Азатлык Радиосының Маҗар хезмәте ябылды
"Азат Европа/Азатлык Радиосы"ның (РСЕ/РС) Маҗар хезмәте 21 ноябрьгә каршы төндә эшен туктатты — бу хезмәтнең яңадан эшли башлавына нәкъ биш ел тулган көнгә туры килде. Хезмәтнең максаты Маҗарстан халкына бәйсез һәм төгәл хәбәрләр җиткерү иде.
"Без Маҗарстан тамашачысына бәйсез журналистика тәкъдим итү өчен бөтен көчебезне биреп эшләдек", — дип белдерде журналистлар.
Хезмәт тарафыннан әзерләнгән барлык материаллар онлайн рәвештә ачык булып калачак.
"Азат Европа/Азатлык Радиосы" медиакорпорациясе президенты Стивен Капус Маҗар хезмәте журналистларының эшен югары бәяләде.
"Аларның осталыгы, үз эшенә тугрылыгы һәм безнең миссиягә туктаусыз өлеш кертүе безнең уңышка да зур йогынты ясады. Ширкәткә керткән хезмәтләре өчен без аларга бик рәхмәтле", — диде ул.
РСЕ/РСның Маҗар хезмәте 2020 елда АКШ Конгрессы карары белән яңадан эшли башлаган иде. Моңа кадәр ул 1950–1993 елларда эшләде.
АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM), "Азат Европа/Азатлык Радиосы" эшчәнлеген тикшереп торучы оешма буларак, 5 ноябрьдә Конгресска маҗар телендә тапшыруларны туктату ниятен хәбәр иткән. Бу карар 2025 елның 21 ноябрендә көченә керде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосының Маҗар хезмәте ябылды
Бу карарны АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) кабул итте.
🤬4😢3❤🔥1
📚 Татарстан Милли китапханәсендә җитәкчелек алышынырга мөмкин
Милли китапханә мөдире Мәдина Тимерҗанова якын киләчәктә вазифасыннан китәргә мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Бизнес Онлайн яза. Ул әлеге вазифаны 2020 елның августыннан бирле башкара.
🗓 Тимерҗанова 2026 елның апрелендә юбилеен билгеләргә тиеш, һәм шуннан соң мөдир вазифасыннан китәчәк, дип әйтелә. Татарстан мәдәният министрлыгында аңа бу карар инде җиткерелгән, диләр.
Үзе исә бу хакта басмага аңлатма бирмәгән.
📌 Тимерҗанова Милли китапханәгә ТНВның мәгълүмати тапшырулар буенча баш мөдир урынбасары вазифасыннан күчкән иде. Аның җитәкчелегендә китапханә элекке «Казан» милли-мәдәни үзәге урынында ачылды.
🆕 Чыганаклар әйтүенчә, мөдир вазифасына Татарстан мәдәният министрлыгының анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе, элек «Барс-Медиа»ны җитәкләгән Динә Гәрәева килергә мөмкин.
Соңгы айларда Милли музей һәм «Татаркино»да да җитәкчеләр алмашынды — әлеге оешмаларга Айрат Фәйзрахманов һәм Ильяс Гафаров килде.

🙏4
Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан кимендә 8 мең сугышчы үлгән
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара.
Тулырак 👉 безнең язмада укый аласыз.

🎉3
Русия мәктәпләренә мигрант балаларының 19% гына кабул ителгән
Яңа тәртипләр кертелгәннән соң, мигрант балаларының 19% гына мәктәпкә керү өчен кирәкле документларны туплый алган һәм урыс теленнән имтиханны тапшыруга ирешкән. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев "Новости" агентлыгына белдергән.
Аның сүзләренчә, хәзер алар яңа тәртипнең мәктәп мохитенә ничек тәэсир итүен өйрәнә.
▪️2024 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларыны мәктәпләргә алырга тыючы канунга кул куйды. 2025 елның мартында Мәгариф министрлыгы мигрант балаларының урыс телен белүен тикшерү тәртибен раслады.
▪️Июль аенда Русия Мәгариф министрлыгы мигрантларның өчтән бере урыс телен чит тел буларак тапшыру имтиханын беренче тапкырдан уза алмавын хәбәр иткән иде. Аларның яртысы соңрак та сынауны тапшыра алмый диелде.
▪️Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Урыс телен белмәгән мигрант балалары моңа гаепле түгел һәм аларны моның өчен мәктәпкә алмау – юләрлек диде ул.
▪️Быел август аенда Татарстанда да мигрант балаларының һәр унынчысы урыс теле имтиханын бирә алмавы билгеле булды.
@azatliqradiosi

🤬6👍4❤2💔1
Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Днепрда 15 кеше яраланган
Украинаның Днепр шәһәрендә Русия дроны торак йорт янында шартлаган дип хәбәр итте өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Владислав Гайваненко. Нәтиҗәдә 15 кеше, шул исәптән 2014 елгы бер кыз төрле җәрәхәтләр алган.
Шулай ук Никополь һәм Синельниковский районга һөҗүмдә биш кеше яраланган, аларның икесе 14 һәм 16 яшьлек үсмер.
Ә Русиядә дроннарның Мәскәү янындагы Шатурский җылылык электр станциясенә һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, дүрт транмформатор янган. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә электр энергиясенең өзелүе турында хәбәрләр булмады.
▪️Русиянең Украинага каршы сугышы 1369 көн дәвам итә

🔥3🤬2😢1
23 ноябрь – татар шагыйре, меценат Дәрдмәнд (Закир Рәмиевнең) туган көне.
Дәрдмәнд 1859 елның 23 ноябрендә ул чактагы Оренбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туган.
Бертуган Шакир белән Закирга аталарыннан Орски өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла.
Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырган, дистәләрчә мәктәп тоткан, татар студентларына матди ярдәм күрсәткән, мәчетләр төзегән.
Орскида Закир Рәмиев сәүдәгәр Закир Борнаевның Мәһүбҗамал исемле кызына өйләнә. Алар Оренбурга күчкәч, ул "Вакыт" газетасын, "Шура" журналын нәшер итә. Рәмиев үзе дә күп иҗат итә, шигырьләр яза, ул Дәрдемәнд буларак таныла.
Октябрь инкыйлабыннан соң аның типографиясен, алтын приискалары тартып алалар.
Закир Рәмиев 1921 елгы ачлык вакытында авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була. Аның кабере юк. Татар зираты өстендә Орскида хәрби завод төзиләр.

💔15❤3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
23 ноябрь – татар шагыйре, меценат Дәрдмәнд (Закир Рәмиевнең) туган көне. Дәрдмәнд 1859 елның 23 ноябрендә ул чактагы Оренбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туган. Бертуган Шакир белән Закирга аталарыннан…
Audio
Дердмәнд сүзләренә язылган "Бәллү" дигән бишек җырын ишеткәнегез бармы?
Җырны Мубай башкара.
Әйдә!Online проекты танылган бишек җырларын туплаган иде.
Аларны 👉монда кереп тыңлый аласыз.
@azatliqradiosi
Җырны Мубай башкара.
Әйдә!Online проекты танылган бишек җырларын туплаган иде.
Аларны 👉монда кереп тыңлый аласыз.
@azatliqradiosi
❤10
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Кичә кич Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган дип хәбәр итә Украина гадәттән тыш хезмәте. Өч торак йортта һәм инфраструктура корылмаларында янгын чыккан.
🔸Пакыстанның Пешавар шәһәрендәге чик буе полициясе бинасына интихарчылар һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Чик буе полициясе бинасына һөҗүм иткән ким дигәндәге ике кеше башта ут ачкан, аннары үз-үзләрен шартлаткан.
🔸Женевада узган очрашудан соң, АКШ һәм Украина солых турында яңартылган һәм төгәлләштерелгән план нигезләрен әзерләгән. Бу хакта АК Йорт сайтында чыккан уртак белдерүдә әйтелә.
🔸Stoptime төркеме җырчысы Диана Логинова Русиядән киткән. Бу хакта "Эхо.Новости" хәбәр итә. Логинова административ тоткарлау нәтиҗәсендә 40 көнгә якын сак астында утырды. Аны өч тапкыр рәттән тоткарладылар. Кичә ул азат ителде. Төркемнең гитаристы Александр Орлов шулай ук Русиядән киткән.
🔸Башкортстан финанс министрлыгы бурычларны каплау өчен тагын 250 миллион сум бурыч алмакчы. Әле ноябрь башында гына республиканың ике миллиард сумлык кредит алуы турында әйтелгән иде.

💔1
Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан өч кеше танышларын Украина сугышына җибәреп, аның акчасын үзләштергән
Шулай ук алар сугышта үлгән очракта бирелә торган 14 миллион сумга якын компенсацияне дә алырга тырышкан
Ульян өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә, өч кеше, шуның берсе Иске Кулатка җирле депутаты Газинур Тимушев танышын сугышка җибәрү өчен Русия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткән. Моннан тыш алар аны фиктив рәвештә өйләндергән, ә сугышта югалганнан соң 14 миллион сумга якын акчасын үзләштерергә тырышкан.
"Коммерсант" басмасы язуынча, әлеге төркемне Тимушев оештырган. Аның белән бергә бу эштә «Ватанны саклаучылар" ("Защитники отечества») фондының Ульяндагы бүлеге координаторы Илдар Курмакаев һәм Алсу Абдуллина исемле хатын-кыз катнашуда шикләнелә.
Иргә контрактны узган елның җәй айларында имзалатканнар. Шуннан соң танышлары Абдуллинаны фиктив никах корырга күндергәннәр. Сугышчы белән ялган никахта торган өчен Абдуллина ирләрдән 10 мең сум акча алган.
Тимушев һәм Курмакаев сугышка барырга күндерелгән танышларының икенче банк картасын үзләренә алган һәм аннан үз кирәк-яракларына акча чыгарып барган. Барлыгы 580 мең сум туздырганнар. Ә әлеге ир-ат сугышта югалгач, Абдуллина "иренең" үлеме өчен 13,6 миллион сум компенсация алуга гариза тапшырган.
Басма язуынча, тикшерү барышында аларның бу мәкерле эше ачылган һәм төркем әгъзалары тоткарланган.

Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан бер төркем танышларын Украина сугышына җибәреп, аның акчасын үзләштергән

💩2❤1🔥1🤬1🙈1