Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узган ялларда Татарстан суверенитет көнен билгеләде.

Татарстан үзенең суверенитетын нигә саклап кала алмады? Татарлар яңадан шулай күтәрелә алырмы? Без бу сорауларны галимнәргә бирдек.

Тулы язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан
❤6🙏3
Бүген Беслан мәктәбенә һөҗүм корбаннарын искә алалар.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды.

Тотыкларны алу өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары лидерларының берсе Шамил Басаев алды.

Әлеге фаҗигале вакыйганы объектив тикшерү булмады. 2017 елның апрелендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Беслан терактында һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына барлыгы өч миллион евро түләтү турында карар чыгарды.

Европа мәхкәмәсе Русия җитәкчелеген кеше гомерен саклау йөкләмәсен тиешле башкара алмавы һәм бинаны һөҗүмгә тотуны планлаштырганда тотыкларга зыян салуны киметү турында уйламаган дип белдерә.

Кремль Страсбург мәхкәмәсе карары белән килешмәде.

Русия тарихында корбаннар саны буенча бу теракт иң зурысы булып кала бирә. Террорчылар арасында бердәнбер исән калучы – Нурпаши Кулаев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
❤4😢3
ФБК: Мединскийлар гаиләсе 6 миллиард сумлык күчемсез милке бар

Бу милеккә кунакханә, ресторан, күпсанлы фатирлар һәм башка объектлар керә.

Русия президенты киңәшчесе Владимир Мединскийның балалары — 18 яшьлек Мария һәм 21 яшьлек Александр — инде күпмиллионлы байлыкка ия булучы хәлле генә эшкуарлар булып җиткән, дип хәбәр итә Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК).

ФБК бастырган документларга караганда, Мария Мединская кунакханә бизнесы белән шөгыльләнә. Аның ширкәте Мәскәүнең тарихи үзәгендә урнашкан 500 миллион сумлык бинага ия. Анда 22 бүлмәле кунакханә урнашачак. Бу йорт XIX гасырда төзелгән һәм «Мальцев йорты» йорты дип атала, ул мәдәни мирас объекты булып тора. Элек ул «Хәрби-тарихи музей үзәге» карамагында булган, аны Владимир Мединский үзе җитәкли иде.

Александр Мединский исә Мәскәүнең Мичурин проспектында урнашкан 336 дүрткле метрлы сәүдә бинасына хуҗа, ул ресторан өчен арендага бирелә һәм 110 миллион сум тора дип бәяләнә. Моннан тыш, күптән түгел ул Кремль янында урнашкан итальян ресторанын да сатып алган.

ФБК белдерүенчә, Владимир Мединский хатынының әнисе «Москва-Сити»даге апартаментларга хуҗа, ә аның сеңлесе исеменә Мәскәүдә берничә фатир теркәлгән, аларның гомум бәясе 500 миллион сумнан артып китә.

ФБК Мединскийның якын туганнары тоткан барлык күчемсез милек исемлеген бастырды. Фонд исәпләвенчә, әлеге активларның гомум бәясе 5 миллиард 967 миллион сум тәшкил итә.
🤓4❤3💩2🤷‍♂1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 сентябрь. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Сишәмбегә каршы төндә Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә, Киев янындагы Ак чиркәү шәһәрендә бер кеше һәм Херсон өлкәсенең Белозерка бистәсендә 73 яшьлек ир һәлак булган. Сумы шәһәрендә сәүдә үзәгенә зыян салынган, берничә кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Русиянең Ростов өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Дондагы Ростовта ике күпкатлы йортка зыян килгән һәм ут капкан. Йортларның берсендә шартламаган снаряд табылган, 320 кеше эвакуацияләнгән. Ике өлкән кеше һәм бер бала яраланган. Губернатор вазифаларын башкаручы Юрий Слюсарь белдерүенчә, "җитди яраланучылар" булмаган.

🔸Русия баш прокуратурасы The Royal United Services Institute for Defence and Security Studies британ оешмасын "теләнмәгән" дип тапты. Бу 1831 елны төзелгән саклану мәсьәләләре аналитик үзәге. Баш прокуратура белдерүенчә, анда "катнашучылар Русияне Европаны басып алырга омтылуда, башка илләрнең сайлауларында тыкшынуда гаепләгән" мәкаләләр бастыра.

🔸"Икар" һава ширкәте Уфадан Казанга очышларны арттырга. Башкортстан транспорт министрлыгы хәбәр итүенчә, 18 сентябрьдән очышлар атнасына өч тапкыр, 2 октябрьдән атнасына биш тапкыр башкарылачак.

🔸Мәскәүдә төзекләндерелүче Тарихи мәчеткә тарихи манараны урнаштырганнар. 1823 нче елда нигез салынган мәчеткә 1993 елда манараны куймаган булалар. Хәзер ул элекке кыяфәтендә торгызылачак.

@azatliqradiosi
❤3
Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина соңгы сүз белән татар телендә чыгыш ясаган

"Әһәмиятле һәм җаваплы вакыт булуны аңлап, сездән ана телемдә берничә сүз әйтергә рөхсәт итүегезне сорыйм", дигән ул.

Татар телендә чыгыш ясаганнан соң ул урыс теленә күчкән.

Ул үз вазифаларын "тиешенчә үтәмәве" өчен гаепне тулысынча тануын белдергән һәм үзенең урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдиновага ышанып эш итүенә үкенүен әйткән. "Ышанычларын аклый алмаганым өчен республика җитәкчелеге алдында гафу үтенәм", дигән Нигъмәтуллина. Ул мәхкәмәдән авыру улы барлыгын исәпкә алуны үтенгән. Зинһар акылыгыз һәм йөрәгегез белән мине ишетеп, хатын-кыз һәм анага мәрхәмәтлелек күрсәтегез", дигән Нигъмәтуллина.

Шуннан соңгы сүз белән Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдинова чыгыш ясаган.

Хөкем карары 11 сентябрьдә игълан ителәчәк.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3
Грузиядәге мәхкәмә Русия активисты Антон Чечинны наркотик саклауда гаепләп 8,5 елга ирегеннән мәхрүм итте

Чечин гаепне танымады. Активист адвокатлары әйтүенчә, наркотикны аңа Грузиядә хөкүмәткә каршы протест чараларында катнашкан өчен ташлаганнар.

Хөкем карары игълан ителгәннән соң Тифлис шәһәр мәхкәмәсе бинасы янында сакчылар белән Чечинга теләктәшлек белдерергә килүчеләр арасында бәрелешләр башланды. Яраланучылар бар диелә.

▪️Чечин Украинада сугыш башланганчы Русиядә оппозиция чараларында катнашып ялгыз пикетларга чыкты. Шуның өчен административ җаваплылыкка тартылды. Русия Украинага каршы сугыш башлагач, 2022 елның апрелендә Грузиягә китте.

@azatliqradiosi