Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә! 1 май, атнакич иртәсе нинди хәбәрләр китерә?

🔵Төнлә Русия күпсанлы дроннар белән Одессага һөҗүм иткән, ике кеше һәлак булган, биш кеше яраланган. Шәһәрдә берничә янгын чыккан.

🔵АКШ һәм Украина файдалы казылмалар турында килешүне имзалады. Документка ярашлы, сугыштан соң илне торгызуны финанслау өчен махсус фонд булдырылачак. Килешүдә Киевның Вашингтон алдында бурыч йөкләмәләре турында әйтелми, ди чыганаклар.

🔵Башкортстанда җенесне үзгәртү рөхсәт ителгән илләрдән булган кешеләргә балаларны уллыкка алу тыелды. 30 апрельдә республика Гаилә кодексына кертелгән үзгәрешләр канунын Радий Хәбиров имзалады.

🔵Соңгы ярты елда 200дән артык адвокатка Русиядән чыгу тыелган. "Первый отдел" хокук яклау проекты хәбәр итүенчә, чикләүләр дәүләт сере белән бәйле эшләрне алып барган юристларга кагыла.

🔵Бразилиядә дөньяның иң өлкән кешесе – Ина Канабарро Лукас вафат булган. Июньдә аңа 117 яшь тулган булыр иде. Америкадагы Геронтология тикшеренүләре төркеме мәгълүматына күрә, "иң өлкән кеше" исеме хәзер 115 яшьлек инглиз ханымы Эдит Кеттеремга күчә.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык Радиосы белән калыгыз, безнең сайтка да керергә онытмагыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4❤1🔥1
Башкортстан башлыгының элекке киңәшчесе Ростислав Морзаголовка дәүләтара эзләү игълан ителде

UTV телеканалы тикшерү органнарындагы чыганакларга һәм республика прокуратурасына сылтанып, эшнең мәхкәмәгә җибәрелүен хәбәр итә. Морзаголовка ике җинаять эше ачылуы турында узган елда хәбәр ителгән иде. Аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр.

2024 елның сентябрендә аны федераль эзләүгә чыгарганнар иде. Ул чакта Морзаголов "Idel.Реалии"-га, үзен эзләүгә кагылып, бу эш белән шөгыльләнүчеләр киләчәктә үзләре аларны алыштырачагын, аерым алганда "эзләү исемлекләрендә, ШИЗО камераларында һәм башка шундый нәкъ алар лаеклы урыннарда булачаклар," дигән иде.

▪️2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте.

@azatliqradiosi
😱2🤡2❤1👍1
Азатлык Татарстан белән Башкортстаннан сугышка китеп үлүчеләр исемнәрен җыюны дәвам итә. Бүгенгә 10 308 үлемне раслый алдык.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😭2😢1🎉1🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар теле язмышы: милли чаралар күп, әмма сөйләшүчеләр саны кими Татарстанда татар теленә багышланган чаралар гөрләп узса, ЮНЕСКО Дөнья телләре атласында авторлары татар телен "куркыныч янарга мөмкин" телләр рәтенә куйган. Социолингвист Влада Баранова милли…
🤩 ЮНЕСКО: Татар теленә юкка чыгу куркынычы янарга мөмкин

"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" белгечләре татар теленә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

Телләрнең хәлен бәяләү өчен ЮНЕСКО белгечләре яңа, катлаулы методология булдырган. Ул телләрне һәм алар яшәгән шартларны тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Атлас һәр тел өчен махсус билгеләр куллана: кайда, кем тарафыннан, нинди шартларда кулланылуын, телнең кулланыш дәрәҗәсен, статусы һәм саклану мөмкинлеген ачыклый.


Азатлык Радиосы атлас авторлары татар теленә биргән статус турында тәфсилрәк сөйләшү өчен ЮНЕСКО белән элемтәгә керде. Кызганычка, әлегә алар төгәл фикер белдерергә әзер түгел булып чыкты.

▪️"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" – дөньядагы барлык диярлек телләрнең торышы турында мәгълүмат туплаучы халыкара проект. Ул телләрне саклау һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләргә игътибар җәлеп итү максатын куя. Проект БМО каршындагы ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан башлап җибәрелде һәм беренче тапкыр 1996 елда тәкъдим ителде.

Тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😭10❤4🙏1🕊1💯1
Фатыйх Сибагатуллин гаиләсе Казандагы берәр урамга аның исемен бирүне тели

Бу хакта "БИЗНЕС Online" басмасына Рәдифә Сибагатуллина хәбәр иткән. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итүләрен әйткән.

— Без Казандагы урамнарның берсенә Фатыйх Сибагатуллин исемен бирүне тәкъдим иттек. Хатыбызны апрель уртасында җибәрдек, хәзер ул каралу этабында, уңай җавап булыр дип өметләнәбез, — дигән ул.


Аның сүзләренчә июнь аенда Сибагатуллинга багышланган китап та басылып чыгачак. Шулай ук сәнгать әһелләре катнашында искә алу кичәсе үткәрергә ниятлиләр. "Ярдәм" мәчетендә мәҗлес уздырачакбыз, диде Сибагатуллина.

▪️Фатыйх Сибагатуллин – Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат. 2014 елда ул Тукай премиясенә дә дәгъва кылды, шуның аркасында гауга купты, "бу - беренче чиратта әдәби әсәрләр өчен бирелә торган премия"дип аның намзәте төрле сәнгать эшлеклеләре тарафыннан тәнкыйтьләде. Сәясәтче 2022 елда вафат булды.
👎10🤮4👍2🥱1💯1
Русия тынычлык сөйләшүләрен өзгән очракта, АКШ Сенаты санкцияләр кертергә әзерләнә

Канун өлгесе беренчел һәм шулай ук икенчел чикләүләр кертүне күздә тота. Аерым алганда, Русия нефте, газы, ураны яки нефть продуктларын сатып алучы илләргә импорт өчен 500% күләмендә җыем (пошлина) кертеләчәк.

Шулай ук АКШ банкларына Русия хөкүмәте белән бәйле структураларга инвестицияләр кертү, ә АКШ ватандашларына Русия дәүләт облигацияләрен сатып алуны тыю тәкъдим ителә.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥6👏4👍2
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 1 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Доналд Трамп хакимияте Украинага корал сатуны рөхсәт итте. Киев коралны җитештерүчеләрдән, ягъни АКШ ширкәтләреннән турыдан-туры сатып алачак.

🔸Коммунистлар фиркасе быел сентябрьдә узачак Татарстан президенты сайлавына үз намзәтен чыгарачак. Бу хакта "БИЗНЕС Online"га партиянең рәис урынбасары Юрий Афонин әйткән.

🔸Журналист Константин Эггерт Русия ватандашлыгыннан баш тарткан. Бу хакта ул үзенең Facebook битендә язган. Эггерт Литвада яши һәм Deutsche Welle-да эшли. Русия аны 2023 елны “ят агентлар” исемлегенә керткән иде.

🔸Израилдә инде икенче көн урман яна. Премьер-министр Беньямин Нетаньяһу янгын чыгаруда шикләнелгән 18 кешенең тоткарлануын әйтте.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский үзенең элекке киңәшчесе Алексей Арестовичка каршы санкцияләр керткән. Арестович киңәшче вазифасыннан 2023 елны киткән иде.

@azatliqradiosi
👍5❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 май, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Русия хәрбиләренең Запорожьега һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 28 кеше җәрәхәтләр алган. Өлкә хакимияте башлыгы хәбәр итүенчә, шәхси йортларга, инфраструктура корылмаларына зыян салынган.

🔹Бүген төнлә Кырымга көчле һөҗүмнәр булган. Җирле халык социаль челтәрләрдә язуынча, Акмәчет һәм Акъяр янында шартлау тавышлары ишетелгән. Кырым күпере вакытлыча ябылып торган. Акъяр губернаторы Михаил Развожаев сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.

🔹Март аенда яшерен хәрби планнар турында сөйләшкән Signal чатына ялгыш чит кешене, аерым алганда The Atlantic басмасы баш мөхәррирен керткән АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Майкл Уолтц эшеннән җибәрелде. Доналд Трамп аны БМОдагы АКШның даими вәкиле вазифасына тәкъдим итте. Уолтц вазифаларын вакытлыча Дәүләт сәркатибе Марко Рубио башкарачак.

🔹Израил Димәшктагы президент сарае янында кисәтү һөҗүме ясады. Бу Сүрия башкаласының көньягында исламчы төркемнәр, иминлек көчләре һәм друзлар катнашындашы бәрелешләр булганнан соң башкарылды. Израил хакимиятләре, друзларга һөҗүмнәр дәвам итсә, тагын да кырысрак чаралар белән янады.

🔹5 майдан Skype эшчәнлеген тулысынча туктатачак дип хәбәр итә Microsoft. Кулланучыларның аккаунтлары Microsoft Teams сервисына күчереләчәк.

🔹Төркия хакимияте Истанбулның Таксим мәйданында протест чарасы уздырырга теләгән йөзләрчә кешене кулга алган. Бу урында мондый чаралар 2013 елдан бирле тыелган.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥2😱2👎1
АКШ дәүләт департаменты: Русия белән Украина арасында арадашчы булыр өчен Америка "алдагыча дөнья буйлап очып йөрмәячәк"

АКШ Русия белән Украина арасында тынычлык турында сөйләшүләр алып бару форматын үзгәртә. Бу хакта Дәүләт департаментының сүзчесе Тэмми Брюс белдергән.

"Без, һичшиксез, бу эшкә тугры булып калабыз һәм ярдәм итәргә әзер. Әмма без һәр чакыру белән дөнья буйлап очып йөреп, арадашчы булмаячакбыз", диде ул.


Брюс сүзләренчә, хәзер ике як та "бу низагны ничек тәмамларга кирәклеге турында ачык һәм төгәл тәкъдимнәр әзерләргә тиеш". Ул шулай ук Русиягә каршы чикләүләрне АКШ гамәлдән чыгару турында уйламый, дип өстәде.

АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио Fox News каналына биргән әңгәмәсендә Русия белән Украина позицияләре "бер-берсенә һаман якын түгел" дип белдерде. Аның сүзләренчә, "Путин бөтен Украинаны басып ала алмый, ә Украина Русияне 2014 елга кадәр булган чикләргә кире кайтара алмый".


Рубио белдерүенчә, АКШ тынычлык килешүенә ирешү омтылышларын туктатмый һәм ярдәм итәргә әзер. Әмма Доналд Трамп "бу мәсьәләгә тагын күпме вакыт багышларга әзер булуын" үзе хәл итә, чөнки "дөньяда хәл ителергә тиеш булган күпкә мөһимрәк проблемнар бар".
😁4🤔1😐1
🇺🇿🇰🇿 Үзбәкстан вә Казакъстан бай чит ил кешеләренә "алтын визалар" бирә башлаячак

Бу програм Үзбәкстанда 1 июньнән эшли башлый: илдә биш ел яшәргә рөхсәт алу өчен 200 мең долларлык кертем ясарга кирәк була. Шулай ук кертем ясаучы гаиләсенең һәр әгъзасы - тормыш иптәше яки балалары, әти-әнисе өчен өстәмә рәвештә 100әр мең долларлык инвестицияләр ясарга тиеш.

Үзбәкстан хакимиятләре "алтын визалар" програмы илгә бай инвесторларны җәлеп итәчәк дип саный, икътисад капиталын ныгытыр дип өметләнә.

Казакъстанда исә "алтын виза" ун елга кадәр яшәү рөхсәте бирүне күз уңында тота. Әмма ил моның өчен үзендәге ширкәтләргә яки җирле кыйммәтле кәгазьләренә кимендә 300 мең долларлык кертем ясауны шарт итеп куя.

@azatliqradiosi
👍3🍓1
"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" – дөньядагы барлык диярлек телләрнең торышы турында мәгълүмат туплаучы халыкара проект. Ул телләрне саклау һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләргә игътибар җәлеп итү максатын куя.


Бу хакта тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
😭8👍6🔥2🤔1🤯1
Германиянең Конституцияне саклау федераль идарәсе “Германия өчен альтернатива”ны (AfD) уңчы экстремистик оешма дип таныды.

Идарәнең матбугат үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге фирка кеше абруен хөрмәт итү принцибын даими боза.

Моңа кадәр “Германия өчен альтернатива” уңчыл экстремизмга шикләнелүчеләр исемлегендә иде. Яңа статус партиянең рәсми рәвештә конституциягә каршы дип танылуын аңлата. Бу махсус хезмәтләргә күбрәк вәкаләтләр бирә. Аерым алганда телефоннарны тыңлау һәм мәгълүмат җыючылар белән тыгызрак эшләү мөмкинлеге дә бар дип яза Der Spiegel.

▪️"Германия өчен альтернатива" фиркасе евроскептицизм һәм мигрантларга каршы риторика белән танылган. Аның аерым әгъзаларын расизм, исламофобия, ксенофобиядә гаеплиләр.

@azatliqradiosi
👍7🔥3❤1
Кама Тамагы районында 35 яшьлек җәмәгать хөкемдары Диләрә Сафина үз фатирында үле килеш табылган.

Сафина эшкә чыкмагач һәм телефонга җавап бирмәгәч, хезмәттәшләре борчыла башлаган. Бизнес Online язуынча, соңрак аның мәете фатирында табылган. Ишеге эчтән бикле булган.

Башта Сафина йөрәк өянәгеннән үлгән дип фаразланган, әмма мәетне Казанда яргач, хөкемдарның исле газ белән агулануы ачыкланган.

Белгечләр фатирда җилләткеч тиешенчә эшләмәгән булуы ихтимал дип саный.

Сафина КФУның юридик факультетын тәмамлаган. Җәмәгать хөкемдары вазифасына 2024 елның башында билгеләнгән. Аңа кадәр ун ел дәвамында Татарстан югары мәхкәмәсе идарәсендә эшләгән.

@azatliqradiosi
😢7😁4👍2😱2
Азатлык Радиосын яклап R.E.M. рок төркеме иң танылган Radio Free Europe җырының яңа ремиксын чыгарды

Узган гасыр азагыннан бирле дан казанган R.E.M. рок төркеме бүген мәшһүр "Radio Free Europe" ("Азат Европа радиосы") җырының яңа ремиксын чыгарды. Төркем музыкантлары шулай ук яңа ремиксны сатудан кергән бар акчаны тулысынча Азат Европа/Азатлык радиосына тапшырачагын да әйтте. Билгеле булганча, 75 еллык тарихы булган шушы оешма бүгенге көндә финанс авырлыклар кичерә, чөнки Кушма Штатларның яңа идарәсе аңа Конгресс бүлеп биргән акчаны күчерүдән баш тартып килә.

Азатлык Радиосы - инглизчә Radio Free Europe/Radio Liberty/RFERL исеме белән танылган шушы оешманың бер өлеше, ул татарлар һәм башкортлар өчен 1953 елдан бирле бертуктаусыз эшли.

R.E.M. төркеме үзен дөньяга 1981 елда нәкъ менә шушы җыры белән таныткан иде. Ул вакытта советлар һәм башка коммунистик илләр радионы аяусыз томалап килде, чөнки ул төрле телләрдә коммунизм изүендә калган халыкларга бәйсез мәгълүмат тапшырып торды, коммунистик диктатура ялганнарын фаш итте, чын тарихны сөйләде.

Яңа ремиксын R.E.M. төркеме 3 майда билгеләнгән Дөньякүләм матбугат иреклеге көненә туры китереп чыгарды. Төркемнең баш җырчысы Майкл Стайп бу уңайдан "музыка булсынмы, ирекле матбугатмы - бер урында гына кертелгән цензура да бар җирдәге хакыйкать өчен зур янауга әйләнә, Матбугат иреклеге көне уңаеннан мин Азат Европа/Азатлыкның батыр журналистларына сәламнәремне юллыйм", дип белдерде.

Төркемне оештыручыларның тагын берсе Майк Миллс исә, "RFERL журналистлары инде менә 75 ел төрле диктаторларның эчен пошырып тора, дошманнарыгызның кем булуы үз эшегезне яхшы башкаруны күрсәтә", дип исәпли.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍8❤6🔥3🤡1