Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Лавров Украина кораллы көчләрен Путинның Валдайдагы утарына һөҗүм ясауда гаепләде һәм әлеге хәл сөйләшүләргә йогынты ясаячак дип белдерде.

29 декабрь төнендә Киев Новгород өлкәсендәге Русия президентының дәүләт утарына дроннар җибәрде, дип белдерде Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров. Аның сүзләренчә, барлыгы 91 пилотсыз очкыч юк ителгән.

Лавров әйтүенчә, әлеге хәлдән соң Русиянең сөйләшүләр алып бару позициясе «кабаттан каралачак».

Ул шулай ук Киев җавапсыз калмаячак дип тә кисәтте.

«Путинның дәүләт резиденциясенә һөҗүм ясалганнан соң, җавап һөҗүменең объектлары һәм вакыты билгеләнде», — дип белдерде ул.

Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр яки нинди дә булса объектларның җимерелүе турында мәгълүмат юк. Лавров үз сүзләрен расларлык дәлилләр дә китермәде.

Украина президены Владимир Зеленский Лаваров сүзләрен кире какты. Аның фикеренчә, шулай итеп Русия Киевта хөкүмәт биналарына һөҗүм итү өчен сәбәп әзерли.
🔥2🤡2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 декабрь, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ Венесуэладагы дрон һөҗүм ясаган, дип хәбәр итә CNN. АКШ президенты Дональд Трамп белдерүенчә, һөҗүмнең максаты — имеш, наркотикларны саклау һәм йөкләү өчен кулланылган «эре объект» булган. CNN чыганаклары мәгълүматына караганда, шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

🔸ХӘМӘС вәкилләре төркем җитәкчесе Мөхәммәд Синварның һәлак булуын раслады. Израиль аның үлеме турында май башында ук хәбәр иткән иде. Ул Газзә сызыгына ясалган һава һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган. Ул чакта Согуд Гарәбстаны матбугаты Синварның мәетен Хан-Юнис шәһәрендәге хастаханә астындагы тоннельдә тапканнар, дип язган иде.

🔸Латвия Русия чигендә 280 км озынлыктагы койма төзелешен тәмамлаган. Эчке эшләр министры Рихардс Козловскис хәбәр итүенчә, моңа өстәп, чик буе югары технологияле җиһазлар белән дә тәэмин ителәчәк.

🔸Азәрбайҗан Баш прокуратурасы Русиянең Украинага каршы сугышында катнашу (кайсы якта булуына карамастан) ялланып сугышу буларак бәяләнә һәм җинаять санала дип кисәтте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге маддә нигезендә Азәрбайҗанның берничә кешесенә җинаять эшләре ачылган.
❤4
📍Энгел Фәттахов – Азатлык укучылары сайлаган 2025 ел шәхесе

Азатлык Радиосы "Ел шәхесе" йомгакларын тәкъдим итә.

Быел тавыш бирүдә 4974 кеше катнашты, иң күп тавышлар сайттан килде.

1️⃣Беренче урын

Нәтиҗәдә, иң күп тавышны Татарстанның элеккеге вице-премьеры, мәгариф министры (2012–2017), татар теле өчен көрәш символларының берсе Энгел Фәттахов җыйды. Аңа барлыгы 2333 тавыш бирелде, бу барлык тавышларның 46,9% тәшкил итә.

🏆Башка җиңүчеләр

Сайтта күп тавыш ТИҮнең элеккеге җитәкчесе Зиннур Әһлиуллинга да килде, аңа 1981 тавыш бирелде, бу барлык тавышларның 39,8%ын тәшкил итә

Telegram-дагы тавыш бирүдә исә җиңүне сәясәт белгече һәм милли активист Руслан Айсин яулады. Сайтта һәм Telegram-да аңа 372 тавыш бирелде.

Башка тавышларны безнең йомгаклау мәкаләсендә карый аласыз. Әлеге сылтама VPN-сыз ачыла.

Бөтен намзәтләр исемлеге монда.
👍20🔥8🥰6💩1🥱1
Кремль Украинаны «Путинга гына түгел, Трампка каршы да һөҗүм итәргә омтылу»да гаепләде

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның Валдайдагы утарына дрон һөҗүме турындагы хәбәрләргә карата Киев бу рәвешле тынычлык сөйләшүләрен өзәргә тели дигән фикер белдерде.

«Бу шәхсән президент Путинга гына каршы юнәлтелмәгән <…> ул Трампка каршы да юнәлтелгән, президент Трампның Украинадагы низагны тыныч юл белән җайга салу өчен куйган тырышлыкларын өзәргә омтылу», — диде Песков.

«Можем объяснить» телеграм каналы Валдай халкысоңгы көннәрдә шәһәр тирәсендә бернинди дә дроннарны да, шартлауларны да күрмәгән дип яза. Шулай ук төбәк хакимиятләре дә пилотсыз очкычлар куркынычы турында кисәтүләр ясамаган.
🤮4🤔1🤡1
Казанда 2,5 миллиард сумга пилотсыз технологияләр әзерләүче фәнни-җитештерү үзәге төзеләчәк

Татарстанда пилотсыз авиация системалары (ПАС) юнәлешендә фәнни-җитештерү үзәге төзү рәсми рәвештә расланды. Объект Казанда, Тэц урамында, КНИТУ-КАИ нигезендә барлыкка киләчәк.

Татарстан хөкүмәтенең комплекслы планына ярашлы, фәнни-җитештерү үзәген төзү 2026 елга планлаштырылган. Проектны финанслау федераль һәм төбәк казналы исәбеннән башкарылачак: Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 1 миллиард 474 миллион сум бүлеп бирәчәк, тагын 550 миллион сумны республика үз өстенә ала. Проектның гомуми бәясе 2,5 миллиард сум дип бәяләнә.

🔸 2025 елның 9 августында еракка оча торган пилотсыз очкычлар Татарстанда урнашкан терминалга һөҗүм ясады. Анда «Шахед» һөҗүм дроннары һәм алар өчен чит илдә җитештерелгән өлешләр сакланган. Әлеге склад Кызыл Юл бистәсендә, «Шахед»лар җыелган Алабугадан якынча 30 км ераклыкта урнашкан.

🔸 2025 елның 5 июнендә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, тагын 13 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.

🔸 2024 елның 2 апрелендә дроннар «Алабуга» аерым икътисади мәйданына һөҗүм итте. Һөҗүм тулай торакка туры килде. Рәсми мәгълүматка караганда, Алабугада пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында җиде кеше зыян күргән, шул исәптән ике үсмер дә бар.

🔸 2024 елның декабрендә Украина күзләве Татарстанда «Шахед» дроннары өчен өлешләр сакланган склад юк ителде, дип белдергән иде.
🤬6❤2🤯2💩1
Русия мәхкәмәләре сайтларыннан кешеләрне хәбәрсез югалган яки һәлак булган дип тану турындагы карточкалар юкка чыга башлаган.

Бу хакта Медиазона хәбәр итә. Хәзерге вакытта Русиянең 50 төбәгендәге мәхкәмә сайтларында 2025 елда югалган дип тану турында бер генә эш тә юк. Декабрь башына мондый дәгъвалар саны 44 меңгә якын иде.

Журналистлар исәпләвенчә, соңгы өч елда теркәлгән эшләргә кагылышлы 70 меңнән артык карточка бетерелгән.

Медиазона чыганагы сөйләгәнчә, Мәхкәмә департаменты идарәсе мәхкәмәләргә хәбәрсез югалганнар турында эшләрне сайтларда чыгармаска дигән карар төшергән.

➡️ Тикшеренүчеләр мондый мәхкәмә эшләре турындагы мәгълүматны Украинадагы сугышта Русия армиясенең югалтуларын исәпләү өчен куллана. Медиазона иәпләүләренә караганда, декабрь башына Русия мәхкәмәләренә теге яки бу хәрбине һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип тану турында барлыгы 88 мең шикаять бирелгән.

➡️ Журналистлар белдерүенчә, моңа кадәр эш карточкаларын Мәскәү мәхкәмәләре генә яшергән, анда эшләр картотекасы аерым систем аша күрсәтелә.

➡️ Медиазона һәм Би-би-синың Урыс хезмәте волонтерлар төркеме белән берлектә, ачык чыганакларда чыккан хәбәрләргә таянып, сугышта һәлак булган русияләр исемлеген алып бара. Бу иң мөһим бәйсез тикшеренүләрнең берсе.
❤3👍1🤬1
2025 ел сурәтләрдә кала

Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм фотографлары һәм журналистлары һәм башкалар Радио эшләгән илләрдә һәм төбәкләрдә төшергән фотолар узып баручы елның төп яңалыкларын һәм ис китәрлек мизгелләрен күрсәтә.

Тулы фотогалереяне монда карагыз.
✍1