Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Күпмилләтлелек, татар телен һәм Алтын Урданы яклаганы өчен мөфти Дамир Мөхетдиновка тулы бер карагруһ төркеме басым башлады. Бу хакта зур язмабыз чыкты, аны укырга тәкъдим итәбез. Вакытыгыз булмаса, кайбер фикерләрен рәсемнәргә җыйдык. @azatliqradiosi
Дамир Мөхетдинов русофобиядәге гаепләүләрне кире какты
Танылган дин әһеле, Русия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов үзенә карата русофобия, Русия тарихына һәм мәдәниятенә тискәре караш һәм "Ватанга — бөек Русиягә" булган яратмау кебек гаепләүләрне кире кагам дип белдерде. Ул кыска мөрәҗәгать белән чыкты.
Мөхетдинов соңгы вакытта үзенә карата булган тәнкыйтьне һәм гаепләүләрне аерым кешеләрнең эчке дөньясының чагылышы дип әйтте.
Узган атнада "Татар-информ"да Дамир Мөхетдинов белән чыккан әңгәмә урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар арасында зур шау-шу тудырды.
Алар аны русофобиядә һәм пантюркизмда, Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын бозуда гаепләде һәм Русиядә бер генә милләт — урыс милләте булуын тәкрарлады.
Әлеге әңгәмә чыкканнан соң "Татар-информ"ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов эшеннән китте.

— Миңа тагылган бу уйдырмаларны тулысынча кире кагам, чөнки алар минем рухыма, тәрбиямә, белем дәрәҗәсенә, утыз еллык дини эшчәнлегемә хас түгел, — диде ул.
Мөхетдинов соңгы вакытта үзенә карата булган тәнкыйтьне һәм гаепләүләрне аерым кешеләрнең эчке дөньясының чагылышы дип әйтте.
Узган атнада "Татар-информ"да Дамир Мөхетдинов белән чыккан әңгәмә урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар арасында зур шау-шу тудырды.
Алар аны русофобиядә һәм пантюркизмда, Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын бозуда гаепләде һәм Русиядә бер генә милләт — урыс милләте булуын тәкрарлады.
Әлеге әңгәмә чыкканнан соң "Татар-информ"ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов эшеннән китте.
👎4👍3😡2🔥1😭1
Режиссер Илгиз Зәйниев "Алтын битлек" премиясендә жюри әгъзасы булачак
Камал театры мөдире, “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев "Алтын битлек" театр премиясенең жюри составына керде. 31нче театр фестивалендә ул "Драматик театр һәм курчак театры" блокларында иң яхшы спектакльләр һәм артистларны сайлаячак.
Зәйниев үзе дә 2Алтын битлек" лауреаты. Узган елда аның "Авиатор" курчак спектакле бу бүләкне өч номинациядә алды: иң яхшы режиссёр, иң яхшы спектакль һәм иң яхшы курчак театры актеры (Дилүс Хуҗәхмәтов). Бу - Татарстанда режиссер эше өчен бирелгән беренче "Алтын битлек".
Быел фестиваль Казанда узачак. Июнь аенда бүләкләр Камал театрының яңа бинасында тапшырылачак. Татарстаннан бәйгедә бердәнбер намзәт — Качалов театры солисты Илья Славутский, ул "Гамлет" спектаклендә Клавдий ролен башкарды.

👏3
"Русиядә телләр уртача дөнья белән чагыштырганда тизрәк үлә"
Бу – Русия фәннәр академиясе галиме сүзләре. XXI гасырда дөньяда бөтен үлгән телләрнең 7% Русиягә туры килә.
Халыкара туган тел көне уңаеннан бу хакта мөһим карточкалар әзерләдек.

😭10🤬6❤🔥2❤1🔥1😨1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә бу видеоны 2016 елның ноябрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төшергән иде.
Президент ул вакытта АКШка, Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәренә барды һәм анда яшәүче татарлар белән очрашты. Сан-Францисконың Татар бинасында узган әлеге очрашуда татарлар күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкарды, ә Рөстәм Миңнеханов моны видеога төшерде һәм Instagramына чыгарды.
Андый чаклар да бар иде бит, ә? Хәтерлисезме? 😀
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

👍14😢4❤2🔥2👀2👎1
Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылып тора.
Бу очышларның имнлеген тәэмин итү өчен эшләнә, дип белдерде Росавиациянең матбугат хезмәте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дроннар һөҗүме ихтималы турында кисәтте.

🍾3
Активистлар башкорт сәяси тоткыннарын азат итү мәсьәләсендә дөнья илләре лидерларына мөрәҗәгать итте
Русия белән сөйләшүләр башланды, димәк бу сөйләшүләрдә сәяси тоткыннарны азат итү яки алар белән алмашу тәкъдиме дә ясалырга мөмкин, диелә "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты"ның мөрәҗәгатендә. Әгәр андый алмаш була калса, оешма башкорт тоткыннарын да онытмауны сорый.
алмаш исемлегенә сәяси карашлары өчен берничә тапкыр хөкем ителгән башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны, Баймак мәхкәмәсе тарафыннан 4,5 елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны, башкорт җәмәгать эшлеклесе Рәмилә Сәетова-Галимне, башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдиновны, журналист һәм активист Ольга Комлеваны кертүне сорый.
Шулай ук мөрәҗәгатьтә тынычлыкка ирешү була калса, "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланучыларны азат итү дә сорала. 77 кешенең исем-фамилиясе китерелә.
Былтыр 1 августта Русия белән Көнбатыш арасында салкын сугыштан соң тоткыннар белән иң күләмле алмашу булды. Әмма Русия зинданнарында гаделсез хөкем ителгән меңләгән активист утыра. Алар арасында татар һәм башкортлар да күп.

👍6🕊2❤1🤬1
Севгинар урынына Снежана. 1984 елда Болгарстан төрек исемнәрен юк итте
Болгарстанда яшәүче төрек хатыны Севгинар 1984 елның 26 декабрендә булган вакыйгаларны минутына кадәр хәтерли. Югыйсә ул хәлләрдән соң 40 елдан артык вакыт узган. Севгинар атып үтерелгән иптәш кызын да, күршеләрен дә онытмый, авылларына бәреп кергән солдатларны да хәтерли.
40 ел элек коммунистик Болгарстан җирле төрекләрне көчле золымга дучар итә. Аларны исемнәрен болгар исемнәренә алыштырырга мәҗбүр итә торган көч кулланулы, системлы кампаниясен башлап җибәрә.
Әлеге золымнар вакытында 2500 төрекнең гомере өзелгән һәм биш елдан соң 320 мең кеше Төркиягә сөрелгән.
Азатлык Радиосының Болгар хезмәте төрекләрне мәҗбүри славянлаштыруга каршы чыккан активистның тарихын язып чыкты.
👉Мәкаләне безнең сайтта укыгыз.
👉VPN-сыз сылтама: https://smarturl.click/ZyxO2

😢6💔4😱2
Татарстан ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә тели
Моның өчен республикада шартлар тудырылган, дип белдерде Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов еллык киңәшмәдә.
2024 елда Татарстанда ислам финансы кысаларында 5,4 млрд сум җәлеп ителгән. Бу 2023 елдан 2,5 тапкырга күбрәк.
Узган ел Татарстанда ислам финансы килешүләре 4,3 млрд сумга җиткән. Хәзер республикада шәригать кануннарына туры килүче 30 банк хезмәте бар. Шулай ук 24 мең дебет картасы чыгарылган, диде ул.
2023 елда Русия думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун кабул итте.
Ислам финансларын сынау вакыты 2023 елның 1 сентябреннән башлап ике ел дәвам итәчәк. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша ала.

👍1👎1🤔1🖕1
Бүген "Азатлык сүзлеге"ндә "карагруһ" сүзе.
Үтә реакцион караштагы кеше, шовинист дигәнне аңлата.
Бу атнада Азатлык Радиосы сайтында әлеге сүз кергән мәкалә дә чыкты. Ул мөфти Дамир Мөхетдиновка карата һөҗүм турында иде.
👉Мәкаләне монда укый аласыз: Мөфти һәм карагруһлар көрәше. Дамир Мөхетдиновка һөҗүм ни өчен башланды?
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi

👍11🔥2
Көчле буран һәм кар сәбәпле Башкортстанның көньягында кайбер юллар ябыла.
Зианчура районында ике юл ябылган. Алар иртәгә иртәнге якта гына ачылыр дип фаразлана.
Хәйбулла районының Үрнәк авылыннан ике километр ераклыкта дүрт машина юлда батып калган, аларда сигез кеше, шул исәптән бер сабый бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, телефон элемтәсе тотрыклы түгел. Коткару эшләре башланган, бөтен кирәкле чаралар күрелә диелә.
Башкортстанның көнчыгышында һәм көньягында машинада авыллар арасына чыкмаска киңәш ителә.

☃1😢1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Аэропорт" сүзе татарча ничек була? Ә "вертолёт"? Ә "акция"? Ә "коклюш"?
Азатлык Радиосы "Азатлык сүзлеге"н тәкъдим итә. Көндәлек тормышта бәлки сирәк очрый торган сүзләрнең дә үзебезчә, татарча әйтелеше бар. ☝🏻
👉Керегез, күз салыгыз, татарча сөйләшегез. 😊
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Азатлык Радиосы "Азатлык сүзлеге"н тәкъдим итә. Көндәлек тормышта бәлки сирәк очрый торган сүзләрнең дә үзебезчә, татарча әйтелеше бар. ☝🏻
👉Керегез, күз салыгыз, татарча сөйләшегез. 😊
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍13❤4👀2
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу видеодагы ханымнарның балалары татар булмаса да, мәктәптә татар телен өйрәнгән. Ни өчен?
2017 елдан бирле Татарстанда татар телен укымасаң да ярый бит. 2018 елның азагында "Idel.Реалии" дигән сайт чыгарган видеоны бу ялларда яңадан карап китәргә тәкъдим итәбез. (Видео урысча эшләнгән.)
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
2017 елдан бирле Татарстанда татар телен укымасаң да ярый бит. 2018 елның азагында "Idel.Реалии" дигән сайт чыгарган видеоны бу ялларда яңадан карап китәргә тәкъдим итәбез. (Видео урысча эшләнгән.)
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍11🔥1
Төнлә Русия армиясе Киевка пилотсыз очкычлар белән һөҗүм иткән.
Ул хакта Украина ягы белдерә. Шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр иткәнчә, берничә йортка зыян килгән, янгыннар чыккан.
Кривой Рог шәһәренә дә һөҗүм булган диләр. Анда бер кеше һәлак булган, тагын 4 кеше яраланган.
Сумы өлкәсендә дә һөҗүмнәр аркасында 4 кеше яраланган, шәхси йортларга зыян килгән.
Одесса өлкәсендә дрон һөҗүме аркасында бер шәхси йортта янгын башланган, 3 кеше яраланган ди Украина ягы.
Русия ягы без фәкать хәрби һәдәфләргә генә һөҗүм итәбез дип белдереп килә.
Әлеге сугыш инде 3 елга якын бара. Бүген аның — 1096нчы көне.

😢7🤬4
🇩🇪Германиядә бүген Бундестагка сайлаулар уза.
Бүгенге сайлаулар вакытыннан алдан үткәрелә, чөнки моңарчы Бундестаг илнең хәзерге канцлеры Олаф Шольцка ышанычсызлык вотумын чыгарган иде. Ә ил белән идарә итүче коалиция бюджетка кагылышлы сораулар аркасында таркалды.
Сайлау иртәнге сәгать 8дә башланды һәм кичке 6га кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге сайлауда 7 әйдәп баручы фирка һәмм 22 кечкенә сәяси төркем катнаша.
Сайлауга берничә көн кала үткәрелгән сораштыруларга күрә, немецларның 28%ы консерватив ХДС/ХСС блогы өчен тавыш бирәчәк. Икенче урында уң якта тора дип саналган "Германия өчен альтернатива" (АдГ) фиркасе бара, аның өчен 21% тавыш бирерләр дип уйлыйлар. Олаф Шольцның Социал-демократик фиркасе 16% җыярга мөмкин диләр.

🙏1👀1
Татарстанда 759 механизатор җитми.
2024 елда Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 57 мең сум тәшкил итте. Бу Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан — якынча 15 меңгә азрак. Казан белән чагыштырганда, авыл халкының кереме — 33 мең сумга кимрәк. 🤔
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤬7🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Русия армиясе Киевка пилотсыз очкычлар белән һөҗүм иткән. Ул хакта Украина ягы белдерә. Шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр иткәнчә, берничә йортка зыян килгән, янгыннар чыккан. Кривой Рог шәһәренә дә һөҗүм булган диләр. Анда бер кеше һәлак булган, тагын…
Украина сугышының 3 елы фотоларда.
Азат Европа/Азатлык Радиосының Украин хезмәте фотожурналисты Сергей Нужненко үз илендә 3 ел дәвам иткән сугышны төшерә. Фотоларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Фотогалереяне тулысынча 👉монда карый аласыз.

😢7😭6👍3🔥1💔1