Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Казан һава аланы вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттахов Минзәлә тикшерү изоляторыннан Актаныш районында яшәүчеләргә ачык язган.

Хат аның рәсми Телеграм каналында урнаштырылган. Каналда 800дән күбрәк кеше язылган. Ачык хатта Энгел Фәттахов райондашларына татар телендә мөрәҗәгать иткән.

Ул 20 ел дәвамында Актанышны җитәкләгәндә райондашалыры аңа терәк булуын яза һәм шул ук вакытта гафу да үтенә.

"20 ел бергә эшләгән чорда төрле чак булгандыр. Мин Сездән гафу үтенәм! Әмма мин бервакытта да гади халыктан аерылмадым, аларның мөрәҗәгатьләренә битараф булмадым. Хәтта, хакимияттә кабул итү үткәргәндә дә проблемаларын хәл итә алмасам, әби – бабайларга чәй булса да биреп, ә башы авыртып кергән кешеләрнең башын булса да төзәтеп чыгара торган идем.

Министр вазифаларыннан азат иткәннән соң да миңа бик югары эш урыннары тәкъдим ителде, әмма мин Актанышка кайтырга теләдем. Эшләгән чорда минем тарафтан һәрвакыт хөрмәткә ия булган, безнең йорт табынының түреннән төшмәгән мөхтәрәм кешенең "Э.Н. районны таратып китте, аны кире районга кайтарырга ярамый", - дип, өйдән – өйгә кереп имза җыеп йөрүе дә, хәтта ярдәм сорап Миңтимер Шәрип улына мөрәҗәгать итүе дә, минем башка сыймый! Ул аны кемнеңдер кушуы белән эшләде, әлбәттә!

Актаныш зиратында тәре кисү очрагын сәбәп итеп, мине эштән азат иттеләр. Бу вакыйганың кемнәрдер тарафыннан оештырылган булуын Сез үзегез миңа җиткердегез, хөрмәтле райондашлар. Моңа кадәр республикада чиркәү яндыру очраклары да булды, әмма минем кебек ул районнарда беркем дә авырлыклар кичермәде", дигән ул хатында.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤12🔥5🤗2
Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 16 мең кеше һәлак булган.

Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.

2 гыйнвар без Татарстаннан кимендә 7358 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 8686 үлгән хәрби исеме бар.

Әле 3 атна элек кенә, 8 декабрь көнне Азатлык сугышта ике республикадан кимендә 15 мең хәрбинең үлгәнен хәбәр иткән иде. Бер айдан да азрак вакытта 500ләп исем Татарстаннан, 500ләп исем Башкортстаннан табылды.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤4🎉2💩1
✈️ Казанның халыкара һава аланында берничә рейс тоткарлана.

Аерым алганда җиде рейс соңга калып очачак, шул ук сандагы рейслар соңга калып киләчәк. Бизнес Онлайн язуынча, нигездә бу Nordwind Airlines һава ширкәтенә караган очкычлар.

Алар Петербур, Мәскәү, Калининград, Сочига тоткарлана. Шулай ук «Аэрофлот» һәм «Победа» һава ширкәтләренең дә Мәскәүгә очкычлары соңрак китәчәк.

Казанга Томски, Кемерово, Мәскәү, Калининград, Сочи, Шарм-әш Шәйх очкычлар соңарып киләчәк.

Һава аланнарында тоткарлыклар берничә көн дәвамында күзәтелә. Кичә Татарстанда 18 сәгать дәвамында дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Шул ук вакытта Казан һәм Түбән Кама һава аланнарының эше чикләнде. Кичкә анда якынча 20 рейс тоткарланды.

Кичә Татарстан күгендә ике дрон бәреп төшерелде. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.

▪️Элегрәк Украина хәрби белгече Олег Жданов Татарстанның хәрби сәнәгать объектлары, аерым алганда, дрон җитештерүче "Алабуга" икътисади зонасы Украина өчен канунлы һәдәф булып тора һәм аңа һөҗүмнәр дәвам итәчәк дип кисәткән иде.

@azatliqradiosi
❤2
Венесуэла башкаласында берничә шартлау яңгыраган. АКШ президенты Доналд Трамп илгә һөҗүм итәргә боерык биргән, дип яза медиа.

Иртән Каракаста берничә шартлау булган, дип хәбәр итә шаһитларга сылтама белән Reuters. Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк өлешендә электр энергиясе юк. Шаһитләр күктә АКШ боралакларын күрүләрен әйткән.

CBS News АКШ түрәсенә сылтанып язуынча, Венесуэлага һөҗүм итү турындагы боерыкны Доналд Трамп биргән.

"Президент Трамп Венесуэла җирендәге, шул исәптән хәрби корылмаларга һөҗүм итәргә боерык бирде, чөнки хакимият шимбә иртәсендә президент Николас Мадуро режимына каршы кампаниясен көчәйтте, дип хәбәр итте американ рәсми затлары", — дип яза CBS хәбәрчесе Дженнифер Джейкобс.

Венесуэлада хәрби хәл кертелгән. Бу хакта илнең җитәкчесе Николас Мадуро белдерде.

@azatliqradiosi
❤7🔥4🤬3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Венесуэла башкаласында берничә шартлау яңгыраган. АКШ президенты Доналд Трамп илгә һөҗүм итәргә боерык биргән, дип яза медиа. Иртән Каракаста берничә шартлау булган, дип хәбәр итә шаһитларга сылтама белән Reuters. Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк…
Доналд Трамп АКШның Венесуэлага уңышлы һөҗүмнәр ясавын, шулай ук илнең авторитар җитәкчесе Николас Мадуро һәм аның хатынын тоткарлап, илдән алып чыгуга ирешүләрен белдерде.

The New York Timesка аңлатмада Трамп «чара искиткеч башкарылды» дип әйткән һәм моңа алдан ук җентекле планлаштыру ярдәм итүен ассызыклаган. CBS News чыганаклары Мадуроны тоткарлауда АКШның «Дельта» махсус куәт оешмасы катнашкан булырга мөмкин дип белдерә.

Венесуэла саклану министры җиңүгә кадәр сугышырга әзер булулары турында белдерү ясады. Шул ук вакытта Николас Мадуро һөҗүмнәр турындагы белдерүләрдән соң күренмәде.

Рәсми Каракас әлегә Трампның ил президенты кулга алынуы турындагы белдерүен расламады да, кире дә какмады.
Венесуэла вице-президенты Делси Родригес хөкүмәтнең Мадуро һәм аның хатынының кайда булуы турында белмәүләрен әйтте һәм АКШтан аларның исән булуына дәлилләр таләп итте.

АКШта Мадуроны наркотик сәүдәсен яклауда гаеплиләр. Дәүләт департаменты күптән түгел «Картель де лос Солес»ны террорчы оешма дип таныды. АКШ хакимияте фикеренчә, аны Мадуро җитәкләгән. Дәүләт сәркатибе урынбасары Кристофер Ландау Мадуроның «мәхкәмә алдында җавап бирәчәген» белдерде.

АКШ сенаторы Майк Ли X социаль челтәрендә язуынча, Дәүләт секретаре Марко Рубионың телефон аша сөйләшкәндә анарга Мадуроны кулга алу чараның төп максаты булуын һәм Венесуэлага алга таба һөҗүмнәр булмаячагын әйткән.

@azatliqradiosi
👍6❤3🤬2👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Доналд Трамп АКШның Венесуэлага уңышлы һөҗүмнәр ясавын, шулай ук илнең авторитар җитәкчесе Николас Мадуро һәм аның хатынын тоткарлап, илдән алып чыгуга ирешүләрен белдерде. The New York Timesка аңлатмада Трамп «чара искиткеч башкарылды» дип әйткән һәм моңа…
Каракастагы хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә торучы Русиянең тышкы эшләр министрлыгы АКШ гамәлләрен кораллы агрессия дип атап, аларны хөкем итүен һәм Венесуэладагы вазгыятькә борчылуын белдерде.

Министрлык белдерүендә шулай ук Венесуэла тирәсендәге хәлләрдә кискенләшүгә юл куймаска һәм диалог юлы белән чыгу ысулларын табарга кирәклеге ассызыкланды.

Европа берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кая Каллас АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио белән әлеге хәл турында сөйләшүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Европа Берлегендә Николас Мадуро җитәрлек легитимлыкка ия түгел дип саныйлар һәм Венесуэлада хакимиятнең тыныч юл белән алышынуын яклыйлар. Шул ук вакытта ул БМО Уставы принципларын үтәүгә чакырды.

Венесуэла тирәсендәге хәлләр турында тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3👍2👎1🤡1
❗️Казанда һава торышы начар булу сәбәпле кайбер районнарда ут сүнгән.

Аерым алганда Миллениум, Җинү проспекты, Әмирхан, Вишневский, Ершов. урамнары һәм үзәктәге йортларның бер өлеше электрсыз калган диелә.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Каракастагы хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә торучы Русиянең тышкы эшләр министрлыгы АКШ гамәлләрен кораллы агрессия дип атап, аларны хөкем итүен һәм Венесуэладагы вазгыятькә борчылуын белдерде. Министрлык белдерүендә шулай ук Венесуэла тирәсендәге хәлләрдә…
Шимбә көнне Доналд Трамп Николас Мадуроны тоткарлау турында сөйләде

АКШ президенты Доналд Трамп сүзләренчә, шушы хәрби чараның максаты — «диктатор Николас Мадуроны җаваплылыкка тарту» булган.

Трамп ассызыклавынча, күчеш чоры дәвамында АКШ «Венесуэлада калачак». Аның сүзләренчә, АКШ «Венесуэла белән идарә итәчәк». Әмма моның нәрсәне аңлатуы турында президент Трамп төгәл аңлатма бирмәде.

Ул Венесуэланың вице-президенты Делси Родригес АКШ белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде диде.

Трамп Венесуэланың нефть сәнәгатен торгызу мәсьәләсенә дә кагылды. Аның сүзләренчә, бу эштә АКШ нефть ширкәтләре актив катнашачак. Президент әйтүенчә, әлеге ширкәтләрнең Венесуэладагы активлары илдәге режим тарафыннан канунсыз рәвештә тартып алынган булган.

Матбугат очрашуында шулай ук Берләшкән штаб башлыклары комитеты рәисе Дэн Кейн чыгыш ясады. Ул Мадуроны кулга алу чарасының берничә ай дәвамында планлаштырылуын сөйләде.

АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио Николас Мадуроны тоткарлау чарасын үткәрүгә нигез итеп аңа каршы Нью-Йорктагы федераль прокуратура тарафыннан белдерелгән гаепләүләрне атады.

Рубио шулай ук Трамп Николас Мадурога үз теләге белән хакимияттән баш тартырга тәкъдим итүен, әмма аның АКШ белән уеннар алып барырга өстенлек бирүен, шул исәптән АКШка наркотиклар агымын арттыруын әйтте. АКШ дәүләт сәркатибе сүзләренчә, әлеге вакыйга башка диктаторлар өчен сабак булырга тиеш.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤4👍4👎2🔥1
❗️Татарстанда көчле кар яву һәм буран сәбәпле, кайбер трассалар ябылган.

Автобуслар һәм йөк машиналары өчен Казан–Чаллы М-7 юлы һава торышы яхшырганчы ябык булачак, дип яза «Еду в Татарстан» телеграм-каналы.

Юл иминлеге хезмәткәрләре кешеләргә шәхси машиналарда ерак юлга чыкмаска киңәш итеп махсус мөрәҗәгать чыгарды.

Әгәр юлга чыгу мәҗбүри булса, тизлек режимын сакларга, үзең белән җылы киемнәр һәм инструментлар алырга киңәш ителә.

Шулай ук Казан һава аланында дистәләрчә очкычның килү һәм очып китү вакытлары үзгәргән, дип күрсәтә онлайн-табло, ике рейс бөтенләй гамәлдән чыгарылган.
Һава аланында утырыр урыннар калмаган.

Кичәдән бирле Казанда көчле кар ява, күз күреме начарайды, юлларда кар көртләре барлыкка килде.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Венесуэла башкаласында берничә шартлау яңгыраган. АКШ президенты Доналд Трамп илгә һөҗүм итәргә боерык биргән, дип яза медиа. Иртән Каракаста берничә шартлау булган, дип хәбәр итә шаһитларга сылтама белән Reuters. Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк…
АКШның Венесуэладагы җәһәт һөҗүме нәтиҗәсендә, хәрбиләр һәм тыныч халыкны да кертеп, кимендә 40 кеше һәлак булган.

Бу хакта Венесуэладагы бер аноним рәсми затка сылтанып The New York Times яза.

Элегрәк АКШ президенты Доналд Трамп бер генә дә АКШ хәрбие һәлак булмавын, әмма берничә яралы булуын белдергән иде.

Чарада һава һөҗүменнән саклану системын (ПВО) бастыру өчен 150 американ очкычы катнашкан. The New York Times язуынча, бөтен чара ике сәгать 20 минут дәвам иткән. Басма чыганаклары мәгълүматынча, Мадуроны Үзәк күзләү идарәсенең (ЦРУ) Венесуэла хөкүмәтендәге кешесе ярдәмендә кулга төшергәннәр. Ул соңгы көннәрдә Мадуроның кайда булуын күзәтеп торган.

@azatliqradiosi
❤4👍2👎2🎉1
Бүген кич утырып матур фотогалерея карарга тәкъдим итәбез🎄

Татарстан башкаласы Казан Яңа елга матур итеп бизәлде❄️ Шәһәр аеруча кичке вакытларда, төрле гирляндалар кабынганнан соң, матур күренә.

Килешәсезме?

Күбрәк фотоларны👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә карагыз.

@azatliqradiosi
❤7🔥4👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Киевның Оболонский районындагы хосусый медицина оешмасына һөҗүм нәтиҗәсендә 30 яшьлек бер кеше һәлак булган. Район хакимияте башлыгы Кирилл Фесин белдерүенчә, дүрт катлы бинага зыян килгән. Барлыгы 25 кеше эвакуацияләнгән, 42, 77 һәм 97 яшьлек өч хатын-кыз яраланган.

🔸Шулай ук Русия армиясенең Киев өлкәсе Фастовски районында һөҗүмдә 1951 елгы бер ир кеше һәлак булган. Өлкәнең хәрби идарәсе белдерүенчә, барлыгы җиде шәхси һәм бер күп катлы йортка, гаражларга, ике машинага һәм сәнәгать келәтләренә зыян килгән.

🔸Казан һава аланында бүген дә очкычлар тоткарлана. Барлыгы 11 очкыч вакытында китә алмаган, шул кадәр үк очкыч соңга калып килә.

🔸Берлинда сул карашлы активистлар электр станциясенә ут төртү сәбәпле, киңкүләм электр энергиясе өзелгән. Нәтиҗәдә 45 мең хуҗалык һәм 2 мең 200гә якын ширкәт утсыз калган. Шулай ук кайбер өйләрдә җылы да юк.

🔸Иранның югары рухани җитәкчесе аятулла Али Хаменеи декабрь ахырында башланган илкүләм протестларга беренче тапкыр фикер белдерде. Ул «тәртипсезлекләрдә катнашучыларга» карата кырыс чаралар күрелергә тиеш дип әйтте. Иранда протестлар 28 декабрьдә — иран риалының кискен очсызлануы һәм инфляциянең тиз үсеше сәбәпле башланды.

@azatliqradiosi
❤2