Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украинага 6 меңнән артык хәрби җәсәде тапшырылган, Русиягә Украинадан 78 мәет кайтарылган

Әлеге эш 2 июньдә Русия һәм Украина арасында ирешелгән килешүләр кысаларында башкарылган.

Сөйләшүләрдә Русия делегациясен җитәкләгән Владимир Мединский "Русия Истанбулда биргән вәгъдәләрне үтәде" дип белдерде. Аның мәгълүматларынча, Украинага 6060 кешенең җәсәде тапшырылган, ә Русия 78 җәсәд кайтарган. Украина ягы Русиягә бирелгән мәетләр санын әйтмәде.

Узган атнада әсирләр алмашы да узды. Барлыгы дүрт алмаш булды. Алмаш гадәттә бергә бер исәбендә бара, әмма алмашынган әсирләрнең саны шулай ук әйтелмәде. Алмашулар киләсе атна ахырына кадәр дәвам итәр дип ниятләнә.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Израил Иранның дәүләт телевизион ширкәтенең (IRIB) баш бинасына һөҗүм итте

Бу хакта The Times of Israel хәбәр итә.

Һөҗүм нәкъ туры эфир вакытына туры килде.

Дәүләт телевидениесенең эше тукталган. Корбаннар турында әлегә мәгълүмат юк.

@azatliqradiosi
🤬14❤4👏1
❗️Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителгән

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр килгән. Шул ук вакытта Татарстан һава аланнары ябылуы турында хәбәрләр юк.

Республикада мобиль элемтә начар эшли, диләр җирле пабликларда. Татарстан президенты матбугат хезмәте интернет эшендә чикләүләр булуын раслады, бу чара вакытлыча булуын әйтте.

Әлегә Татарстанда дроннар бәреп төшерелү турында хәбәрләр юк.

@azatliqradiosi
🎉5❤1🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителгән Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр килгән. Шул ук вакытта Татарстан һава аланнары ябылуы турында хәбәрләр юк. Республикада мобиль элемтә начар эшли, диләр җирле пабликларда.…
17 июнь, сишәмбе иртәсенә башка мөһим хәбәрләр:

🔸Төнлә Русия Киевка көчле һөҗүм ясаган, җирле хакимият 14 һәлак булган кеше турында хәбәр итә. 50дән артык кеше яраланган. Зыян күрүчеләр Одессада, Киев һәм Чернигов өлкәләрендә дә бар.

🔸Русия хаҗилары Шарҗә һава аланында тоткарланган, алар өйгә кайчан кайта алуларын әлегә белми. Алар арасында Татарстаннан да хаҗилар бар. Төркем Израил белән Иран арасында һөҗүмнәр аркасында оча алмый калды.

🔸Төнлә Русиянең берничә төбәге һавасында 198 украин дроны бәреп төшерелгән, дип хәбәр итте Русия Саклану министрлыгы. Иртүк Мәскәү, Түбән Новгород, Тамбов һава аланнары эшләмәгән.

🔸Европа шурасы Русиягә каршы Кырымны аннексияләү аркасында кертелгән чикләүләрне тагын бер елга озайтты.

🔸12 июльдән Испания һава аланнарының халыкара транзиты аша үтү өчен русияләр виза алырга мәҗбүр булачак. Моңа кадәр русияләр өчен транзит визасыз үтүне Чехия һәм Британия гамәлдән чыгарган иде.

@azatliqradiosi
❤1🔥1
Сугыш башланганнан бирле – Украина башкаласына корбаннар саны буенча өченче иң канкоешлы һөҗүм

17 июнь төнендә Киевка ракет һәм дроннар белән ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелде, 55 кеше яраланды.

"Җимерекләр астында кешеләр калуы мөмкин. Үлүчеләр саны артуы ихтимал", дип белдерде Киев мэры.

▪️Киевка иң күп корбаннар китергән һөҗүм 2024 елның 8 июлендә булган – ул чакта ракет "Охматдет" балалар хастаханәсенә эләккән иде. Ким дигәндә 34 кеше һәлак булган, 120дән артык кеше яраланган.

▪️Зур корбаннарга китергән тагын бер һөҗүм 2023 елның 29 декабрендә теркәлгән. Ул чакта 33 кеше һәлак булган, 30 кеше яраланган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#сугыш
@azatliqradiosi
🤬5😢4💔3👍1
Татарстанда дрон һөҗүме янау хәле гамәлдән чыгарылды

Казанда кешеләр интернет янә эшли башлады дип хәбәр итә.

Интернет булмый торганда Казан транспортында түләү карталары да эшләмәде, бары тик кулакча яки транспорт картасы белән генә түләп булды диелә.

@azatliqradiosi
❤6🔥1👀1
🚃 2030 елга казаннарның яртысы җәмәгать транспортына күчеп утырырга тиеш

Мондый максатны шәһәр хакимияте куйган. Хәзер Казанда җәмәгать транспортын даими рәвештә 30% кеше кулланса, биш елдан бу күрсәткеч 45%-ка җитәргә тиеш.

Бу адым шәһәр экологиясен һәм тормыш сыйфатын арттырыр дип көтелә.

Ә сез җәмәгать транспортында даими йөрисезме? Күбрәк үз машинагызны яки такси кулланасызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡7👍1🔥1
Көн язмасы: соңгы атналарда Татарстанга дрон һөҗүмнәре артты

Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә инде беренче һәлак булучылар да бар. 15 июньдә Алабугага дроннар һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше үлде, дистәдән артык җәрәхәтләнүче арасында өч балигъ булмаган бала да бар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дрон калдыклары Алабуга автомобиль ширкәтенең контроль-тикшерү пунктына төште дисә дә, Алабуга махсус зонасында дроннар җыю турында беренчеләрдән булып хәбәр иткән журналист Антон Рубин бу Русия армиясе өчен "Шахед" дроннары җыела торган "Алабуга Политех"ның да җирлеге булуын әйтә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

#Татарстан #сугыш
@azatliqradiosi
🎉4❤2🔥2👏2🤬1
Дәүләт Думасы урыс телен "яклау" турында канун кабул итте

Русия Дәүләт Думасы утырышында "урыс телен саклау турында" канун өлгесе икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа канун нигезендә, барлык элмә такталар һәм язмалар бары тик урыс телендә генә урнаштырылырга тиеш булачак. Республикаларның дәүләт телләрен кулланылырга мөмкин, ләкин андый мәгълүмат урыс телендәге текст белән тулысы белән тәңгәл булырга тиеш.

Торак комплексларына һәм микрорайоннарга чит телдә яңгыраган исемнәр бирү тыела – алар бары тик кириллицада язылырга тиеш булачак.

Бу канун турында элегрәк 👉 язган идек.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩21🖕7😱5🤮2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген —18 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Кичә Русия армиясенең Киевка ясаган һөҗүме нәтиҗәсендә корбаннар саны 21 кешегә җитте. Тугыз катлы йорт җимерекләре арасыннан тагын биш кеше мәете табылды дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр хезмәте.

🔹Канада Русиягә каршы санкцияләр исемлеген киңәйтте. Исемлеккә тагын 77 физик һәм 39 юридик зат өстәлде. Алар арасында Татарстанның элекке президенты уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләр, элек хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары булган Анатолий Чубайс, элекке Русия президенты Борис Ельцинның кызы Татьяна Юмашева һәм аның ире, президент Владимир Путинның элекке хатыны Людмила Очеретная да бар.

🔹Бер төркем экологлар каршы чыккан Казанның чүп яныдру корылмасы төзелеше туңдырылган. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов әйтте. Сәбәбе - акча булмау.

🔹Журналист Искәндәр Сираҗига каршы ачылган җинаять эше дүрт том ярымнан тора. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның хатыны Эльмира Сираҗи хәбәр итте. Искәндәр Сираҗи әле аның беренче томын гына укып чыккан. Барысын да укыгач эш мәхкәмәгә тапшырылачак.

🔹Русиядә гыйнвардан апрельгә кадәр узган елның шул чоры белән чагыштырганда бәрәңгене 8% азрак сатып алганнар. Шул ук вакытта икмәк сату 5%, ярмалар 3% арткан. Бу хакта "Независимая газета" яза. Ел башыннан Русиядә бәрәңге бәясе нык артты, аны Монголия, Мисыр һәм кайбер башка илләрдән кертәләр.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.


@azatliqradiosi
❤2🔥2