Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан кимендә 8 мең сугышчы үлгән

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара.

Тулырак 👉 безнең язмада укый аласыз.
🎉3
Русия мәктәпләренә мигрант балаларының 19% гына кабул ителгән

Яңа тәртипләр кертелгәннән соң, мигрант балаларының 19% гына мәктәпкә керү өчен кирәкле документларны туплый алган һәм урыс теленнән имтиханны тапшыруга ирешкән. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев "Новости" агентлыгына белдергән.

Аның сүзләренчә, хәзер алар яңа тәртипнең мәктәп мохитенә ничек тәэсир итүен өйрәнә.

▪️2024 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларыны мәктәпләргә алырга тыючы канунга кул куйды. 2025 елның мартында Мәгариф министрлыгы мигрант балаларының урыс телен белүен тикшерү тәртибен раслады.

▪️Июль аенда Русия Мәгариф министрлыгы мигрантларның өчтән бере урыс телен чит тел буларак тапшыру имтиханын беренче тапкырдан уза алмавын хәбәр иткән иде. Аларның яртысы соңрак та сынауны тапшыра алмый диелде.

▪️Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Урыс телен белмәгән мигрант балалары моңа гаепле түгел һәм аларны моның өчен мәктәпкә алмау – юләрлек диде ул.

▪️Быел август аенда Татарстанда да мигрант балаларының һәр унынчысы урыс теле имтиханын бирә алмавы билгеле булды.

@azatliqradiosi
🤬6👍4❤2💔1
Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Днепрда 15 кеше яраланган

Украинаның Днепр шәһәрендә Русия дроны торак йорт янында шартлаган дип хәбәр итте өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Владислав Гайваненко. Нәтиҗәдә 15 кеше, шул исәптән 2014 елгы бер кыз төрле җәрәхәтләр алган.

Шулай ук Никополь һәм Синельниковский районга һөҗүмдә биш кеше яраланган, аларның икесе 14 һәм 16 яшьлек үсмер.

Ә Русиядә дроннарның Мәскәү янындагы Шатурский җылылык электр станциясенә һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, дүрт транмформатор янган. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә электр энергиясенең өзелүе турында хәбәрләр булмады.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышы 1369 көн дәвам итә

@azatliqradiosi
🔥3🤬2😢1
23 ноябрь – татар шагыйре, меценат Дәрдмәнд (Закир Рәмиевнең) туган көне.

Дәрдмәнд 1859 елның 23 ноябрендә ул чактагы Оренбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туган.

Бертуган Шакир белән Закирга аталарыннан Орски өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла.

Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырган, дистәләрчә мәктәп тоткан, татар студентларына матди ярдәм күрсәткән, мәчетләр төзегән.

Орскида Закир Рәмиев сәүдәгәр Закир Борнаевның Мәһүбҗамал исемле кызына өйләнә. Алар Оренбурга күчкәч, ул "Вакыт" газетасын, "Шура" журналын нәшер итә. Рәмиев үзе дә күп иҗат итә, шигырьләр яза, ул Дәрдемәнд буларак таныла.

Октябрь инкыйлабыннан соң аның типографиясен, алтын приискалары тартып алалар.

Закир Рәмиев 1921 елгы ачлык вакытында авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була. Аның кабере юк. Татар зираты өстендә Орскида хәрби завод төзиләр.

@azatliqradiosi
💔15❤3
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Кичә кич Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган дип хәбәр итә Украина гадәттән тыш хезмәте. Өч торак йортта һәм инфраструктура корылмаларында янгын чыккан.

🔸Пакыстанның Пешавар шәһәрендәге чик буе полициясе бинасына интихарчылар һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Чик буе полициясе бинасына һөҗүм иткән ким дигәндәге ике кеше башта ут ачкан, аннары үз-үзләрен шартлаткан.

🔸Женевада узган очрашудан соң, АКШ һәм Украина солых турында яңартылган һәм төгәлләштерелгән план нигезләрен әзерләгән. Бу хакта АК Йорт сайтында чыккан уртак белдерүдә әйтелә.

🔸Stoptime төркеме җырчысы Диана Логинова Русиядән киткән. Бу хакта "Эхо.Новости" хәбәр итә. Логинова административ тоткарлау нәтиҗәсендә 40 көнгә якын сак астында утырды. Аны өч тапкыр рәттән тоткарладылар. Кичә ул азат ителде. Төркемнең гитаристы Александр Орлов шулай ук Русиядән киткән.

🔸Башкортстан финанс министрлыгы бурычларны каплау өчен тагын 250 миллион сум бурыч алмакчы. Әле ноябрь башында гына республиканың ике миллиард сумлык кредит алуы турында әйтелгән иде.

@azatliqradiosi
💔1
Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан өч кеше танышларын Украина сугышына җибәреп, аның акчасын үзләштергән

Шулай ук алар сугышта үлгән очракта бирелә торган 14 миллион сумга якын компенсацияне дә алырга тырышкан

Ульян өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә, өч кеше, шуның берсе Иске Кулатка җирле депутаты Газинур Тимушев танышын сугышка җибәрү өчен Русия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткән. Моннан тыш алар аны фиктив рәвештә өйләндергән, ә сугышта югалганнан соң 14 миллион сумга якын акчасын үзләштерергә тырышкан.

"Коммерсант" басмасы язуынча, әлеге төркемне Тимушев оештырган. Аның белән бергә бу эштә «Ватанны саклаучылар" ("Защитники отечества») фондының Ульяндагы бүлеге координаторы Илдар Курмакаев һәм Алсу Абдуллина исемле хатын-кыз катнашуда шикләнелә.

Иргә контрактны узган елның җәй айларында имзалатканнар. Шуннан соң танышлары Абдуллинаны фиктив никах корырга күндергәннәр. Сугышчы белән ялган никахта торган өчен Абдуллина ирләрдән 10 мең сум акча алган.

Тимушев һәм Курмакаев сугышка барырга күндерелгән танышларының икенче банк картасын үзләренә алган һәм аннан үз кирәк-яракларына акча чыгарып барган. Барлыгы 580 мең сум туздырганнар. Ә әлеге ир-ат сугышта югалгач, Абдуллина "иренең" үлеме өчен 13,6 миллион сум компенсация алуга гариза тапшырган.

Басма язуынча, тикшерү барышында аларның бу мәкерле эше ачылган һәм төркем әгъзалары тоткарланган.

@azatliqradiosi
💩2❤1🔥1🤬1🙈1
Ак йорт белдерүенчә, 23 ноябрь, якшәмбе көнне Женевада Киев вәкиллеге белән узган сөйләшүләрдә сизелерлек алга китеш булган. Очрашу нәтиҗәсендә, тарафлар яңартылган һәм төгәлләштерелгән концепция әзерләгән. Вашингтон билгеләп үтүенчә, әлеге документ Украина суверенитетын тулысынча хуплый һәм гадел тынычлыкка ирешүгә ярдәм итәчәк.

23 ноябрьдә басылып чыккан белдерүдә АКШ әзерләгән 28 пункттан торган планга кертелгән үзгәрешләрнең нечкәлекләре әйтелми. Элек бу документны Киев тарадафлары Русиягә карата артык йомшак булуда тәнкыйтьләде.

Аерым белдерүдә Ак Йорт планның яңартылган өлешен Киев өчен көчәйтелгән иминлек гарантияләрен үз эченә алуын билгеләп үтте. Украина вәкиллеге документның дәүләт мәнфәгатьләренә туры килүен әйтте.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3🤔3
Көн язмасы: Башкортстанны яктырткан "Аспекты" медиасы "кара исемлек"кә кертелде

21 ноябрь, җомга кичендә, Русиянең Юстиция министрылыгы ят агентлар исемлеген чыгарды. Бу юлы "ят агент"лар исемлегенә "Аспекты Башкорстостана" медиасы кертелде.

"Аспекты" бары ике кеше көче белән чыгарылса да һәм даими финанс чыганак булмаса да, медиа журналистик эшен дәвам иттерә. Мәсәлән, алар Украина сугышында һәлак булган башкортстанлылар турында мәгълүматны көн саен диярлек чыгарып бара. Русия хакимияте бу мәгълүматны яшерә. Руслан Вәлиев "Аспекты"ның "ят агентлар" исемлегенә эләгүе көтелгән хәл, диде.

— Ни диим, бу хәл кайчан да булса булачак дип көтеп йөрдек. Бу хакта "сәлам"нәр дә булды, ишарә дә ясалды, ләкин безнең хакта төгәл бернинди дә карар юк дигән мәгълүмат та килеп ирешкән иде. Әмма менә карар ителгән булып чыкты. Шуңа бер яктан безне "ят агентлар" рәтенә кертүләре көтелгән хәбәр, — дип аңлата Руслан Вәлиев. — Безнең медиада яңгыраган фикерләр Русия хакимиятенең бугазына сөяк кебек килеп төртелә. Сугышка бәйле позиция дә төгәл әйтелә. Безне тыңлаучылар, караучылар да бар. YouTube-ны Русиядә томаласалар да җанлы эфирларны караучылар арта гына бара, Телеграм каналны да укыйлар. Русия хакимияте һәм аларның пропагандистлары өчен безнең позиция радикаль булып санала. Шуңа безнең киртәләрсез, тамгасыз эшләвебез сәер дә булып тоелды. Читтә калдык, безне күрмичә йөрделәрме шунда, әмма безгә дә чират җитте.


Вәлиев фикеренчә, төп сәбәб медианың Украинада барган сугышны, корбаннарны санап баруы була ала.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👍1🔥1