Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләр саны 5 меңнән артты

Башкортстаннан 5568 үлемне раслый алдык.


Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
😱4🎉2😢1🕊1💔1😭1
Уфа журналисты Ольга Комлева тикшерү изоляторында августка кадәр калачак

Бу хакта "Аспекты" хәбәр итә. Мәхкәмә утырышы бүген Уфада узган.

▪️RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар һәм 2 айга кулга алдылар. Аны башта ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләделәр, соңрак Русия хәрбиләре турында "фейклар" тарату маддәсе дә өстәлде.

▪️Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2😢2❤1🔥1
⚡️Мәскәү мәхкәмәсе «Голос» оешмасы рәистәше Григорий Мельконьянцны биш елга колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә аны «теләнмәгән оешма» эшчәнлеген оештыруда гаепле дип тапты. Мельконьянц 2023 елдан бирле сак астында утыра.

Тикшерү белдерүенчә, «Голос» хәрәкәте 2021 елны Русиядә «теләнмәгән» дип табылган Сайлауларны күзәтүне оештыру оешмаларының Европа челтәренә (ENEMO) кергән.

Шул ук вакытта хәрәкәтте белдерүләренчә, ENEMOны оештыручы дип башка «Голос» берләшмәсе санала. Берләшмә Русиядә «ят агент» дип танылгач эшен туктаткан булган.

Ә «Голос» хәрәкәте беркайчан да ENEMO-га кермәгән.

«Голос» хәркәте дә, берлеге дә «теләнмәгән оешма»лар исемлегендә юк.

@azatliqradiosi
😡2
Русиянең ТАСС хәбәр агентлыгы KazanForum-дагы Әфганстан байрагын күрсәткән постын алып атты

Татарстан башкаласында Русия-Ислам дөньясы: KazanForum дигән исем астында Мәскәүнең мөселман илләрендәге абруен ныгытуны максат итеп куйган зур җыен бара. Башта стратегик күзаллау мәйданчыгы буларак оешкан шушы төркеменең чираттагы утырышларында соңгы елларда Әфганстан да катнашып килә. Берүк вакытта анда хакимияттә торган Талибан хәрәкәте Русиядә еллар буе "террор оешмасы" дип танылып килә. Апрель аенда Югары мәхкәмә Талибанның шушы статусын туктатып тору турында карар чыгарды, әмма ул әле дә исемлектә кала бирә.

Чәршәмбедә ТАСС агентлыгы KazanForum оештыручыларының чарада катнашучы башка ил әләмнәре белән беррәттән Әфганстанның да Талибан байрагын куюын сурәтләп бер пост чыгарган иде. Бу төрле социаль челтәрләрдә шактый җанлы фикер алышуларга сәбәп булды, һәм соңрак агентлык үзенең шул беренче постын алып атып, аның урынына башкасын чыгарды, анда инде Талибан әләме күренми.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥6👍2
📍Русиянең баш прокуратурасы асаба халыкларның хокукларын яклау белән шөгыльләнүче «Батани» (International Indigenous Fund for Development and Solidarity Batani) халыкара фондын «теләнмәгән оешма» дип таныды.

Прокуратура фикеренчә, әлеге фонд «Халыкара мәйданчыкларда, шул исәптән БМО уздыра торган чараларда Русиягә каршы чыгышлар ясый».

«Оешма сәхифәсендә даими рәвештә Русиядәге асаба халыкларның, шул исәптән махсус хәрби операция (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый-ред.) яссылыгында ирекләре кысылуы турында мәкаләләр чыга», диелә прокуратура белдерүендә.

▪️Асаба халыкларның «Батани» үсеш һәм теләктәшлек фонды Русиядә 2004 елны оешты. 2015 елны ул «ят агент» дип танылды. Ике елдан Русия юстиция министрлыгы оешманы япты. Фондның берничә хезмәткәре Көнбатыш илләреннән сыену сорады. 2018 елны International Indigenous Fund for Development and Solidarity Batani АКШта булдырылды. Оешма белдерүенчә, алар асаба халыкларның хокукларын яклау һәм аларны дөнья җәмәгатьчелегенә интеграцияләү белән шөгыльләнә.

@azatliqradiosi
😱2❤1👍1🤯1
Татарның данлыкны шәхесе, татар театр сәнгәтенә нигез салучыларның берсе Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 140 ел тулды.

Гыйззәтуллина-Волжскаяның озын гомер кичерә, биографиясендәге булган вакыйгалар тулы бер Һолливуд киносындагы сюжет кебек. Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан белән аралашкан, шәригать кануннарын атлап чыгып сәхнәгә чыгуы аркасында каһәрләнгән һәм кыйналган, дусларының хыянәтен кабул итмичә читкә чыгып китеп гомер буена Казанга кайту турында хыяланып кайтса да меңәрләгән кешеләр алкышларында, яратуында яшәгән актриса гомер азагында япа-ялгыз кала һәм чит кешеләр янында авырып үлә. Аның җирләнүе дә үзе бер коточкыч гыйбрәтле хәл.

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үз кулы белән язып калдырылган көндәлекләр исән, тик шулай да аның биографиясендә ачык таплар бик күп, аңа бәйле шәхси документлар сакланмаган, ул большевикларның хакимияткә килүен ничек кабул иткәне дә, кызыл террордан ничек котыла алганы да сораулар тудыра. Хатын-кыз буларак бәхетле булганмы һәм үзен корбан итүнең җимешләрен татый алганмы? Бу хакта без аның турында "Туташ" документаль романын иҗат иткән язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән сөйләшкән идек.

“Кайда туган, кайчан туган – бернинди дә документ юк диярлек. Без аның майда туганын да чамалап беләбез. Тукай аңа энҗе чәчәкләрен нәкъ туган көненә бүләк иткәне билгеле. Туган елы белән дә шул ук мәрәкә. Үз көндәлекләрендә туган елын өч дәфтәрдә өч төрле итеп күрсәткән. Туган урынын, килеп чыгышы турында мәгълүматны язганда картлык чорында хәтере чуалганмы, әллә шәхес культы вакытында махсус яшерү хәйләсе булганмы – белмим», диде Әхмәтгалиева.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤5🔥3🤔2👎1
Көн язмасы: "Сугышны башладылар, туктата алмыйлар". Татарстаннан сугышта кимендә 5 мең кеше һәлак булган

14 майга Украина сугышында Татарстаннан кимендә 5003 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Ай саен республика исемлегенә уртача 300-400 исем өстәлеп бара.

Күрше Башкортстанда үлемнәр тагын да күбрәк. Бүгенге көнгә анда кимендә 5568 кеше үлеме турында мәгълүмат бар.

Сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләр һәлак була. Киләчәктә бу республика демографиясендә ничек чагылачагы риторик сорау булып кала. Сугыш нәтиҗәсендә күпме баланың ятим калачагы да ачык сорау.

Социаль челтәрләрдә үлүчеләр турында хәбәрләргә мөнәсәбәт төрле. Бер төркем кеше пропаганда белдерүләрен кабатлап, бу кешеләрнең "каһарманча" үлгәннәрен яза. Алардан "нәрсә өчен үлгән соң" дип сораучылар да табыла, андый кешеләрне, гадәттә, шунда ук Украина агентлары, провокаторлар дип гаеплиләр.

Тулырак 👉 Азатлык радиосы сәхифәсендә укыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан

@azatliqradiosi
🕊4😢3👍2❤1
Сугыш аркасында башта Казаннан Төркиягә, аннары Франциягә китәргә мәҗбүр булган Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев нинди хәлдә яшәп ята?

Бу хакта аның белән әңгәмәне тулысынча 👉 безнең сайта укыгыз.

@azatliqradiosi
❤7🔥4😢3💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! 15 май иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Төркиягә Русия-Украина сөйләшүләренә бармаячак. Бу хакта Reuters һәм Sky News хәбәр итә.

🔸Бүген Истанбулда узачак сөйләшүләрдә Русияне президент ярдәмчесе Владимир Мединский вәкиллек итәчәк.

🔸Русия Украина сөйләшүләре Мәскәү вакыты белән сәгать 10.00да башланырга тиеш.

🔸АКШ Һарварда университетында эшләүче Русия галимәсе, сугышка каршы чыгышлар ясаган Ксения Петрованы бакалар эмбрионы контрабасында гаепләп кулга алды. Аны Русиягә тапшырырга мөмкиннәр.

🔸Казанда "Ривьера" урынында булачак "ЯрПарк" комплексын Кытай ширкәте төзергә җыена. Анда конгресс-зал, заманча кунакханә, апартаментлар булачак. Гомуми мәйданы 302 мең квадрат метр.

🔸Русия дәүләт телевидение каналы алып баручысы Владимир Соловьев балалар өчен «Песочница» дип аталган пропаганда тапшыруын башлап җибәрәчәген әйтте.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! 15 май иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ президенты Доналд Трамп Төркиягә Русия-Украина сөйләшүләренә бармаячак. Бу хакта Reuters һәм Sky News хәбәр итә. 🔸Бүген Истанбулда узачак сөйләшүләрдә Русияне президент…
❗️Русия һәм Украина сөйләшүләре Истанбулда иртә белән түгел, ә көндез узачак

Бу хакта үз чыганагына таянып ТАСС хәбәр итә. РИА "Новости" язуынча, очрашу "төштән соң" булачак һәм 2022 елда узган урында, ягъни Истанбул үзәгендәге Төркия президенты хакимияте офисында үтәчәк.

Русия вәкиллеген Путин киңәшчесе Владимир Мединский җитәкли. Шулай ук сөйләшүләрдә Русия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, Баш штабның баш идарә җитәкчесе Игорь Костюков һәм Саклану министры урынбасары Александр Фомин катнашачак.

@azatliqradiosi
👎4😁3❤1🤮1
⚡️Кырымда ФСБ тоткарлаганнан соң 24 яшьлек кырымтатар кызы Хатидже Буюкчан югалган.

ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, ул инде бер атна элемтәгә чыкмый.

Соңгы тапкыр Хатидже гаиләсе белән 6 майда элемтәгә кергән. Ул автобуста Иске Кырымнан Акмәчеткә чыгып киткән. Шуннан соң телефоны тотмый башлаган.

Кызның әнисе белән сөйләшкән Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял сүзләренчә, кызны ФСБ хезмәткәрләре тоткан булуы ихтимал. Бу хакта Хатидженең гаиләсе белә алган, әмма тоткарлану сәбәпләре билгесез.

▪️Русия Кырымны басып алганнан соң, ярымутрауда кырымтатарлар югала башлады. Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, бу кырымтатарлардан аннексиягә каршы позицияләре өчен үч алу, аларны куркытып буйсындыру, ахыр чиктә Кырымнан китәргә мәҗбүр итү өчен эшләнә. Бу хакта Азатлыкка әңгәмәдә элегрәк конфликтология белгече Игорь Семиволос та сөйләгән иде.

@azatliqradiosi
😡19😢2🤬1🙏1🤡1
Русия хакимиятне тәнкыйтьләүчеләрнең милкен кулга алмакчы: "Бу кодексны тамырдан үзгәртәчәк"

Русия Дәүләт Думасында чит илгә күчеп киткән русияләргә штраф салу һәм аларның милкен тартып алу турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул ителде.

Адвокат, хокук яклаучы Валерия Ветошкина әйтүенчә, фикер белдергән яки билгеле бер карашларда торган өчен җәза бирүче маддәләрдә милекне сак астына алу дигән чикләү бөтенләй юк.

Милекне сак астына алуны кем башкарачагы да аңлашылмый

"Җинаять эше ачылганда гаепләүче як - прокурор бар. Ул милеккә сак кую үтенече белән мөрәҗәгать итә ала. Әгәр мәхкәмәгә кадәрге чорда булса, моны тикшерүче эшли. Ә административ хокук бозулар кодексында мондый зат юк. Димәк милекне сак астына алуны мәхкәмә тәкъдим итәчәк, ә аны тормышка ашыру ягын мөгаен приставлар күзәтеп торыр дигән сүз.

Әгәр канун өлгесе кабул ителсә, административ хокук бозулар белән бәйле мөлкәтне сак астына алу сәяси булмаган эшләргә дә кагыла алачак, ди хокук яклаучы. Бу әһәмиятле үзгәрешләр булачак,

дип саный ул.

"Бу Административ хокук бозулар кодексын нык үзгәртәчәк. Чөнки хәзерге вакытта мондый норма юк. Һәм бу — кодексны тамырдан үзгәртәчәк. Ә Русиядән киткәннәрне хөкем итү турындагы нормага килгәндә — канунда ачыктан-ачык язылган: Административ хокук бозулар кодексы Русиядәге кешеләргә генә кагыла ала,

- дип хәтерләтә Ветошкина.

Мондый очраклар өчен ике төп киңәш бирергә була, ди ул.

"Беренчесе — Русиядә бернинди мөлкәтең тә булмасын: алар хәтта фатирдагы өлешеңә дә кул сузарга мөмкин. Икенчесе - ике чит ил паспорты алырга кирәк, әгәр дә сезгә җинаять эше ачылган, яки 50 мең сумнан артыграк штрафларыгыз бар икән, мондый паспортны чит илдә килеш алып булмый диярлек. Кайда гына булсагыз да, моны иртәрәк кайгыртып куярга кирәк"


Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi

#rfe_rl
😱4🤮1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Русия һәм Украина сөйләшүләре Истанбулда иртә белән түгел, ә көндез узачак Бу хакта үз чыганагына таянып ТАСС хәбәр итә. РИА "Новости" язуынча, очрашу "төштән соң" булачак һәм 2022 елда узган урында, ягъни Истанбул үзәгендәге Төркия президенты хакимияте…
🇪🇪🇱🇻Балтыйк илләренең тышкы эшләр министрлары Русиянең солых сөйләшүләренә мөнәсәбәтен тәнкыйтьли

Эстония тышкы эшләр министры Маргус Цахна Истанбулга килгән түбән дәрәҗәдәге Русия вәкиллеген — "Украинаның һәм бөтен Европаның яңагына сугу" дип атады.

Латвия тышкы эшләр министры Байба Браже Русиянең гамәлләре 2022 елдагы хәлләрне хәтерләтә, "Русиянең тынычлык теләве күренми", дип белдерде.

НАТО илләре тышкы эшләр министрларының Анталиядә уздырган рәсми булмаган җыенында Норвегия тышкы эшләр министры Барт Эйде фикер белдерде.

"Украинада тотрыклы һәм гадел тынычлыкка ирешү өчен, Европа һәм АКШта Русиягә санкцияләр басымын көчәйтү турында бәхәсләр бара. Норвегия моны хуплый" диде.

@azatliqradiosi
👍4🤡2🔥1
Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38.69.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1818 кеше).

Шулай ук һәлак булучыларның иң күбе элеккечә зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан.

Бу хакта тулырак 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢2🎉2🌭2🕊1💅1