Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Русия президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен 8 сентябрьдә билгеләнәчәк.

Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде.

Моның хакта тулы язманы 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
🔥5❤1💯1
Маугли
Бүген балаларга Редьярд Киплингның "Маугли" әсәрен тыңлатырга тәкъдим итәбез.

Аны татарчага Разил Вәлиев тәрҗемә иткән. Әйдә!Oline проекты аны бераз гадиләштергән.

➡ Текст һәм аудио
🔥6
❗️ Казан һәм Уфаның һава аланнары эшләми тора

Төнлә Казан һава аланында вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми. Аңа кадәр Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде.

Уфада да төнлә шундый тәртип гамәлгә керде. "Однажды в Башкирии" Телеграм каналы язуынча, кешеләргә тәрәзәләр янына бармаска, ачык урыннарда басып тормаска кушылган.

Уфа һава аланы шулай ук очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Кайбер кулланучылар мобил интернетның начар эшләвенә зарлана дип яза телеграм-канал.

▪️Төнлә Волгоград өлкәсендә дроннар торак йортларга бәрелде. Өлкә губернаторы Андрей Бочаров хәбәр итүенчә, өч кеше яраланган.

Волгоградта нефть эшкәртү ширкәте эшли. Элек ширкәткә инде берничә һөҗүм ясалды. Соңгы һөҗүм 6 ноябрьдә булган иде. Би-би-си язуынча, Бочарев әйткән йортлар ширкәттән 30 чакрым ераклыкта урнашкан.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️ Казан һәм Уфаның һава аланнары эшләми тора Төнлә Казан һава аланында вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми. Аңа кадәр Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Уфада да төнлә шундый…
Казан һава аланында якынча 40 рейс, Уфада 30дан артык рейс тоткарлана

Казан һава аланы ябылып тору сәбәпле очкычларны җибәрү һәм кабул итү тоткарлана. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, һава аланы 00:35 сәгатьтән 07:15 сәгатькә кадәр эшләми торган.

Бизнес Онлайн язуынча, Казаннан Бишкәккә, Антальяга, Белградка, Истанбулга, Ташкентка һәм башка кайбер шәһәрләргә рейслар тоткарлана. Мисал өчен Дубайга рейс 21 сәгатькә, Белградка 14 сәгатькә, Истанбулга якынча 15 сәгатькә, Антальяга 10 сәгатькә соңарып оча.

Юлчылар шулай ук Русия шәһәрләренә дә очып китә алмый.

Казанга килүче дүрт очкыч һава аланы ябык булу сәбәпле, башка шәһәр аэропортларына юнәлтелгән.

Алдагы көнне дә Татарстанда һава аланнары ябылып торды. Соңрак Русия саклану министрлыгы Татарстанда дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте.

Аңа кадәр, 14 ноябрьдә, шулай ук Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча эшләмәде.

Ufa1 сайты хәбәр итүенчә, Уфада шулай ук һава аланы ябылып тору сәбәпле, 30дан артык очкыч тоткарланган. Һава аланы 03:15 сәгатьтә ябылды һәм чикләүләр 10:03 сәгатьтә алынды.

@azatliqradiosi
❤2🔥2🤬1
Татарстан иҗатчылары Кытайда татарларның гарәп имласын югалту фаҗигасен күрсәткән

"Әлиф" спектакле Кытайның Сычуан вилаяте Сичан шәһәрендә узган театр сәнгате фестивалендә күрсәтелгән. Ел саен оештырылучы форум быел 7-16 ноябрьдә җиденче тапкыр узган. Фестивальдә Кытай, Испания, АКШ, Грузия, Италия, Бразилия, Франция һәм Русия театрлары 100дән артык тамаша күрсәткән. "Әлиф" фестивальдә ике тапкыр чыгыш ясаган.

"Без монда коллективыбызга карата бик ихтирамлы мөнәсәбәт күрдек. Берничә тәрҗемәче булды, хәтта кытай теленнән урыс теленә тәрҗемә итүче театр юнәлешен дә белгән җирле белгеч тә бар иде. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки хезмәткәрләр белән дә турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды", дип сөйләгән "Әлиф"нең режиссеры Туфан Имаметдинов "Бизнес Онлайн"га.

▪️"Әлиф" татарның гасырлар дәвамында кулланылган гарәп имласын югалтуы турында. Татарның язмасы латин имласына күчүе, аны да юкка чыгарып кириллга күчү зур мәдәни мирасның юкка чыгуы, буыннар чылбыры өзелүе, телнең юкка чыгуына китереп, терелүе турында сөйли.

▪️"Әлиф"нең премьерасы 2017 елда булды. Ул беренче тапкыр Казанның уку театры сәхнәсендә күрсәтелде. Казанның бер генә театры да бу тамашаны үз сәхнәсендә күрсәтергә ризалашмады.

▪️Шул ук елны татарстанда татар теленә каты басым башланды. Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре оештырылды, татар теле бары тик гариза белән генә укытылырга тиеш, прокуратура Татарстан канунны боза диде. Татарстан җәмәгатьчелеге көрәш алып барган вакытта "Әлиф" тамашасының тәэсире дә көчәйде.

▪️"Әлиф" 2018 елда "Алтын битлек" премиясенә лаек булды. Нурбәк Батулла бүләкне алырга чыкканда татарча гына чыгыш ясады, "Бу бүләкне татар халкына багышлыйм", диде. Моңарчы "Алтын битлек" премиясенә Татарстаның бер генә театры да, иҗат берләшмәсе дә лаек булмаган иде.

▪️Узган ел "Әлиф" Төркиянең Конья шәһәрендә уза торган фестивальдә катнашты.

▪️Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкара. "Әлиф"не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләгән иде.

@azatliqradiosi
❤11
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Харьков өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, ун кеше яраланган. Бу хакта Харьков өлкәсе Балаклея шәһәренең хәрби хакимият башлыгы Виталий Карабанов хәбәр итте. Шулай ук яраланучылар Днепропетровски, Черниговски һәм Херсон өлкәләрендә дә бар, дип белдерә җирле хакимият.

🔸Украина дроннары Ульян өлкәсендә подстанциягә һөҗүм иткән. Төбәк башлыгы Алексей Русских белдерүенчә, дроннар бәреп төшерелгән. Электр белән тәэмин итүдә үзгәрешләр юк, диде ул.

🔸 Польшада билгесез кешеләр тимер юлларга зыян салган. Аларның кайберләре Украинага корал ташу өчен дә кулланыла. Польша премьер-министры Доналд Туск бу диверсия булырга мөмкин, дип белдерде.

🔸АКШ Конгрессы Русия белән бизнес алып баручы илләргә карата "бик кырыс санкцияләр" кертү турында канун өлгесен карый. Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп белдерде дип хәбәр итә Reuters.

🔸Русиядә хәзер студентлар алты ел укыячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Бу системга күчү 2026-2027 уку елында башланачак. Яңа тәртип нигезендә туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә белем бирү програмнары өчен дүрт еллык, инженерлар, табиблар һәм укытучылар өчен - биш еллык, ә тагын да катлаулырак һәм фәнни тиешернүгә нигезләнгән юнәлешләр өчен алты еллык уку каралган.

@azatliqradiosi
❤2
Татарстандагы 8нче санлы төзәтү колониясе биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршиновка җибәрелгән хатларны кабат тапшырмый башлаган.

Бу хакта "Протестная Казань" телеграм каналы яза. Бояршинов соңгы тапкыр хатларны 7 июльдә алган.

Хатлар килмәү турында Бояршинов адвокатына җиткергән.

Шулай ук ул адвокатка колониядә теш табибы булмавын һәм шуңа күрә тешләрен дәвалата алмавын да әйткән.

▪️Элегрәк Бояршиновка шулай ук хатлары тапшырылмаган иде. Тавыш купканнан соң Әлмәт колониясендә утыручы Андрей Бояршиновка бөтен хатларын таршырдылар.

▪️Ул вакытта да хатларны бирмәүләре турында Бояршинов адвокатына хәбәр иткән иде.

▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе Бояршиновка каршы җинаять эше ачты.

▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."

▪️Узган елны мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте

▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

@azatliqradiosi
🤬5
Көн язмасы: Резервтагы ирләрне ни өчен җыялар: "Украинадагы сугышка җибәрмәсләр дигән гарантия юк"

Русиядә резервистларны җыеннарга җәлеп итү турындагы канун имзалангач, резервтагы ирләрне хәлиткеч әһәмияткә ия корылмаларны саклау өчен җыя башладылар. Әһәмияткә ия корылмалар дигәндә сүз энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларын саклау хакында бара.

"Коммерсант" язуынча, Русиянең 20 төбәгендә мондый корылмаларны саклау өчен резервтагы ирләрне җыю инде бара. Алар арасында Татарстан белән Башкортстан да бар.

"Гражданин һәм армия" хокук яклау төркеме мөдире Сергей Кривенко сүзләренчә, резервистны контракт имзалаган төбәк җирлегендәге корылмаларны саклау гына түгел, сугышта катнашу өчен дә җибәрергә мөмкиннәр.

"Формулировкалар да йә хәлиткеч корылмаларны саклау, йә хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен (резервистларны үгетлиләр) диелгән. Аларны Украинадагы сугышка җибәрүне тыя торган бер генә кагыйдә дә юк", ди ул.

Кривенко фикеренчә, Русиядә сугышка җибәрү өчен кешеләр җитми.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2💯1