Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Киевка 31 июль төнендә Русия башкарган һөҗүм корбаннары 26га җитте, бүген төнлә җимерекләр арасыннан 10 мәет, шул исәптән 2 яшьлек бала җәсәде табылган. 159 кеше яраланган.
🔸Татарстанда дрон һөҗүме кисәтүе кертелде.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Украинадагы сугышны туктату өчен куелган 10 көнлек ультиматумнан соң Русиягә санкцияләр кертергә вәгъдә бирде. АКШ президентының махсус илчесе Стив Уиткофф Израильдән соң Русиягә барачак дип тә белдерде.
🔸Американың Crew Dragon пилотлы корабы очышын 1 августка күчерделәр. Ул 31 июльдә очырылырга тиеш иде, ләкин һава торышы начар булу сәбәпле очышны кичектерделәр. Экипажда Русия космонавты Олег Платонов, астронавтлар Зина Кардман, Майкл Финк һәм Кимия Юи бар.

🔥3
"Билгесез тарафка алып киттеләр". Себердә Сүзге ханбикәсенең һәйкәле юкка чыккан
"SOS! "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы капасының йозагын ватып кереп, Себер ханбикәсе Сүзгенең бронз сынын алып чыгып киттеләр" дип язды татар оешмасының рәисе, җәмәгать эшлеклесе Луиза Шәмсетдинова 30 июль кичендә. Ул полиция чакырган, Сүзге сынын алып баручы машинаны туктатканнар, ләкин андагы кешеләр берни аңлатмый китеп барган.
Хакимиятләр бу прокуратура кушуы белән башкарылды дип белдерә. Аны августта тантаналы рәвештә ачарга ниятләгәннәр иде.
Хакимиятләрнең бу җырына Төмәндә татар оешмалары җитәкчеләре дә кушылды: Ләйсән Хөрмәтуллина, Зөфәр Мөхәммәтшин, Зиннән Садыйков "Без Русия кешеләре, аның кануннары нигезендә яшәргә тиеш, һәйкәл куюга рөхсәт алынмаган, димәк, бу дөрес түгел" дигәнрәк сүзләр белән медиада чыгышлар ясадылар.
Татарстан дәшми.
Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәгә һәйкәл кую турында билгеле булгач, бу идеягә Z-активистлар, урыс милләтчеләре каршы чыга башлады. Июль буена Луиза Шәмсетдиновага, Күчем ханга, Сүзге ханбикәгә пычрак аттылар, бу гамәлне "тарихи экстермизм" дип бәяләделәр.
Шәмсетдиноваа бу ният белән 2006 елдан бирле йөри, инде, ниһаять, Казанда Сүзге сыны коелып, Себергә кайтарылган иде.
Бүген Тубылда "Искер җыены" башланды...
👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Билгесез тарафка алып киттеләр" Себердә Сүзге ханбикәсенең һәйкәле юкка чыккан
Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәсенә әзер һәйкәлне Тубылдагы "Искер" мемориаль комплексыннан 30 июль төнлә машинага салып алып киткәннәр. Хакимиятләр бу прокуратура кушуы белән башкарылды дип белдерә. Аны августта тантаналы рәвештә ачарга ниятләгәннәр иде.
🤬12👍1👎1
Татарстан һәм Башкортстанда ислам банкингын сынау тагын өч елга озайтылды
Бүгенге көндә исламча финанслау кысаларында төзелгән килешүләр күләме миллиардларча сум белән исәпләнә, ә бу юнәлешнең потенциалы кимендә 1 триллион сум тәшкил итә.
Исламча банк системасын сынау өчен сайланган төбәкләр үзгәрешсез кала: Башкортстан, Татарстан, Чечня һәм Дагыстан.
Киләчәктә проектка Чуашстан һәм аннексияләнгән Кырым да кушылырга мөмкин.
Исламча финанслау экспериментын 2023 елның сентябрендә Татарстанда, Башкортстанда, Чечнядә һәм Дагыстанда гамәлгә керде. Ул башта ике елга исәпләнгән иде.
👉Тулырак монда укыгыз.

👍2🥱1
🇸🇰🇮🇱Словения Европа берлегендә Израил белән корал сәүдәсен тулысынча туктаткан беренче ил булды
Любляна бу карарны Газзә сызыгы низагының дәвам итүе һәм Европа берлегенең уртак позициясе булмавы белән аңлатты.
Израил вәкиле Ynet белән сөйләшүдә бу эмбаргоның “күз буяу” өчен генә булуын әйтте, чөнки Израил Словения белән корал сәүдәсен алып бармый.
Словения парламенты 2024 елның июнендә Фәләстин дәүләте бәйсезлеген тануын белдерде. Шул ук елның июлендә Словения ике Израиль уңчы радикал министрларга - Итамар Бен-Гвир белән Бецалел Смотричка илгә керүне тыю карары чыгарды. Аларны көч куллануга чакыруда һәм фәләстинлеләрнең хокукларын бозуда гаепләделәр.
Шул ук вакытта Португалия хөкүмәте Берләшкән Милләтләр оешмасында “Фәләстин дәүләтен” тану мәсьәләсендә сентябрь аенда сөйләшүләр уздырачак.
Белдерүедә әйтелгәнчә, Лиссабон бу мәсьәләне сентябрьдә Нью-Йоркта үтәчәк БМО Гомуми җыенының 80нче сессиясе атналыгы кысаларында хәл итәргә мөмкин.
Элегрәк Фрнация, Британия, Канада һәм башка кайбер илләр дә Фәләстин дәүләтен тануны башларга әзер булуын белдергән иде.
Германия тышкы эшләр министры Йоһан Вадефул Израилгә сәфәре вакытында Фәләстин дәүләтен тану әзерлеге инде хәзер үк башланырга тиеш дип белдерде, ләкин дәүләтне инде тану ике ил нигезендә сөйләшүләр тәмамлангач булырга тиеш диде.
Ул шулай ук Берлин Израилнең беръяклы гамәлләренә, шул исәптән Көнбатыш Ярны аннексияләүгә җавап бирәчәге белән кисәтте.
▪️Израил хакимиятеләре ил халкы иминлегенә куркыныч тудыра дип Фәләстин дәүләте бәйсезлеген тануны кискен тәнкыйтьли.
@azatliqradiosi

👎3❤2👍2🔥1😢1🎉1
Кичә Русия армиясенең Киевка дрон һәм ракет һөҗүме аркасында Ислам мәдәни үзәге һәм мәчеткә зыян килгән
“Өммәт” (“Умма”) мөселманнар диния нәзарәте мөфтие кырымтатар Мурат Сулейманов Facebook битендә язуынча, мәчетнең тәрәзәләре һәм ишекләре ватылган.
Хәзерге вакытта бинаны төзекләндерү өчен акча җыю башланган.
Ислам мәдәният үзәге сәдака акчасына эшли. Элек чит ил студентлары да нык булышкан, әмма сугыш башлангач кайтып киткәннәр.
Киевның әлеге мәчетендә мөселманнар өчен җомга намазларыннан тыш, төрле чаралар, аерым алганда ифтарлар, балалар өчен дәресләр уза.
▪️Бу Русия һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән беренче генә гыйбадәт йорты түгел. Украинаның Русия хәрбиләре тарафыннан басып алынган Северодонецки шәһәрендә "Бисмилла" дип аталучы Ислам мәдәни үзәге тулысынча җимерелгән иде. Мәчет бары 2019 елның 30 сентябрендә генә ачылган булган.
▪️Русия армиясенең Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 31гә җитте, алар арасында биш бала да бар.

😢7🤬3❤1
❗️Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 39 яшьлек ирне террорчылыкны аклауда гаепләп 25 сентябрьгә кадәр сак астына алган
ОВД-Инфо «РТ Онлайн»га сылтанып язуынча, ирнең исеме – Артур Сагиев.
Эш ачуга 2024 елның августыннан октябрьгә кадәр Telegram-да чыккан комментарийлар сәбәп булган диелә.
KazanFirst ФСБга сылтанып язуынча, ирне Украина тарафлы каналларда Украина кораллы көчләренең Русиягә ясаган һөҗүмнәрен хуплап язган комментарийлары өчен 31 июльдә тоткарлаганнар.
Мәхкәмәдә белдерүләренчә, Сагиевны армияне дискредитацияләү маддәләре нигезендә инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Барлыгы аңа 60 мең сум штраф салынган.
Моннан тыш Казанның Идел буе районы узган елның ноябрендә Сагиевны нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә 15 тәүлеккә сак астына алган булган. Беркетмәдә язылганча, ул “урысларның кешелек дәрәҗәсен кимсетү”че комментарийлар калдырган.

🤬6🤮2😢1
❗️АКШ президенты Доналд Трамп Русиянең Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевның Русия белән АКШ арасында сугыш ихтималы турындагы белдерүләренә җавап итеп, ике атом су асты көймәсен "тиешле районнарга" урнаштырырга боерды.
Мөгаен сүз атом су асты көймәләрен ракет очырту урыннарына юллау турында барадыр.
"Мин бу ахмак һәм котыртучан белдерүләр (Медведевныкы) сүздә генә калмаса дип, тиешле районнарга ике атом су асты көймәсен урнаштырырга боерык бирдем", дип язды АКШ президенты Truth социаль челтәрендә.
"Сүзләр зур әһәмияткә ия, алар еш кына көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу очракта андый хәл булмас дип өметләнәм", диде ул.
Июль азырында Медведев X социаль челтәрендә Трампка мөрәҗәгать итеп, аның Русиягә карата ультиматумнары "сугышка илтүче адым" булырга мөмкин дип белдерде. Ул Трампны АКШ президенты Джо Байден юлыннан бармаска чакырды. Элегрәк Мәскәү Байденны Русия белән мөнәбәтләрне кискенләштерүдә гаепләгән иде.
Июнь азагында Трамп Truth челтәрендә, Медведевның кайбер илләрнең Иранга атом коралы тапшыру ихтималы турында белдерүләренә җавап итеп, Америка атом су асты көймәләрен мактады.
"Һичшиксез, иң көчле һәм иң яхшы, башкаларны 20 елга уздыручы коралыбыз бу безнең су асты көймәләре", дип язды Трамп. Моңа җавап итеп Медведев, Иранга коралны Русия бирәчәген истә тотмаганын әйтте.
▪️РБК язуынча, Трампның бүгенге белдерүеннән соң Мәскәү биржасы индексы киңәт аска тәгәрәгән, ә Brent маркалы нефть бәясе киресенчә арткан һәм 70 долларны узып киткән.

🔥5❤1😁1
Татарстандагы мәчетләрдә татарлык булырга тиеш: республикада мәчетләр төзү нигезләмәсен төзиячәкләр
Шушы көннәрдә Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин рәислегендә республикада мәчетләр төзүнең концептуаль мәсьәләләре турында эшлекле киңәшмә узган.
Аерым алганда, Аллаһ йортлары архитектурасында татар милли үзенчәлекләрен саклау турында сөйләшкәннәр. Җыелыш башында Мөфти хәзрәт хәзерге татар мәчетләренең тышкы яктан милли төсмере әз булуын һәм, гомумән, татар мәчетләренә хас үзенчәлекләрне киң һәм һөнәри җәмәгатьчелектә аңлау юклыгын билгеләп үткән дип хәбәр итә Татарстан диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
1100 елдан артык ислам динен тоткан татар халкының дини корылмалар төзүнең уникаль мәдәниятен торгызырга һәм сакларга кирәк диелгән.
Киңәшмәгә килгән архитекторлар мәчетләргә карата техник таләпләрне системга салуны, ислам архитектурасы өлкәсендә норматив-хокукый база эшләүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Моннан тыш, экспертлар мәчетләр төзү белән намаз укучы, мәчеттә гыйбадәт кылуның бөтен нечкәлекләрен белгән, ислам тарихы һәм татар мәдәнияте белән таныш булган мөселманнар шөгыльләнергә тиеш дигән уртак фикергә килгәннәр.
Ярымай, мөнбәр, михраб, манара, тәһарәтханә һәм мәчетнең башка өлешләре татар-мөселман дини корылмалары архитектурасыннан аерылгысыз булырга һәм милли традицияләр кысаларында ачык күренеп торырга тиеш дип тә сөйләшкәннәр.
Яңа нигезләмә Нәзарәтнең киләсе Пленумында расланып, алга таба гамәлгә кертеләчәк дип көтелә.

«Архитекторларның иҗади эзләнүләрен чикләргә кирәкми, әмма Татарстанда мәчетләр төзүгә, аларның татар милли үзенчәлекләрен саклап, тышкы рәвешенә, эчке бизәлешенә һәм функционалына карата таләпләрне билгеләргә кирәк», – дигән Сәмигуллин.
Киңәшмәгә килгән архитекторлар мәчетләргә карата техник таләпләрне системга салуны, ислам архитектурасы өлкәсендә норматив-хокукый база эшләүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Моннан тыш, экспертлар мәчетләр төзү белән намаз укучы, мәчеттә гыйбадәт кылуның бөтен нечкәлекләрен белгән, ислам тарихы һәм татар мәдәнияте белән таныш булган мөселманнар шөгыльләнергә тиеш дигән уртак фикергә килгәннәр.
Ярымай, мөнбәр, михраб, манара, тәһарәтханә һәм мәчетнең башка өлешләре татар-мөселман дини корылмалары архитектурасыннан аерылгысыз булырга һәм милли традицияләр кысаларында ачык күренеп торырга тиеш дип тә сөйләшкәннәр.
Яңа нигезләмә Нәзарәтнең киләсе Пленумында расланып, алга таба гамәлгә кертеләчәк дип көтелә.
❤13👍8🔥4🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Билгесез тарафка алып киттеләр". Себердә Сүзге ханбикәсенең һәйкәле юкка чыккан "SOS! "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы капасының йозагын ватып кереп, Себер ханбикәсе Сүзгенең бронз сынын алып чыгып киттеләр" дип язды татар оешмасының рәисе, җәмәгать эшлеклесе…
Тубылда Сүзге ханбикәгә һәйкәл куюга рөхсәт бирүне сорап петиция барлыкка килде
Ул Русия президенты Владимир Путин исеменә язылган.
"Күчем ханның хатыны һәм Себер ханлыгы ханбикәсе Сүзге искиткеч идарәче генә түгел, авыр чорларда үз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртучы көчле хатын-кыз да булган. Сүзгегә һәйкәл кую аның истәлеген хөрмәт итүдән тыш, тарихта хатын-кызларның көчен һәм батырлыгын тану билгесе дә булачак", диелгән петициядә.
2 августка мөрәҗәгатьне 19 кеше имзалаган.
З0 июльдә Тубылдагы Искер тарихи мемориаль комплексы капкасының йозагын ватып, Сүзге ханбикәнең бронз сынын алып киттеләр. Моны прокуратура кушуы белән хакимиятләр эшләгән.
"Мирас" татар оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе Луиза Шәмсетдинова моны хокук бозу дип санап, полициягә хәбәр иткән.
Һәйкәлне 1-3 августта барган "Искер җыены" кысаларында тәкъдим итәргә җыенганнар иде.
Һәйкәл кую турында билгеле булганнан соң, урыс милләтчеләре, z-активистлар каршы чыгышлар ясады, һәйкәл куюны "тарихи экстремизм" дип атадылар.

Change.org
Подпишите петицию
Добиться установки памятника Сибирской царице Сузге
❤6🔥1🤡1
Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт” бию проекты дәвам итә
Һәр пәнҗешәмбе кичке алтыда Кабан күле яр буенда татар биюләре буенча остаханәләр уза, халык рәхәтләнеп бии. “тирбәлү”, “чеметеп басу”, “чылбыр”, “әйләнү” һәм тагын бик төрле хәрәкәтләр һәм биюләр өйрәтәләр.
Проект инде биш ел эшли, шул уңайдан оештыручылар профессиональ булмаган биючеләр арасында «Бию көрәше» уздыра. Иң шәп биючегә бүләккә – 300 000 сум бирмәкчеләр.
Фото: “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының Вк төркеменнән.

❤9🔥5🤯1