Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Русиянең Украинада кылган җинаятьләренә бәйле махсус трибунал булдыруны хуплады

Бу хакта Европа көне уңаеннан Львовта имзаланган документта әйтелә. Анда Европа иле вәкилләре катнашты.

Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига белдерүенчә, бу трибунал киләчәктә Русия президенты Владимир Путин, Русия премьер-министры Михаил Мишустин һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка хөкем карары чыгарыра мөмкинлек бирәчәк.

@azatliqradiosi
👏5👍4🔥3👎1
Путин Русиясе сугыш турында совет уйдырмаларын таратуны дәвам итә

Икенче дөнья сугышы Европада 1945 елның 8 маенда тәмамлана һәм Җиңү көне буларак та нәкъ шушы дата билгеләнә.

Русиядә исә Җиңү көне 9 майда. Моның үз идеологик сәбәпләре бар. Советлар берлеге сугыш турында үзенә җайлы нарративлар, уйдырмалар таратып килде. Моны хәзерге авторитар Русия дә дәвам итә.

Тулырак 👉 безнең язмада укый аласыз.
👍5🔥3💯3❤1👎1😁1
📍Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Гагауз автономиясе вәкилләрен кабул итте.

Җиңүнең 80 еллыгы чараларында катнашу өчен Казанга Гагаузия башкарма комитеты рәисе урынбасары Виктор Петров һәм Молдова парламенты депутаты Виктор Петров килде.

Молдованың көньягындагы автоном төбәк булган Гагаузия башканы Евгения Гуцул узган ел мартта Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Белгечләр фикеренчә, Мәскәү илнең эчке эшләренә тыкшыну өчен Гагауз төбәген кулланмакчы.

2023 язында Молдовага сайлауда Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.

Гагаузиядә 130 мең кеше яши. Алар нигездә православ христиан булган төркиләр.

Гагаузлар хакында күбрәк 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🤡4🔥2❤1
10 майда Пакыстан Һиндстанга каршы "Ныклы дивар" исемле хәрби чара башлады.

Исламабад бу гамәлне илнең суверенлыгын һәм "эзәрлекләнүче ватандашларын" яклау ихтыяҗы белән аңлатты.

Медиалар хәбәр итүенчә, Пакыстан армиясе Һиндстанның берничә хәрби корылмасына һөҗүм иткән. Geo TV чыганаклары белдерүенчә, Пакыстан киберһөҗүм ярдәмендә Һиндстанның 70% электр челтәрен эштән чыгарган.

Җавап буларак Һиндстан Нур-Хан, Мөрид һәм Шоркот һава ныгытмаларына ракетлар җибәргән.

Һиндстан хәрбиләре Пакыстан чигенә күчерелә. Илнең кораллы көчләре хәрби әзерлек халәтендә кала.

АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио Пакыстан армиясе баш идарәчесе Асым Мөнир белән сөйләшкән һәм ике тарафны да киеренкелекне бетерү юлларын киметергә чакырган.

▪️Һиндстан белән Пакыстан арасындагы вазгыять 22 апрельдә Һиндстан контролендәге Кашмирда һинд туристларына кораллы һөҗүм ясалганнан соң кискенләште. Һөҗүм өчен җаваплылыкны исламчы сепаратист төркем үз өстенә алды. Һиндстан хакимиятләре террор акты дип бәяләгән бу һөҗүм нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булды. Һөҗүм итүчеләрнең икесе Пакыстан ватандашлары диелде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5😨3❤1😢1
yeniki
Ә ялларда сезгә Әмирхан Еникинең 1959 елда язылган "Туган туфрак" хикәясен тыңларга тәкъдим итәбез.

"Әйдә! Online" проекты текстны татар телен өйрәнүчеләр өчен җайлаган.

Тексты Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
👍8❤5🔥2
⚡️ Русия президенты Владимир Путин Украинага "туры сөйләшүләр"не торгызырга тәкъдим итте

Ул 15 май көнне Украина вәкилләре белән Истанбулда күрешергә тәкъдим итте. Русия бу сөйләшүләр алдыннан алшартлар булмавын әйтте.

Моңарчы Украина президенты Владимир Зеленский тәкъдим иткән 30 көнлек ут туктату турында Путин берни әйтмәде.
🤮9👍3🤔2❤1😐1👨‍💻1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Русия президенты Владимир Путин Украинага "туры сөйләшүләр"не торгызырга тәкъдим итте Ул 15 май көнне Украина вәкилләре белән Истанбулда күрешергә тәкъдим итте. Русия бу сөйләшүләр алдыннан алшартлар булмавын әйтте. Моңарчы Украина президенты Владимир…
Трамп Русия белән Украина арасында туры сөйләшүләр тәкъдимен хуплады, Макрон исә Путин тәкъдимен "җитәрлек түгел" диде

АКШ президенты Доналд Трамп Truth Social социаль челтәрендә Путинның белдерүеннән соң: "Русия һәм Украина өчен бөек көн ихтималы", дип язды. Ул ике як белән дә эшләүне дәвам итәчәген белдерде һәм "эшне ахырына җиткерергә" теләвен әйтте.

Франция президенты Эмманюэль Макрон исә Путинның тәкъдимнәрен "җитәрлек түгел" дип бәяләде. Аның фикеренчә, "Путин чыгу юлын эзли, ләкин әле һаман вакыт отарга тели".

— Алшартларсыз утны туктату – сөйләшүләр алдыннан булырга тиеш, — диде Франция президенты France24 эфирында.


Шул ук вакытта, Путин чыгышыннан соң Украина шәһәрләренә Русия дроннары һөҗүм итте. Херсон өлкәсендә бер кеше һәлак булган.
👍2🔥1😁1👨‍💻1
Төркиядәге Бөгрүделик татар авылы 😍

Бөгрүделик (Böğrüdelik) Төркиянең Конья җирендә урнашкан татар авылы. Татарлар Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда бу якларга килеп җиткән. Аларга җир бүлеп бирүдә татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов ярдәм итә.

Хәзер авылда 300ләп хуҗалык бар. Күбесе авылга җәй көнне яки бәйрәмнәргә кайта. Кышка авылда 30лап кына хуҗалык кала. 1998 елга кадәр мәктәп булган, ул балалар аз калгач ябылган. Мәчет эшли.

Авыл тормышыннан фотосурәтләрне 👉 безнең сайтта карагыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
👍12❤5🔥2
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4👍1👏1