Татарстан ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә тели
Моның өчен республикада шартлар тудырылган, дип белдерде Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов еллык киңәшмәдә.
2024 елда Татарстанда ислам финансы кысаларында 5,4 млрд сум җәлеп ителгән. Бу 2023 елдан 2,5 тапкырга күбрәк.
Узган ел Татарстанда ислам финансы килешүләре 4,3 млрд сумга җиткән. Хәзер республикада шәригать кануннарына туры килүче 30 банк хезмәте бар. Шулай ук 24 мең дебет картасы чыгарылган, диде ул.
2023 елда Русия думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун кабул итте.
Ислам финансларын сынау вакыты 2023 елның 1 сентябреннән башлап ике ел дәвам итәчәк. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша ала.

👍1👎1🤔1🖕1
Бүген "Азатлык сүзлеге"ндә "карагруһ" сүзе.
Үтә реакцион караштагы кеше, шовинист дигәнне аңлата.
Бу атнада Азатлык Радиосы сайтында әлеге сүз кергән мәкалә дә чыкты. Ул мөфти Дамир Мөхетдиновка карата һөҗүм турында иде.
👉Мәкаләне монда укый аласыз: Мөфти һәм карагруһлар көрәше. Дамир Мөхетдиновка һөҗүм ни өчен башланды?
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi

👍11🔥2
Көчле буран һәм кар сәбәпле Башкортстанның көньягында кайбер юллар ябыла.
Зианчура районында ике юл ябылган. Алар иртәгә иртәнге якта гына ачылыр дип фаразлана.
Хәйбулла районының Үрнәк авылыннан ике километр ераклыкта дүрт машина юлда батып калган, аларда сигез кеше, шул исәптән бер сабый бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, телефон элемтәсе тотрыклы түгел. Коткару эшләре башланган, бөтен кирәкле чаралар күрелә диелә.
Башкортстанның көнчыгышында һәм көньягында машинада авыллар арасына чыкмаска киңәш ителә.

☃1😢1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Аэропорт" сүзе татарча ничек була? Ә "вертолёт"? Ә "акция"? Ә "коклюш"?
Азатлык Радиосы "Азатлык сүзлеге"н тәкъдим итә. Көндәлек тормышта бәлки сирәк очрый торган сүзләрнең дә үзебезчә, татарча әйтелеше бар. ☝🏻
👉Керегез, күз салыгыз, татарча сөйләшегез. 😊
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

👍13❤4👀2
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу видеодагы ханымнарның балалары татар булмаса да, мәктәптә татар телен өйрәнгән. Ни өчен?
2017 елдан бирле Татарстанда татар телен укымасаң да ярый бит. 2018 елның азагында "Idel.Реалии" дигән сайт чыгарган видеоны бу ялларда яңадан карап китәргә тәкъдим итәбез. (Видео урысча эшләнгән.)
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
2017 елдан бирле Татарстанда татар телен укымасаң да ярый бит. 2018 елның азагында "Idel.Реалии" дигән сайт чыгарган видеоны бу ялларда яңадан карап китәргә тәкъдим итәбез. (Видео урысча эшләнгән.)
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍11🔥1
Төнлә Русия армиясе Киевка пилотсыз очкычлар белән һөҗүм иткән.
Ул хакта Украина ягы белдерә. Шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр иткәнчә, берничә йортка зыян килгән, янгыннар чыккан.
Кривой Рог шәһәренә дә һөҗүм булган диләр. Анда бер кеше һәлак булган, тагын 4 кеше яраланган.
Сумы өлкәсендә дә һөҗүмнәр аркасында 4 кеше яраланган, шәхси йортларга зыян килгән.
Одесса өлкәсендә дрон һөҗүме аркасында бер шәхси йортта янгын башланган, 3 кеше яраланган ди Украина ягы.
Русия ягы без фәкать хәрби һәдәфләргә генә һөҗүм итәбез дип белдереп килә.
Әлеге сугыш инде 3 елга якын бара. Бүген аның — 1096нчы көне.

😢7🤬4
🇩🇪Германиядә бүген Бундестагка сайлаулар уза.
Бүгенге сайлаулар вакытыннан алдан үткәрелә, чөнки моңарчы Бундестаг илнең хәзерге канцлеры Олаф Шольцка ышанычсызлык вотумын чыгарган иде. Ә ил белән идарә итүче коалиция бюджетка кагылышлы сораулар аркасында таркалды.
Сайлау иртәнге сәгать 8дә башланды һәм кичке 6га кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге сайлауда 7 әйдәп баручы фирка һәмм 22 кечкенә сәяси төркем катнаша.
Сайлауга берничә көн кала үткәрелгән сораштыруларга күрә, немецларның 28%ы консерватив ХДС/ХСС блогы өчен тавыш бирәчәк. Икенче урында уң якта тора дип саналган "Германия өчен альтернатива" (АдГ) фиркасе бара, аның өчен 21% тавыш бирерләр дип уйлыйлар. Олаф Шольцның Социал-демократик фиркасе 16% җыярга мөмкин диләр.

🙏1👀1
Татарстанда 759 механизатор җитми.
2024 елда Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 57 мең сум тәшкил итте. Бу Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан — якынча 15 меңгә азрак. Казан белән чагыштырганда, авыл халкының кереме — 33 мең сумга кимрәк. 🤔
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤬7🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Русия армиясе Киевка пилотсыз очкычлар белән һөҗүм иткән. Ул хакта Украина ягы белдерә. Шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр иткәнчә, берничә йортка зыян килгән, янгыннар чыккан. Кривой Рог шәһәренә дә һөҗүм булган диләр. Анда бер кеше һәлак булган, тагын…
Украина сугышының 3 елы фотоларда.
Азат Европа/Азатлык Радиосының Украин хезмәте фотожурналисты Сергей Нужненко үз илендә 3 ел дәвам иткән сугышны төшерә. Фотоларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Фотогалереяне тулысынча 👉монда карый аласыз.

😢7😭6👍3🔥1💔1
Русия Украинадагы Улаклы авылын басып алуын белдерә.
Русиянең саклану министрлыгы Донецки өлкәсенең көнбатышында урнашкан Улаклы авылын яулап алдык дип хәбәр итте. Сугышның иң актив бәрелешләре хәзерге вакытта нәкъ менә шушы якларда бара: Русия гаскәре әкрен булса да Днепропетровски өлкәсе чигенә якынлашып килә.
Улаклы тирәсендә сугыша торган украин гаскәрләрен Русия гаскәрләре көньяктан һәм төньяктан чолгап алган. Русия гаскәре Донецки өлкәсенең яңа җирләрен әкренләп яулый тора дип хәбәр итә бу яклардагы вазгыятьне күзәтеп баручы DeepState украин проекты.
Улаклы авылында 2001 елда 800дән артык кеше яшәгән. Авылга 1779 елда Кырымнан сөрелгән греклар нигез салган, авылның атамасы — Кырымдагы Улаклы авылыннан.

👎4
Audio
Кичә, 22 февраль көнне, татар язучысы, сәясәтче, нәшир, публицист Гаяз Исхакыйның (1878 — 1954) туган көне иде.
Шул уңайдан Азатлык Радиосы архивыннан аның әдәби мирасы турында тапшыру тыңларга тәкъдим итәбез. 1989 елда яңгыраган тапшыруда Гаяз Исхакый шәхесе һәм иҗаты турында ниһаять сөйләшүләр башланды диелә. Язучы иҗатында үз халкының милли иреккә, гаделлеккә омтылышы ничек сурәтләнгән? Моннан 36 ел элек радио дулкыннарында яңгыраган тапшыруны тыңларга чакырабыз.
#татарлар

❤14👍2🔥1