Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә Русия армиясенең Киевка дрон һәм ракет һөҗүме аркасында Ислам мәдәни үзәге һәм мәчеткә зыян килгән

“Өммәт” (“Умма”) мөселманнар диния нәзарәте мөфтие кырымтатар Мурат Сулейманов Facebook битендә язуынча, мәчетнең тәрәзәләре һәм ишекләре ватылган.

Хәзерге вакытта бинаны төзекләндерү өчен акча җыю башланган.

Ислам мәдәният үзәге сәдака акчасына эшли. Элек чит ил студентлары да нык булышкан, әмма сугыш башлангач кайтып киткәннәр.

Киевның әлеге мәчетендә мөселманнар өчен җомга намазларыннан тыш, төрле чаралар, аерым алганда ифтарлар, балалар өчен дәресләр уза.

▪️Бу Русия һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән беренче генә гыйбадәт йорты түгел. Украинаның Русия хәрбиләре тарафыннан басып алынган Северодонецки шәһәрендә "Бисмилла" дип аталучы Ислам мәдәни үзәге тулысынча җимерелгән иде. Мәчет бары 2019 елның 30 сентябрендә генә ачылган булган.

▪️Русия армиясенең Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 31гә җитте, алар арасында биш бала да бар.

@azatliqradiosi
😢7🤬3❤1
❗️Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 39 яшьлек ирне террорчылыкны аклауда гаепләп 25 сентябрьгә кадәр сак астына алган

ОВД-Инфо «РТ Онлайн»га сылтанып язуынча, ирнең исеме – Артур Сагиев.

Эш ачуга 2024 елның августыннан октябрьгә кадәр Telegram-да чыккан комментарийлар сәбәп булган диелә.

KazanFirst ФСБга сылтанып язуынча, ирне Украина тарафлы каналларда Украина кораллы көчләренең Русиягә ясаган һөҗүмнәрен хуплап язган комментарийлары өчен 31 июльдә тоткарлаганнар.

Мәхкәмәдә белдерүләренчә, Сагиевны армияне дискредитацияләү маддәләре нигезендә инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Барлыгы аңа 60 мең сум штраф салынган.

Моннан тыш Казанның Идел буе районы узган елның ноябрендә Сагиевны нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә 15 тәүлеккә сак астына алган булган. Беркетмәдә язылганча, ул “урысларның кешелек дәрәҗәсен кимсетү”че комментарийлар калдырган.

@azatliqradiosi
🤬6🤮2😢1
❗️АКШ президенты Доналд Трамп Русиянең Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевның Русия белән АКШ арасында сугыш ихтималы турындагы белдерүләренә җавап итеп, ике атом су асты көймәсен "тиешле районнарга" урнаштырырга боерды.

Мөгаен сүз атом су асты көймәләрен ракет очырту урыннарына юллау турында барадыр.

"Мин бу ахмак һәм котыртучан белдерүләр (Медведевныкы) сүздә генә калмаса дип, тиешле районнарга ике атом су асты көймәсен урнаштырырга боерык бирдем", дип язды АКШ президенты Truth социаль челтәрендә.

"Сүзләр зур әһәмияткә ия, алар еш кына көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу очракта андый хәл булмас дип өметләнәм", диде ул.

Июль азырында Медведев X социаль челтәрендә Трампка мөрәҗәгать итеп, аның Русиягә карата ультиматумнары "сугышка илтүче адым" булырга мөмкин дип белдерде. Ул Трампны АКШ президенты Джо Байден юлыннан бармаска чакырды. Элегрәк Мәскәү Байденны Русия белән мөнәбәтләрне кискенләштерүдә гаепләгән иде.

Июнь азагында Трамп Truth челтәрендә, Медведевның кайбер илләрнең Иранга атом коралы тапшыру ихтималы турында белдерүләренә җавап итеп, Америка атом су асты көймәләрен мактады.

"Һичшиксез, иң көчле һәм иң яхшы, башкаларны 20 елга уздыручы коралыбыз бу безнең су асты көймәләре", дип язды Трамп. Моңа җавап итеп Медведев, Иранга коралны Русия бирәчәген истә тотмаганын әйтте.

▪️РБК язуынча, Трампның бүгенге белдерүеннән соң Мәскәү биржасы индексы киңәт аска тәгәрәгән, ә Brent маркалы нефть бәясе киресенчә арткан һәм 70 долларны узып киткән.

@azatliqradiosi
🔥5❤1😁1
Татарстандагы мәчетләрдә татарлык булырга тиеш: республикада мәчетләр төзү нигезләмәсен төзиячәкләр

Шушы көннәрдә Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин рәислегендә республикада мәчетләр төзүнең концептуаль мәсьәләләре турында эшлекле киңәшмә узган.

Аерым алганда, Аллаһ йортлары архитектурасында татар милли үзенчәлекләрен саклау турында сөйләшкәннәр. Җыелыш башында Мөфти хәзрәт хәзерге татар мәчетләренең тышкы яктан милли төсмере әз булуын һәм, гомумән, татар мәчетләренә хас үзенчәлекләрне киң һәм һөнәри җәмәгатьчелектә аңлау юклыгын билгеләп үткән дип хәбәр итә Татарстан диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

1100 елдан артык ислам динен тоткан татар халкының дини корылмалар төзүнең уникаль мәдәниятен торгызырга һәм сакларга кирәк диелгән.

«Архитекторларның иҗади эзләнүләрен чикләргә кирәкми, әмма Татарстанда мәчетләр төзүгә, аларның татар милли үзенчәлекләрен саклап, тышкы рәвешенә, эчке бизәлешенә һәм функционалына карата таләпләрне билгеләргә кирәк», – дигән Сәмигуллин.


Киңәшмәгә килгән архитекторлар мәчетләргә карата техник таләпләрне системга салуны, ислам архитектурасы өлкәсендә норматив-хокукый база эшләүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Моннан тыш, экспертлар мәчетләр төзү белән намаз укучы, мәчеттә гыйбадәт кылуның бөтен нечкәлекләрен белгән, ислам тарихы һәм татар мәдәнияте белән таныш булган мөселманнар шөгыльләнергә тиеш дигән уртак фикергә килгәннәр.

Ярымай, мөнбәр, михраб, манара, тәһарәтханә һәм мәчетнең башка өлешләре татар-мөселман дини корылмалары архитектурасыннан аерылгысыз булырга һәм милли традицияләр кысаларында ачык күренеп торырга тиеш дип тә сөйләшкәннәр.

Яңа нигезләмә Нәзарәтнең киләсе Пленумында расланып, алга таба гамәлгә кертеләчәк дип көтелә.
❤13👍8🔥4🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Билгесез тарафка алып киттеләр". Себердә Сүзге ханбикәсенең һәйкәле юкка чыккан "SOS! "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы капасының йозагын ватып кереп, Себер ханбикәсе Сүзгенең бронз сынын алып чыгып киттеләр" дип язды татар оешмасының рәисе, җәмәгать эшлеклесе…
Тубылда Сүзге ханбикәгә һәйкәл куюга рөхсәт бирүне сорап петиция барлыкка килде

Ул Русия президенты Владимир Путин исеменә язылган.

"Күчем ханның хатыны һәм Себер ханлыгы ханбикәсе Сүзге искиткеч идарәче генә түгел, авыр чорларда үз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртучы көчле хатын-кыз да булган. Сүзгегә һәйкәл кую аның истәлеген хөрмәт итүдән тыш, тарихта хатын-кызларның көчен һәм батырлыгын тану билгесе дә булачак", диелгән петициядә.

2 августка мөрәҗәгатьне 19 кеше имзалаган.

З0 июльдә Тубылдагы Искер тарихи мемориаль комплексы капкасының йозагын ватып, Сүзге ханбикәнең бронз сынын алып киттеләр. Моны прокуратура кушуы белән хакимиятләр эшләгән.

"Мирас" татар оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе Луиза Шәмсетдинова моны хокук бозу дип санап, полициягә хәбәр иткән.

Һәйкәлне 1-3 августта барган "Искер җыены" кысаларында тәкъдим итәргә җыенганнар иде.

Һәйкәл кую турында билгеле булганнан соң, урыс милләтчеләре, z-активистлар каршы чыгышлар ясады, һәйкәл куюны "тарихи экстремизм" дип атадылар.
❤6🔥1🤡1
Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт” бию проекты дәвам итә

Һәр пәнҗешәмбе кичке алтыда Кабан күле яр буенда татар биюләре буенча остаханәләр уза, халык рәхәтләнеп бии. “тирбәлү”, “чеметеп басу”, “чылбыр”, “әйләнү” һәм тагын бик төрле хәрәкәтләр һәм биюләр өйрәтәләр.

Проект инде биш ел эшли, шул уңайдан оештыручылар профессиональ булмаган биючеләр арасында «Бию көрәше» уздыра. Иң шәп биючегә бүләккә – 300 000 сум бирмәкчеләр.

Фото: “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының Вк төркеменнән.
❤9🔥5🤯1
Чаллыдагы сәяси ачлыкка 35 ел: бәйсезлек өчен көрәшкән Зиннур Әһлиуллинга каршы мәхкәмә эше бара

1990 елның 2 августында Чаллыда татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зиннур Әһлиуллин Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итте. Хәзерге вакытта Әһлиуллинга каршы җинаять эше ачылган, тиздән чираттагы мәхкәмә утырышы узачак. Шул уңайдан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

Анда әйтелгәнчә, 2 август яңа татар тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе, чөнки Зиннур Әһлиуллин үз тарафдарлары белән татар тарихында беренче сәяси ачлыкны башлый. Ул Татарстанга суверенитет, ягъни союздаш республика статусы таләп итә.

"4-5 август көннәрендә Татарстанга РСФСР башлыгы Борис Ельцин килде. Ул Зиннур Әһлиуллин белән очрашырга теләде, Әмма Әһлиуллин: "чын татар урыс патшасына буйсынмый" дип аның янына барудан баш тартты. Кирәк булса үзе килер, диде. Ельцин белән очрашу булмады. Әмма Чаллыда чыгыш ясаганда Ельцин: "Күпме йота аласыз, шул хәтлек суверенитет алыгыз", дигән сүзен әйтте", диелә мөрәҗәгатьтә.

Ачлык 12 көн дәвам итә. Әһлиуллин авызыннан кан киткәч ачлыкны туктата.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, бу милли хәрәкәтне уятып җибәрүгә очкын була. Меңнәрчә татарлар суверенитет таләп итеп урамнарга чыга...

"Меңнәрчә татарлар Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттән 30 август көнне Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүне таләп итеп Казанга юл ала. Аларга меңнәрчә казаннар кушыла. Бу кешеләрне урамга Татар иҗтимагый үзәге алып чыга...

Булачак президент, миллиардер һәм сатлыкҗан Шәймиев Декларацияне имзаларга мәҗбүр була. Әмма соңрак ул суверенитет һәм татар халкын миллиард долларга сатып җибәрә.

Ә суверенитет башында торган милли каһарман Зиннур Әһлиуллин даими рәвештә эзәрлекләнеп килә, хәзер аңа каршы чираттагы мәхкәмә бара", диелә мөрәҗәгатьтә.

▪️Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

Аны нәрсәдә гаепләүләре турында 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥6😢3😨3❤2
Башкортстанда башкорт телле элмә такталардагы хаталарны тикшерәчәкләр

Бу эш белән Иҗтимагый пулат һәм республика муниципалитетлары шөгыльләнәчәк.

Максат кемне дә булса гаепләү яки җәза бирү түгел, ә телләргә хөрмәтне саклау, ди оештыручылар.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды мөдире Гөлназ Йосыпова РБК-Уфа басмасына Ишембайда кибет, мәктәп һәм башка оешмаларның элмә такталарын тикшергәнен сөйләде. Иң еш очрый торган хаталар арасында башкорт хәрефләрен урыс хәрефләре белән алыштыру (мәсәлән, "Ү" урынына "У" дип язу), ялгыш тәрҗемәләр һәм контекстка туры килмәгән сүзләр куллану күзгә ташлана.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤6👍5🔥1🎉1
Татар-башкорт элмә такталарында хаталар еш очрыймы?
Anonymous Poll
64%
Әйе
15%
Юк
3%
Миңа барыбер
17%
Иң мөһиме ана телендә язганнар