Медиа: банклардан килгән СМС-кодларны һәм хәбәрләрне Max мессенджерына күчерергә җыеналар
Бу мөмкинлекне Дигитал үсеш министрлыгы карый, дип хәбәр итә «Коммерсант» ике чыганагына сылтама белән. Басма әңгәмәдәшләренең берсе сүзләренчә, бу ел ахырына кадәр эшли башларга мөмкин, әмма әлегә тулы күләмдә түгел, чөнки Max мессенджеры банклар белән турыдан-туры һәм иминлекне сакларлык дәрәҗәдә әле тоташмаган.
Шул ук вакытта министрлык рәсми рәвештә мондый планнары булмавын белдерде, әмма «банклар теләгән очракта Max-тагы сервис хәбәрләрен кулланып, кулланучыларның шәхси мәгълүматлары һәм финанслары иминлеген өстәмә рәвештә тәэмин итә ала», диде.
▪️Русия хакимиятләре WhatsApp, Telegram һәм башка чит ил мессенджерларына чикләүләр кертте һәм Max дип аталган җирле мессенджерны алга сөрә башлады. Моны халыкны алдаулар, акча урлауларга киртә кую белән аңлаталар.
▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

👎7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Артур Иделбаев кулга алынды. Кем өчен сабак? Узган атнаны Уфада соңгы елларда туризм өлкәсендә эшләгән, ә аңа кадәр медиа ширкәт тотучы һәм милли активист Артур Иделбаев тоткарланды. Бу эш көпә-көндез башкарылды, Иделбаев өчен бу көтелмәгән хәл икәне күренде…
Башкортстанда Артур Иделбаевның кулга алу мөддәтен тагын ике айга озайттылар
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге мөдире урынбасары Артур Иделбаевны сак астында тоту мөддәтен озайтты. Ул 2026 елның 22 февраленә кадәр тикшерү изоляторында калачак.
Иделбаев июль ахырында аеруча зур күләмдә акча үзләштерү эше нигезендә тоткарланган иде. Әлеге эштә барлыгы дүрт кеше катнаша, шуларның өчесе сак астында.
Туризмны үстерү үзәге мөдире Руслан Юнысовка һәм «Проект офисы» автоном сәүдәгә корылмаган оешмасы мөдире Илнур Куватовка карата чик кую чарасы мәсьәләсен мәхкәмә атна ахырына кадәр карарга тиеш.
Иделбаев һәрвакыт Башкортстан хакимиятенә якын кеше булды. Президент Мортаза Рәхимов вакытында да, башка башлыклар белән дә уртак тел тапты, Башкортстанның әлеге җитәкче Радий Хәбиров белән дә ашлары пеште. Хакимият тагарагына якын булса да, аңа төрмә яный.

💩1
Ахтем Сеитаблаев иҗаты турында: "Аның мизгелне бик төгәл тою сәләте бар"
Режиссёр һәм актер Ахтем Сеитаблаевның иҗат юлы 2000нче елларда Кырымда башлана. Бу вакыт эчендә ул "Телетріумф", "Ника", "Золота дзиґа" бүләкләренә лаек була, "Оскар"га дәгъва итүчеләр исемлегенә керә, американ режиссёр белән берлектә фильм төшерә һәм 20дән артык кино булдыра.
Ул Үзбәкстанның Яңыюл шәһәрендә туган. Аның әти-әнисен 1944 елның маенда, башка кырымтатарлар белән бергә, Кырымнан сөргенгә җибәргәннәр. Ахтем үз халкының бу фаҗигасе турында кечкенәдән үк белеп үсә. 2013 елда кырымтатар халкы сөргене турында беренче нәфис фильм - "Хайтарма"ны чыгара. Ул аның режиссеры да, төп рольне уйнаучы актер да.
2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Ахтем Киевның тероборона көчләре сафларына кушылды. Сугышта да ул кино төшерүен туктамый.
Ул үзенең Кырымга кайтачагында шикләнми.
Кырымтатар режиссеры һәм актеры турында 👉 монда укыгыз

"Бик күпләр безне Кырымга кире кайтмасыннар өчен тырышты. Без һәрвакыт кире кайттык. Бу юлы да кайтачакбыз. Күпләр ачлыклар, депортацияләр һәм башкалар аша украиннарны юк итәргә маташты. Әмма Русия империясе юк, ә без сезнең белән калдык. Совет империясе дә юк, ә без сезнең белән калдык. Болары да булмаячак. Безнең башка юл юк. Бу барысы да чынлап та Кырымда башланды, һәм Кырымда тәмамланырга тиеш. Ә Кырымны кире кайтаргач, анда әйтеләчәк беренче сүз ана [кырымтатар] телемдә – "өйдә" сүзе булачак", – ди Сеитаблаев.
Кырымтатар режиссеры һәм актеры турында 👉 монда укыгыз
Азатлык Радиосы
Ахтем Сеитаблаев иҗаты турында: "Аның мизгелне бик төгәл тою сәләте бар"
Режиссёр һәм актер Ахтем Сеитаблаевның иҗади юлы 2000нче елларда Кырымда башлана. Бу вакыт эчендә ул "Телетріумф", "Ника", "Золота дзиґа" бүләкләренә лаек була, "Оскар"га дәгъва итүчеләр исемлегенә керә, американ режиссёр белән берлектә фильм төшерә һәм 20дән…
💔4❤1
Элегрәк Фәрит Мөхәммәтшин мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели, Татарстан бу эштә ярдәм итәргә әзер дип әйткән иде.
Аның бу сүзләрен Мәскәү түрәләре һәм журналистлары кискен тәнкыйтьләп чыкты.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤷♂6❤3🥰2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Ростов өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын ун кеше яраланган дип белдерә рәсмиләр. Дондагы Ростов мэры хәбәр иткәнчә, һөҗүмнән соң җирле портта танкер яна башлаган, һәлак булучыларның икесе — аның экипаж әгъзалары. Тагын бер кеше Батайскида һәлак булган.
🔸Русия һәм АКШ бу атна ахырында Майамида сөйләшүләр уздырачак. Politico язуынча, очрашуда Америка ягыннан Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф һәм АКШ президентының кияве Джаред Кушнер, ә Русия ягыннан — Русия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) җитәкчесе Кирилл Дмитриев катнашачак.
🔸Дональд Трамп халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Элек Fox News алып баручысы Такер Карлсон әлеге мөрәҗәгать вакытында АКШ президенты Венесуэлага сугыш игълан итәр дип фаразлаган иде, әмма бу булмады. Трамп мигрантларга каршы көрәш, инфляцияне җиңү, шулай ук Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында сөйләде.
🔸Төркия сигез ел элек сатып алынган С-400 ракет комплексларын Русиягә кире кайтарырга тели, дип яза Bloomberg агентлыгы чыганакларга сылтама белән. Әлеге корал аракасында Төркиянең АКШ һәм НАТОның башка әгъзалары белән мөнәсәбәтләре катлаулануы сәбәп итеп күрсәтелә.
🔸Грузия сайлаулар вакытында чит илләрдән тавыш бирүне тыйды. Тиешле төзәтмәләрне ил парламенты сайлау кодексына кертте. Моны "тыштан тыкшынуга" каршы көрәш буларак аңлаталар.

❤2
Бурят журналисты Анна Зуеваны читтән торып 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
2нче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Бурятиядән журналист Анна Зуеваны ике җинаять эше нигезендә читтән торып 6 елга гомуми тәртипле колония карары чыгарды дип яза RusNews. Аңа «террорчылыкны ачыктан-ачык аклау» һәм «ят агент йөкләмәләрен үтәмәү» маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде.
Моннан тыш, мәхкәмә Зуевага өч ел дәвамында интернетта җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгатьләр, фикерләр һәм башка материаллар урнаштыру, интернет-сайтларны, форумнарны, каналларны, чатларны һәм төркемнәрне админлау белән шөгыльләнүне тыйды.
Мәхкәмә мәгълүматына краганда, журналист 2025 елның июнендә Telegram-да һәм YouTube каналында Иркутски өлкәсендәге авиация полкы мәйданында «очкычлар ярдәмендә» башкарылган шартлау һәм янгын турында видеоязма чыгарган. Мәхкәмә фикеренчә, әлеге видео астындагы язма «террорчылыкны хуплаган һәм аклаган» дип бәяләнә.
Шулай ук мәхкәмә Зуеваның, 2025 ел дәвамында «ят агентлар» маддәсе нигезендә ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган килеш, материалларын тиешле тамгасыз урнаштырган дип саный.

❤1
Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә.
Рәсмиләр моны төзелеш һәм файдалану кагыйдәләрен бозу белән аңлата. Мәхкәмәдә мәсьәлә 24 декабрьдә каралачак.
Тулырак безнең язмада укыгыз.

🤬8
Британия “Татнефть”кә санкцияләр кертте
Британия Русиягә карата санкцияләрне тагын да киңәйтте. Лондон керткән чикләүләр исемлегенә «Татнефть» ширкәте дә эләккән. Бу хакта Британия хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматта әйтелә. Гомумән алганда, санкцияләр 5 кешегә һәм 19 оешмага кертелгән. Яңа исемлектә шулай ук «Русснефть» һәм «РусНефтеГаз Групп» ширкәтләре дә бар.
Июль аенда Европа берлеге «П-Д Татнефть Алабуга Стекловолокно» ширкәтенә карата санкцияләр керткән иде. Әлеге завод «Татнефть» белән Германиянең Preiss-Daimler Group ширкәтенең уртак проекты кысаларында төзелгән.
Бу 2014 елдан бирле "Татнефть"кә кертелгән беренче санкция.
Моңа кадәр Лондон Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага һәм ул вакытта республика яшьләр эшләре министры булган Ринат Садыйковка карата да чикләүләр кертте.

👏4❤🔥1