Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Аналитиклар хисабына күрә, Русия Алабугада дроннар җыю өчен Латин Америкасыннан кызларны күпләп җәлеп итә.

"Idel.Реалии" әлеге хисапны анализлаган, шулай ук Русиядән чыккан испан телле блогерның чит ил аудиториясе өчен хакимият нарративларын ничек алга сөрүен дә ачыклаган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬3😢2😁1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 гыйнвар, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Әлеге минутларда Башкорстан башылгы Радий Хәбировның республика парламенты - Корылтайга мөрәҗәгате бара. Чыгышының күп өлешен ул Украиандагы сугышта катнашучыларга, анда югалганнарны зләү, һуманитар йөк ташуга багышлады.

🔸Владимир Зеленский Русия белән «энергетик тынлык» башлануын раслады..

🔸Европа Берлегенең Русияне акча юдыру һәм террорчылыкны финанслау хәвефе зур булган илләрнең «кара исемлеге»нә кертү турындагы карары эшли башлады. Тышкы сәясәт башлыгы Кая Каллас фикеренчә, бу чара Русиягә Украина сугышын финанслауны катлауландырырга тиеш.

🔸Доналд Трамп Куба АКШның «дәүләт иминлегенә яный» дип Кушма Штатларда гадәттән тыш хәл кертте. Бу АКШка Кубага нефть китерүче илләрдән импортка өстәмә салымнар кертү мөмкинлеге бирә.

🔸Израил саклану гаскәре хәбәр иткәнчә, ХӘМӘС белән сугыш барган вакытта Газзә сызыгында якынча 70 мең кеше һәлак булган. Бу хакта The Jerusalem Post яза. Табылган мәетләрнең 90 проценттан артыгының исем-фамилиясе һәм шәхесе ачыкланган.

🔸Нидерландның Дусбург шәһәрендә билгесез затлар төнлә Көмеш музеен талап чыккан. Алар гомуми бәясе дистәләгән мең евро торган 300дән артык экспонат урлаган.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пермьдә хокук яклаучы Артём Фәйзуллинның ФБК-га акча күчерүдә гаепләнгән хатыны Ирина тикшерү изоляторыннан йорт сагына күчерелгән. Бүген, 14 октябрьдә, Пермьнең Ленин районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндергән һәм хокук яклаучы Артём Фәйзуллинның…
Прокуратура Пермь активисты Ирина Фәйзуллинага ФБКка 2 100 сум күчергәне өчен 550 мең сум штраф сорады

Бүген Березникида узган мәхкәмә утырышында дәүләт гаепләүчесе Пермьдәге элекке Навальный штабы волонтеры, активист Ирина Фәйзуллинага карата 550 мең сум штраф билгеләүне сорады. Эш Коррупциягә каршы көрәш фондына (ФБК) акча күчерү белән бәйле. Бу хакта «Пермь 36,6» Telegram-каналы хәбәр итте.

Фәйзуллинага карата хөкем карары 2 февраль, дүшәмбе көнне, Березники шәһәр мәхкәмәсендә игълан ителергә тиеш.

Җирле хокук яклаучы Артем Фәйзуллинның хатыны Иринаны һәм шулай ук Пермьдәге Навальный штабының тагын бер элекке волонтеры Елена Гусеваны узган елның 27 августында Березникида “экстремистик эшчәнлекне финанслау” маддәсе нигезендә тоткарлаганнар иде. Гусевага ФБКка җиде тапкыр 500 сумнан күчергән, ә Фәйзуллина — җиде тапкыр 300 сум күчергән ди тикшерүчеләр.

Артем Фәйзуллин Ирина автоматик түләү куйгандыр һәм ФБК экстремистик дип танылганнан соң да аны сүндерергә оныткандыр яисә бу картаны бөтенләй кулланмый башлагандыр дип уйлый.

Алар Росфинмониторингның “террорчылар һәм экстремистлар” исемлегенә кертелгән. Иринага ире белән аралашу тыелды.

Ирина Фәйзуллина дөньяда калий ашламалары җитештерүче иң зур ширкәтләрнең берсе булган «Уралкалий» ширкәтендә әйләнә-тирә мохитне саклау белгече булып эшләгән. Аның ире Артем Фәйзуллин Русиядә Алексей Навальныйны ачыктан-ачык яклаган беренче полиция хезмәткәре буларак билгеле.

Idel.Реалии мәгълүматынча, Елена Гусева һәм Ирина Фәйзуллина ФБКка акча күчерүдә гаепләрен таныган. Бу атнада Гусеваны 300 мең сум штрафка хөкем иткәннәр, дәүләт гаепләүчесе исә аны дүрт ярым елга колониягә җибәрүне сораган булган.

🔸 Русиядә ФБК “экстремистик оешма” дип танылганнан соң, фондка иганә итүгә бәйле кимендә йөз җинаять эше кузгатылды.
🥱3
❗️Казанда 1552 җырын башкаручы Усалның планлаштырылган концерты уздырылмаячак

Татарча панк-рок стилендә җырлаучы Усал (бу — аның сәхнә тәхәллүсе, чын исеме — Назыйм Исмәгыйлев) 30 гыйнварда Казанда, Reborn барында узарга тиешле концерты булмаячагын хәбәр итте. Сәбәпләрен аңлатмаган. Ул: "Бездән тормаган сәбәпләр аркасында 30 гыйнварда Reborn барында планлаштырылган концерт үтмәячәк. Сатып алынган барлык билетлар өчен акча тулы күләмдә кайтарылачак", диде ул.

Билетның бәясе — 2 мең сум. Барлык билетлар да диярлек сатып бетелгән. Концертка килергә җыенучылар арасында сатып алынган билет өчен акчаны кире алмаячакмын, артистка калсын дип фикер әйтүчеләр һәм моңа башкаларны да кыстаучылар барлыкка килде.

Усал 2021 елда "1552" дип аталган сингл чыгарды. Ул шунда ук яшьләр арасында популярлык казанды. 1552 дип язылган киемнәр, башка истәлекле әйберләр сатуга чыкты. 1552 – татарлар өчен мөһим тарихи дата, бу Казан ханлыгының Мәскәү кенәзлеге тарафыннан яулап алынган, татар дәүләтенең юкка чыгу вакыты.

Соңгы вакытта аны хакимият ярдәмендә уздырылган татар чараларында сирәк күреп була. Мәсәлән, узган елны Усал даими катнашучы булса да "Мин татарча сөйләшәм!" фестивалендә чыгыш ясамады. Шулай ук 30 август Казан кирмәнендә уза торган "ДәртФест" (элеккеге атамасы – "Tat Cult Fest") шулай ук Усалсыз узды.

Азатлык чыганакларына караганда, оештыручыларга аны чакырмаска, катнаштырмаска дип киңәш ителгән. Хакимиятне Усалның сәяси текстларыннан курка дип аңлатучылар бар.

Усал – Назыйм Исмәгыйлев Казанда 1986 елда туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты архитекторга, Казан дәүләт мәдәният институтында дизайнерлыкка укыган. Ул татар дөньясында танылган шамаил остасы Нәҗип Нәккашның улы буларак та билгеле. Ул да әтисе кебек каллиграфия белән шөгыльләнә. Татар телендә иҗат итә. Гаиләсе бар, ике бала әтисе.

Тулырак 👉монда укыгыз.
😡13❤8👎2
Уфада Башкортстан дәүләт симофник оркестры мөдире һәм филармония мөдире тоткарланган

30 гыйнварда Уфада куәт оешмалары вәкилләре республика дәүләт академия симфоник оркестрының баш мөдире Артур Назиуллин һәм Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе мөдире Алмаз Сәетов турында бара.

«Честно говоря» проекты мәгълүматларына караганда, тоткарланучыларга карата «акча үзләштерү яки туздыру» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

РБК чыганаклары хәбәр итүенчә, әлеге җинаятьләр «Мәдәни програмнар дирекциясе» оешмасы җитәкчесе Гөлнара Юрина һәм «Башкортстан» дәүләт концерт залы мөдире, Башкортстанның халык артисты Вилдан Яруллин эше кысаларында тикшерү барышында ачыкланган. Алар былтыр тоткарланды һәм йорт сагында утыра.

Яруллин Украинага сугышка барырга теләк белдергән дип тә яздылар.
😱2🤡2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанны кар күмә 🌨

Казанда соңгы тәүлектә айлык кар төшү нормасының 35%-ы яуган. Казан хакимияте казаннарны шәхси транспорт кулланмаска өнди һәм урамга бөтен техниканы чыгара. Әмма казаннар күп юллар чистартылмый кала дип заралана.

Ә сезнең якларда ничек? Кар күпме? Хакимият юлларны чистартып өлгерәме?

#Татарстан
🥱2
Сугышка гына багышланган юллама. Радий Хәбиров Башкортстанның социаль-икътисади проблемнарын искә алып тормады

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт Җыены-Корылтайда ясаган чыгышы нигездә "махсус хәрби операция" (СВО)(Русиянең Украинадагы сугышын рәсмиләр шулай атый) темасына багышланды. Республика үсеше, икътисад һәм социаль мәсьәләләр чыгыш ахырында гына, гомуми рәвештә телгә алынды.

Хәбиров хзрбиләрне "ил өчен иң мөһим кешеләр" дип атады, "барысы да җиңү өчен" шигаре белән Башкортстанның ничек итеп фронттагы сугышчыларга, Русия оккупациясендәге Украина шәһәрләрендә миллиардлаган сумга төзелеш-төзекләндерү эшләре алып бару, сугыш өчен 10 мең дрон җитештерү, "Кыш бабай" дип аталган авыр дрон әзерли башлаулары турында сөйләде.

Ә менә Башкортстанда мәктәпләр җитмәве, халыкның начар юлларга зарланулары, авылларда күперләрне халыкның үз акчасына салулары, ә иң мөһиме сугышта республикадан күпме ирнең һәлак булуы турында берни дә әйтмәде.

Хәбиров 2026 елның да җиңел булмаячагын әйтте, әмма республика барлык сынауларны да үтәргә сәләтле дип белдерде.

Мәкаләне тулысынча 👉 монда укыгыз.
🤮7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа мәхкәмә эше башлана Аңа карата чыгарылган хөкем карары моңа кадәр гамәлдән чыгарылган иде. Бүген, 22 декабрьдә Башкортстанның Кырмаскалы районара мәхкәмәсендә "Кырмаскалы эше" фигуранты…
«Кырмыскалы эше»нең соңгы гаепләнүче иреккә чыккан

30 гыйнварда, Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе «Кырмыскалы эше» фигуранты Марат Шәрәфетдиновка яңа хөкем карарын игълан итте.

Idel.Реалии белдерүенчә, мәхкәмә аны «кешенең милләте нигезендә хулиганлык кылуга әзерләнү»дә гаепле дип танып, өч ел өч айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Шәрәфетдинов бу мөддәтне инде СИЗОда тотылу чорында фактик рәвештә тутырганлыктан, аны мәхкәмә залыннан ук сак астыннан азат иткәннәр.

2024 елның 19 ноябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе активистны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда һәм милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләүдә гаепле дип тапты һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

Ләкин 2025 елның 24 апрелендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу хөкем карарын гамәлдән чыгарды. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасында "гаепләү хөкеме прокурорга кире кайтару белән гамәлдән чыгарылды" дип күрсәтелде. Моның нигезе итеп "җинаять-процессуаль канунны җитди бозу" аталды.

Яңа эә мәхкәмәгә быел декабрьдә кертелгән. Анда активистны милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләү гаепләве генә белдерелә. "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру" гаепләве төшеп калган.

Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.

Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар.

Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды.

Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә үзләрен эзәрлекләүне 2020 елның августында Куштауда булган протестлар белән бәйләгән иде.
❤1
Страсбургта Кавказ халыклары Ассамблеясе һәм Татар шурасы түгәрәк өстәл оештырды. Чарада Франция, Германия, Норвегия, Канада, Австрия, Чехия һәм Британиядән иллегә якын кеше катнашты.

Очрашуда чит илләрдә яшәүче мөһаҗирләр – Кавказ халыклары вәкилләре һәм татар-башкортлар – Европада милли үзаңны саклау, мөһаҗирләрнең хокукларын яклау, шулай ук читтә яшәгән хәлдә тарихи ватанның иреге өчен көрәшү мәсьәләләрен күтәрде.

Татарлардан сәясәт белгече Руслан Айсин, галим Дамир Абдулов, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов катнашты.

Бу чара турында тулырак 👉 безнең сәхифәдә укый аласыз.
🔥4❤1