Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф Путин белән сөйләшүләр өчен Мәскәүгә килде
Аны Мәскәүнең «Внуково-2» һава аланында Русия Турыдан-туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев каршы алган, дип яза ТАСС.
Бүген Уиткофф, Трампның кияве Джерад Кушнер белән бергә, Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Очрашу Мәскәү вакыты белән 17:00гә билгеләнгән. Анда, көтелгәнчә, яклар тынычлык килешүе турында сөйләшәчәк.
Кичә Путин хәрби җитәкчелек белән киңәшмә уздырды. Анда Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов Покровски һәм Волчанскины алу турында хисап бирде.
Фото: Уиткофф кортежы. Anastasia Barashkova / Reuters

👎3❤1
Ингушетия парламенты Сталин исемен мәңгеләштерүне тыю турындагы канун өлгесен караудан алган. Һәм моны халыкка җиткермәделәр
Парламент сайтыннан 2017 елда ук беренче укылышта кабул ителгән канун өлгесенең юкка чыгуын тарихчы Ибраһим Костоев ачыклаган. Бу уңайдан ул парламентка хат юллаган. Баксаң, канөн өлгесен караудан прокуратура таләбе белән алганнар икән.
Костоевка хәбәр итүләренчә, шулай ук әлеге документның әзерләнүе уңаеннан тикшерү үткәрелгән. Бу тикшерүне Русия думасы депутаты, КПРФ вәкиле Валерий Рашкин сораган — ул канун өлгесенең төп тәнкыйтьчеләренең берсе булган.
Документта, аерым алганда, Сталинга һәйкәл куюны һәм шәһәр-урамнарга аның исемен бирүне тыю каралган иде. Канун өлгесе беренче укылышта ингуш халкы депортациясенең 73 еллыгына әзерлек вакытында кабул ителде.

❤4💊4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 декабрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, Кремльдә АКШ вәкилләре белән очрашу якынча биш сәгать дәвам иткән һәм «конструктив, эчтәлекле» рухта узган. Ләкин шулай да Украина низагын җайлау мәсьәләсендә компромисска килә алмаганнар. Русия һәм АКШ президентлары очрашуы «хәзерге вакытта планлаштырылмый», дип тә белдергән Ушаков.
🔹Кремльдә узган Русия-АКШ сөйләшүләреннән соң Путин сүзчесе Дмитрий Песков Яңа елга атышларны туктатып тору турында әлегә сөйләшүләр алып барылмый дип белдерде. «Бөтенләй башка процесс бара», диде ул журналистларга.
🔹Украина дроннары Тамбов өлкәсендәге Никифоров нефть базасына һөҗүм ясаган. Бу хакта Украинадагы күзәтү каналлары хәбәр итә. Тамбов өлкәсе губернаторы да нефть ширкәтенә һөҗүмне раслады, әмма нинди объект турында сүз баруын ачыкламады.
🔹Европа берлеге 2027 ел ахырына кадәр Русия газын тулысынча импортлауны туктатуны күздә тоткан регламент буенча беренчел килешүгә ирешкән, дип хәбәр итә Европа берлеге шурасы матбугат хезмәте.
🔹Литва 2026 елда армиягә 5000 кешене чакырырга планлаштыра, дип белдерде илнең саклану министрлыгы. Илдә мәҗбүри хәрби хезмәт 2015 елда кабат торгызылган иде, һәм гадәттә ел саен якынча 3500 ир хезмәткә алына.

🔥2
Бүген Казанда Горький урамында күренекле композитор Салих Сәйдәшев музее янәдән ачыла. Ул 2016 елдан бирле тулы күләмдә эшләми иде.
Музей мөдире Айдар Әхмәдиев "Реальное время" басмасына әйтүенчә, хәзер монда Салих Сәйдәшевнең мемориаль фатиры белән бергә Татар музыкасы йорты булачак.
Аның гомуми мәйданы якынча 400 дүрткел метр, музей экспозициясе шул мәйданның яртысын гына били. Музей XX гасыр татар музыкасы турында сөйләячәк.
Даими экспозициядә шулай ук әлеге бинада 1928–1950 елларда урнашкан тулай торакка һәм анда яшәүчеләр, аерым алганда режиссёр Хәким Сәлимҗанов (һәм аның улы Марсель), скульптор Рада Нигъмаәуллина һәм башкаларга да игътибар бирелгән.
Бүген Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел.
Композитор музееның төзекләндерелүгә ябылуы бик күпләрне хафага салган иде. Аның туганнарыннан Рөстәм Әхмәров бу уңайдан Азатлык радиосына Казанда Сәйдәш эзләре югала бара, дип белдерде. Салих Сәйдәшев музееның ул вакыттагы мөдире Эльвира Низаметдинова Сәйдәш музее озакка ябылмады дип ышандырды.
"Өч-дүрт елдан соң дип фаразлыйбыз. Музей өчен бу – зур вакыт түгел. Өстәвенә бинаны нинди булган – шундый итеп торгызырга җыенабыз", дигән иде ул 2017 елда.

Азатлык Радиосы
"Сәйдәш мирасы яклауга мохтаҗ"
18 май Биектау районы Өбрә авылында Салих Сәйдәшнең яңадан төзелгән музее ачыла. Казандагы музееның кайчан ачылачагы төгәл билгеле түгел. Сәйдәшнең туганы Рөстәм Әхмәров Азатлыкка композитор мирасын пропагандалаудагы кыенлыклар, Казан музее тирәсендәге а…
❤9👍1
Русия ислам институтының филология кафедрасы мөдире, тел галиме Тимур Шәйхуллин вафат
Бүген, 3 декабрьдә, Русия ислам институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Тимур Шәйхуллин вафат булган. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның йөрәге озакка сузылган авырудан соң тибүдән туктаган диелә.
Тимур Шәйхуллин көнчыгышны өйрәнү, арабистика һәм лингвистика өлкәсендә белгеч, галим һәм педагог иде.
"Аның фәнни хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге һәм рухи зирәклеге студентлар, хезмәттәшләр һәм аның белән аралашу бәхетенә ирешкән һәркемнең йөрәгендә тирән эз калдырды", дип яза институт вәкилләре.

💔5😢4❤1
Көн язмасы: "Рәхим итегез!": Сугышта һәлак булган контрактчы белән хушлашу
2025 елның 4 ноябрендә Ринат Мәмәтов җәсәде салынган табутны Пермь төбәге Барда районы мәдәният йортына "Рәхим итегез" һәм "Добро пожаловать" дип язылган элмә такта каршысына кертеп куйганнар. Мәмәтовның туганнары һәм дуслары башта бу хурлыкны күрмәгән. Алар табутның нинди элмә такта астында торганын бары социаль челтәрләрдә фотосүрәтләр таралгач кына игътибар иткән.
"Рәхим итегез" дип язылган фотосурәт интернет челтәрләрдә пәйда булганнан соң, аны шәһәр хакимиятенең рәсми пабликларыннан алып куйганнар.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi

😁2🤮2😢1💩1
⚡️Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинның Мөслимдәге йортында тентү узган
Сhelny-biz үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, тикшерү эшләре башланган, ул рекрут түләүләре белән бәйле була ала. Сүз дистәләрчә миллион сум турында бара диелә.
Рамил Муллин Түбән Каманы 3,5 ел җитәкләде, аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде. Быел апрель аенда эштән китте.
Элегрәк куәт оешмасы хезмәткәрләре Түбән Кама районы башкарма комитетының административ-техник инспекция бүлеге башлыгы Илдар Сафиуллинны тоткарлады. Аны Украина сугышына китүче контрактчылар акчаларын үзләштерүдә шикләнәләр..
▪️Март башында Рамил Муллин дүрт баласы булган Мөхеддин Холзоду белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирде.
▪️Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашты.
▪️Пост астында шәһәрдә яшәүчеләр сертификатны җирле халыкка түгел, мигрантларга бирәләр дип ачу белдерде, мыскыллы сүзләр язучылар да булды.
▪️Соңрак Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә Түбән Кама мэриясен тикшерүнең нәтиҗәләре турында җиткерергә кушты.
▪️Кайбер федераль басмалар Муллинның эштән китүен әлеге сертификатның таҗик гаиләсенә бирелүе белән бәйләде.

😢3🤔1
Русиядә милли сәясәт стратегиясе кабул ителде.
Яңа документка күрә 2036 елга Русия халкының кимендә 95% үзләрен иң беренче чиратта русияле итеп тоярга тиеш.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

❤2🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸БМОның Гомум җыены кабул иткән резолюциядә Русия "көчләп күчерелгән яки депортацияләнгән украин балаларының бернинди өстәмә шартларсыз һәм куркынычсыз кайтарылуын тәэмин итәргә тиеш" дип әйтелә.
🔸Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше яраланган. Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, энергетика инфраструктурасына, административ бинага, якында булган йортларга һәм машиналарга зыян салынган.
🔸Русиянең Воронеж өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кыз яраланган. Өлкә губернаторы Александр Гусев әйтүенчә, барлыгы алты дронны бәреп төшергәннәр. Аларның калдыклары төшү нәтиҗәсендә фатир, кибет һәм даруханә тәрәзәләре ватылган.
🔸2025 елда Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 86,2 процентка күбрәк дип белдерде республиканың эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Николай Герасимов. Узган елда ришвәтнең уртача күләме 377 мең сум булган.
🔸Киевтагы мәхкәмә Украинаның элекке премьер-министры Николай Азаровны дәүләткә хыянәт итүдә гаепле дип таныган һәм читтән торып 15 елга иректән мәхрүм итү һәм милкен тартып алу карары чыгарган. Азаров 2014 елдан бирле Русиядә яши.

❤3
Судакта яшәүче кырымтатар активисты, журналист, этносәяси мәсьәләләр белгече Ленора Дюльбер тоткарланган
Ленораның әнисе Эльмира Дюльберова "Кырым теләктәшлеге" проектына сөйләвенчә, куәт оешмасы вәкилләре иртәнге сәгать алты тирәсендә килгән.
"20ләп кеше булгандыр. Коралланганнар. Тиз генә ишегалды һәм өй буйлап таралдылар. "Барысын да күрсәтегез, бернәрсә дә яшермәгез" диделәр. Ленора алардан ни сәбәпле килүләрен сорады. "Акмәчетнең Киев мәхкәмәсенең тикшерүгә карары бар", диделәр. Китапларны, документларны тикшерделәр. Бүлмәләрне, хәтта бәдрәфне дә карадылар. Дорфа, итәгатьсез кыланмадылар. Хәтта кайберләре аяк киемнәрен дә салды. Компьютерны алдылар, Ленораның телефоннарын карадылар, безнекенә тимәделәр", диде Эльмира ханым.
Шуннан соң Ленора Дюльберны алып китәчәкләрен әйткәннәр. Ана куәт оешмасы вәкилләреннән кайда алып китәчәкләрен сораган.
"Акмәчеткә алып китәбез. Борчылмагыз. 1,5 сәгать Акмәчеткә кадәр юлга, аннары 1,5 сәгать сорау алуга китәчәк, дип әйттеләр. Аннары өйгә кайтачак, диделәр. Берничә җиңел машина, ике микроавтобус белән килгәннәр иде", диде Дюльберова.
▪️2018 елда Русиянең ФСБ хезмәткәрләре Ленора Дюльбер һәм башка кайбер активистларны Киевта узган кырымтатар халкы Корылтае конференциясеннән Кырымга кайтып килгәндә тоткарлаганнар иде. Соңрак җибәрделәр.

Судакта этносәяси мәсьәләләр белгече Ленора Дюльбер тоткарланган
Аның йортында тикшерү узган.
🤬5
Башкортстанның Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары Русиянең Украинага баскын сугышында катнашучы сугышчылар өчен концерт куйган
Башинформ хәбәр итүенчә, чыгышлар Ростов өлкәсе, Донецки һәм Луһански "халык республикаларында" узган.
Украинадагы сугышны хуплаучы татар-башкорт артистлары шактый. Алар мобилизациягә эләгүчеләр каршында җырлый, һуманитар ярдәм җыюны оештыра. Татар-башкорт артистларын хакимият пропаганда коралы итеп куллана.
Шул ук вакытта сугышта иң күп үлүчеләр Башкортстан һәм Татарстаннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8082, Татарстаннан 6722 кеше һәлак булган. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми.
▪️Элек Татарстан мәдәният министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән фетнәчел Луһанскига барды. Республиканың мәдәният министрлыгы аннексияләнгән төбәккә "Әкият" курчак театры артистларын һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблен дә алып барган иде.

🤮11🔥1
Русия башлаган Украина сугышында Татарстан белән Башкортстаннан тыш, илнең башка төбәкләрендә яшәүче татар-башкортлар да һәлак була.
Мисал өчен апрельдә Пермьнең Барда районы Озын Ялан авылыннан Илдар Габдуловны җирләгәннәр.
“Хатыны һәм дүрт баласы калды”, дип сөйләгән “Окно” проектына Алинә (аның соравы белән исеме үзгәртелгән).
Аның әйтүенчә тагын Сараш авылыннан 55 яшьлек Илфат Хәлилов һәлак булган. Аның тол хатыны һәм дүрт кызы калган. Хәлилов авылда теш табибы булып эшләгән.
Җирле халык сөйләвенчә, әлеге кешеләрнең "бронь"лары булган, әмма аларны барыбер млбилизацияләгәннәр.
Ә Пермьнең Барда районыннан 32 яшьлек Рамин Алиев чак кына мобилизациядән котылып калган. Ул нефть коесында боралаучы булып эшләгән. Хатыны повестканы күргәч үз-үзенә кул салырга маташкан.
— Хатыным Индираның повестканы күреп җен ачуы чыкты һәм үз-үзенә кул салырга маташты, — ди Рамин. Аңа кадәр хатынының Азалия исемле 4 яшьлек кызларын үтерүен искә төшерүе иргә әле дә бик авыр. — Хатыным хәзер рухи авырулар диспансерында, аны акылга зәгыйфь дип таптылар. Шуңа мине сугышка алмадылар да инде: 8 яшьлек улыбыз бар. Мин шул ук нефть ширкәтендә инде оператор булып эшлим. Гомумән, безгә, нефтьчеләргә, мобилизациядән "бронь" тиеш. Минеке ник шулай булгандыр, белмим. "Бронь" һәрвакытта да эшләми шул. Хәзер миңа тимиләр инде, чөнки мин ялгызым гына бала тәрбияләүче әти.
Күршеләре ирне кызгана.
— Аңа авырга туры килде. Хатынын да көч-хәл белән коткарып калдылар - операцияне озак ясаганнар. Имеш, повестканы күргәч хатынның башы киткән, алар нык талашкан, ул эчкән, аннары үтерү һәм үз-үзенә кул салу адымына барган - башта сабый йөрәгенә, ә аннары үзенең корсагына пычак кадаган, — диде Алинә.
Тулырак👉 монда укыгыз.

😱5❤4😢3🎉1
Казанда Татарстан ширкәтләрендә хәләл туклану системын кертүгә багышланган «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас Шляпошников күп оешмаларның ялган сертификатлар куллануын әйткән.
«Хәләл» билгесен контрольсез куллану аеруча кискен проблем булып кала. 2024 елда уздырылган анализ буенча, Казан шәһәрендәге җәмәгать туклану оешмаларының 25 проценты гына тиешле документлар нигезендә эшли, димәк, калган 75 процент оешма кулланучыларны алдый булып чыга. Бу – бөтен хәләл системасына ышанычны какшата дигәнне аңлата», дигән Габбас хәзрәт. Аның сүзләрен «Татар информ» китерә.
Шляпошников сүзләренчә, «Хәләл» сертификаты канунсыз кулланылган очраклар да теркәлгән.
«2023-2024 елларда «Хәләл» билгесен канунсыз куллану белән бәйле 13 мөрәҗәгать теркәлгән. Татарстан базарында сертификацияләү буенча 15 органның оешмаларга кирәкле рәвештә тикшерү уздырмыйча гына документ бирүе аеруча борчу тудыра. Тикшерү эшләрен алып бару өчен махсус система булмау да хәләл һәм хәләл булмаган ризыкларның буталышына китеререргә мөмкин», дигән ул.
❓Сез хәләл сертификатка ышанасызмы? Элек Башкортстанда һәм Екатеринбурда сатылган хәләл колбасаларда дуңгыз ДНКсы тапканнар иде. Бу хакта ни уйлыйсыз?
▪️Элегрәк Менделеевски районы мәктәпләрендә укучылар хәләл туклануга күчәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде. Шуннан соң Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин балаларның хокукы бозылу ихтималы сәбәпле тикшерү үткәрергә кушты.

😁4🙊3❤1
Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллин ялган юл белән акча үзләштергән һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырган дип шикләнәләр.
Төнне ул вакытлыча сак астында тоту изоляторында үткәргән. Аңа әле рәсми гаепләү белдерелмәгән.
Бу хакта үз чыганакларына таянып "Бизнес Онлайн"хәбәр итә. Басма язуынча, сүз яңа контрактчыларны сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерү турында бара.
Журналистлар хәбәр итүенчә, 3 декабрь көнне Муллинның Мөслимдәге өендә һәм аның Казандагы арендалап торган йортында тентү узган. Соңрак элекке мэрны Татарстандагы Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче алтынчы бүлегенә сорау алуга алып киткәннәр.
"Сорау алудан соң ул инде аннан чыкмаган. Муллинга җинаять кылуда шикләнелүе һәм Русия җинаять кодексының 91нче маддәсе нигезендә тоткарлануы турында хәбәр иткәннәр. Әлеге маддә нигезендә, аны 48 сәгатькә сак астында калдыра алалар. Шул вакыт эчендә тикшерү оешмалары аңа чикләү чарасын билгеләргә тиеш", дип яза "Бизнес Онлайн".
Басма чыганаклары хәбәр итүенчә, җинаять эшендә ике эпизод бар, алар контрактчыларны Украинадагы сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаның урлануы белән бәйле.

Медиа: Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинны кешеләрне сугышка җәлеп итүгә бүленгән акчалар белән махинацияләрдә шикләнәләр
Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинның Мөслимдәге йортында кичә тентү узды. Төнне ул вакытлыча сак астында тоту изоляторында үткәрде.
🤔4❤2🔥1👏1