Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Роскомнадзор Telegram эшен чикләүне раслады

Оешмада әйтүләренчә, "берничә мессенджер, шул исәптән Telegram да", "Русия кануннарын һаман да үтәми", шуңа күрә эзлекле рәвештә чикләүләр кертү дәвам итәчәк. Бу "Русия кануннарын үтәүгә ирешү һәм кешеләрне яклауны тәэмин итү" максатыннан эшләнә.

Русия кулланучылары инде икенче көн рәттән Telegram мессенджеры эшендә проблемнарга зарлана. Моны Downdetector һәм "Сбой.рф" хезмәтләре күрсәтә.

Ике сервис мәгълүматларына караганда, күпләп шикаятьләр 8 февраль иртәсендә килә башлаган.

Былтыр августтан Роскомнадзор Telegram һәм WhatsApp-та шалтыратуларны да томалый башлады.

Интернет өлкәсендә бәйсез белгечләр моны Русиянең Мах мессенджерын алга сөрү белән бәйле дигән иде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

Сездә Телеграм эшлиме?
🤬7❤2🔥2🖕1
Уфа һәм Чанчжоу университетлары техник фәннәрне өйрәнүдә уртак уку йорты булдыра. Ләкин Уфага укырга бары тик кытайлар гына киләчәк. Һәрхәлдә беренче елны.

Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала?


Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан #Кытай
👍1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан күгендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә рәсмиләр. Росавиация Казан һәм Түбән Кама күгендә очышларны вакытлыча тыйды. Татарстан башкаласында дрон һөҗүме куркынычы ике тапкыр игълан ителде.

🔸Харков өлкәсенең Богодухов шәһәрендә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән өч кечкенә бала һәлак булган. Өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәренчә, дрон шәхси торак йортка төшкән, шундагы өч бала һәм 34 яшьлек ир һәлак булган. Тагын 74 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек йөкле хатын-кыз җәрәхәтләнгән.

🔸Волгоградта төнлә «Лукойл» нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясалган, дип хәбәр итә Astra шаһитлар төшергән видеоларга таянып. Ширкәттә янгын чыккан. Губернатор Андрей Бочаров шәһәрнең көньягындагы заводта янгын булуын раслады, ләкин исемен атамады.

🔸Канададагы Британ Колумбиясе провинциясендә атыш нәтиҗәсендә кимендә 10 кеше һәлак булган. Алты кешенең мәете Тамблер-Ридж мәктәбендә табылган, берсе хастаханәгә барганда үлгән, ә тагын ике мәет шәхси йортта ачыкланган, дип хәбәр итә AFP. Атучы үз-үзенә кул салган. CBC мәгълүматына караганда, полиция әлегә җинаятьнең мотивын атый алмый.

🔸Рамзан Кадыров юл казасына юлыкка улы Адам белән видео чыгарды. Видеода Чечня башлыгы өстәл артында ярдәмчесе Висмурад Алиев белән сөйләшә, аннары бүлмәгә Адам Кадыров керә. Адам Кадыров кортежы казага эләгүе турында 16 гыйнварда хәбәр ителде. Шуннан соң ул күренми торды.
❤3
Дрон калдыклары төшү сәбәпле, Казан янындагы йортлар һәм балалар бакчасы эвакуацияләнгән

Бүген Татарстанга һөҗүм иткән пилотсыз очкычларның берсе Залесный бистәсе өстендә бәреп төшерелгән.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте хәбәр итүенчә, Аксаков урамындагы берничә йорттан кешеләр, шулай ук 147нче балалар бакчасыннан балалар эвакуацияләнгән.
Махсус хезмәтләр куркыныч юклыгын раслаганнан соң, кешеләр өйләренә кире кайта алачак.

Рәсмиләр хәбәренчә, бүген Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелгән.

«Корбаннар да, җимереклекләр дә юк. Барлык ширкәтләр дә үз тәртибендә эшли», — дип белдерде Казан Кирмәне сүзчесе Лилия Галимова.

Татарстан күгендә соңгы тапкыр дроннар гыйнварда бәреп төшерелгән иде.
🎉3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азатлык хисабы: Сугышта Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин. Русия буйлап үлгән хәрбиләр…
Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан кимендә 9 мең үлем турында билгеле

Иң күп үлүчеләр Уфадан: кимендә 780 үлем турында билгеле. Республикада 11 үлем очрагының берсе Уфага туры килә.

🔻Уфа – кимендә 780 кеше.
🔻Белорет районы – кимендә 408 кеше.
🔻Учалы районы – кимендә 325 кеше.
🔻Стәрлетамак – кимендә 316 кеше.
🔻Мәләвез районы – кимендә 276 кеше.
🔻Баймак районы – кимендә 272 кеше.
🔻Туймазы районы – кимендә 268 кеше.
🔻Салават – кимендә 257 кеше.

Соңгы үзгәрешләргә килгәндә, Салават шәһәреннән үлүчеләр саны артты. Бу күрсәткеч белән ул Әбҗәлил районын "узып китте".

400 кешенең каян икәне билгеле түгел.

Тулырак 👉монда укыгыз.

Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, чын саннар яшерелә.
😱3🔥2
⚡️Анапада атыш нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган

Кайбер мәгълүмат чаралары атыш Индустриаль техникумда булган дип хәбәр итә, икенчеләре уку йрты янында дип яза.

Краснодар төбәге җитәкчесе Вениамин Кондратьев белдерүенчә, бер кеше –сакчы һәлак булган. Тагын өч кеше яраланган.

Ут ачучы тоткарланган. Ул 2008 елгы үсмер. ЧП-Анапа телеграм-каналы үсмерне тоткарлау видеосын чыгарды.

Шул ук вакытта әлеге телеграм-канал һөҗүм итүчеләр икәү булган дип яза, әмма бу мәгълүмат расланмаган. Baza мәгълүматынча, үсмер ау мылтыгыннан аткан.

▪️ Соңгы атналарда Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан уку йортларында берничә һөҗүм очрагы теркәлде. Күпчелек очракта һөҗүм итүчеләр – шул ук уку йортларында белем алучы укучылар яки студентлар.

@azatliqradiosi
👎1🎉1
🕌Пермьдә халык каршы чыкканнан соң, Югары Курья микрорайонында мәчет төзелешенә бирелгән рөхсәт кире кагылган

29 гыйнварда Пермьнең мөлкәт министрлыгы мәчет төзелешенә бирелгән рөхсәтне гамәлдән чыгарган.

Рөхсәт җирле ФСБ идарәсенең министрлыкка мөрәҗәгать итүеннән соң гамәлдән чыгарылган дип яза "7x7 Горизонтальная Россия" телеграм каналы. Мөрәҗәгатьтә ни язылганы билгеле түгел. Түрәләр сүзләренчә, активистлар аны мәхкәмә аша гына ала алачак.

▪️Төзелешкә халык каршы чыкты. Бер ел элек алар гыйбадәтханә салыначак җирлектә кар бабайлар әвәли һәм аларга "никаб образы"нда кара пакет һәм тукыма кидерә. Соңрак кар бабайларына төрле шигарләр язылган язулар тоттыралар.

Гомумән җирле халык 2024 елның маеннан ук мәчеткә каршы чыга башлады. Алар гыйбадәтханә төзелгәч микрорайон мигрантлар белән тулачак, җинаять артачак дип белдерде. Азатлык Радиосы бу хакта видео да ясаган иде.

@azatliqradiosi
🤬5😢3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
👆Украинадагы сугышка татар токымлы атлар җибәрелде

Барлыгы сигез ат фетнәчел Донецки «халык республикасына» киткән.

Аларны Арча, Лениногорски фермерлары һәм Казан ипподромыннан алганнар.

Элегрәк Башкортстан да сугыштагы хәрбиләре өчен атлар җибәргән иде. Дүрт ат «Башкортостан» полкына тапшырылды.

Атлар белән Русия басып алган җирләрдә патруль итәләр һәм азык-төлек ташыйлар.

Сугышта югалтуларны санаучы журналистлар 2025 елда бронетехниканың әкренләп кими баруы күрә.

▪️Башкортстан һәм Татарстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә иң алдынгы төбәкләр. Шулай ук иң күп югалтулар да шушы ике республикадан.

@azatliqradiosi
🤮5🤬4❤2😢2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы инде 5 сәгать дәвам итә.

🔸Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Фалейчик тоткарланган. Ул ришвәт алуда шикләнелә.

🔸Украина Волгоград өлкәсендә сугыш кирәк-яраклары саклау арсеналына һөҗүм ясаган. Хакимият вәкилләре зыян күрүче кешеләр юк дип белдерде.

🔸WhatsApp матбугат хезмәте мессенджерның Русиядә томалануына карата белдерү белән чыкты. Алар хакимият гамәлләрен русияләрне «дәүләт контролендәге, күзләүдән якланмаган кушымтага» күчерү омтылышы белән бәйлиләр һәм кулланучылар элемтәдә калсын өчен «мөмкин булганның барысын да эшлибез», диделәр.

🔸Казакъстан президенты яңа Конституция турында референдумны 15 мартка билгеләде. Төп үзгәрешләр арасында — бер пулатлы парламентка күчү һәм Конституциянең халыкара килешүләрдән өстенлеген тану бар.

🔸Русия думасы депутатлар төркеменең Telegram томалану сәбәпләре турында дигиталь үсеш министрлыгына сорау юллау тәкъдимен кире какты. Инициативаны 77 депутат яклады, 102се каршы тавыш бирде.
"Кремль һәлак булучыларның чын санын яшерү өчен бар көчен куя"

АКШның Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) чыгарган мәгълүматка караганда, 2022 елның февраленнән Русиянең якынча 1,2 миллион хәрбие һәлак булган, яраланган яисә хәбәрсез югалган. Аларның якынча 325 меңе – үлгәннәр, ди үзәк.

"Идел.Реалии" журналисты Рамазан Алпаут бу уңайдан CSIS үзәгенең Саклану һәм иминлек департаменты башлыгы Сет Г. Джонс белән сөйләште.

— Минемчә, төп мәсьәлә шунда: кайбер оешмалар бары тик рәсми рәвештә расланган үлем очракларын гына исәпкә ала. Алар Русиядәге зиратлардагы мәгълүматларга яки хастаханәләрдә расланган исемнәргә таяна. Әмма хәрби өлкәдә эшләгән, бәяләмәләр белән шөгыльләнгән кешеләр өчен аңлашылганча, дәүләт оешмалары тарафыннан бу саннарны яшерергә тырышуының күп сәбәпләре бар, — ди ул.

Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәр санының башка төбәкләрдән пропорциональ рәвештә күбрәк булуын Джонс сәяси сәбәпләр белән аңлата.

— Күрәсең, Кремль сәяси яктан Мәскәү, Петербур кебек мөһим шәһәрләрдән кешеләрне югалтуга караганда, әлеге төбәкләрдән булган кешеләрне "кулланыла торган ресурс" итеп карарга күбрәк әзер.

Мәскәү һәм Петербур кебек шәһәрләрдә үлгән яки яраланган русияләр саны әллә ни зур түгел. Минемчә, бу – сәяси яктан бик сизгер мәсьәлә, — ди ул.


Әңгәмне урыс телендә 👉монда укырга мөмкин.
Азатлык Радиосында аның кайбер фикерләре 👉
монда.
🤯3💯1
Русия хакимиятләре WhatsApp-ны тулысынча томалый башлаган

Meta корпорациясенә караган WhatsApp мессенджеры вәкилләре Русия хакимиятләренең илдә мессенджерга керү мөмкинлеген тулысынча томаларга омтылуы турында белдерде. Бу хәбәр 12 февральгә каршы төндә WhatsAppның рәсми аккаунтында чыкты.

Моңа кадәр "На связи" проекты Русиядә популяр булган берничә сайтны тикшереп, аларның 13енең, шул исәптән WhatsAppның да, "суверен Рунет" турындагы канун кысаларында төзелгән Милли домен исемнәре системыннан (НСДИ) мәгълүматлары бетерелүен хәбәр иткән иде. Алар арасында Азатлык Радиосы ширкәтенә караган сайтлар да бар.

WhatsApp вәкилләре һәм кулланучылар элемтәдә кала алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләүләрен белдерә.

Соңгы көннәрдә Роскомнадзор Telegram эшен әкренәйтүне көчәйтте. Бу платформада эшләүче, шул исәптән сугыш яклы блогерлар арасында да тискәре реакция тудырды. Хакимиятләр Telegram һәм башка мессенджерлар Русия кануннарын үтәргә тиеш дип белдерә.

Ширәкт вәкилләре исә, WhatsApp очрагындагы кебек үк, Русия хакимиятләре кулланучыларны дәүләт мессенджерына күчәргә мәҗбүр итү максатын куя дип саный.

👉Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/XDZaW

Сездә WhatsApp эшлиме?
❤2🖕1
❗️Казан янында реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнелгән үсмерләр тоткарлаган

Татарстанның Васильево бистәсендә өч үсмер тоткарланган. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белдерүенчә, аларны тимер юл светофорын көйләүче реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнәнләр.

Үсмерләр мессенджерда вакытлыча эш тәкъдим итүче игъланга юлыккан һәм акча эшләп алырга булган, дип белдерә ФСБ. 116.ru язуынча, аларга моның өчен 35 мең сум, “Республика Татарстан” мәгълүматынча, 40 мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр. Реле шкафын яндыру омтылышы 25 гыйнварда билгеле була, ә үсмерләрне 26 гыйнварда тоткарлыйлар. “Бизнес Онлайн” тикшерү идарәсенә сылтанып язуынча, үсмерләргә моның өчен интернет-үгетләүчеләр 30 мең сум түләгәннәр.

Нәтиҗәдә егетләргә террор гамәле кылу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Үсмерләр сак астына алынган. Аларның өйләрендә тентү узган.

Узган ел Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган иде. Тикшерү версиясенә күрә, 2025 елның августында Лениногорски көллиятендә укучы ике 16 яшьлек һәм унынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек үсмергә акча түләү вәгъдәсе белән чит илнең махсус хезмәтләре реле шкафына ут төртергә кушкан. Моның өчен аларга 24 мең сум акча вәгъдә ителгән, әмма соңыннан бу акча түләнмәгән.

▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән.

▪️Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2
10 февраль көнне Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан үлүчеләр саны 9 меңнән артты.

Бүгенге көнгә без 9004 кеше үлеме турында хәбәр таба алдык.

Бер ел элек кенә, 2025 елның февралендә хисапта Башкортстаннан 4666 исем булган иде. Ягъни соңгы елда гына исемлек ике тапкырга диярлек артты.

Бу, әлбәттә, үлүчеләрнең соңгы елда һәлак булуын аңлатмый. Сүз шул елда табылган һәм расланган үлемнәр турында бара, алар арасында узган елларда үлгән сугышчылар да шактый. Күп хәрби башта "хәбәрсез югалган" дип әйтелә, шактый соңрак кына аларның җәсәде алып кайтыла яки хәрби үлгән дип таныла.

Тулырак безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
🎉1
👧👦📚Башкортстанда башкорт телен өйрәнү өчен бердәм күрсәтмә әсбаплар әзерләп чыгарачаклар

Моның өчен Дөнья башкорт корылтае «Җанлы сүз» проектын оештырды.

"Башинформ" агентлыгы язуынча, Уфада уку әсбапларының структурасын һәм эчтәлеген яшь үзенчәлекләрен һәм ФГОС таләпләрен исәпкә алып әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылган.

Төп максат — башкорт телен өйрәнүче 5–7 яшьлек мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләренең белем дәрәҗәсен күтәрү. Шушы юнәлештә төркемнәрдә башкорт телен нәтиҗәле үзләштерү өчен уку комплектлары системасы булдырыла.

«Дөнья башкорт корылтае командасы республиканың барлык муниципалитетларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телне өйрәнү өчен тудырылган шартларны тикшерде. Милли төркемнәрнең саны, аларның җиһазландырылышы анализланды. Дөнья башкорт корылтаеның мәгариф буенча комиссиясе 130 балалар бакчасында, җиде меңнән артык бала шөгыльләнгән 270 төркемдә булды, шулай ук ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән очрашулар үткәрде», дип яза "Башинформ" проектны оештыручыларга сылтанып.

Проект кысаларында һәр муниципалитетта укыту семинарларында әсбапларны тәкъдим итү оештырылачак. Анда аларны балалар бакчаларында эш барышында куллану өчен аңлатмалар биреләчәк.

Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшкә өлкән буынны — әби-бабайларны җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк гаилә клублары концепциясен эшләү дә планлаштырыла. Алар рәсми булмаган мохиттә балаларны фольклор, һөнәрчелек, көнкүреш белән таныштырып, кирәкле тел мохите тудыра алачак.

🔹Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.

🔹Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.

🔹ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤2🥴2🔥1🥰1