Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядә салым реформасы ятимнәргә һәм инвалидларга зыян китерәчәк

2026 елның 1 гыйнварыннан Русиядә өстәмә бәягә салым (НДС) 22 процентка кадәр күтәрелә. Моннан тыш, әлеге салым еллык кереме 10 миллион сумнан артык булган барлык оешмаларга кагылачак. Элегрәк НДС еллык кереме 60 миллион сумга кадәр булган ширкәтләргә кагылмый иде.

Яңа НДС шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтүче НКОларга да кагылачак. Мәсәлән, ДЦПлы бала яки аутист үсмерне алыйк. Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы аңа канун нигезендә реабилитация уздырырга тиеш, әмма дәүләт үзәкләрендә урын юк, яисә андый үзәк теге яки бу шәһәрдә бөтенләй юк.

Шуңа күрә министрлык бу хезмәтне махсус реестрга кергән хосусый сәүдәгә корылмаган үзәк аша сатып ала. Зуррак үзәкләр өчен 10 миллион сум күп акча түгел. Аннан артып китә икән, димәк ул 22 процент салым түләргә тиеш булачак.

Хезмәт бәясен арттырырлар иде, әмма бу мөмкин түгел, чөнки тарифларны министрлык үзе раслый.

Хәйрия оешмалары җитәкчеләренең кәефләре төшенке. Кемдер бу салым реформасына яраклашырга тырышачак, кемдер оешманы берничәнә бүлеп эшләп карарга тырышачак, кемдер дәүләт белән сөйләшеп караячак. Кыскасы, мөмкинлекләре чикләнгән меңләгән кеше һәм ятимне ярдәмсез калдырырга мөмкин.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
❤2👍1👏1
"Ачык университет" журналистика курслары башлады

Татар телендә белем бирүче "Ачык университет" проекты танылган татар журналистлары белән берлектә журналистикага багышланган онлайн курс тәкъдим итә.

Дөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге курс татар журналистикасы белән кызыксынучылар һәм шул өлкәдә эшләүчеләр өчен әзерләнгән.

Лекторлар арасында танылган журналистлар Илфат Фәйзрахманов, Рәмис Латыйпов, Айваз Садыйров, Чулпан Галиәхмәтова һәм башкалар бар. Курсны Rutube һәм VK Видеода тыңларга була. Техник сәбәпләр аркасында курслар сайтта һәм YouTube-та соңрак эленәчәк дип вәгъдә итәләр.

"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыкты. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤7🔥5👍2😁1💯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸6 ноябрь Татарстан Конституция кабул ителгән көнне билгели. Татарстан Конституциясе 1992 елда Татарстан Югары шурасы тарафыннан кабул ителә. Татарстанда ул ял көне. Мәскәү таләбе белән Конституция күп тапкыр үзгәртелде.

🔸Волгоградта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Дрон бер торак йортка очып кергән, берничә фатир зыян күргән. Якындагы йортларның тәрәзәләре ватылган.

🔸Европа берлеге русияләргә күптапкырлы Шенген визаларын бирүне туктатырга җыена. Бу Русия ватандашлары бары тик бер тапкыр керү визасы гына ала алачак дигән сүз. Мультивиза бирүне чикләүләрне бу атнада ук кертмәкчеләр.

🔸Ютазы районының Димтамак авылындагы фермаларның берсендә кош кизүе чыккан, карантин игълан ителгән. «БИЗНЕС Online» язуынча, алты меңнән артык каз юк ителгән. Фермага чит кешеләр керү, кошларны алып керү һәм алып чыгу, ашлыкларны башка хайваннар өчен куллану тыелган.

🔸Татарстанда төнлә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Түбән Кама һава аланы ябылып торды. Шулай ук Башкортстанда Уфа аэропорты да вакытлыча эшләмәде.

@azatliqradiosi
❤2👍1
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә.

Суверенитет һәм республика мөстәкыйльлеге елларында бу документ шактый кыю язылган була. 2000 елларда Русия хакимиятенә Владимир Путин килүе белән, хакимият вертикале төзелә башлый, төбәкләрдән барлык мөстәкыйльлек билгеләрен тартып ала башлыйлар.

Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр була, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителә. Шулай да, 2023 елга кадәр Конституциядә суверенитет турында да, Татарстан ватандашлыгы турында да әле әйтелә.

Тик Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы фонында төбәкләргә тагын да көчлерәк басым ясала, бу басымга каршы тора алмыйча, Татарстан җитәкчелеге 2023 елның башында Татарстан Конституциясен тагын үзгәртә, ул гади төбәкнең төп кануны булып кала.

Бүгенге документ никадәр аерыла. Элегрәк Азатлык Радиосы моны сезгә 7 маддә мисалында тәкъдим иткән иде.
Тагын бер искә төшерәбез.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💔11❤5🥴1
❗️Ясалма акыл ярдәмендә эш итүче DeepL онлайн-тәрҗемәчесенә татар теле өстәлгән.

Моңа интернет кулланучылары игътибар иткән. Хезмәтнең үзенең моңа бәйле аерым белдерүе чыкмаган.

Азатлык Радиосы тикшергәнчә, телләр арасында татар теле чыннан да барлыкка килде.

DeepL хезмәте 2017 елда Германиянең Келн шәһәрендә DeepL GmbH ширкәте тарафыннан эшләнгән. Тәрҗемәче 30дан артык телдән һәм телгә тәрҗемә мөмкинлеген бирә. Ясалма акыл технологиясен кулланып, ул контекстка карап, төгәлрәк тәрҗемә тәкъдим итә.

Хезмәт үзен "дөньяда иң төгәл тәрҗемәче" дип атый. 1500 символга кадәр тәрҗемә кулланучыларга бушлай тәкъдим ителә. Теркәлү очрагында бер тапкыр 5000 символга кадәр тәрҗемә итеп була.

2025 елның 17 июненнән DeepL хезмәте Русиядәге һәм Беларустагы кулланучыларда ачылмый башлады. Хезмәт үзе моны рәсми шәрехләмәсә дә, бу Русиянең Украинага каршы сугыш алып бару өчен чикләүләргә бәйле булырга мөмкин диелә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥13❤1🍾1
Украинадагы сугыш дәвам итә, һәм бу сугыштан Татарстан белән Башкортстанга табутлар да кайтуы туктамый.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
👌3❤2😱2
Татар шурасы Татарстанның Конституциясен искә алып мөрәҗәгать чыгарды

Чит илдә оешкан яңа татар оешмасы — Татар шурасы 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгать чыгарды. Үз социаль челтәрендә активистлар Татарстан республикасы, Русиягә кадәр, 1992 елда ук мөһим сүзләр язылган, халык референдумы белән ныгытылган документ кабул итте дип искәртә.

Татар шурасы заманнар үзгәрәчәк һәм Татарстан Республика Конституциясе чын мәгънәсендә халык мәнфәгатен яклап эшлиячәк дигән өмет белдерә һәм 1992 елда кабул ителгән, Путинның сәяси режимы вакытында үзгәртелмәгән чын Конституция өчен көрәшәчәк дип белдерә.

— Без 1992 елда кабул ителгән чын Конституцияне торгызу өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Нәкъ шул документ мөһим, чөнки ул халык тарафыннан язылган, аның мәнфәгатен кайгыртып кабул ителгән. Анда "суверенитет", "дәүләтчелек", "республика", "ирек", "мөстәкыйльлек" төшенчәләре алтын хәрефләр белән беркетелгән. Аларны беркем дә ни юк итә алмый, тартып та, хокуксыз дип игълан да итә алмый, — диелә Татар шурасы белдерүендә.

Бүген Татарстан Конституциясе көне. 1992 елда кабул ителгән бу документ бүгенге көнгә кадәр күп үзгәрешләр кичерде, ул гади төбәк кануны булып калды.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤13🔥2👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтеп бетерделәр

Бүген постаменттан һәйкәлнең соңгы элементы - ат сынының аскы өлеше алынган. Бу хакта һәйкәлне реставрацияләүне күзәтүче шура хәбәр итте.

Демонтаж эшләре кире тәртиптә башкарылды. Хәзер һәйкәлнең барлык детальләрен Уфадагы махсус цехка күчерәчәкләр һәм тиздән реставрациянең төп этабы башланачак диелә хәбәрдә.

Башкортстанның мәдәни мирасны саклау идарәсе җитәкчесе Салават Кулбахтин сүзләренчә, һәйкәлне үз урынына 2027 елның язында кайтарачаклар. Эшләрне шул елның апрелендә төгәлләргә җыеналар.

Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый.

Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤3👍1🥰1💯1😇1
Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия президенты Владимир Путинга якын миллиардер Геннадий Тимченконың Gunvor ширкәте АКШ санкцияләренә эләккән "Лукойл"ның чит ил активларын сатып алу ниятеннән баш тарткан. АКШ финанс министрлыгы ширкәткә Путин Украина сугышын туктатканчы эшчәнлек алып бару өчен лицензия бирмәячәген әйткән.

🔸Русиядә яңа тәртип кертмәкчеләр, халыкара роуминг кулланучы, ягъни чит илдән кайтучының мобил интернетын һәм SMS-лар килүен 24 сәгатькә чикләмәкчеләр. Шундый ук чикләүләр сим картасы 72 сәгать эшләми торучыга да кертелә. Бу хакта "Коммерсант" яза.

🔸Башкортстан финанс министрлыгы бюджет дефицитын каплау өчен тагын ике миллиард сум күләмендә кредит алырга җыена. Моның өчен министрлык кредит бирәчәк банк эзли.

🔸14 ел дәверендә беренче тапкыр Трабзоннан килгән паромны тиешле документлары булмауга сылтап, Сочига кертмәгәннәр. Паромда 20 юлчы һәм 26 экипаж бар диелә.

🔸Парижда Израил филармония оркестры чыгышын өзәргә тырышканнар. Концерт вакытында тәртип бозучы петарда аткан. Музыкантлар төтен таралгач концертны дәвам иткән. Петарда җибәрүче тоткарланган.

@azatliqradiosi
🔥2👏1
Италиядә Владимир Путинга лояль җырчы Илдар Абдразаковны "Дон Жуан" операсында катнаштырудан баш тартканнар

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Илдар Абдразаков 2026 елның гыйнварында Моцартның "Дон Жуан" операсында төп партияне җырларга тиеш иде. Аның исеме Верона театры афишаларында чыкты. Ләкин Liberi Oltre le Illusioni итальян берлеге җырчыны чакыруга каршылык белдерде. Шуннан соң Европарламент вице-президенты Пина Пичерно Абдразаковны операда катнаштырудан баш тартырга чакырды.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европада һәм АКШта Илдар Абдразаковның чыгышларыннан баш тарталар.

Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады. 

2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте.

Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде.

2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде.

Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде.

Абдразаковны күптән түгел аннексияләнгән Акъяр (Севастополь) дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп билгеләгәннәр иде.

▪️Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты дигән исемнәре бар.

@azatliqradiosi
👏6🔥3❤1
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе, активист Зөлфия Ситдыйкованы Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салуда катнашуы өчен җәмәгать чарасын уздыру тәртибен бозуда гаепле дип тапкан, һәм ун тәүлеккә сак астына алу карары чыгарган.

Адвокат әлеге карарны кабат шикаять итәргә җыена.

"Утырышка Экстремизмга каршы "Э" үзәге хезмәткәре Рөстәм Хәбибуллин килде, ул бик нык әзерләнгән, сөйлисе сүзләрен яттан өйрәнгән. Безнең өстәмә сорауларга җавап биргәндә ике сүзнең берсен дә бәйләп әйтә алмады", дигән Ситдыйкова Sotavision хәбәрчесенә.

Зөлфия Ситдыйкованы 2025 елның 27 февралендә башка активистлар белән бергә Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салганннан соң тоткарладылар. Шул ук кичтә аңа чараны уздыру тәртибен бозуда гаепләп беркетмә төзеделәр, ә икенче көнне ун тәүлеккә сак астына алдылар. Соңрак Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.

Әмма 5 август көнне Самардагы кассация мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды һәм эшне яңадан карауга җибәрде. Һәм менә Вахитов районы мәхкәмәсе Ситдыйкованы кабат гаепле дип тапкан. Хөкемдары активистны ун тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарган. Ситдыйкова инде элек ун тәүлек сак астында утырып чыкты.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤2
Еврокопа комиссиясе Русия ватандашларына күп тапкырлы Шенген визалары бирүне тыйды.

Кагыйдә Европа берлеге илләренә генә түгел, Шенген киңлегенә кергән башка дәүләтләргә дә, мәсәлән, Швейцария һәм Норвегиягә дә, кагыла.

Кабул ителгән карар нигезендә, күп тапкырлы виза бары тик аерым очракларда гына бирелә ала.

Искәрмә итеп Шенген илләрендә яшәүче русияләрнең якын туганнары, шулай ук транспорт өлкәсендә эшләүчеләр керә.

— Туганнарга күп тапкырлы визаны бер елга кадәр бирү мөмкин булачак, әгәр алар соңгы ике елда өч Шенген визасы алган һәм аларның шартларын бозмаган булса.

— Диңгезчеләргә, йөк машинасы һәм автобус йөртүчеләргә, локомотив бригадаларына һәм башка транспорт хезмәткәрләренә күп тапкырлы виза 9 ай белән чикләнәчәк. Моның өчен аларның соңгы ике елда ике визаны дөрес файдаланган булуы кирәк.

Кайбер очракларда күп тапкырлы визалар бәйсез журналистларга, хокук яклаучыларга һәм “диссидент” дип аталган кешеләргә дә бирелергә мөмкин.

Карар Русиянең Украинага басып керүе, киберһөҗүмнәр һәм Мәскәү ягыннан визаларны шымчылык, пропаганда максатларында куллану ихтималы, һәм “миграцияне Русиянең коралга әйләндерүе” белән аңлатыла.
👍5❤1
Русия юстиция министрлыгы “ят агентлар” исемлеген яңартты:

🔻сәясәт белгече Георгий Чижов,

🔻тарихчы Алексей Уваров,

🔻журналист Александр Пичугин,

🔻акционист Павел Крисевич,

🔻активист, Чиләбедә Навальный штабының элекке координаторы Борис Золотаревский,

🔻социолог Маргарита Завадская,

🔻“СловоНово” ирекле мәдәният форумы,

🔻“Черта” медиапроекты
❤1🔥1
Медиа: Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан АКШка барачак, ул Дональд Трамп һәм Русия лидеры Владимир Путин саммитын оештырырга тырыша

Бу хакта The Guardian хәбәр итә.

Очрашу бүген үк көтелә. Орбан идарәсе җитәкчесе Гуяш әйтүенчә, бу «ике дәүләт җитәкчесенә АКШ һәм Русия очрашуына юл ача ала, ә аннары — Русия-Украина тынычлык килешүенә китерерлек юл харитасын билгеләү мөмкинлеге» булачак.

Шулай ук Орбан АКШның Русия энергетикасына керткән санкцияләреннән азат итү мәсьәләсен дә күтәрәчәк, дип хәбәр ителә. Азат Европа/Азатлык Радиосы Маҗарстан хезмәте язганча, нефть, газ һәм атом энергетикасы да Орбанның Вашингтонга сәфәре барышында төп темаларның берсе булырга мөмкин.
🤡5🌚1
Бер гасыр эшләгән "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде

Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты, аны язучы һәм журналистлар Равил Сабыр, Рәмис Латыйпов таратты.

Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау.

"Бу авыр хәл инде берничә ел дәвам итә. Без кулдан килгәнне эшләдек: штатны кыскарттык, мөмкин булган кадәр экономия режимына күчтек" диелгән "Саубуллашу"да.

Редакция Татарстан рәисенә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин хөкүмәттән "…газет эшчәнлеген тәэмин итү өчен Татарстан бюджетында чаралар каралмаган" дигән җавап алганнар.

Шулай ук алар Рөстәм Миңнехановның Телеграм каналында да мөрәҗәгать калдырган, ләкин моңа бер җавап та алмаган.

Киләсе ярты еллыкта "Татарстан яшьләре" Русия почтасы каталогларында юк. Соңгы тапкыр аңа декабрь өчен язылып була.

"Хәзер үк безнең һәр саныбызның соңгысы булуы ихтимал", ди редакция коллективы һәм газетны саклый алмаулары өчен гафу үтенә.

"Татарстан яшьләренең" 105 еллык тарихы бар. 1920 елның 22 гыйнварында ул "Кызыл яшьләр" исеме белән чыга башлаган.

1990 елларга газет татар яшьләренең иң популяр һәм алдынгы карашлы матбугат басмалары дәрәҗәсенә җитә. Бу еллардагы аның тиражы 300 000 данә тәшкил итә.

1990-2017 елның июленә кадәр баш мөхәррир булып танылган журналист Исмәгыйль Шәрәфиев эшли.

2017 елның июленнән газетны Атлас Гафиятов җитәкли.

"Рәсми Татарстан" порталындагы мәгълүматка караганда, 2025 елның икенче яртыеллыгына "Татарстан яшьләренә" 2868 кеше язылган.

Хәбәрне 👉 монда укыгыз.
😢17💔8❤4😱3
Журналистлар Украинадагы сугышта кимендә 145 мең Русия сугышчысының үлүен раслаган

Бу хакта "Медиазона"ның Би-би-синың урыс хезмәте белән бергә алып барган хисабында әйтелә. 7 ноябрьгә исемлектә үлүчеләр саны 145 258гә җиткән.

Сүз журналистлар һәм тикшеренүчеләр табып, раслый алган исемнәр турында гына бара. Русия хакимияте сугышта үлүчеләр санын яшерә, югалтулар турында сөйләмәскә тырыша.

Соңгы ике ике атнада үлгән хәрбиләр исемлеге 5 меңгә диярлек арткан. Моны "Медиазона" элегрәк хәбәрсез югалган дип саналган, соңрак үлемнәре расланган сугышчыларның исемнәре өстәлүе белән аңлата.

Үлүчеләрнең күпчелеге – Саклану министрлыгы белән контракт төзегән ихтыярилар. Алар арасында 18-20 яшьтәге яшьләр дә шактый, "Медиазона" кимендә 3,3 мең кешене атый.

Төбәкләргә караганда, иң күп үлүчеләр элеккечә – Башкортстаннан (кимендә 7253 кеше) һәм Татарстаннан (кимендә 6441 кеше). Өченче урында Екатеринбур (кимендә 5151 кеше) бара.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🎉2
Кыйссаи Йосыф
Әйдә! Online
"Кыйссаи Йосыф" әсәрен тыңлыйк бүген кич.
Кол Галинең бу мәңгелек әсәрен татар телен өйрәнүчеләргә Әйдә!Online проекты әзерләгән.


➡️ Текст һәм аудио монда
(VPN белән монда укып була)
🔥7❤1
❗️Кичә 58 яшьлек кырымтатар, элекке имам Ленур Хәлиловны, яман шеш белән авыруына карамастан, кабат сак астына алганнар.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Умида Худойбердиева хәбәр иткән.

Ленур Хәлилов яшәгән Корьбек (Изобильное) авылына дүрт кеше килгән. Алар бернинди кәгазь калдырмаган, бары кулларындагы мәхкәмә карары белән танышырга тәкъдим иткән.

"Юлга чыгар алдыннан аның тәһарәт алуын, киемнәрен алыштыруын көтеп тордылар да, алып киттеләр. Ул бит авырый, ник аны өйдән алып китәргә инде?" дип елый-елый сөйләгән Хәлиловның хатыны.

“Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов быел август аенда иреккә чыкты. Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде.

Архангельскиның Исакогорский мәхкәмәсе аның колониядә тотыла алмавын әйтеп, азат итү карарын чыгарды, ләкин соңрак, Хәлилов өенә кайткач, прокурор карарны шикаять итте.

Адвокат Эмил Курбединов сүзләренчә, прокурор мәхкәмәдә Хәлиловны "аеруча да куркыныч җинаятьче" булуын мәхкәмә исәпкә алмаган дип сөйләгән.

Архангельски өлкә мәхкәмәсе Хәлиловны кире колониягә кайтару турында карар чыгарды. Хәлилов өендә аппеляция карарын көтә иде.

▪️2019 елда Алуштада, Корбек, Кучюк Ламбат (Малый маяк) авылларында куәт төркемнәре дүрт кырымтатар йортында тентүләр уздырып "Алушта" җәмгыяте рәисе Ленур Халилов ревизия комиссиясе әгъзасы Руслан Месутов һәм тагын ике кешене сак астына алды. Алар Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнде.

▪️Быел Русия төрмәсендә 60 яшьлек кырымтатар Рустем Вирати үлде. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган.

▪️2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле шулай ук төрмәдә үлде.

@azatliqradiosi
🤬8🤯2❤1
🛳14 ел дәвамында беренче тапкыр Төркиянең Трабзон шәһәреннән Сочига барган Seabridge паромын Сочи портына кертмәгәннәр.

Кораб юлчылар белән кире Төркиягә кайта.

Бу хакта әлеге маршрутны оештыручы «СВС ШИППИНГ» ширкәте башлыгы Сергей Туркменян журналистларга белдергән.

"Ике көн ярым көткәннән соң, Сочи портына керергә рөхсәт итмәделәр. Хәзер паром юлчылар белән кире Төркиягә кайта", дигән ул.

"Российская газета" язуынча, юлчыларны ширкәт хисабына очкыч белән җибәрәчәкләр.

Барлыгы корабта 20 юлчы булган, аларның 18е - Русия, икесе - Төркия ватандашы.

Әлеге юлчылар алдагы көнне Change.org платформасында үзләрен ярга алып чыгуны сорап видеомөрәҗәгать тә чыгарды. Әмма нәтиҗәсе булмады.

▪️Паром Трабзоннан 5 ноябрь кузгалды. 6 ноябрь иртә белән ул Сочи ярларына килде. Ләкин портка керү рөхсәте булмауга сылтап, паромны кертмәделәр.

▪️Seabridge паромы юлын оештыручы Liderline ширкәтендә барлык документларны тиешлечә эшләүләрен белдерделәр.

▪️Төркия белән Русия арасында паром йөрешен торгызу 2024 елны ук планлаштырылган иде. Төрле сәбәпләр белән ул берничә тапкыр күчерелде. Краснодар хакимиятләре иминлек максатыннан дип аны җибәрүгә каршы чыкты.

▪️Июльдә Русия президенты Владимир Путин фәрман имзалады, документка күрә, чит илдән Русия портларына керүче барлык кораблар диңгез порты капитаныннан рөхсәт алырга тиеш. Капитан әлеге карарны ФСБ белән килештерергә зарур.

@azatliqradiosi
❤4🔥2😁1
🔹Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, рекрутка чакырылучыларны аулау бара

"Идите лесом" хокук яклау үзәге белдерүенчә, Казан, Мәскәү, Хабаровски шәһәрләрендә армиягә чакырылучыларны аулау очраклары турында билгеле.

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр арасында йөрүче автобусларны туктатып, ирләрнең документларын тикшерүе әйтелә. Бу хакта "Идите лесом"га бер студент кыз сөйләгән.

Русия хәрби идарәсе срочниклар Украина сугышында катнашмый дип белдерсә дә, аларны контракт имзаларга мәҗбүр итүләре турында билгеле. Курски өлкәсендә 2024 елның көзендә ким дигәндә 60 срочник һәлак булды, шул кадәр кеше эзсез югалды.

▪️Русиядә армиягә ел әйләнәсендә чакырылыш уздыру кануны кертелде. Сүз медицина комиссиясе узу һәм чакырылучыларны сайлап алу турында бара. Әмма рекрутка җибәрү вакытлары үзгәрешсез, ягъни 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кала.

@azatliqradiosi
💔4🤬3❤1🔥1