Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 1 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Дагыстанның Каспийски шәһәрендә шартлау булган. Baza язуынча, әлеге урында коткаручылар эшли. Шартлау булган урында бер күп фатирлы йортның тәрәзәләре ватылган. Җирле халык сүзләренчә, шартлау булган урын янында "Дагдизель» кораблар төзү ширкәте урнашкан. Зыян күрүчеләр турында әйтелми. Элегрәк Дагыстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде.
🔸Краснодар төбәгендә дрон калдыклары төшеп, өч йортка зыян салган. Бу хакта төбәкнең оператив штабында хәбәр иттеләр. Краснодар, Волгоград һәм Тамбов һава аланнары вакытлыча эшләмәде.
🔸Узган ел нәтиҗәләренә күрә, дөньядагы иң эре 100 хәрби-сәнәгать ширкәтенең кереме 679 миллиард долларга җиткән. Бу хакта Стокһолм тынычлык проблемнарын өйрәнү институты хисабында әйтелә. Әлеге күрсәткеч 2023 ел белән чагыштырганда якынча алты процентка күбрәк. Тикшеренүчеләр керемнәрнең үсүен Украинадагы һәм Якын Көнчыгыштагы сугышлар белән аңлата.
🔸Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге су басулар нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 800 кешедән арткан. Reuters язуынча, аларның 200дән артыгы Шри-Ланкада, калганнары Индонезия, Малайзия һәм Таиландта һәлак булган. Бик күп кеше хәбәрсез югалган дип санала. Меңләгән йортка зыян килгән.
@azatliqradiosi

🔥1
Тумышы белән Уфадан булган Face кушаматлы рэпер Иван Дреминга каршы җинаять эше ачылган
Аны "ят агент" канунын бозуда гаеплиләр. Рэпэрга ике елга кадәр төрмә яный.
Бу маддә нигезендә Дремин элек штрафка тартылган иде. Ул үзенең эшчәнлеге турында хисаплар тапшырмаган диелде.
2022 елның мартында Face илдән китте һәм Русиягә башка кайтмаячагын һәм концертлар бирмәячәген сөйләгән иде.
Рэпер Украинадагы сугышны хөкем итте.
▪️2022 елның җәендә "Фонтанка" басмасы Украинадагы сугышка каршы булганнары өчен Русиядә чыгышлары тыелган 30 музыкантның исемлеген чыгарган иде. Алар арасында ДДТ, "Каста", "Би-2" төркемнәре, җырчылар Земфира, Монеточка, Гречка, Манижа, Луна, Дора, рэперлар Oxxxymiron, Face, Моргенштерн, Лигалайз һәм башка башкаручылар бар.

— Мине һәм якыннарымны үз йортымнан, үз җиремнән кудылар, сезнең дәүләтегез куды, мин аны хәзер үземнеке дип атый алмыйм, һәм үз халкым куды, майлы ипигә акчасы җитсә, ул башкасына төкереп тә бирми, — дип язды музыкант Instagram-да.
Рэпер Украинадагы сугышны хөкем итте.
— Бөтен сугышны узып Берлинга җиткән һәм Суворов ордены белән бүләкләнгән бабам күрсә иде сезне. Әгәр ул 75 ел узганнан соң сез үзегезгә яңа свастика уйлап чыгарып, үзегезне Европаны азат итүчеләр дип санап, иртә таңнан 28 тапкыр кечерәк булган тугандаш илгә һөҗүм итәчәгегезне белсә, ул сезнең өчен сугышуын дәвам иткәнче үзен атып үтергән булыр иде, — диде Face.
▪️2022 елның җәендә "Фонтанка" басмасы Украинадагы сугышка каршы булганнары өчен Русиядә чыгышлары тыелган 30 музыкантның исемлеген чыгарган иде. Алар арасында ДДТ, "Каста", "Би-2" төркемнәре, җырчылар Земфира, Монеточка, Гречка, Манижа, Луна, Дора, рэперлар Oxxxymiron, Face, Моргенштерн, Лигалайз һәм башка башкаручылар бар.
@azatliqradiosi
👍4❤1😭1
Көн язмасы: Русиядә милли сәясәт стратегиясе кабул ителде. Татар һәм башкортларга аннан ни файда?
26 ноябрь Русия президенты Владимир Путин 2036 елга кадәр милли сәясәтнең яңа стратегиясен раслады. Яңа документка күрә 2036 елга Русия халкының кимендә 95% үзләрен иң беренче чиратта русияле итеп тоярга тиеш.
Путин имзалаган документта аерым урыс теле һәм урыслар турында язылган. Алар дәүләтне коручы милләт дип билгеләнгән. Шуңа да чараларның 80%ы дәүләт төзүче халыкның мәдәниятын, телен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Мәскәү барлык Русия ватандашларының үзләрен россиян итеп билгеләвен тели. Моңа ничек ирешәсе? Милли сәяәсәт өчен җавап тотучылар моның өчен урыс телен популярлаштыру һәм үстерү кирәк дип әйтә. Мәсәлән, Русия халыклары телләрендә язылган әсәрләрне урыс теленә тәрҗемә итү уңай нәтиҗәләргә китерәчәк, дип саный алар. Тукай шигырьләрен туган телендә укучы татарлар артсын яки Рәми Гарипов язган әсәрләрне башкортлар башкорт телендә сөйләсен дигән максат кую урынына ачыктан-ачык урысча сөйләшүчеләр санын арттыру сәясәте алга сөрелә.
Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов "Бизнес Online"га ачыктан-ачык урысларның теле, мәдәнияты, гореф-гадәтләре сакланып калырга тиеш дип әйтте.
Галим, антрополог, Русиядәге җанисәп вакытында татарларны төрле этносларга бүлгәләү өчен зур тырышлык салган Валерий Тишков та яңа документта урыс халкы, аның теле аерым язылуы гадел дип саный. Милли төбәкләрдә, Татарстанмы ул, Башкортстанмы, беренче чиратта урыс теле түгел, ә анда яшәүче "титул" милләтләрнең теле язмышы кайгыртыла. Республикаларда асаба халыкларның мәдәниятен һәм телләрен саклау өчен үз ресурслары бар, ди ул.
Тулырак👉 монда укыгыз.

🤬9🤮5❤2🔥1🌭1
❗️Бүген Русия армиясе тарафыннан Днепрга ясалган ракет һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган
“Хәзерге вакытка яраланганнарның саны 40 кешегә җитте. Аларның күбесе хастаханәдә. Кызганычка, җәрәхәтләр алган 11 кеше авыр хәлдә”, дип язды Днепропетровски өлкә хәрби хакимияте башлыгы Владислав Гайваненко.
Аның сүзләренчә, коткару эшләре тәмамланган.

Telegram
🇺🇦 Владислав Гайваненко / Дніпропетровська ОДА (ОВА)
❗40 постраждалих у Дніпрі станом на цю хвилину. Переважна більшість у лікарнях. На жаль, 11 поранених у важкому стані.
Четверо людей загинули.
Пошуково-рятувальні роботи завершено.
Четверо людей загинули.
Пошуково-рятувальні роботи завершено.
Якутларның Ысыах милли бәйрәмен Түбән Камада уздырачаклар
Бәйрәм киләсе елның 13 июнендә үтәчәк
Татар-информ хәбәр итүенчә, бу карар Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев белән Саха (Якутия) башлыгы Айсен Николаевның очрашуы вакытында расланган.
2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр шул елны ук башланды, татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде.
2023 елны Якутски мэры Евгений Григорьев "Ысыах Туймаады - 2023" "махсус хәрби операциядә катнашучыларга" багышланачак дигән иде. Якутиядә яшәүчеләр милли бәйрәмне сугышка багышлауга каршы чыкты. Бу хакта Русиянең азиат халыклары бәйсез медиасы язды.
"Ысыах – саха өчен иң мөһим бәйрәм. Якыннар тормышны, тынычлыкны, туган җирне мактау өчен җыела. Изге, кагылгысыз йола. Әмма явызлык бу изге бәйрәмгә дә үзенең канлы кулларын сузды. Кремль узурпаторлары кушуы белән оятсыз маңкортлар быел Ысыахны сугыш бәйрәме дип игълан итте", диелде хәбәрдә.
Бу халыкларның мирасын юк итү, дип искәртелде.
"Ысыахны канга буярга тырышу бөтен кешеләрнең, хәтта сугыш турында дәшмәүчеләрнең дә ачуын китерде. Меңләгән саха якташларын бу пропаганда чарасына килмәскә чакыра", диелде.
▪️Саха республиканың Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Яна Игнатьева элек Казанга килгәч, 1990 еллардан республикада милли мәдәниятне үстерү башланды дигән иде.
Милли бәйрәмебез Ысыахны – җәйне каршы алу, кояшны сәламләү, яшеллекне зурлау бәйрәмен үткәргәндә, бөтенесе дә милли киемнәрдән килә. Хәтта кечкенә балалар да”, диде ул.

🔥5🤣1
1 декабрь Минскида татарларның хәзерге Беларус җирләренә килеп урнашуына 628 ел тулды.
XX гасыр башында Беларуста 40 мәчет һәм гыйбадәтханә була, аларның барсы да ябыла, бары тик Ивьеда гына мәчет эшләвен туктатмый. 1882 елда төзелгәннән бирле ул бервакытта да, сугышлар чорында да, Совет берлегендә дин эзәрлекләнгәндә дә ябылмаган.
Берничә ел элек Азатлыкның беларус бүлеге хәбәрчеләре беларус татарларының башкаласы саналган Өе (Ивье) шәһәрендә булып кайтты.
Бу хакта тагын бер искә төшереп китик.
Тулырак 👉монда укыгыз.

❤10🔥4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 2 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф бүген көннең икенче яртысында Русия президенты Владимир Путин белән очрашачак. Ак йорт сүзчесе Кэролайн Левитт журналистларга белдерүенчә, Уиткофф инде Мәскәүгә юл алган.
🔸Ноябрь аенда Украина Кораллы көчләре Русиянең нефть эшкәртү ширкәтләренә дроннар белән 14 һөҗүм ясаган. Bloomberg илнең ачык белдерүләренә сылтанып язуынча, бу - сугыш башланганнан бирле бер ай эчендә башкарылган иң күп һөҗүм.
🔸Казанда мең тоткынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы (СИЗО) вакытыннан алда ачылачак. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) җитәкчесе Аркадий Гостев президент Путин белән очрашуда әйтте. СИЗО Казанның Авиатөзелеш районында, Жилплощадка артында урнашкан. Аның төзелешенә 5,8 миллиард сум тотылган. Элегрәк СИЗО 2026 елны ачылачак диелгән иде.
🔸Татарстанда 04:41 сәгатьтә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Һава аланнары ябылу турында хәбәрләр булмады.
🔸25 елда Татарстан халкы саны 230 мең кешегә - 3,7 миллионнан 4 миллионга кадәр арткан. Шәһәрдә яшәүчеләр саны 73,6%тан 76,6%ка җиткән.
🔸2 декабрьдә «Башнефть-Розница» ширкәте ягулык салу станцияләрендә кышкы дизель ягулыгына бәя 20 тиенгә артып 73,4 сум булган. Башка бәяләр үзгәрмәгән.

❤2👍1🔥1
Киләсе елга Башкортстанда "Гаиләне һәм балачакны" саклау өчен казнада чыгымнар 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кими
2022 елны Башкортстанда "Гаиләне һәм балачакны" саклау өчен 26,3 миллиард сум бүленгән булса, 2026 елга 14,7 миллиард сум каралган. Бу хакта үз Телеграм каналында икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов яза.
Шул ук вакытта ноябрьдә билгеле булганча, Украинага каршы сугышта катнашучылар һәм аларның гаиләләренә түләү өчен киләсе елга республика бюджетыннан 24,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла.
▪️Украинадагы сугышта Русиядән иң күп һәлак булучылар нәкъ Башкортстаннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8082 кеше һәлак булган. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми.

Төмәндә Себертатар теле көнендә узган "түгәрәк өстәл"дә эшкуар Ринат Насыйров милли хәрәкәттәге таркаулык, сөйләшүләрнең нәтиҗәсезлеге, телнең юкка чыгуы турында ачынып сөйләде
Насыйров әйтүенчә, элек "Төмән өлкә Төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институты" (ТОГИРРО) эшләгән чагында себер татарлары барысы җыелып, анда эшләгән шактый галимнәр бөтен татар халкына таянып эш алып барган.
Ринат Насыйровның тагын нәрсәләр сөйләгәнен 👉монда укый аласыз.
▪️2013 елның 29 ноябрендә Төмәндә беренче тапкыр Себертатар теле көне үтте. Бу көнне себертатар теленә, себер татарлары тарихына багышланган чаралар уза.
@azatliqradiosi
"Утыз елдан артык, башта зур казанда кайнап, аннары казаннарын ватып, икенче казан ясап, шуны тагын җимереп, тагын өч казан куеп вакланып, бүленеп, бер-беребезне танымаслык булып, яратмыйча, Казанны әрләп, бер-берсен күрә алмау хәленә кердек без. Чыннан да, диндарлык һәм мәрхәмәтлелек аркылы берләшик дисәк, мин себер татарына карап ул хәлне күрмим", диде ул.
Насыйров әйтүенчә, элек "Төмән өлкә Төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институты" (ТОГИРРО) эшләгән чагында себер татарлары барысы җыелып, анда эшләгән шактый галимнәр бөтен татар халкына таянып эш алып барган.
"Бүгенге көндә ул китапларны ертмыйча, күрмичә, аларның хезмәтләрен түбән дәрәҗәдә күреп, ертмадыгыз, ләкин оныттыгыз. Икенче өлешен бик яхшы әдәби телдә сөйләшә торган себер татарларыбыз эшли башлады. Алар бүгенге көнгә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклаган галимнәр. Әмма алдагы көннәрегезне, эшләрегезне инкарь итеп яңа китаплар чыгардыгыз. Бүгенге көнгә 30 дан артык себер татар телендә, яңа формада китаплар чыкты. "Дитя не плачет — мать не разумеет", диләр. Әмма балалар еламыйлар, ул китапларны күрмәсәләр. Еламыйлар да, сорамыйлар да. Ач түгелме әллә балалар безнең себер татар теленә? Бераз шуның турында уйлап җибәрик.
Хәзер инде өченче тренд китте: "әйдәгез, бу да начар, теге дә начар, тагы берне ясыйбыз, бөлки начарыракны эшләрбез дипме? Тагын да кыенрак булсын безгә дип эшлибезме? Кызганычка каршы, бик авыр хәлдә бүген себер татарлары", ди ул.
Ринат Насыйровның тагын нәрсәләр сөйләгәнен 👉монда укый аласыз.
▪️2013 елның 29 ноябрендә Төмәндә беренче тапкыр Себертатар теле көне үтте. Бу көнне себертатар теленә, себер татарлары тарихына багышланган чаралар уза.
@azatliqradiosi
👍8😢3🔥2❤1
Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф Путин белән сөйләшүләр өчен Мәскәүгә килде
Аны Мәскәүнең «Внуково-2» һава аланында Русия Турыдан-туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев каршы алган, дип яза ТАСС.
Бүген Уиткофф, Трампның кияве Джерад Кушнер белән бергә, Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Очрашу Мәскәү вакыты белән 17:00гә билгеләнгән. Анда, көтелгәнчә, яклар тынычлык килешүе турында сөйләшәчәк.
Кичә Путин хәрби җитәкчелек белән киңәшмә уздырды. Анда Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов Покровски һәм Волчанскины алу турында хисап бирде.
Фото: Уиткофф кортежы. Anastasia Barashkova / Reuters

👎3❤1
Ингушетия парламенты Сталин исемен мәңгеләштерүне тыю турындагы канун өлгесен караудан алган. Һәм моны халыкка җиткермәделәр
Парламент сайтыннан 2017 елда ук беренче укылышта кабул ителгән канун өлгесенең юкка чыгуын тарихчы Ибраһим Костоев ачыклаган. Бу уңайдан ул парламентка хат юллаган. Баксаң, канөн өлгесен караудан прокуратура таләбе белән алганнар икән.
Костоевка хәбәр итүләренчә, шулай ук әлеге документның әзерләнүе уңаеннан тикшерү үткәрелгән. Бу тикшерүне Русия думасы депутаты, КПРФ вәкиле Валерий Рашкин сораган — ул канун өлгесенең төп тәнкыйтьчеләренең берсе булган.
Документта, аерым алганда, Сталинга һәйкәл куюны һәм шәһәр-урамнарга аның исемен бирүне тыю каралган иде. Канун өлгесе беренче укылышта ингуш халкы депортациясенең 73 еллыгына әзерлек вакытында кабул ителде.

❤4💊4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 декабрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, Кремльдә АКШ вәкилләре белән очрашу якынча биш сәгать дәвам иткән һәм «конструктив, эчтәлекле» рухта узган. Ләкин шулай да Украина низагын җайлау мәсьәләсендә компромисска килә алмаганнар. Русия һәм АКШ президентлары очрашуы «хәзерге вакытта планлаштырылмый», дип тә белдергән Ушаков.
🔹Кремльдә узган Русия-АКШ сөйләшүләреннән соң Путин сүзчесе Дмитрий Песков Яңа елга атышларны туктатып тору турында әлегә сөйләшүләр алып барылмый дип белдерде. «Бөтенләй башка процесс бара», диде ул журналистларга.
🔹Украина дроннары Тамбов өлкәсендәге Никифоров нефть базасына һөҗүм ясаган. Бу хакта Украинадагы күзәтү каналлары хәбәр итә. Тамбов өлкәсе губернаторы да нефть ширкәтенә һөҗүмне раслады, әмма нинди объект турында сүз баруын ачыкламады.
🔹Европа берлеге 2027 ел ахырына кадәр Русия газын тулысынча импортлауны туктатуны күздә тоткан регламент буенча беренчел килешүгә ирешкән, дип хәбәр итә Европа берлеге шурасы матбугат хезмәте.
🔹Литва 2026 елда армиягә 5000 кешене чакырырга планлаштыра, дип белдерде илнең саклану министрлыгы. Илдә мәҗбүри хәрби хезмәт 2015 елда кабат торгызылган иде, һәм гадәттә ел саен якынча 3500 ир хезмәткә алына.

🔥2
Бүген Казанда Горький урамында күренекле композитор Салих Сәйдәшев музее янәдән ачыла. Ул 2016 елдан бирле тулы күләмдә эшләми иде.
Музей мөдире Айдар Әхмәдиев "Реальное время" басмасына әйтүенчә, хәзер монда Салих Сәйдәшевнең мемориаль фатиры белән бергә Татар музыкасы йорты булачак.
Аның гомуми мәйданы якынча 400 дүрткел метр, музей экспозициясе шул мәйданның яртысын гына били. Музей XX гасыр татар музыкасы турында сөйләячәк.
Даими экспозициядә шулай ук әлеге бинада 1928–1950 елларда урнашкан тулай торакка һәм анда яшәүчеләр, аерым алганда режиссёр Хәким Сәлимҗанов (һәм аның улы Марсель), скульптор Рада Нигъмаәуллина һәм башкаларга да игътибар бирелгән.
Бүген Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел.
Композитор музееның төзекләндерелүгә ябылуы бик күпләрне хафага салган иде. Аның туганнарыннан Рөстәм Әхмәров бу уңайдан Азатлык радиосына Казанда Сәйдәш эзләре югала бара, дип белдерде. Салих Сәйдәшев музееның ул вакыттагы мөдире Эльвира Низаметдинова Сәйдәш музее озакка ябылмады дип ышандырды.
"Өч-дүрт елдан соң дип фаразлыйбыз. Музей өчен бу – зур вакыт түгел. Өстәвенә бинаны нинди булган – шундый итеп торгызырга җыенабыз", дигән иде ул 2017 елда.

Азатлык Радиосы
"Сәйдәш мирасы яклауга мохтаҗ"
18 май Биектау районы Өбрә авылында Салих Сәйдәшнең яңадан төзелгән музее ачыла. Казандагы музееның кайчан ачылачагы төгәл билгеле түгел. Сәйдәшнең туганы Рөстәм Әхмәров Азатлыкка композитор мирасын пропагандалаудагы кыенлыклар, Казан музее тирәсендәге а…
❤9👍1
Русия ислам институтының филология кафедрасы мөдире, тел галиме Тимур Шәйхуллин вафат
Бүген, 3 декабрьдә, Русия ислам институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Тимур Шәйхуллин вафат булган. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның йөрәге озакка сузылган авырудан соң тибүдән туктаган диелә.
Тимур Шәйхуллин көнчыгышны өйрәнү, арабистика һәм лингвистика өлкәсендә белгеч, галим һәм педагог иде.
"Аның фәнни хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге һәм рухи зирәклеге студентлар, хезмәттәшләр һәм аның белән аралашу бәхетенә ирешкән һәркемнең йөрәгендә тирән эз калдырды", дип яза институт вәкилләре.

💔5😢4❤1
Көн язмасы: "Рәхим итегез!": Сугышта һәлак булган контрактчы белән хушлашу
2025 елның 4 ноябрендә Ринат Мәмәтов җәсәде салынган табутны Пермь төбәге Барда районы мәдәният йортына "Рәхим итегез" һәм "Добро пожаловать" дип язылган элмә такта каршысына кертеп куйганнар. Мәмәтовның туганнары һәм дуслары башта бу хурлыкны күрмәгән. Алар табутның нинди элмә такта астында торганын бары социаль челтәрләрдә фотосүрәтләр таралгач кына игътибар иткән.
"Рәхим итегез" дип язылган фотосурәт интернет челтәрләрдә пәйда булганнан соң, аны шәһәр хакимиятенең рәсми пабликларыннан алып куйганнар.

😁2🤮2😢1💩1
⚡️Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинның Мөслимдәге йортында тентү узган
Сhelny-biz үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, тикшерү эшләре башланган, ул рекрут түләүләре белән бәйле була ала. Сүз дистәләрчә миллион сум турында бара диелә.
Рамил Муллин Түбән Каманы 3,5 ел җитәкләде, аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде. Быел апрель аенда эштән китте.
Элегрәк куәт оешмасы хезмәткәрләре Түбән Кама районы башкарма комитетының административ-техник инспекция бүлеге башлыгы Илдар Сафиуллинны тоткарлады. Аны Украина сугышына китүче контрактчылар акчаларын үзләштерүдә шикләнәләр..
▪️Март башында Рамил Муллин дүрт баласы булган Мөхеддин Холзоду белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирде.
▪️Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашты.
▪️Пост астында шәһәрдә яшәүчеләр сертификатны җирле халыкка түгел, мигрантларга бирәләр дип ачу белдерде, мыскыллы сүзләр язучылар да булды.
▪️Соңрак Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә Түбән Кама мэриясен тикшерүнең нәтиҗәләре турында җиткерергә кушты.
▪️Кайбер федераль басмалар Муллинның эштән китүен әлеге сертификатның таҗик гаиләсенә бирелүе белән бәйләде.

😢3🤔1
Русиядә милли сәясәт стратегиясе кабул ителде.
Яңа документка күрә 2036 елга Русия халкының кимендә 95% үзләрен иң беренче чиратта русияле итеп тоярга тиеш.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

❤2🤬1