Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне брлыйк:

🔸Харьковка Русия Кораллы Көчләре һөҗүме аркасында дүрт кеше һәлак булды, дип хәбәр итте шәһәр мэры Игорь Терехов. Аның сүзләренчә, Русиянең камикадзе-дроны шулай ук балалар шифаханәсе бинасына да төшкән. Янгын чыккан, әмма зыян күрүчеләр юк.

🔸Бу төндә Русия Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән, дип белдерде Киев хәрби администрациясе башлыгы Тимур Ткаченко. Һөҗүмнәрнең нәтиҗәләре турында әлегә хәбәр ителми. Русия саклану министрлыгы да әлегә бу хакта мәгълүмат бирмәде.

🔸Доналд Трамп Иран белән сәүдә алып баручы илләргә карата 25 процент күләмендә Америка җыемнары кертү турында игълан итте. Bloomberg Ислам Җөмһүриятенең төп сәүдә партнерлары арасында Һиндстан, Кытай һәм Төркияне атый.

🔸2025 елның ноябре ахырына Европа берлегендә украин качаклары саны 4,33 миллион кешегә җиткән. Мны Евростат мәгълүматлары күрсәтә. Качакларның иң зур өлешен Германия (1,241 млн) һәм Польшада (968,75 мең).

🔸Испания полициясе Бразилиядән Европага таба баручы корабны тикшергәндә, бортында 10 тонна кокаин тапкан. Тоткарланган партиянең бәясе 400 миллион евро дип бәяләнә. Испания дәүләт полициясе хәбәрендә әйтелгәнчә, бу ил тарихында конфискацияләнгән кокаинның иң зур партиясе.
❤5🥰1
Кырымда сәясәт белгече Ленора Дюльберга әйткән сүзләре һәм китабы өчен 33 мең сум штраф салынган

Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итә.

Үзәк мәгълүматына караганда, Ленора Дюльбергә карата Русия контролендәге Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе 2025 елның 4 декабрендә үк ике карар чыгарган.

Аерым алганда, беренче эш Русия Кораллы Көчләрен куллануны "дискредитацияләү" турындагы гаепләүгә кагылган. Русия хакимияте моны Ленора Дюльбернең YouTube-тагы "Кырым инҗире" бәйгесенең туры эфиры вакытында "Крым.Реалии" каналында әйткән сүзләре белән бәйләгән. Нәтиҗәдә ул 30 мең сум штрафка тартылган.

Икенче эш "экстремистик материаллар тарату" гаебенә кагылган. Франко исемендәге Кырым фәнни китапханәсендә Ленора Дюльбер автордаш булган "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дигән китап табылуы һәм алынуы турында белдерелгән. 192 битлек бу басма китапханәгә мәҗбүри төбәк нөсхәсе буларак килгән. Мәхкәмә аңа 3 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Украин хокук яклаучы "Трибунал. Кырым эпизоды" телеграм-каналы: "Китап фәнни хезмәт булганлыктан, аңа экстремистик материал тарату турындагы гаепләүләр гомумән дә кагылырга тиеш түгел иде — моны, әлбәттә, Русия куәт оешмалары да, хөкемдарлар да яхшы белә", дип яза.

Ленора Дюльбер — сәясәт белгече, социолог, журналист һәм кырымтатар активисты. Ул популяр "Меркез" ток-шоуын алып бара, шулай ук "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дип аталган социологик тикшеренү-монографиянең авторларының берсе.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤1🙏1
Bloomberg: Иран 2021 ел ахырыннан башлап Русиягә 2,7 млрд долларлык ракетлар тапшырган

Иран соңгы елларда Русиягә якынча 2,7 миллиард долларга баллистик һәм зенит ракетлары саткан, дип яза Bloomberg Көнбатыш махсус хезмәтләрендәге чыганагына таянып.

Тәһран Мәскәү белән килешүләрне 2021 елның октябреннән башлап төзегән. Аларга ярашлы, Иран ераклыкка оча торган йөзләрчә “Фатх-360” баллистик ракетын, якынча 500 башка шундый ук төрдәге ракетны һәм ике йөзгә якын зенит ракетын сатарга тиеш булган.

Моннан тыш, агентлык мәгълүматларына караганда, Иран Русиягә миллионлаган патрон һәм снаряд та тапшырган, шулай ук “Шахед-136” пилотсыз очкычларын биргән һәм аларны Русиядә “Герань-2” исеме белән җитештерергә мөмкинлек биргән технологияләр белән уртаклашкан.

Бу 2023 ел башында имзаланган 1,75 миллиард долларлык килешү кысаларында башкарылган. Әлеге төр дроннар Украинага каршы һөҗүмнәрдә актив кулланыла.

Гомумән алганда, Көнбатыш чыганаклары бәяләвенчә, 2021 ел ахырыннан башлап Русия Иран коралын сатып алуга 4 миллиард доллардан артык акча тоткан, дип яза “Настоящее Время”.
🤬1
❗️"Мемориал" тагын биш "Баймак эше" фигурантын сәяси тоткын дип таныды

Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын 5 кешене сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта оешма тараткан хәбәрдә әйтелә.

Сәяси тоткын дип танылган яңа исемнәр: Буранбай Әбүшахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдин.

Бу кешеләргә карата гаепләү карарларын Ижауның Индустриал район мәхкәмәсе 2025 елның 23 декабрендә чыгарды. Биш фигурантны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип таптылар.

Мәхкәмә Әбүшахмин, Әюпов, Гыйзәтуллин һәм Исәнгилдинны дүрт ел да ике айга, Әхмәтовны дүрт ел ярымга иректән мәхрүм итте.

“Җыелган халык «[2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак районы мәхкәмә бинасы янында] массакүләм тәртипсезлек билгеләренә туры килә торган гамәлләр кылмады, дип белдерделәр “Мемориал”да. — Куәт оешмалары хөкем карарын көткән һәм шигарьләр кычкырган кешеләргә карата нигезсез рәвештә көч кулланды. <…> Без полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануны нәкъ менә протестчыларны куып таратырга тырышкан куәт оешмасы вәкилләре гамәлләре китереп чыгарды дип саныйбыз».

Хокук яклаучылар “аларны сак астыннан азат итүне, массакүләм тәртипсезлекләр турындагы җинаять эшен туктатуны һәм хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы җинаять эшләрен яңадан карауны” дип таләп итте.

▪️Idel.Реалии мәгълүматларынча, Башкортстаннан читтә үтүче мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезенедә 68 кешене хөкем иткән.

#Башкортстан #Баймак_эше

@azatliqradiosi
❤4
Бүген Казанда төзелешләрдәге рейд вакытында күптән түгел Русия ватандашлыгын алган һәм рекрут хезмәтенә теркәлмәгән биш эшче хәрби комиссариатка җибәрелгән

Рейдны Русия тикшерү комитетының 384нче хәрби тикшерү бүлеге Казан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә уздырган. Татар-информ хәбәр итүенчә, рейдның максаты Русия ватандашлыгы алып та хәрби комиссариатта исәпкә басмаган кешеләрне ачыклау булган. Барлыгы унике кешене тикшергәннәр, шуларның бишесе канун бозучылар булып чыккан һәм алар шул ук көнне Казандагы хәрби комиссариатларга китерелгән.

«Узган елда һәм быел Русия ватандашлыгын алган 490нан артык мигрант хәрби исәпкә куелды. Әлеге чаралар алга таба да дәвам иттереләчәк», дип белдергәннәр Тикшерү бүлегендә.

▪️"Идите лесом" хокук яклау үзәге элегрәк Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, рекрутка чакырылучыларны аулау баруы турында белдергән иде.

▪️Русиядә армиягә ел әйләнәсендә чакырылыш уздыру кануны кабул ителде. Сүз медицина комиссиясе узу һәм чакырылучыларны сайлап алу турында бара. Әмма рекрутка җибәрү вакытлары үзгәрешсез, ягъни 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кала.

▪️"Верстка" Русиядә резервистлар, шулай ук хезмәт итү вакыты тәмамланып килгән яшьләр көчләп Русия армиясенә алынырга мөмкинлеген искәртте. Басма чыганаклары аларга контрактны имзалату өчен "бөтен юлларны да кулланачакларын" әйтте.

@azatliqradiosi
🤬2
🇺🇸🇮🇷АКШ президенты Доналд Трамп сишәмбе көнне иранларны протестларны дәвам итәргә чакырды

АКШ президенты Доналд Трамп сишәмбе көнне иранларны бөтен ил буйлап протестларны дәвам итәргә чакырды. Ул "ярдәм инде юлда" дип белдерде, әмма нечкәлекләрен ачыкламады. Шулай ук Трамп "протестчыларны мәгънәсез рәвештә үтерүләр туктатылганчы" Иран хакимияте вәкилләре белән барлык очрашуларны да кире кагуын әйтте.

«Иран патриотлары, ПРОТЕСТЛАРНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ — ҮЗ ОЕШМАЛАРЫГЫЗНЫ ЯУЛАГЫЗ!!! …», дип язды ул Truth Social социаль челтәрендә.

Элегрәк АКШ хакимияте Америка Кушма Штатлары ватандашларын Ираннан китәргә чакырды. Медиалар хәбәр итүенчә, Трамп хакимияте хәзер Иранга каршы хәрби дә, хәрби булмаган да чараларны карый. АКШ президенты шулай ук Иран белән сәүдә алып баручы илләргә карата 25 процент күләмендә Америка җыемнары кертү турында игълан иткән иде.

@azatliqradiosi
❤2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне брлыйк:

🔸Ростов өлкәсенә ясалган дрон һөҗүмендә бер кеше һәлак булган. Өлкә губернаторы Юрий Слюсарь сүзләренчә, барлыгы ун районга һөҗүм ясалган, күп катлы йортлар һәм шәхси йортларга шулай ук сәнәгать корылмаларына зыян килгән.

🔸Белгород өлкәсе губернаторы Гладков гадәттән тыш авыр хәл туган очракта җирле халыкны өлкәдән китәргә әзер булырга чакырды. Аның сүзләренчә, күп фатирлы һәм шәхси йортларны, шулай ук ширкәтләрне резерв чыганаклардан тулысынча электр энергиясе белән тәэмин итү мөмкин түгел.

🔸Согуд Гарәбстаны җитәкчелегендә гарәп дәүләтләре АКШны Тәһранга һөҗүм итүдән тотылып торырга чакырды дип хәбәр итте 13 гыйнварда Фарсы култыгы илләре түрәләренә сылтанып The Wall Street Journal. Басма язуынча, Согуд Гарәбстаны, Оман һәм Катар вәкилләре Ак йортка Ирандагы режимны бәреп төшерергә омтылу нефть базарларында зур кыенлыклар китереп чыгарачак һәм ахыр чиктә АКШ икътисадына зыян салачак дип белдергән. Әлеге илләр Иранга һөҗүм Һормуз бугазы аша нефть танкерлары хәрәкәтен бозарга мөмкин дип курка.

🔸Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында 26 бина сусыз калган. Бизнес Онлайн "Водоканал" ширкәтенә сылтанып язуынча, бу Ямашев проспекты 28нче йортта суүткәргеч челтәрләрдә авария эшләре алып барылу сәбәпле килеп чыккан.

@azatliqradiosi
Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстан идарәсе тумышы белән Уфадан булган 22 яшьлек егетне тоткарлаган

Егет җылыту-энергетика комплексы корылмасында диверсия кылуны планлаштырган, дип белдерә ФСБ.

Соңгы вакытта мондый гаепләүләр еш кабатлана. Башинформ ФСБ матбугат үзәгенә сылтанып язуынча, уфалы Telegram-да бер зат белән язышкан. Әлеге зат егеткә трансформатор подстанциясенә ут төртү һәм шуны дәлилләп видеога төшергәне өчен матди файда буларак 23 мең сум вәгъдә иткән. Диверсиягә әзерләнгәндә егет тоткарланган һәм аңа каршы җинаять эше ачылган, диелә.

Элегрәк Башкортстан югары мәхкәмәсе Уфадан 31 яшьлек ир-атны диверсия әзерләүдә гаепләп 22 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аны тимер юлны шартлатырга планлаштыруда гаепле дип таптылар.

Тикшерү белдерүенчә, ул 2023 елда Украина саклану министрлыгының күзләү хезмәткәре билгесез шәхесе тарафыннан оештырылган төркемгә кергән. Андагы җитәкче кушуы белән Уфадагы тимер юл күпере янындагы урынны күзәткән һәм яшерен урыннарыннан шартлаткыч матдәләре алган. Шулай ук аңа шартлаткыч ясау һәм диверсия үткәрү, шул исәптән тимер юл полотносын шартлату буенча күрсәтмәләр дә җибәрелгән һәм аны ФСБның Башкортстан бүлеге егетне тоткарлаган, диелде Башкортстан мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат үзәге хәбәрендә.

▪️2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады.

@azatliqradiosi
❤2💩2
Татарстанда 2026 елда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән програмны финанслауны 5,5 миллион сумга киметмәкчеләр.

Аны 27,5 млн сумнан 22 млн сумга калдырмакчылар.

Бизнес Онлайн язуынча, Татарстан хөкүмәтенең карар өлгесе хәзер коррупциягә каршы экспертизаны уза.

Програм 2025 елны эшли башлады. Беренче елда акча алуга 20 кеше дәгъва итә алса, быел аларның саны 16га кадәр кимегән. Грант күләме үзгәрешсез кала — 1,37 миллион сум. Әлеге акчаларны торак сатып алганда башлангыч кертемне түләүгә яки ипотека бурычын һәм процентларын каплауга тотарга мөмкин.

▪️Яшь галимнәрнең торак шартларын яхшыртуга акчаларны киметкәндә, Русиянең Украинага каршы баскын сугышына баручыларга финанслар арттырыла. Күптән түгел Татарстан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 400 меңнән 2,5 миллион сумга кадәр арттырды.

▪️Шул ук вакытта Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 7413 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша.

@azatliqradiosi
🤡5🔥1
"Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде"."Баймак эше" фигуранты Вәлләм Моталлапов тарихы

Оренбур шәһәренең Үзәк район мәхкәмәсе Башкортстанның Баймак районында туып-үскән, күп балалы ата Вәлләм Моталлаповка өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды.

"Баймак эше" буенча хөкем ителгән күпләр кебек үк, аңа да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм куәт оешмалары вәкилләренә "көч куллану" маддәләре тагылды.

— Вәлләм — әти-әнисенең өлкән улы. Ул бик иртә, 18 яшендә өйләнде, хәзер гаиләсендә инде дүрт бала үсә. Гомеренең диярлек бөтен өлешен гаиләсе белән Буранбайда үткәрде. Тугызынчы сыйныфтан соң Баймактагы Зауралье агросәнәгать көллиятенә укырга керде, анда механизатор һөнәрен үзләштерде. Колхозда тракторчы, көтүче булып эшләде, аннары ике елдан артык Себердә вахтада хезмәт итте. Кире кайткач, үз тракторында үзенә эшләп йөрде — кемгәдер утын ташыды, кемгәдер печән әзерләшергә ярдәм итте, дип сөйләде безгә активистлар.

Билгеле булуынча, Вәлләм Моталлаповны Пермьдәге №29 төзәтү колониясенә этап белән озатканнар.

Хокук яклаучылар мәгълүматына һәм хөкем ителгәннәрнең туганнары, адвокатлары хәбәрләренә караганда, әлеге колониядә хәзерге вакытта "Баймак эше" нигезендә кимендә 16 хөкем ителгән кеше җәзасын үти (2025 елның декабрь уртасына булган мәгълүматлар). Шунда ук 2024 елның 17 гыйнварында "баймакчылар" яклап урамга чыккан башкорт активисты Фаил Алсынов та утыра.

Тулырак 👉монда укыгыз
🔥1
АКШ Русия, Бразилия, Иран һәм тагын 70тән артык ил ватандашына иммигрант визсын бирүне туктатып тора

Бу хакта АКШ Дәүләт департаментының эчке хезмәт хатына таянып Fox News хәбәр итте. Башта аның шул хәбәрендә сүз бар визалар (шул исәптән туристик) турында бара дип язылса, соңрак ул фәкать иммигрант, ягъни күчеп килү визаларына карый дип төзәтелде.

Документтан аңлашылганча, әлеге вакытта илгә виза алу өчен намзәтләрне тикшерү һәм сайлап алу тәртипләрен яңадан карала. Яңадан каралу чорында әлеге ил ватандашларына виза бирми торырга кушыла.

75 ил ватандашына виза бирү 21 гыйнвардан тукталачак. Кайчан бирелә башлавы әйтелми.

Бу карар әлеге илләр кешеләренең АКШта социаль ярдәм һәм төрле түләүләрне явыз максатларда куллануы ихтималына каршы тору өчен кабул ителгән диелә.

Дәүләт департаменты белдерүенчә, виза аерым очракларда гына — мөрәҗәгать итүченең дәүләт өчен «финанс йөк» булу куркынычы юклыгы расланганнан соң гына бирелергә мөмкин.
🔥2
АКШта урнашкан бәйсез кеше хокукларын яклау оешмасы HRANA хәбәр иткәнчә, Ирандагы протестлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 2571 кешегә җиткән.

2403 һәлак булучы — протестларда катнашучылар, алар арасында 18 яшькә кадәрге 12 кеше дә бар. HRANA язуынча, шулай ук 147 иминлек көчләре хезмәткәре һәм хакимият яклылар, шулай ук протестларда катнашмаган тугыз кеше дә үлгән.

2025 елның 28 декабрендә башланган протестлар Иранның 187 шәһәрен колачлаган. HRANA хәбәр итүенчә, 18 434 кешенең тоткарлануы расланган, 97 кешене халык алдында гаебен танырга мәҗбүр иткәннәр, 1134 кеше авыр яраланган.

Кеше хокукларын яклау оешмалары, шул исәптән Норвегиядә урнашкан Iran Human Rights, чыганакларга таянып хәбәр итүенчә, чәршәмбе көнне Иранда хәзерге протестларда катнашкан беренче кешене җәзалап үтерергә җыеналар. Сүз 26 яшьлек Эрфан Солтани турында бара, аны протестларда катнашканы өчен «Аллаһка каршы сугыш алып бару»да гаеплиләр.

Иранда интернет эшләми. Bloomberg үз чыганагына таянып язганча Илон Маскның SpaceX ширкәте илдәге Starlink иярчен хезмәтен бушлай иткән. Әмма ширкәт үзе әлегә бу мәгълүматны расламады.
😢5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Башкортстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы игълан ителде.

🔸АКШ президенты Дональд Трамп белдерүенчә, Ирандагы протестларда катнашучыларны үтерүләр туктатылган, җәзалап үтерүләр булмаячак. Шул ук вакытта, Reuters мәгълүматларына караганда, АКШ Якын Көнчыгыштагы хәрби базаларыннан үз гаскәрләренең бер өлешен чыгара. Иран сивил авиация очкычлары өчен һава киңлеген ябу турында рәсми хәбәр чыгарды.

🔸АКШ Ирандагы протестлар уңаеннан БМО Иминлек Шурасының ашыгыч утырышын чакыруны сораган. Ул 15 гыйнварда Казан вакыты белән 23:00дә узачак.

🔸Reuters язуынча, Германия, Франция, Швеция һәм Норвегия Гренландиядәге күзләү миссиясендә катнашу өчен үз солдатларын җибәрәчәк. Миссия 15-17 гыйнварда узачак.

🔸SpaceX ширкәтенең Crew Dragon галәм корабы экипаж әгъзаларының берсе авыруы сәбәпле, вакытыннан алда Җиргә кайта. NASA хәбәр итүенчә, Crew Dragon Халыкара галәм станциясеннән аерылган, төшерү аппараты Калифорния ярлары янында Тын океанга пәнҗешәмбе иртән утырырга тиеш.
❤2
Казансу ярындагы элекке татар училищиесы бинасын һәйкәлләр реестрыннан чыгарачаклар

Казанда «Бишбалта бистәсендәге 2нче урыс-татар училищиесы» дип аталган мәдәни мирас объекты Русия һәйкәлләренең бердәм дәүләт реестрына кертелмәячәк. Моңа кагылышлы акт Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында чыкты. 1880нче еллар ахырында төзелгән ике катлы бина Казансу елгасының уң ярында, Олы урам белән Карел урамы чатында урнашкан. Ул соңгы эклектика чорындагы «кирпеч» стильдә салынган.

Әлеге бина өлешчә сүтелеп, төзелеш материллары булак таралып бетү һәм озак еллар караусыз калу нәтиҗәсендә, бөтенлеген югалткан, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр. «2025 елның декабрендә бинаны карау вакытында объектның харабә хәлендә булуы ачыкланды: кат аралары, түбәсе, күтәреп торучы диварларның бер өлеше юкка чыккан», — диелә документларда.

Бишбалта бистәсендәге татар училищисесына 1878 елда нигез салынган, шәһәр җәмәгать идарәсе акчасына тотылган. Уку курсын бер укытучы — Татар укытучылар училищесын тәмамлаган белгеч алып барган, дини нигезләрне мәхәллә мулласы укыткан. Урыс-татар училищесының бурычы мөселман мохитеннән чыккан балаларны урысча сөйләшергә өйрәтү, шулай ук арифметика һәм тарих буенча башлангыч белем бирү булган.

Еллар узу белән укучылар саны 23тән 47гә кадәр арткан. 1915 елда мәктәпнең багучысы булып танылган сәүдәгәр Габдулла Апанаев билгеләнгән. 1922 елда, тугызъеллыкка әйләнгәннән соң, мәктәп күчеп киткән, ә бина торак йорт итеп файдаланыла башлаган. Соңрак анда икмәк пешерү урыны — икмәкханә урнашкан.

Актта әйтелгәнчә, элекке татар мәктәбе бинасын яңадан торгызу мөмкин түгел, чөнки аның аерым тарихи-мәдәни әһәмияте юк, шулай ук бина турында кирәкле фәнни мәгълүматлар да сакланмаган.
❤2😱1🤬1
Европа берлеге 1 февральдән башлап Русия нефтьенә куелган бәя чиген бер мичкәсе өчен 47,6 доллардан 44,1 долларга кадәр төшерәчәк.

Тиешле карар Европа берлеге Шурасы сайтында басылып чыкты.

Көнбатыш илләре Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле, нефте бәясен чикләү турында карар кабул итте. Башта, 2022 елның декабрендә бу бәя 60 доллар иде, 2025 елның сентябреннән ул 47,6 долларга кадәр төшерелде.

Шул ук вакытта Русиядә бәя чиге шартларын үтәп нефть сату тыела. Бу тыю берничә тапкыр озайтылды, соңгы тапкыр — 2026 елның 30 июненә кадәр, дип яза РБК.

Декабрь аенда Reuters агентлыгы «Җиде ил төркеме» (G7) һәм Европа берлеге Русия нефтьен диңгез юлы белән ташуны тулысынча тыю мөмкинлеген тикшерә дип язган иде. Моңа кадәр Европа берлеге нефтьнең базар бәясенә карап, бәя чиген өч айга бер тапкыр яңадан карау вариантын да күз уңында тоттылар.
❤3👏1
Казанда яңа урамнага Идел, Габденнасыйр Курсави һәм Әскәр Шәехгали исемнәре бирелгән

Казанның Вахитов районында Портовая, Девятаев һәм Меховщиков урамнары белән кисешкән яңа урамнарга исемнәр бирелгән. Тиешле карар Татарстан башкаласы мэриясе сайтында басылып чыкты.

Урамнарның берсенә татар дин галиме, рухани, фикер иясе һәм мәгърифәтче Габденнасыйр ибн Ибраһим ибн Ярмөхәммәт ибн Иштирәк әл-Курсави исеме биреләчәк. Курсави 1776 елда хәзерге Татарстанның Арча районындагы Корса авылында туган. Шиһабетдин Мәрҗани аны «XIX гасыр ислам дөньясы дин галимнәренең иң якты йолдызы» дип атаган. Галим хаҗга бару юлында, холера эпидемиясе чорында Төркиядә вафат булган.

Тагын бер урамга Русиядә татар язуын гарәп графикасы нигезендә беренче язу машинасын уйлап табучы һәм төзүче Шәйх-Али Әскәр Али улы исеме биреләчәк. Ул 1885–1968 елларда яшәгән. Шулай ук ул «Пишмаш» Казан полиграфия машиналары ширкәтенә нигез салучы буларак та билгеле.

Өченче урам Идел урамы дип аталачак. Әлеге урамнар Идел елгасына якын.
🔥4❤3
🇸🇦🇶🇦🇴🇲AFP: Согуд Гарәбстаны, Катар һәм Оман Трампны Иранга һөҗүм итмәскә күндергән

Фарсы култыгының өч иле «төбәктә җитди тетрәнүләр» килеп чыгу куркынычы сәбәпле, АКШ президенты Доналд Трампны Иранга һөҗүм итмәскә күндергән. Бу хакта Согуд Гарәбстаны югары түрәсенә сылтама белән AFP яза.

Журналистлар белән сөйләшкән түрә сүзләренчә, әлеге илләр Трампны күндерү өчен дипломатик тырышлык күрсәткән һәм «Иранга үзенең яхшы ниятләрен күрсәтү өчен мөмкинлек бирү»не сораган. Рәсми вәкил әйтүенчә, хәзер «ышанычны ныгыту һәм уңай карашны саклау эше дәвам итә».

Пакыстандагы Иран илчесе Реза Әмири Могадам хәбәр итүенчә, АКШ президенты Тәһранга Иранга һөҗүм итмәячәкләрен хәбәр иткән. Бу хакта җирле Dawn басмасы язды. Дипломат сүзләренчә, аңа Трамп «сугыш теләми» дигән мәгълүмат килеп ирешкән.

Кичә кич Доналд Трамп: “Ирандагы протестларда катнашучыларны үтерүләр туктатылган, җәзалап үтерүләр булмаячак дип әйттеләр", диде. “Карарбыз, киләчәк ни күрсәтер”, дип өстәде ул.

@azatliqradiosi
🤡6👍1
2025 елда Татарстанда җыелган 1 трлн 733 млрд сум салымның 1 трлн 146 млрд сумы Мәскәүгә киткән

Бу хакта федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйткән иде.

Татарстанның үзе эшләп тапкан акчасының күпчелек өлеше Мәскәүгә китеп барса да, федераль үзәк республикага федераль бюджеттан акчаны тамызып кына бирә.

Татарстан финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итүенчә, республика федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 96,1 миллиард сумлык трансфертлар алган.

@azatliqradiosi
🤬19❤2😨2👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина дроннары Рязань шәһәренә һөҗүм иткән. Хакимият хәбәр итүенчә, аларның икесе ике күпкатлы торак йортка бәрелгән. Ике кеше зыян күргән диелә.

🔸Нобель тынычлык бүләге лауреаты һәм Венесуэла оппозициясе лидеры Мария Корина Мачадо үз медален Доналд Трампка тапшырган. Бу хакта АКШ президенты үзе Truth Social социаль челтәрендә хәбәр итеп, моны «үзара хөрмәтнең матур ишарәсе» дип атаган.

🔸Сыктывкарда Эчке эшләр министрлыгы үзәгендә кичәге шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны унсигез кешегә җиткән. Аларның дүртесе үтә авыр хәлдә. Бинада кичә яктылык-тавыш гранатасы шартлаган, әлеге хәлдән со җинаять эше ачылган.

🔸Германиядә НАТОның киңкүләм хәрби күнегүләре башланды. Анда 11 ил катнаша: Италия, Греция, Германия, Чехия, Испания, Литва, Болгарстан, Төркия, Франция, Бельгия һәм Британия. АКШ бу күнегүләрдә катнашмый.

🔸Кытайда үлем җәзасына хөкем ителгән Русия ватандашын илгә кайтарганнар, дип хәбәр итә «РИА Новости». Марина Лопатинаны наркотиклар контрабандасы өчен гаепле дип тапканнар. Хәзер ул шул ук маддә нигезендә Русиядә җәза мөддәтен үтәргә тиеш: аңа 12 ел колония билгеләнгән.
❤1
Литва Сеймында Русиядә изелгән халыклар белән элемтәләр өчен Вакытлыча төркем төзелгән

Бу хакта Азатлык Радиосына «Азат халыклар лигасы» оешмасына нигез салучыларның берсе Сыресь Боляень хәбәр итте. Төркем 12 гыйнварда барлыкка килгән.

"Сеймда яңа төркем барлыкка килү «деколонизация» юнәлешендә эшләүче «Азат халыклар лигасы» белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе булды", ди Боляень.

Ул Русия белән күрше яшәгән ил хакимиятләре Русия режимы белән бергә батмаска теләгән республикалар элиталары белән элемтәләр корырга вакыт дип саный.
"Безне күрәләр һәм ишетәләр. Бүген инде бөтен дөнья Кремль режимының чатнап баруын аңлый. “Федерация” дип аталган корылманың таркалуы — вакыт мәсьәләсе генә", ди Боляень.

Вакытлыча төркемгә Литва парламентының төрле фракцияләреннән 13 депутат кергән. Аның төп бурычы кеше хокукларын яклау юнәлешендә эшләү булачак дип көтелә.

Азат халыклар лигасы Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ.
❤5🔥2