Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә…
Уфада тулай торакта студентларга һөҗүм иткән үсмер кулга алынган

Уфа мәхкәмәсе тулай торакта Һиндстаннан килгән студентларга һөҗүм иткән 15 яшьлек үсмерне ике айга кулга алган. Үсмер мәхкәмәдә гаебен таныганын һәм үкенүен әйткән.

7 гыйнварда Уфадагы медицина университеты тулай торагында үсмер анда яшәүче студентларга пычак белән һөҗүм иткән һәм дүртесен яралаган иде. Һөҗүм итүче неонаци тарафдары булган, дип яздылар.

Бүген хөкүмәт утырышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада неонаци белән массакүләм авыру юк, дип белдергән. Бу хакта "Коммерсант" яза.

— Минемчә, бездә неонаци белән массакүләм авыру юк. Бер очрак кына булды, без аны күздән ычкындырганбыз. Андый хәл килеп чыккач, хәзер инде эшләргә кирәк, — дип китерә Хәбировның сүзләрен ТАСС.

@azatliqradiosi
❤1🔥1
Татарстан Русиянең Украинадагы баскын сугышы ихтыяҗлары өчен атлар җибәргән

Барлыгы татар токымлы сигез ат фетнәчел Донецки «халык республикасына» киткән. Аларны республиканың әйдәп баручы ат хуҗалары тәкъдим иткән.

Татар-информ язуынча, атларга ихтыяҗ азат ителгән (басып алынган – ред.) территорияләрдә патрульлек итү һәм «яшел зона»га азык-төлек китерү өчен барлыкка килгән.

Элегрәк Башкортстан да сугыштагы хәрбиләре өчен атлар җибәргән иде. Ике ат «Башкортостан» полкына тапшырылды. «Атлар сугышка кермәячәк. Алар китерү авыр булган урыннарга азык-төзек илтәчәк», дип язды «Кызыл Таң» газетасы.

"Медиазона" мөхәррире Дмитрий Трещанин элек Азатлык Радиосына әйтүенчә, фронтта атлы гаскәр дә пәйда булган. Әлегә бу күренеш сирәк очраса да, ул бар, ә бронетехниканың әкренләп кими баруы күренә, диде ул.

▪️Башкортстан һәм Татарстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә – иң алдынгы төбәкләр. Сугышта иң күп кеше югалткан төбәкләр булсалар да, Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша.

▪️Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8959 кеше, Татарстаннан - 7658 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
👎7❤2🤯1
Европа берлеге Русиягә каршы 20нче санкцияләр җыелмасын әзерли.

Документ өлгесенә (ул «Система» тикшеренү проектында бар) 30 кеше һәм 64 оешма кертелгән. Брюссель аларны Украинаның суверенитетын какшату, сугышны хуплау һәм гамәлдәге чикләүләрне урап узу белән бәйле дип саный.

Документ өлгесендә Татарстан һәм Башкортстан белән бәйле кешеләр һәм ширкәтләр дә бар.

Шуның берсе - "Алабуга" икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев. Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Әлеге дроннарны җитештерү өчен Алабугада студентларны җыюга җәлеп итәләр.

Элегрәк Австралия Шаһивәлиевны чикләүләр исемлегенә керткән иде.

Шулай ук Европа берлегенең исемлегендә Башкортстанның “Башнефть” ширкәте дә бар. Узган ел 13 сенятябрьдә Уфадагы "Башнефть-Новойл" заводына дроннар һөҗүм иткән иде.

Европа берлеге илләре тышкы эшләр министлары әлеге чикләүләр җыелмасын 24 февральгә – Русиянең Украинага басып керүенең дүрт еллыгына кабул итәр дип фаразлана.

@azatliqradiosi
👏4❤‍🔥2🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс Әрмәнстанга сәфәр кылды һәм ике ил арасында гражданлык атом энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. АКШ Әрмәнстанга Русиядән энергетик бәйлелекне киметергә ярдәм итәргә ниятли.

🔸Мәхкәмә Татарстан хөкүмәт йортының ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнелгән түрәсе Фаил Салиховны 5 апрелгә кадәр өй сагына җибәргән. Икенче арадашчы - Валерий Салтыков тикшерү изоляторына ябылган.

🔸Мексика Кубага ярдәм итүен дәвам итәчәк. Бу хакта ил президенты белдерде дип яза җирле La Jornada басмасы. Клаудия Шейнбаум АКШның Кубага каршы санкцияләрне кырыслатуын хөкем итте һәм Кубага нефть җибәрүче илләргә пошлиналар кертүне гаделсез дип атады. Аның әйтүенчә, мондый сәясәт турыдан-туры Куба халкына зыян китерә, чөнки ул хастаханәләр һәм мәктәпләр эшенә комачаулый.

🔸Халыкара Олимпия комитеты украин скелетонисты Владислав Гераскевичка уеннарда Русия агрессиясе нәтиҗәсендә һәлак булган украин спортчыларының рәсемнәре төшерелгән башлык куллануны тыйды. Комитет моны сәяси белдерү дип бәяләде.

🔸Әгерҗедә 500 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзү өчен 701 млн сум акча бүлеп бирелгән. 1936 елда төзелгән 1нче гимназия тулысынча диярлек тузган. Яңа мәктәп быел әзер булырга тиеш. Элегрәк Татарстанда биш яңа мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзү планлаштырылуы хәбәр ителгән иде. Алар Казанда, Чаллыда, Әгерҗедә, Минзәләдә һәм Буада барлыкка киләчәк дип яза Бизнес Онлайн.

@azatliqradiosi
❤2
Татарстанда Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра алмаган укучылар һөнәри белем ала алачак белем бирү оешмалары исемлеге билгеләнде.

Исемлеккә 23 көллият һәм техникум кергән дип яза республиканың мәгариф һәм фән министрлыгына сылтанып «БИЗНЕС Online».

Әлеге уку йортлары Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Алабугада, Арчада, Баулыда, Кукмарада, Мамадышта, Нурлатта, Саба районында, Спас районында, Тәтештә һәм Чистайда урнашкан.

Һөнәри укыту өчен 40 һөнәр һәм белгечлекне үз эченә алган исемлек расланган. Алар арасында пешекче, кондитер, эретеп ябыштыручы, токарь, слесарь, тракторчы, электромонтер, автомобильләр һәм җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү остасы, лаборант, станоклар һәм технологик корылмалар операторы, насослар һәм компрессорлар машинисты, фермер, агроном, график дизайнер һәм башка һөнәрләр бар.

Быел үз көченә кергән канун нигезендә, төрле сәбәпләр аркасында Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра алмаган һәм аттестат бирелмәгән 9нчы сыйныф укучылары бушлай һөнәр үзләштерә алачак.

— Элек укучылар икенче елга кала, унычы сыйныфка яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керә алмый иде, ә хәзер без аларны һөнәргә өйрәтәчәкбез, — дип билгеләп үтте элек "Татар-Информ"да туры эфир вакытында мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов.

Татарстан быел дүрт фән урынына ике Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыруга нигезләнгән сынауга кушыла.

Тугызынчы сыйныфтан соң аттестат алу өчен ике яисә дүрт имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әмма ике имтихан нәтиҗәләре нигезендә аттестат алганнар өчен белем алуның бер генә мөмкинлеге каралган. Ике Төп дәүләт имтиханын буенча алынган аттестат белән унычы сыйныфка кереп мәктәптә укуны дәвам итү мөмкин булмаячак.

Ике ОГЭ белән алынган аттестат урта һөнәри белем бирү оешмаларына барлык белгечлекләргә дә укырга керү мөмкинлеге бирми.

Әгәр дә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, ул элеккечә үк унынчы сыйныфта да, көллиятләр һәм техникумнардагы теләсә кайсы белгечлек буенча да укуын дәвам итә алачак.

▪️Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур.
Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.

@azatliqradiosi
Гыйнвар аенда Русиядә нефть чыгару инде икенче ай рәттән кимеде.

Бу АКШ санкцияләре нәтиҗәсендә нефтьне халыкара базарларда сату кыенлыклары белән бәйле, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.

Русия хакимияте нефть һәм нефть продуктларын җитештерү һәм экспортлау турындагы мәгълүматны яшерә, әмма Bloomberg әлеге хәл белән таныш булган кешеләргә сылтанып хәбәр итүенчә, гыйнварда Русия көненә уртача 9,28 миллион мичкә нефть чыгарган. Бу күрсәткеч декабрь белән чагыштырганда 40 меңгә кимрәк һәм ОПЕКка керүче илләр белән төзелгән килешү нигезендә билгеләнгән нефть чыгару лимитыннан 300 мең мичкәгә азрак.

Бу мәгълүматларны Һиндстан чыганакларыннан алынган хәбәрләр дә әзме-күпме раслый. Hindustan Times газетасы язуынча, гыйнвар аенда Һиндстан Русиядән көненә уртача 1,215 миллион мичкә нефть китерткән. Бу декабрь белән чагыштырганда 12 процентка, ә ноябрь белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк.

2 февральдә АКШ президенты Доналд Трамп Һиндстанның Русия нефтен сатып алудан баш тартачагын белдерде. Аның сүзләренчә, бу Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән АКШның һинд экспортына кертелгән импорт пошлиналарын киметү турында ирешелгән килешү кысаларында эшләнә. Шулай ук президент Трамп элегрәк Дәһлинең Русия энергетик ресурсларын сатып алудан баш тартмаганы өчен кертелгән өстәмә 25 процентлы пошлиналарны да гамәлдән чыгарды.

Әмма Һиндстанның Русия нефте импортын тулысынча туктатканмы-юкмы икәнлеге билгеле түгел.

Хәзерге вакытта Русия инде төялгән нефтькә сатып алучылар табуда кыенлыклар кичерә. Bloomberg исәпләүләренә караганда, Һинд һәм Тын океаннарында бүгенге көндә дистәдән артык танкер йөри, аларның бортларында әлегә кадәр сатып алучысын тапмаган якынча 12 миллион мичкә нефть бар.

@azatliqradiosi
👏3
❗️Азатлык хисабы: Сугышта Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🎉2
Роскомнадзор Telegram эшен чикләүне раслады

Оешмада әйтүләренчә, "берничә мессенджер, шул исәптән Telegram да", "Русия кануннарын һаман да үтәми", шуңа күрә эзлекле рәвештә чикләүләр кертү дәвам итәчәк. Бу "Русия кануннарын үтәүгә ирешү һәм кешеләрне яклауны тәэмин итү" максатыннан эшләнә.

Русия кулланучылары инде икенче көн рәттән Telegram мессенджеры эшендә проблемнарга зарлана. Моны Downdetector һәм "Сбой.рф" хезмәтләре күрсәтә.

Ике сервис мәгълүматларына караганда, күпләп шикаятьләр 8 февраль иртәсендә килә башлаган.

Былтыр августтан Роскомнадзор Telegram һәм WhatsApp-та шалтыратуларны да томалый башлады.

Интернет өлкәсендә бәйсез белгечләр моны Русиянең Мах мессенджерын алга сөрү белән бәйле дигән иде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

Сездә Телеграм эшлиме?
🤬7❤2🔥2🖕1
Уфа һәм Чанчжоу университетлары техник фәннәрне өйрәнүдә уртак уку йорты булдыра. Ләкин Уфага укырга бары тик кытайлар гына киләчәк. Һәрхәлдә беренче елны.

Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала?


Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан #Кытай
👍1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан күгендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә рәсмиләр. Росавиация Казан һәм Түбән Кама күгендә очышларны вакытлыча тыйды. Татарстан башкаласында дрон һөҗүме куркынычы ике тапкыр игълан ителде.

🔸Харков өлкәсенең Богодухов шәһәрендә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән өч кечкенә бала һәлак булган. Өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәренчә, дрон шәхси торак йортка төшкән, шундагы өч бала һәм 34 яшьлек ир һәлак булган. Тагын 74 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек йөкле хатын-кыз җәрәхәтләнгән.

🔸Волгоградта төнлә «Лукойл» нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясалган, дип хәбәр итә Astra шаһитлар төшергән видеоларга таянып. Ширкәттә янгын чыккан. Губернатор Андрей Бочаров шәһәрнең көньягындагы заводта янгын булуын раслады, ләкин исемен атамады.

🔸Канададагы Британ Колумбиясе провинциясендә атыш нәтиҗәсендә кимендә 10 кеше һәлак булган. Алты кешенең мәете Тамблер-Ридж мәктәбендә табылган, берсе хастаханәгә барганда үлгән, ә тагын ике мәет шәхси йортта ачыкланган, дип хәбәр итә AFP. Атучы үз-үзенә кул салган. CBC мәгълүматына караганда, полиция әлегә җинаятьнең мотивын атый алмый.

🔸Рамзан Кадыров юл казасына юлыкка улы Адам белән видео чыгарды. Видеода Чечня башлыгы өстәл артында ярдәмчесе Висмурад Алиев белән сөйләшә, аннары бүлмәгә Адам Кадыров керә. Адам Кадыров кортежы казага эләгүе турында 16 гыйнварда хәбәр ителде. Шуннан соң ул күренми торды.
❤3
Дрон калдыклары төшү сәбәпле, Казан янындагы йортлар һәм балалар бакчасы эвакуацияләнгән

Бүген Татарстанга һөҗүм иткән пилотсыз очкычларның берсе Залесный бистәсе өстендә бәреп төшерелгән.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте хәбәр итүенчә, Аксаков урамындагы берничә йорттан кешеләр, шулай ук 147нче балалар бакчасыннан балалар эвакуацияләнгән.
Махсус хезмәтләр куркыныч юклыгын раслаганнан соң, кешеләр өйләренә кире кайта алачак.

Рәсмиләр хәбәренчә, бүген Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелгән.

«Корбаннар да, җимереклекләр дә юк. Барлык ширкәтләр дә үз тәртибендә эшли», — дип белдерде Казан Кирмәне сүзчесе Лилия Галимова.

Татарстан күгендә соңгы тапкыр дроннар гыйнварда бәреп төшерелгән иде.
🎉3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азатлык хисабы: Сугышта Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр…
Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан кимендә 9 мең үлем турында билгеле

Иң күп үлүчеләр Уфадан: кимендә 780 үлем турында билгеле. Республикада 11 үлем очрагының берсе Уфага туры килә.

🔻Уфа – кимендә 780 кеше.
🔻Белорет районы – кимендә 408 кеше.
🔻Учалы районы – кимендә 325 кеше.
🔻Стәрлетамак – кимендә 316 кеше.
🔻Мәләвез районы – кимендә 276 кеше.
🔻Баймак районы – кимендә 272 кеше.
🔻Туймазы районы – кимендә 268 кеше.
🔻Салават – кимендә 257 кеше.

Соңгы үзгәрешләргә килгәндә, Салават шәһәреннән үлүчеләр саны артты. Бу күрсәткеч белән ул Әбҗәлил районын "узып китте".

400 кешенең каян икәне билгеле түгел.

Тулырак 👉монда укыгыз.

Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, чын саннар яшерелә.
😱3🔥2
⚡️Анапада атыш нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган

Кайбер мәгълүмат чаралары атыш Индустриаль техникумда булган дип хәбәр итә, икенчеләре уку йрты янында дип яза.

Краснодар төбәге җитәкчесе Вениамин Кондратьев белдерүенчә, бер кеше –сакчы һәлак булган. Тагын өч кеше яраланган.

Ут ачучы тоткарланган. Ул 2008 елгы үсмер. ЧП-Анапа телеграм-каналы үсмерне тоткарлау видеосын чыгарды.

Шул ук вакытта әлеге телеграм-канал һөҗүм итүчеләр икәү булган дип яза, әмма бу мәгълүмат расланмаган. Baza мәгълүматынча, үсмер ау мылтыгыннан аткан.

▪️ Соңгы атналарда Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан уку йортларында берничә һөҗүм очрагы теркәлде. Күпчелек очракта һөҗүм итүчеләр – шул ук уку йортларында белем алучы укучылар яки студентлар.

@azatliqradiosi
👎1🎉1
🕌Пермьдә халык каршы чыкканнан соң, Югары Курья микрорайонында мәчет төзелешенә бирелгән рөхсәт кире кагылган

29 гыйнварда Пермьнең мөлкәт министрлыгы мәчет төзелешенә бирелгән рөхсәтне гамәлдән чыгарган.

Рөхсәт җирле ФСБ идарәсенең министрлыкка мөрәҗәгать итүеннән соң гамәлдән чыгарылган дип яза "7x7 Горизонтальная Россия" телеграм каналы. Мөрәҗәгатьтә ни язылганы билгеле түгел. Түрәләр сүзләренчә, активистлар аны мәхкәмә аша гына ала алачак.

▪️Төзелешкә халык каршы чыкты. Бер ел элек алар гыйбадәтханә салыначак җирлектә кар бабайлар әвәли һәм аларга "никаб образы"нда кара пакет һәм тукыма кидерә. Соңрак кар бабайларына төрле шигарләр язылган язулар тоттыралар.

Гомумән җирле халык 2024 елның маеннан ук мәчеткә каршы чыга башлады. Алар гыйбадәтханә төзелгәч микрорайон мигрантлар белән тулачак, җинаять артачак дип белдерде. Азатлык Радиосы бу хакта видео да ясаган иде.

@azatliqradiosi
🤬5😢3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
👆Украинадагы сугышка татар токымлы атлар җибәрелде

Барлыгы сигез ат фетнәчел Донецки «халык республикасына» киткән.

Аларны Арча, Лениногорски фермерлары һәм Казан ипподромыннан алганнар.

Элегрәк Башкортстан да сугыштагы хәрбиләре өчен атлар җибәргән иде. Дүрт ат «Башкортостан» полкына тапшырылды.

Атлар белән Русия басып алган җирләрдә патруль итәләр һәм азык-төлек ташыйлар.

Сугышта югалтуларны санаучы журналистлар 2025 елда бронетехниканың әкренләп кими баруы күрә.

▪️Башкортстан һәм Татарстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә иң алдынгы төбәкләр. Шулай ук иң күп югалтулар да шушы ике республикадан.

@azatliqradiosi
🤮5🤬4❤2😢2