Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле җомга көне белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина дроннары Русиянең төрле төбәкләренә, шул исәптән Ленинград өлкәсенең Приморски нефть портына һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы порттагы…
Япония Русиягә карата яңа чикләүләр кертте.

Исемлектә 50 ширкәт, алар арасында Татарстанның өч ширкәте дә бар: «Ремдизель», «Алабуга» һәм «Альбатрос».

▪️"Ремдизель" Чаллыда урнашкан. "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада шулай ук штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина җитештерелә. Узган ел ширкәт АКШ чикләүләренә дә кертелде.

▪️“Альбатрос” ширкәте Герань 2” (Иранда ул Shahed-136” дип атала) дроннарын җыю белән шөгыльләнә. 2024 елда 955 миллион сумнан артык керем алган.

▪️"Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерелә. Русия бу ширкәткә дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан, шул исәптән Африка илләреннән, Казакъстаннан, Шри-Ланкадан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.

Япония моңа кадәр Татарстаннан "Тимер Банк", Казан дары ширкәте, Камаз, "Ак барс" кораблар төзүче ширкәт һәм "Эникс" дроннар җитештерүче ширкәт, "Ак барс" холдинг ширкәтенә каршы чикләүләр кертте.

@azatliqradiosi
❤1👏1😁1🙏1
⚡️Татарстанда Васильево бистәсеннән ерак түгел Идел елгасында көймә әйләнеп, кешеләр батып үлгән

Фаҗига бүген туган көнне бәйрәм иткәндә килеп чыккан. Бәйрәмгә җыелучылар Яшел Үзәндә ике көймә яллаган булган.

Baza мәгълүматынча, ике көймәнең берсе чыгарган дулкыннар икенчесен аударган. Көймәдә булган җиде кешенең өчесе батып үлгән, дүртесе икенче көймәгә кадәр йөзеп чыккан.

ЯҢАРТУ: Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дүрт кешенең һәлак булуын белдерде. Катерда 7 кеше булган. Ике кешенең җәсәде табылган, тагын икесен эзлиләр.

Беренчеләр мәгълүматларга караганда, көймәдәгеләр коткару жилеты кимәгән булган. Шулай ук катерга тиешле нормадан артык кеше утырган. Ул 6 кешелек кенә булган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре башланган.

@azatliqradiosi
❤1🤡1🌚1
"Вёрстка": Екатерина Мизулина блогерлар, музыкантлар һәм комикларга 300дән артык әләк язган

"Интернет иминлеге лигасы" җитәкчесе Екатерина Мизулина ким дигәндә 318 җәмәгать эшлеклесе, дүрт музыкаль төркем һәм бер сугышка каршы оешма өстеннән әләк язган. Моны "Вёрстка" исәпләп чыгарган.

Иң күп әләкне Мизулина блогерлар өстеннән язган – 238. Шулай ук ул 70 музыкантны һәм дүрт музыкаль төркемны— шул исәптән "Би-2", Моргенштерн, Шарлот, Паша Техникны эләкләгән.

Моннан тыш, ул биш комикка, актер Алексей Панинга, эшмәкәр Руслан Баязитовка, Русия Думасы депутаты Владислав Даванковка, педиатр һәм язучы Федор Катасоновка, стилист һәм мода тарихчысы
Александр Васильевка һәм "Феминистик сугышка каршы каршылык" оешмасына да әләк юллаган.

"Важные истории" элегрәк исәпләп чыгаруынча, Русиянең Украинага каршы сугышы башыннан 2024 елның июненә кадәр русияләр ким дигәндә 3,5 мең донос язган. Бу ачык чыганаклар нигезендә генә тупланган сан.
🤮8💩1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

🔸журналист Ирина Бороган
🔸 язучы Эдуард Тополь
🔸активист Ирина Шумилова
🔸блогер Сергей Куропов
🔸«Обманутый россиянин» проекты.
🔥1
Стерильләштерү, җәфалаулар һәм мыскыл итүләр: Кытайдагы уйгыр лагереннән Келбинур Сидик тарихы

"Миңа операциягә ясамагыз, дип ялвардым. Мин болай да башкача бала таба алмаячакмын һәм теләмим дә", – дидем. Әмма барыбер мине мәҗбүри стерилизацияләделәр".

Бу сүзләр – Кытайның Синҗан төбәгендәге Өремче шәһәреннән кытай теле укытучысы Келбинур Сидик тарихынан.

Ул меңләгән уйгыр хатыны һәм кызы кичергән хәлләр турында сөйли: лагерьларда тотылганнарга яки Келбинур кебек мәҗбүри эшкә җибәрелгәннәргә мондый җәза еш кулланылган.

Соңгы елларда якынча бер миллион уйгыр төрмәләргә ябылган дип санала. Кытай хакимияте моны "радикализмга каршы көрәш" дип атый һәм лагерьларны "яңадан тәрбияләү үзәкләре" дип тасвирлый.

"Кайбер кызларга күремне кискен һәм мәңгелеккә туктата торган дарулар бирәләр иде. Ә мине хастаханәгә алып барып, гомерлеккә стерилизацияләү операциясе ясадылар", – дип сөйләгән Келбинур Саревога килгәч Азатлык Радиосының Балкан хезмәтенә.

Без Сидик тарихын татар телендә бирәбез.

👉Мәкаләне монда укыгыз
😢5🤯4❤1🤬1💔1
Киләсе өч елда Татарстан бюджеты дефициты 18 млрд сумга җитәр дип фаразлана

12 сентябрьдә Татарстан финанс министрлыгы киләсе елга һәм шулай ук 2027-2028 елларга республика бюджеты проектын тәкъдим итте. Алдагы өч елда керемнәр чыгымнарны капламас дип көтелә.

2026 елга Татарстанның гомуми бюджетында керемнәр 604,8 миллиард сум күләмендә көтелә, чыгымнар – 618,2 миллиард сум. Шулай итеп, 13,4 миллиард сумлык кытлык булачак.

Чыгымнарның иң зур өлеше киләсе елда мәгариф тармагына юнәлтеләчәк – 191,5 миллиард сум. Сәламәтлек саклау өлкәсенә – 159,1 миллиард, “Милли икътисад” бүлегенә – 156,6 миллиард, ә торак-коммуналь хуҗалыкка – 17,3 миллиард сум каралган.

2027 елда Татарстан бюджетның 15,4 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.

2028 елда исә Татарстан бюджетындагы тискәре баланс 18,7 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Бу елда керемнәр 687 миллиард сум күләмендә көтелә, чыгымнар – 705,7 миллиард сум булыр дип фаразлана.

2025 елгы бюджет 13,5 млрд сумлык кытлык белән кабул ителгән иде. Ләкин ел ахырына ул 31 млрд сум булачак.
❤2
Бу атнада Оренбурда Халыкара «Татар кызы-2025» бәйгесенең финалы булды.

10 сентябрьдә узган финалда 12 кыз көч сынашты.

«Татар кызы-2025» исеменә Төркмәнстаннан Алсу Рафикова ия булды. Аңа “Лада Гранта” машинасы бүләк иттеләр.

Финал «Татар анасы» темасына багышланган. Әлеге образ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйләп сайланылган.
👎8🔥3
Уфада пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә нефть эшкәртү заводы янган

«Башнефть-Новойл» заводына һөҗүм һәм янгын мизгелләре күрсәтелгән фото һәм видеоларны «Честный репортаж» һәм Ufa_rb каналлары чыгарды.

Моңа кадәр Уфада аэропорт эшчәнлеген вакытлыча туктаткан иде.

Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов нефть эшкәртү заводына һөҗүм булуын раслады — аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.
🔥4🎉3❤2👍1👎1😈1
🕌Мәскәү өлкәсендә төзекләндерүдән соң Щелково Җәмигъ мәчете ачылды

Русия мөселманнары Диния Нәзарәте телеграм каналы язуынча, Мәскәү өлкәсендә төзелгән әлеге беренче мәчет 2001 елда ачылган булган.

Элек ул 260 кеше сыйдырышлы булса, хәзер өч катлы мәчеттә 2600 кеше намаз укый ала. Шулай ук мәчет үз җирлегендә намазларда 4 меңгә кадәр, гаетләрдә 20 меңнән артык кешене сыйдырачак. 2023 елда мәчет комплексында тәһарәт алу өчен яңа бина төзелгән булган.

🔶Мәчетне киңәйтү иганәчеләр акчасына башкарылган. Төзекләндерү вакытында намазлар туктатылмаган.
Мәскәүдә мәчет кытлыгы турында мөселманнар даими әйтеп килә. Шәһәрдә барлыгы дүрт кенә мәчет бар. Җомга намазлары, гаеткә килүче мөселманнар урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр. Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов илдә мәчетләр җитмәү проблемы киләчәктә сәяси проблемнар тудыра ала дигән иде.

@azatliqradiosi
👍6❤3🎉2🔥1