Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татар милли университеты булдыру омтылышлары

1994 ел 20 июль. Депутат Фәндәс Сафиуллин Татарстан Югары Советында өч көнгә сузылган бәхәсләрдән соң, Милли университет булдыру мәсьәләсен үткәрүгә ирешә. Югары Совет Милли университет 1995 елда булырга тиеш дигән карар чыгара. Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Мөхәммәт Сабиров та бу идеяне күтәреп ала.

Казан университетының ул вакыттагы ректоры Геннадий Коноплев, галим Миркасыйм Госманов Милли университет булдыру өчен ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерәләр. Әлеге уку йортында эш башлау һәм студентларны беренче чыгарлышыка кадәр үзләрендә әзерләү тәкъдиме белән чыгалар.

1995 ел ахырында, Сабиров хөкүмәт җитәкчесе вазифасыннан киткәч, Милли университет булдыру эше туктатыла.

Дәүләт Советында бер төркем татар депутатлары әлеге милли уку йортын булдыру тәкъдимен янә күп тапкырлар күтәрә.

1996 елда Татарстан хөкүмәте Һуманитар институт ачарга мәҗбүр була. Институтка бернинди җиһазлары булмаган, ташландык балалар бакчасы бинасы бирелә.

Әлеге һуманитар институны Казан дәүләт педагогия институты белән кушкач Милли югары уку йорты эреп юкка чыга. Пединститут Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты итеп үзгәртелә.

2009 ел 21 октябрь.
Русиянең ул вакыттагы президенты Дмитрий Медведев Казан дәүләт университеты нигезендә Идел буе федераль университеты булдыру фәрманы имзалый. Әлеге уку йортына Чаллыдагы, Алабугадагы, Казандагы педагогия институтлары, шул исәптән, Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты да кушыла. КФУда Татар факультеты бетерелә.

2017 елда Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, ана һәм республикалар дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң Милли университет булдыру фикере кабат күтәрелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә итте.

2018 елдан Татарстанда милли белгечләр заказ белән генә әзерләнә.
🔥6😢4❤1🤬1
Татар милли хәрәкәт ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовның сак астында тотуны тагын ике айга озайттылар.

Ул Казан тикшерү изоляторларының берсендә утыра.

Активистны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Эшнең нечкәлекләре, төгәл гаепләүләр турында әлегәчә анык мәгълүмат юк, чөнки хакимияттән бу хакта рәсми хәбәр булмады.

Мемориал мәгълүматынча, Вәлиәхмәтов Русия армиясен кабаттан дискредитацияләүдә (Җинаять кодексының 208.3 маддәсе 1нче бүлеге) һәм интернетта террорчылыкны аклауда (205.2 маддәнең 2нче бүлеге) гаепләнә.

Имеш, Вәлиәхмәтов Вконтактеда Украинадагы сугышка каршы биш пост чыгарган. Террорчылыкны аклауга маддәсенә килгәндә, активист Вконтактеда “Русия азатлыгы” легионының русияләргә мөрәҗәгатен урнаштыру белән бәйле диелә.

Фото Ватсап чатларының берсеннән.
🤬16😢6🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 апрель, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Һолливуд актеры Вэл Килмер 65 яшендә үпкә ялкынсынуыннан Лос-Анджелеста вафат булган дип яза The New York Times. Килмер "Дорз" (1991) фильмында Джим Моррис, "Бэтмен мәңгегә" (1995) фильмында Бэтмен рольләре белән танылды.

🔸Русиянең инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев бу атнада Вашингтонда АКШның махсус вәкиле Стив Уиткофф белән очрашачак дип хәбәр итте CNN.

🔸Кремль Украинадагы сугышны туктатудан баш тартса, АКШның 50 сенаторы Русиягә санкцияләрне көчәйтүне хуплап тавыш бирергә әзерлеген белдерде.

🔸Мьянмада җир тетрәү корбаннары саны 2886га җиткән, тагын 4700ләп кеше яраланган.

🔸Нью-Джерсидан демократ сенатор Кори Букер Сенатта АКШ президенты Доналд Трамп сәясәтен тәнкыйтьләп 25 сәгать 4 минутлык чыгыш ясады. Моңа кадәр иң озын чыгышны 1957 елда демократ сенатор Стром Термонд ясаган иде. Аның нотыгы 24 сәгать 18 минут дәвам итте.
🔥4
2024 елда КамАЗ ширкәтенең чиста кереме 28 тапкыр кимегән

Русиянең йөк машиналары җитештерүче иң эре ширкәте 2024 елда 731 млн сум чиста керем алган. Бу хакта КамАЗның финанс хисабына сылтанып "Ведомости" яза. 2023 елда ширкәтнең чиста кереме 20,4 млрд сум тәшкил иткән.

Бу, аерым алганда санкцияләр йогынтысы белән бәйле

"2024 ел шундый нәтиҗәләр китерер дип фаразлаган идек. КамАЗга санкцияләр басым ясый, ширкәт импортны алмаштыру програмын һәм җитештерүне яңарту, яңа модельләр чыгару проектларын дәвам итә", дигән КамАЗның матбугат хезмәте

2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.
👍2👏2👀1
Татарстаннан срочникны үтергән офицер Украинадагы сугышка киткән

Былтыр көз Уссурийски полигонында Татарстаннан 19 яшьлек срочник Артем Антоновны атып үтергән 22 яшьлек офицер Александр Емельянов Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән һәм Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта Антонов туганнары хәбәр итә. Мәхкәмә сайтыннан күренүенчә, Емельяновка чыгарылган хөкем карары туктатылып тора.

— Минем туганым 19 яшьлек Артемийны 2024 елның 21 октябрендә армиядә 22 яшьлек лейтенант атып үтерде. Армия бүген концлагерь, —дидп язды Екатерина

— Бу лейтенант кайда соң хәзер? — дип сорады Ильмира.

— Туганнары әйтүләренчә, ул Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән,


Былтыр көз Приморье төбәгендә рекрут хезмәтендә коточкыч гадәттән тыш вакыйга турында билгеле булды. "Ильинский" полигонында Татарстаннан 19 яшьлек Артём Антоновның башына аткан булганнар, ул шунда ук үлгән. Якыннары һәм туганнары фикеренчә, лейтенант утны солдатларның чираттагы тапкыр контракт имзалаудан баш тартуыннан соң ачкан.

Тулырак монда укыгыз
🤬4👍1😢1
Башкортча "Һомай" җыры дөнья чартында беренче унлыкка керде

Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры Shazam дөньякүләм чартында беренче унлыкка чыккан. Җыр хәзер җиденче урында һәм, аерым алганда, Леди Гаганың “Абракадабра” җырын да узып киткән. Русия күләмендә “Һомай” беренче урында.

AY YOLA башкаруында бу башкорт җыры социаль челтәрләрне берничә атна элек яулап алды.

Җыр аеруча Казакъстанда популярлык казанды. Шулай да башкорт тел активистлары җырчыны һәм җырны тәнкыйтьләп чыкты. Башкаручының башкорт теле начар, сүзләрне дөрес әйтми дип язучылар да җитәрлек.

Былтыр АИГЕЛның татар телендә "Пыяла" җыры популярлашып киткән иде. Ул дөнья һәм Русия чартларында беренче урыннарга менде
👍28🥰3🥱3👎1👏1
Уфадагы шифаханәнең зур өлешен Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләр

Уфаның танылган "Зеленая роща" шифаханәсенең 75%ын Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләр. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Башкортстан башлыгы мин инде акча таптым (50 млн сум) диде, әмма төзелеш өчен кем түләгәнен әйтмәде.

— Аны өч-дүрт айдан ачарга кирәк булачак. Ягъни безнең сугышчылар кайтуга заманча таләпләргә туры килгән үзәк булырга тиеш, — диде Хәбиров.

Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 5 109 кеше һәлак булган. Республика ачыкланган үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында бара.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/nyaO7
🤮9🤬6👍2
Арча районы башлыгы берләштерелгән аграр университетын җитәкләячәк

Татарстанның Арча районы башлыгы Илшат Нуриев иртәгә вазифасыннан китәчәк. Нуриев үзенең китүен журналистларга да раслаган. Ул Казан дәүләт аграр университетын җитәкләячәк дип фаразлана. Ләкин әлегә фәрман күренми.

Арча районына башлык итеп Татарстанның баш ветеринария идарәсе мөдире Алмаз Хисаметдиновны китерәчәкләр. Рәсми рәвештә аны иртәгә район шурасы утырышында тәкъдим итәчәкләр.

1 апрельдән Казан аграр университетына Казан дәүләт ветеринария академиясен һәм Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтын (ТИПКА) куштылар. Яңа уку йорты Казан дәүләт аграр университеты атамасын саклаячак.
👍5🔥2
Татар милли хәрәкәт ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында тотуны тагын ике айга озайттылар.

Вәлиәхмәтов кем ул һәм ул нидә гаепләнә – без әзерләгән рәсемнәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
💔17😢9🤬4👍1🔥1😭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 3 апрель, атнакич иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?

🔵АКШ президенты Дональд Трамп берничә дистә илдән кертелгән тауарларга дәүләт җыемы (пошлина) кертү турында карар имзалады. Төп җыем 10% тәшкил итәчәк. Исемлектә Казакъстан, Төркия дә бар, Русия юк.

🔵Екатеринбургта Навальный тарафдары Леонид Волковның әтисе Михаил Волков тоткарланган. Җирле медиа хәбәр иткәнчә, аңа каршы ФБК хисабына акча күчерү сәбәпле "экстремист оешманы" финанслау турында җинаять эше ачылган.

🔵Башкортстанда соңгы тәүлектә тагын дүрт урынны су баскан. Иң зур күтәрелеш Мәләвез районының Тор елгасында күзәтелә.

🔵Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тәҗикстан башкаласына килде. Ул анда Тәҗикстан җитәкчелеге белән очрашачак һәм Согыд өлкәсе хакимияте белән сөйләшүләр алып барачак дип көтелә.

🔵РФ Туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев Вашингтонда АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф белән очрашты, дип хәбәр итә Reuters. Сөйләшү эчтәлеге әлегә билгеле түгел.

🔵Мьянмада җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны арта бара. Рәсми мәгълүматка күрә, һәлак булучылар саны 3 меңнән арткан, зыян күрүчеләр саны 5 меңгә якынлашкан.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4❤2🔥1🥰1
Татарстан белән Башкортстан бергәләп Абхазиядә Сухуми яр буен торгызачаклар

Бу хакта Русия президенты идарәсеннән Сергей Кириенко белдерде. Ул Башкортстан белән Татарстанның эшне оештыруда һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен әйтте.

— Яр буеның зур өлешен тугандаш төбәкләр үз өстенә алачак. Әлеге эшкә Абхазия бизнесы да кушылыр дип өметләнәм, — диде ул РБК басмасына.

▪️Русия җитәкчелеге Татарстан белән Башкортстанны еш кына чит илләрнең үзенеке дип санаган җирләрендә төзекләндерү эшләре өчен куллана. Мисал өчен, Украинадан басып алынган Луһински өлкәсендәге берничә шәһәрне Татарстан белән Башкортстан "карамагына" биргәннәр. Ике республика бу шәһәрләрдә төзелеш, төзекләндерү, инфраструктураны яңарту белән шөгыльләнә.

РБК-Уфа фотосы
🤮14🖕13🤡4😡3👍1😢1💩1
"Рөхсәтсез куелган". Самарда мәхкәмә Котраг һәйкәлен сүтү карарын чыгарды

Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтелергә тиеш. Мондый карарны 27 мартта Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе чыгарган. Карар үз көченә кергәч, һәйкәлне бер ай эчендә куелган урыныннан алырга кирәк булачак.

Самарның "Туган тел" җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров моны сәяси карар дип саный. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров исә журналистларга әлеге объект конгресс белән килештерелмәде дигән.

Бу хакта көн язмасын Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬29👍4👎3🖕1🙈1
Татарстан белән Башкортстаннан сугышка китеп үлүчеләр саны арта бара. Азатлык кимендә 9708 үлемне раслый алды.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤯4🎉3👎2🤬1😢1
Радий Хәбиров: "Башкортстанга мигрант эшчеләр кирәк"

Украинадагы сугышта Башкортстаннан күпләп ир-ат үлгән вакытта, республика җитәкчелеге эшче куллар җитмәвенә зарлана.

— Безгә мигрантлар кирәк. Эшли торган, кануннарны, безнең гореф-гадәтләрне таныган танучы мигрантлар кирәк, — ди Башкортстан башлыгы Хәбиров.


Башкортстан – Украинадагы сугышта иң күп ир-атны югалткан Русия төбәге.

▪️Эшче куллар җитмәве һәм мигрантлар кирәклеге турында Татарстан җитәкчелеге дә әйтеп килә.

▪️Соңгы елларда Русия хакимияте тарафыннан мигрантларга каршы тискәре караш сеңдерелә. Илдә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары да кырысланды.

▪️Былтыр 11 декабрьдә Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Татарстан Дәүләт шурасы әлеге федераль канун өлгесен хупламаган иде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡6😁2👏1
3 апрель, пәнҗешәмбе киченә кайбер мөһим хәбәрләр кыскача:

🔵Трамп күп кенә илгә дәүләт җыемнары керткәннән соң, АКШ биржасы яңа сәүдә сессиясен кискен төшүләр белән башлады.

🔵Хәрби мәхкәмә Алексей Гориновка "терроризмны аклау" эше нигезендә чыгарылган хөкем карарын раслады. Апелляция утырышында Гориновны соңгы сүз хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

🔵Bloomberg: Путин Трамп аңа кабул итә алырлык тынычлык килешүен тәкъдим итәр дип өметләнә. Әмма сөйләшүләр уңышсыз тәмамланса, ул сугышны дәвам итәргә әзер, дип саный басма.

🔵Маҗарстан Халыкара җинаять мәхкәмәсеннән чыгуы турында игълан итте. Будапештка рәсми сәфәр белән Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху килгән иде, Халыкара җинаять мәхкәмәсе аны кулга алу ордерын чыгарган иде.

🔵Казанда Укранадагы сугышта катнашкан 11 вагнерчыга "ветеран таныклыгын" тапшырдылар. Бу аларга күпсанлы ташламалар бирәчәк.

Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, хәерле һәм имин кичләр телибез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3🔥2👍1🥰1
Сез нинди бишек җырларын беләсез? Балаларга, оныкларга татарча нинди бишек җырларын тыңлатасыз?

Бишек җырлары – сабыйны йоклату өчен генә көйләнә торган гади җырлар түгел. Алар – мәхәббәт, наз һәм буыннар арасындагы җанлы элемтәнең борынгы теле.

💬 Үзегез белгән һәм җырлаган бишек җырларын комментларда языгыз.

Без исә сезгә Әйдә! Online әзерләгән тупланманы тәкъдим итәбез.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤9🕊2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 апрель, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия дроннары Украинаның берничә төбәгенә, шул исәптән Киев өлкәсенә һөҗүм иткән. Харьковта дүрт кеше һәлак булган, 35ләбе яраланган.

🔸Дроннар Русия күгендә дә очкан. Мәскәүгә таба юнәлгәннәре дә булган. Башкала һава аланнары эшләүдән туктап торган. Брянский өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.

🔸Русия президентының рәсми вәкиле Кирилл Дмитриев Вашингтонда Доналд Трамп идарәсенең "төп әгъзалары" белән очрашуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, АКШ "Русия позициясен ишетә" һәм диалог корырга тели.

🔸НАТО күзләве: Украинада сугыш башлаганнан бирле Русия 900 мең хәрбиен югалткан, аларның 250 меңе - һәлак булган. Бу хакта НАТО түрәсенә сылтанып, DW яза.
👍2😢1