Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә…
Уфадагы тулай торакка һөҗүм иткән үсмер бары тик чит ил студентларын гына сайлаган.
Моңа кадәр Һиндстаннан килгән студентлар инде талаулар, кыйнаулар һәм эзәрлекләүгә дучар булган. Бу хакта ASTRAга Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) Һиндстаннан булган өч студенты сөйләгән. Алар сүзләренчә, берничә ай элек бер төркем яшьләр студентларның паспортларын тартып алган, аларны кыйнаган һәм акча таләп иткән.
"Без беркая да мөрәҗәгать итмәдек, чөнки бу — башка ил, һәм теләсә кайсы очрак безне уку йортыннан куу белән тәмамланырга мөмкин дип курыктык. Әмма уку йорты бу турыда хәбәрдар иде һәм моны тикшерде. Алар бу егетләрнең фотоларын тапты, безгә сак булырга чакырган белгертү тараттылар", дип белдергән студентларның берсе.
Тагын бер БДМУ студенты ASTRA-га әйтүенчә, күптән түгел аның дусларына да һөҗүм иткәннәр. Бу «Сытый батыр» кафесы янында булган. Билгесез затлар студентларны таларга маташкан.
"Аларны юл буе куып барганнар, беркем дә ярдәм итмәгән. Ярый әле, алар качып котыла алган", дип сөйләгән ул.
Өченче студент сүзләренчә, узган елдан башлап чит ил студентларына каршы һөҗүмнәр саны сизелерлек арткан.
"Башта акча таләп итеп янаулар булды, аннары салкын корал кулланып һөҗүм итүләр башланды... Хәзер инде алар тулай торакка бәреп кереп, студентларны рәхимсез рәвештә кыйнады" дигән ул.
БДМУ ректоры Валентин Павлов Уфада чит ил студентлары тулай торагына һөҗүм вакытында дүрт һинд студенты зыян күрүен хәбәр иткән иде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та һөҗүмнең нәкъ менә чит ил студентларына каршы юнәлдерелгән булуын белдерде. Хакимиятләр Һиндстан илчелегенә инде хәбәр иткән һәм яраланучыларның туганнары белән элемтәгә кергән.
Һөҗүмнән соң, студентлар сүзләренчә, иминлек максатында аларга тулай торактан чыкмаска киңәш ителгән.
Элегрәк студентларга һөҗүм иткән 15 яшьлек үсмернең үз корбаннарының берсенең каны белән тулай торак диварына свастика ясаганы әйтелде.
▪️ 2024 елны Уфада узган тәре йөрешендә "Башкортстанның Урыс җәмгыяте" ("Русская община Башкирии») хәрәкәте дә катнашкан иде. Алар Русия байрагы, империя байрагы, Гайсә пәйгамбәр рәсеме төшерелгән байрак, шулай ук «искупление через бой» дип язылган, баш сөяге төшерелгән билгесез байрак күтәреп бардылар.
@azatliqradiosi

🤬6❤3
Литва татарларының Тракай районындагы җәмгыяте илнең төрле халыкларын берләштерүче Икмәк бәйрәмендә катнашты.
Чарада нигездә кырымтатар ризыклары тәкъдим ителде. Аерым алганда пәхләвә, катлама һәм башка ризыклар.
Шулай ук чарада Литва татарлары такмаклар, җыр-биюләр дә яңгырады.
Литва татарларының тамырлары Алтын Урда чорына тоташа. Аларның иң якын "кардәшләре" — кырымтатарлар. Алар бирегә XIV гасырда — Литва кенәзе Витовт (Витольд) идарә иткән чорда ук җирләшкән. Татарлар Бөек Литва кенәзлегендә сыену урыны һәм яңа йорт тапкан, җирле халык белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырган.
Алар үзләренең яңа Ватанына тугъры хезмәт иткән һәм аның чикләрен дошманнан саклаган. Үз чиратында Витовт татарларга үзләре яши торган җирләргә хокуклар һәм дин тоту иреге биргән.
Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
Фото: Seit-Yahya Kazakov Facebbok бите

❤7❤🔥3🔥2
Казанда Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән.
Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарын башлыгы Альберт Салихов үз телеграм-каналында язды.
Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.
Әлеге бина республикада мәдәни мирас корылмасы статусына ия. Гимназиядә 731 бала белем ала. Ата-алар Салихов телеграм-каналына иртәгә балаларга укырга барасымы, әлеге бинада уку иминме дип кызыксына.
Әле бу атнада башында гына Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылындагы 1нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасының түбәсе өлешчә җимерелгән иде.
Шул ук вакытта Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерә. Республика әлеге төбәкләр өчен җаваплы итеп билгеләнде һәм даими рәвештә һуманитар ярдәм җибәрә.
▪️2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

😱5❤1🤔1🤬1
Олимпия уеннарында Татарстаннан катнашкан ике спортчының берсе дүртенче урын алган
Италиядә уза торган Кышкы Олимпия уеннарында ирләр арасында скиатлон ярышы тәмамланды. Татарстаннан булган, Русия такымында чыгыш ясаучы Савелий Коростелев узышта дүртенче урын алган.
Беренче һәм өченче урыннарны Норвегиядән Йоханнес Клебо белән Мартин Лёвстрём Нюэнгет алганнар, икенче урында исә Франциядән Матис Делож.
Коростелев Олимпиядада әле башка ярышларда да катнашачак дип көтелә.
Татарстаннан быелгы Кышкы Олимпия уеннарында Русия такымында ике спортчы: чаңгычылар Дарья Непряева һәм Савелий Коростелев катнаша. Непряева хатын-кызлар ярышында 17нче булып килде.
Скиатлон дип чаңгы ярышын атыйлар. Ул ике өлештән тора: башта чаңгычылар классик стиль белән барса, шуннан соң ирекле стиль куллана. Узыш уртасында спортчылар пит-стоп ясап, чаңгыларын алыштыра алалар.
Русия һәм Беларус спортчылары Олимпия уеннарына Париж-2024 уеннарына охшаш шартларда кертелде: алар нейтраль статуста һәм индивидуаль дисциплиналарда гына чыгыш ясый.
Русия спортчылары кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасында такымнар парадында катнашмады.
Олимпиадага кертелгән башка Русия спортчылары арасында фигурлы шууда – Аделия Петросян һәм Петр Гуменник, шорт-тректа – Алена Крылова һәм Иван Посашков бар. Тимераякта узышларда Ксения Коржова һәм Анастасия Семенова чыгыш ясаячак. Ски-альпинизмда Никита Филиппов, чана спортына Дарья Олесик һәм Павел Репилов, тау чаңгысы спортында Семен Ефимов һәм Юлия Плешкова катнашырга тиеш.
▪️2026 елгы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары 6–22 февраль көннәрендә Милан һәм Кортина-д’Ампеццода уза, ярышларның бер өлеше Вальтеллина һәм Валь-ди-Фьемме төбәкләрендә үтә. 2022 елдан башлап беренче тапкыр Олимпиада Русиядә рәсми рәвештә күрсәтелә.
▪️2022 елның февраленнән Русия Украинага каршы сугыш башлаган өчен аның спортчылары халыкара турнирлардан, шул исәптән дөнья һәм Европа чемпионатларыннан читләштерелде.
Бу хакта - монда укыгыз.

❤2
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сан Франциско татарлары татар ризыкларын сатып татар йортын төзекләндерәләр Бу ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Алар бу эштән кергән акчаны Сан Франциско татарларының йортына ремонт ясарга һәм татар…
Сан Франциско татарлары милли ризыклар сатып акча җыйды
Узган ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Бу хакта зурлап мәкалә язган идек, бүген аннан фотоларны карарга тәкъдим итәбез.
Тарихи мәгълүматларга күрә, Калифорния якларына беренче татар 1923 елда килә. 1950-60 елларда Кытайдан, Япониядән, Кореядан татарлар Калифорниягә килеп төпләнә башлый. 20ләп татар җәмгыять оештырып җибәрә, җитәкчеләрен дә сайлый.
Тулы фотогалерея 👉монда

👍9❤3