һәм дөньяда Алексей Навальный истәлегенә чаралар үтә Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның үлүенә бер ел узу уңаеннан дөньяда һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә аны искә алу чаралары уза. Алар арасында чиркәүдә дога кылулар, "Навальный" фильмын…
Уфада кемнәрне тоткарлаганнар?

Кичә сәясәтче Алексей Навальныйны искә алу көнендә, Уфадагы сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәле янында Тимур Кәлимуллин белән адвокат Сергей Макаренко тоткарланган. Тимурны тоткарлануының сәбәбе аның букчасында урысча "Сугыш бетсен!" дигән язу булган. Моны ул "ОВД-Инфо"га әйткән.

Макаренконың үзе белән паспорты булмаган, аны шуңа алып киткәннәр.

Полиция һәйкәл янына килүчеләрнең һәрберсен ни өчен килүләре, ни сәбәпле чәчәкләр белән килүләр турында сорашкан. Кем үзе турында мәгълүмат бирмәгән яки Навальныйны хуплап сүз әйткән - алар барысы да тоткарланган, дип сөйләгән Уфадагы бу хәлләрне күрүче кеше.

Соңыннан кешеләр җибәрелгән, аларга беркетмә язылмаган. Әмма Кәлимуллин сүзләренчә, кешеләргә кисәтү кәгазьләре тапшырылган.

Казанда ничек булган?

Казанда сәяси корбаннар һәйкәле янына шулай ук чәчәкләр алып килүчеләр булган. Өч кеше тоткарланган. Шул исәптән Азат Шәехов. Ул тоткарлауларны видеога төшергән. Шәехов моны " ОВД-Инфо"га сөйләгән. Тоткарланган тагын ике кешенең исемнәре - Андрей Тимонин белән Радик Хәмидуллин. Өчесен дә Казанның "Япеев" полиция бүлегенә алып киткән булганнар.

Аларны бүген мәхкәмә көтә, дип язган Казан сәясәтчесе Дмитрий Румянцев үз телеграм каналында.

@azatliqradiosi
😡4❤1👍1🔥1
Казанда балалар бакчаларына йөртү бәясе артачак

Бу хакта "Татар-информ" яза. Моңа кадәр, мәсәлән, кечкенә балалар йөри торган төркемнәргә туклану чыгымнары 2,42 сум булса, хәзер ул 12, 09 сумга арткан. 3 яшьтән олырак төркемнәрнең ризыкка чыгымнар 3,05 сумнан 15,05 сумга әйләнгән.

Димәк айлык түләү дә артачак.

Әлегә балалар бакчасы өчен айлык түләүнең төгәл бәясе юк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туклануга киткән чыгымнар нормативлары яңадан каралырга тиеш.

Сез күпме түлисез бакча өчен? Кечкенә балаларыгыз булса, чыгымнар күпмегә төшкәнен языгыз.
😡2👏1