Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 сентябрь. Белем көне котлы булсын! Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә. Төнлә Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылып торды. Шулай ук Алабуга һәм Түбән Камада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Хәзер чикләүләр алынган.

🔸Әфганстан көнчыгышында зилзилә нәтиҗәсендә ким дигәндә 250 кеше үлгән, 500дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта "Бахтар" агентлыгы хәбәр итә. Хәзер җимерекләрне аралау бара. Алар астында кешеләр булуы ихтимал.

🔸1 сентябрьдән күп кенә Русия кибетләре "ят агентлар" китапларын сатудан алачак.

🔸Русиядә мәхкәмә торакны арендага биргәндә "слаяннарга гына бирәм" ише милли һәм дини нигездә чикләүче игъланнарны тыйды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

🔸Алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән журналист Мария Пономеренкога каршы өченче җинаять эше акчканнар. Аны колония хезмәткәре гомеренә куркыныч тудырмыйча сәламәтлегенә зыян салу маддәсе нигезедә гаеплиләр.

@azatliqradiosi
❤2
Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе остазларына айлык акча җыя

Мөфтият хәбәр итүенчә, 391 925 сум җыелган, тагын 108 075 мең җыясы калган.

2023 елны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узган иде. Очрашуга Татарстандагы дини белем йортларының җитәкчеләре җыелды. Фикер алышу дәвамында мәдрәсәләрне тотуга акча җитмәү, укытучыларның минималь хезмәт хакына эшләве, эшмәкәрләрнең пассив булуы әйтелде.

Күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте Украинадагы оккупацияләнгән Луһански өлкәсендәге Лисичански һәм Рубежное балаларына бер миллион сумлык һуманитар ярдәм тапшырды

Шулай ук мөфтият Украинадагы сугышка акча һәм ярдәм җыеп килә. Мөселманнарның бер өлеше сугышка акча җыюга каршы.

@azatliqradiosi
🤬5👎1
❗️Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе итеп "Казан утлары" журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин билгеләнгән

Бу хакта нәшриятның матбугат үзәгенә сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Рөстәм Галиуллин филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 2017 елдан бирле "Казан утлары" журналын җитәкләде.

▪️Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин вазифасыннан күптән түгел китте.

▪️Татарстан китап нәшриятын оештыру тарихы 1919 елда башлана. Башта ул РСФСР Госиздатының бүлеге була, 1921 елда Татгосиздат исеме белән аерым оешма буларак эшли башлый. Аңа баштагы елларда Чуаш, Мари авномияләре, Пермь өлкәсе нәшриятлары буйсынган. 1958 елда аңа Татар китап нәшрияты дигән исем бирелә. 1925-35 елларда ул Казанның Кремль урамындагы Пассаж бинасының беренче катында, 1935-2008 елларда Бауман урамындагы Матбугат йортында урнаша. Әлеге вакытта Декабристлар урамы, 2 адресындагы "Татмедиа" бинасында урнашкан.

Татарстан китап нәшрияты ел саен ике йөздән артык исемдә ярты миллион данә китап бастыра. Нәшриятның Казанда ике китап кибете бар, анда 1500 исемдә нәфис, балалар өчен әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр тәкъдим ителгән. Нәшриятта татар, урыс һәм Русиядәге башка асаба халыкларның телләрендә китаплар нәшер ителә. Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен интернет аша да тәкъдим итә.

Берничә ел элек нәшрият 150 татар классик әсәрләрен аудио буларак яздырды. Аудиокитапларны ​нәшрият сайтына кереп бушлай тыңлап була.

Нәшриятта 69 кеше эшли.

@azatliqradiosi
🤔3🔥1
Көн язмасы: "Теләнмәгән" белем: милли мәктәпләрдән башладылар, халыкара мәктәпләргә җиттеләр

Мәскәүнең милли мәктәпләрдән башлаган басымы халыкара мәктәпләргә дә кагыла башлады. International Baccalaureate (IB) оешмасы "теләнмәгән" дип танылды.

Татарстанда IB програмы нигезендә ике урында: Казан халыкара мәктәбендә һәм Алабуга халыкара мәктәбендә укыттылар. Казан мәктәбендә ул Диплом програмы иде, ә Алабугада - башлангыч (PYP) һәм урта (MYP) сыйныфлар програмы булды. Казан халыкара мәктәбе сайтыннан IB турында бөтен мәгълүматны шундук алып ташладылар. Анда хәзер "Без халыкара белем бирәбез", дип кенә язылган. Алабуга мәктәбе сайтында IB аббривиатурасы юк, ләкин кайбер эчке битләрдә PYP һәм MYP атамалары калган.

"Уку процессы турында әйткәндә, бер нәрсәне аңлау мөһим: IB беркайчан да белем бирү програмнарының эчтәлеген безгә такмый. Халыкара бакалавриат стандартлары — бу укыту планы яки "Икенче дөнья сугышында кем җиңде" дигән сөйләшүләр турында түгел, ә уку процессын оештыру ысуллары турында. Барлык эчтәлекне безнең мәктәп үзе, үз тәҗрибәсенә, практик эшенә, белгечләребез туплаган материалларга һәм Русия белем стандартларына таянып, мөстәкыйль төзеде, — диде Казан халыкара мәктәбе мөдире Нияз Гафиятуллин.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😁2❤1💊1
Узган ялларда Татарстан суверенитет көнен билгеләде.

Татарстан үзенең суверенитетын нигә саклап кала алмады? Татарлар яңадан шулай күтәрелә алырмы? Без бу сорауларны галимнәргә бирдек.

Тулы язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан
❤6🙏3
Бүген Беслан мәктәбенә һөҗүм корбаннарын искә алалар.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды.

Тотыкларны алу өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары лидерларының берсе Шамил Басаев алды.

Әлеге фаҗигале вакыйганы объектив тикшерү булмады. 2017 елның апрелендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Беслан терактында һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына барлыгы өч миллион евро түләтү турында карар чыгарды.

Европа мәхкәмәсе Русия җитәкчелеген кеше гомерен саклау йөкләмәсен тиешле башкара алмавы һәм бинаны һөҗүмгә тотуны планлаштырганда тотыкларга зыян салуны киметү турында уйламаган дип белдерә.

Кремль Страсбург мәхкәмәсе карары белән килешмәде.

Русия тарихында корбаннар саны буенча бу теракт иң зурысы булып кала бирә. Террорчылар арасында бердәнбер исән калучы – Нурпаши Кулаев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
❤4😢3