Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан сезнең игътибарга дөньяда юкка чыгу куркынычы янаган телләр турында аңлатма тәкъдим итәбез.

Әлеге видеоны 2019 елны ясаган идек. Тагын бер искә төшереп китәбез.

@azatliqradiosi
😢3
Татарстан күгендә бүген 11 дрон бәреп төшерелгән

Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтанып ТАСС хәбәр итә.

Соңгы тапкыр Татарстанга мондый көчле һөҗүм узган елның 12 августында ясалган иде. Ул вакытта барлыгы 9 дрон бәреп төшерелде.

Бүгенгесе Русиянең Украинага каршы башлаган баскын сугышы чорында Татарстан күгендә берьюлы иң күп санда дрон бәреп төшерелгән очрак.

▪️Татарстанга беренче дрон һөҗүме 2024 елның 2 апрелендә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.

▪️"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан.

▪️Элек Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде.

@azatliqradiosi
❤2
Русиянең Украинага каршы баскын сугыш башлавына тиздән дүрт ел

21 февральдә Парижда украиннар оешмасы уздырган йөрештә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә катнашты. Ул Республика мәйданыннан Бастилия мәйданына кадәр узган йөрештә Татарстан байрагын һәм "Украина иреге = Татарстан иреге" дигән шигарь күтәреп барды.

Sota язуынча, чарада якынча 3 мең кеше катнашкан. Алар арасында украиннардан тыш башка милләт вәкилләре дә күп булган.

▪️24 февраль көнне Русия президенты Украина территориясендә "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре сугышны шулай дип атый - ред.) башлануын игълан итте, Русия гаскәре Украинага һөҗүм итте.

Бүген сугышның 1460нчы көне.

Сугышта бүгенге көндә Башкортстаннан кимендә - 9103 кеше, Татарстаннан - 7866 кеше һәлак булды.

📷Фәрит Зәкиев (сулда).

@azatliqradiosi
😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән. Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми…
Татар һәм башкорт телләренең бүгенге вазгыяте өметсез түгел, әмма телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә тотрыклы дәүләт сәясәте кирәк, дип саный Азатлык сөйләшкән белгечләр.

Тулырак аларның фикерләрен рәсемнәрдә һәм 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

Сез бу фикер белән ризамы? Бүгенге көндә татар һәм башкорт телләренең хәлен сез ничек бәялисез?
🔥6😢4👍1
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар саны кимергә мөмкин

Бу хакта үз чыганаклары белән сөйләшкән "Бизнес Онлайн" яза. Русиядә төбәкләр саны арткан (сүз Украинадан басып алган төбәкләр турында бара), ә депутатлар саны үзгәрмәгән, ди алар.

Бүген Думада Татарстанны 15 депутат вәкиллек итә. Алар арасында республикага мөнәсәбәте булмаган, федераль үзәк тарафыннан тәкъдим ителгән намзәтләр дә бар (Максим Топилин, Руслан Гаджиев, Елена Ямпольская). Басма чыганаклары мондый намзәтләр азаерга мөмкин дип фаразлый.

Төгәл исемлекләр майга таба билгеле булыр дип көтелә. Анда "Бердәм Русия" праймеризлары узарга тиеш.

Элегрәк Азатлык республикадан сайланган депутатлар активлыгы һәм эшчәнлеге турында язган иде. Спойлер: күбесенчә алар Мәскәү сәясәтенә туры килгән эшчәнлек алып бара.
❤2👍1🤔1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3
⚡️Татарстанда дроннар һөҗүме аркасында нефть эшкәртү станциясендә янгын чыккан.

Әлмәт шәһәре хакимияте хәбәр итүенчә, сәнәгать зонасы җирлегендә дрон кыйпылчыклары төшү нәтиҗәсендә ут чыккан. Зыян күрүчеләр юк, диелә.

Astra басмасы җирле халык сүзләренә һәм үз анализына таянып һөҗүмнең "Транснефть" карамагындагы Кәләй авылы янындагы нефть куу станциясенә туры килүен хәбәр итә. Әлеге станция магистраль нефтьүткәргечләр системында төп үзәк булып хезмәт итә.

Mash Ittash Telegram-каналы язуынча, Әлмәт халкы шартлауга охшаш 5–7 тавыш ишеткән. "Шулай ук шаһитлар күктә яктылык чаткылары күрүләрен әйтә — шуннан соң шәһәрнең бер районында янгын башланган", дип яза канал.

Русия саклану министрлыгы төнлә Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте. Алабуга, Әлмәт һәм Түбән Камада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә. Татарстанда һава аланнары вакытлыча эшләми. Алар төн буена икенче тапкыр ябылды.

▪️21 февраль, шимбә көнне Русия саклану министрлыгы Татарстанда 11 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр иткән иде. Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле бу иң күп һөҗүм ясалган очрак булды.

@azatliqradiosi
🔥1😢1
Хәзер кыскача башка хәбәрләр, хөрмәтле укучыларыбыз.

🔸Русия армиясенең Одесса өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, ким дигәндә өч кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Белгородта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә су, электр һәм җылылык белән проблемнар туган. Төбәк башлыгы Вячеслав Гладков хәбәр итүенчә, Украина кораллы көчләре Белгород һәм тирә-якка ракет һөҗүме ясаган, энергетика инфраструктурасына җитди зыян салынган.

🔸Мексиканың Эль Мачо буларак танылган иң эзләнелгән наркобарон Немесио Осегера Сервантес хәрби чара барышында үтерелгәннән соң, Халиско штатында тәртипсезлекләр башланды.

🔸Украина Уфаның "Солитон" фәнни-тикшеренү ширкәте һәм аның җитәкчесе Ринард Шәрифуллинны санкцияләр исемлегенә керткән. Чикләүләр ун елга.

🔸Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов дроннар һөҗүме куркынычы янаган очракта халыкка үз-үзеңне тоту турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә чакырды. Бу хакта Михнехановның матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы көннәрдә Татарстанга дроннар һөҗүме артты. Бүген төнлә республика күгендә өч дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.

@azatliqradiosi
❤3
Чиләбе өлкәсе Карабаш мәктәбе укытучысы видеоларыннан АКШ режиссеры ясаган документаль фильм BAFTA бүләгенә лаек булды

«Mr. Nobody Against Putin» ("Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы") исемле фильм "иң яхшы документаль фильм" дип танылды. BAFTA бүләген Британ киноакадемиясе тапшыра.

Чиләбе өлкәсенең Карабаш авылы мәктәбендә укытучы-оештыручы булып эшләгән Павел Таланкин мәктәптәге барлык чараларны видеога төшереп барган һәм Америка документалисты Дэвид Боренштейн ярдәмендә документаль кино ясаган иде.

33 яшьлек Таланкин Чиләбе өлкәсенең Карабаш шәһәрендә яшәгән һәм әнисе белән бер мәктәптә эшләгән, дәүләт бәйгеләрендә откан. Аның тормышы, күпләрнеке кебек үк, 2022 елның февралендә, Владимир Путин Украинада сугыш башлагач үзгәрә.

Мәктәптә милитаристик пропаганда дәресләре барлыкка килә, һәм, Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән, Таланкин алар турында хисап бирүче видеолар төшерә башлый. 2024 елның июнендә ул Боренштейн белән бергә фильм ясар өчен, төшерелгән материал белән Русиядән китә.

Бу хакта Павел Таланкин белән әңгәмә булган иде- Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3👍1