Казаннан һәм Уфадан Гарәп Әмирекләренә барлык очышлар туктатылган
Дубай һәм Әбү-Дабидан Казанга һәм кире очышлар вакытлыча башкарылмый. Бу хакта Казан һава аланының онлайн-таблосы мәгълүматлары күрсәтә. Туктатылган очышлар Flydubai һәм Etihad Airways һава ширкәтләре очышларына кагыла.
Дубайдан Уфага һәм кире очышлар да туктатылган. Сүз AirArabia һәм flydubai рейслары турында бара. Һава ширкәтләре юлчыларга акча кайтарырга яки очыш вакытын күчерергә вәгъдә бирә.
Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлеген япкан. Анда хәзер якынча 50 мең Русия туристы булырга мөмкин диелә.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Казаннан һәм Уфадан Гарәп Әмирекләренә барлык очышлар туктатылган
Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлеген япкан. Анда хәзер якынча 50 мең Русия туристы булырга мөмкин.
❤3🔥2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстаннан AY YOLA төркеменең Берлиндагы концерты булмаячак. Элегрәк моңа эмиграциядәге башкорт, татар активистлары каршы чыккан иде. Берлиндагы 7 мартка билгенләнгән AY YOLA төркеменең концерты булмаячак. Bi nuu төнге клубы үзенең игъланында "Чара булмаячак.…
AY YOLA төркеменең Европадагы туры туктатылды
Моңа кадәр башкорт активистлары Украинадагы сугышны хуплаган артистларның Европада чыгыш ясавына каршы чыкты.
AY YOLA төркеме, аның солисты Ринат Рамазанов Украинадагы баскын сугышны хуплаган килеш, ничек Европага концерт белән бара ала дип белдерде чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон.
Башкортстанның AY YOLA төркеменең Европа туры Сербиянең Белград шәһәрендә башланды һәм шунда ук тукталды. Тур Белград, София, Будапешт, Берлиндагы концертлардан торган иде. Әмма башкорт сәнгатькәрләре бары тик 28 февраль Сербиянең Белград шәһәрендә генә чыгыш ясый алды.
Сәбәпләрен визаларга бәйле дип аңлатканнар алар.
— Бер айдан артык инде безнең паспортлар Болгария консуллыгында мәдәни визалар көтеп ята, ләкин аларны бирү турында карар әлегә кадәр кабул ителмәде. Безгә рәсми баш тарту да килмәде, әмма керү өчен рөхсәт тә бирелмәде.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/WR4pO

София, Будапешт шәһәрләрендә билгеләнгән концертлар булмаячак. Моңа кадәр Берлиндагы концерт узмаячак дип игълан ителгән иде.
❤9👏3🍾3👎1🤣1
Азатлык Радиосы Путин сугышында Татарстан һәм Башкортстаннан китеп үлүчеләрнең нинди милләттән булуын фаразлап карады, моның өчен ономастик ысул кулланылды.
Тулаем алганда ике республикадан расланган үлүчеләр саны 17 меңнән артып китте.
Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.
@azatliqradiosi

❤1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Доналд Трамп Иранга каршы операция дүрт атна «яки аннан да азрак» дәвам итәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, иран рәсмиләре АКШ белән «сөйләшүләр алып бара», ә Иранның яңа башлыгы вазифасына өч намзәт бар.
🔹«Без Америка Кушма Штатлары белән сөйләшүләр алып бармаячакбыз», дип язды Иран Югары дәүләт иминлек шурасы секретаре Али Лариджани X челтәрендә.
🔹Ракет һөҗүмнәренә җавап итеп, Израил Лүбнәндәге «Хизбулла» төркеменә караган объектларга ут ачты. Лүбнән парламентының «Хизбулла» фракциясе җитәкчесе Мөхәммәт Раад үтерелгән дип хәбәр ителә. Израил саклану армиясе Көньяк Лүбнән халкын эвакуацияләнергә чакырды.
🔹Bloomberg мәгълүматларына караганда, Иранга һөҗүмнәр башланганнан соң узган беренче сәүдәдә Brent маркалы нефть бәясе 13 процентка — бер мичкәсе өчен 69 доллардан 82 долларга кадәр күтәрелгән. Соңрак бәя төшкән, хәзер нефть мичкәсе 77 доллардан бераз кимрәк бәягә сатыла. Моңа кадәр ОПЕК+ка кергән сигез ил, шул исәптән Русия дә, нефть чыгару күләмен тәүлеккә 206 мең мичкәгә аз гына арттыру турында килешкән иде.

Һанна Нотте: Ирандагы хәлләр Русиянең Украинага карата позициясен тагын да кырыслатачак
АКШ һәм Израилнең Иранга һөҗүмнәре, шулай ук аятулла Али Хаменеиның үлеме Украинадагы сугыш кырында хәлләрне әллә ни үзгәртмәс кебек. Әмма бу хәл Русия президенты Владимир Путинның дүрт ел элек үзе башлап җибәргән киңкүләм сугышта "ничек кенә булса да өстен чыгарга кирәк" дигән фикерен тагын ныгытырга мөмкин.
Бу хакта Русия-Иран мөнәсәбәтләре белгече Һанна Нотте Азат Европа/Азатлык Радиосына (RFE/RL) сөйләде.
Менә кайбер фикерләре:
💬 "Минем бәяләвемчә, хәзерге этапта Русиянең Украинадагы сугыш алып бару мөмкинлеге Иран ярдәменә әллә ни бәйле түгел. Чөнки "Шахед" дроннарын җитештерү Русиядә үзләштерелде. Бу, әлбәттә, соңгы елларда Русия белән Иран арасында хәрби-техник хезмәттәшлек булмады дигән сүз түгел. Кайбер яңа дрон модельләрен ясауда уртак эш барды дип уйлыйм. Әмма, гомумән алганда, камилләштерелгән "Шахед"ларны күпләп җитештерү хәзер инде Иран ярдәменә бәйле түгел. Шуңа күрә Иран тирәсендәге вакыйгалар Русиянең Украинага каршы сугышына сизелерлек тәэсир итәр дип уйламыйм".
💬 "Русиядән экспертларның, элита вәкилләренең фикерләреннән чыгып, шуны әйтергә була: Русиядә бу хәлдән файда булыр дигән өмет бар. Әлеге файда АКШның Якын Көнчыгышка күбрәк тартылачагы, анда "батып" калачагы белән бәйле. Бу очракта Русия Украина мәсьәләсендә үзенә кулайрак килешүгә ирешә алыр дип өметләнәләр".
💬 "Русия ягыннан икеле риторика дәвам итәр дип уйлыйм: Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм башка рәсми затлар АКШны каты тәнкыйтьләячәк, ә Путин белән Кремль үзе турыдан-туры бәрелештән сакланыр".
💬 "Шулай да, бу хәлләр Путин өчен тетрәндергеч дип уйлыйм — Трампның Мадуро мәсьәләсендә дә, аннары Иранда да шулкадәр тиз һәм кыю гамәл кылуын күрү Кремльгә ошамый. Русия тышкы сәясәт белгече Федор Лукьянов та, бер җәһәттән, Хаменеиның үтерелүе Каддафи очрагыннан да яманрак дип ишарәләде. Чөнки Каддафи чит ил интервенциясе ярдәмендә бәреп төшерелсә дә, аны либияләр үтерде. Ә Иран очрагында Хаменеины турыдан-туры чит көчләр үтерде…"
Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз: 👉 https://smarturl.click/Rewlm

Иранда хәлләр Русиягә һәм Русиянең Укрианаңа алып барган сугышына йогынты ясый аламы?
❤2🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чит илдәге татар балалары өчен оештырылган Татар аланы быел Канадада узачак Татар аланы быел Канадада, Квебек җирендә, Истмонд шәһәрендә 6-16 июльдә узачак. Аның оештыручылары — Канадада яшәүче татар активисты, "Alima Academy" татар онлайн мәктәбенә нигез…
Чит илдә татар аланын уздыруны яшьләр сораган
Татар аланы быел Канадада, Квебек җирендә, Истмонд шәһәрендә 6-16 июльдә узачак. Аның төп оештыручысы, Канадада яшәүче татар активисты, "Alima Academy" татар онлайн мәктәбенә нигез салучы Алимә Сәлахетдинова быел уздырмаска теләгән идек, ләкин балалар сорады ди
— Татар аланын оештыру, аны үткәрү җиңел түгел, шуңа күрә без быел аны уздырмасбыз, тәнәфес ясарбыз дип уйлаган идек. Winter Camp оештырдык, анда татар яшүсмерләрне тупладык. Белем алу, карьера, кайсы һөнәр сайларга — шул төп тема булды. Анда катнашкан татар яшьләре җәй көне дә очрашуны бик сорады, аның ничек узылуы турында фикерләрен әйтте, программнар ничек булырга тиеш — бу хакта фикерләрен җиткерде. Шуңа авыр һәм җаваплы булса да бу эшкә янә алындык, — ди Сәләхетдинова.
Татар аланында инде әйдәманнар да үсеп чыккан, аларның идеяләре күп, җәй көне узачак аланны үзгәреш аланы дип атаган.
— Яшьләр аланны "Күбәләк" дип атадылар. Күбәләк канатлар чыгарыр һәм очар ничек ничек үзгәрешләр кичерде без дә трансформация уздык диделәр. Хәзер бездән кечкенәләргә, татар сеңел һәм энеләренә канатлар куярга телибез дип сөйләделәр. Шундый янып торган яшьләргә "Юк, быел уздырмыйбыз дип әйтергә телебез әйләнмәде", диде Алимә Сәләхетдинова.
Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/9o8Wz

Чит илдәге татар балалары өчен оештырылган Татар аланы быел Канадада узачак
Бу инде дүртенче алан булачак, оештыручылар быел йөзгә якын кеше катнашыр дип көтә. Татар аланында быел татар тарихына басым ясалачак.
❤6👍1
Аббас Галләмов: Мәскәү көчле булганда гына Хәбиров аңа тугрылыгын күрсәтә.
Путинның элекке спичрайтеры, “ят агент” дип танылган сәясәт белгече Аббас Галләмов федераль үзәкнең көче беткәндә төбәк элиталары риторикаларын бик тиз үзгәртәчәк дип саный. Бу хакта ул “Idel.Реалии"да "Наизнанку" тапшырунда сөйли.
Әңгәмәдән бер өзек:
— Советлар Берлеге җимерелүен алганда, моны еш кына җирле элиталар карары дип аңлаталар. Мәсәлән, сезнең туган Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның үз-үзен тотышына караганда, аның республиканы Русиядән аеру турында сөйли алуына әллә ни ышанып булмый кебек.
— Әй, сез ялгышасыз! Бик җиңел! Аны берничә дистә ел яхшы белгән кешегә ышаныгыз. Гомумән, бер мизгелдә!
— Әмма ул Мәскәүгә тугрылыгын күрсәтергә бик тырыша бит.
— Мәскәү көчле чакта ул аңа тугрылыгын күрсәтергә тырыша. Бу Хәбиров кына шундый дигән сүз түгел. Анда башкалар юк — барысы да тулысынча конъюнктурага карап эш итә. Бу тоталитар системда принциплы кешеләр исән кала алмый: алар йә сына һәм принципсызга әйләнә, йә систем тарафыннан юк ителә — иң яхшы очракта илдән куыла.
Бер мәлдә Ниязовны да, Назарбаевны да һәм башкаларны да күз алдына китерү кыен иде... Әйтик, 1984–1985 елларда аларның 1989–1990 елларда, 1991 елда ниләр эшләячәген фаразлап булмый иде. Әмма бит алар моны безнең күз алдында эшләде! Хәзер дә нәкъ шулай булачак.
Ышандырып әйтә алам: Хәбиров элек таянган көчләрнең какшавын, ә чын көчнең халыкта икәнен тойса, ул шунда ук Мәскәүгә карата бер кочак дәгъва чыгарачак. Һәм шул ук дәрәҗәдә ышандырырлык итеп: «Менә ниһаять, без лаек булган ирек килде. Әйе, изү көчле чакта безгә исән калу, яраклашу мәҗбүри иде, әмма без моны милләт рухын, милләт мәдәниятен, милләт икътисадын саклап калу өчен эшләдек. Хәзер без алардан аерылачакбыз һәм яңарыш башланачак», — дип сөйләячәк. Бу бер мизгелдә үк булырга мөмкин.
Мәкаләне Idel.Реалиида 👉 укый аласыз.
Интервьюны тулысынча 👉 YouTube-та карап була.

❤7🤡5💯1
Гарәп Әмирлекләрендә Татарстаннан 3 меңгә кадәр турист калган. Элекке депутат Албина Насыйрова мәктәбе дистантка күчкән
Төрле бәяләмәләргә күрә, Якын Көнчыгыштагы бәрелешләр аркасында 3 меңгә кадәр турист калган булырга мөмкин.
Бүген кич Дубай һава аланы әкренләп эшли башлады. Онлайн тактада Казан, Екатеринбур, Новосибирскига очышлар күренә.
Дубайда Татрстанның элекке депутаты Албина Насыйрованың “Бала сити” мәктәбе дә эшли. Ул, илдәге башка мәктәпләр кебек, өйдән торып укуга күчкән.
Башкортстаннан Якын Көнчыгышта күпме турист булуы әйтелми. Республика башлыгы Радий Хәбиров Гарәп Әмирлекләреннән 25 башкортстанлы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте дип белдерде.

❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Туристларның өчтән бере март аена Якын Көнчыгышка планлаштырылган сәфәрләренә бармаска карар иткән, дип яза «Известия». Туроператорлар өч вариант тәкъдим итә — даталарны күчерү, юнәлешне алыштыру яки акчаны тулысынча кире кайтару.
🔸Белгород өлкәсенең Грайворон районы Головчино авылында пилотсыз очкыч шартлау аркасында бер ир һәлак булган, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Вячеслав Гладков.
🔸Узган тәүлектә Русия һөҗүмнәре аркасында Херсон өлкәсендә дүрт кеше яраланган, дип белдерә хакимият вәкилләре.
🔸Израил Тәһран һәм Бәйрутка таба яңа ракетлар җибәрде.
🔸Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Риядтагы АКШ илчелегендә шартлаудан соң янгын чыккан.
🔸2026 елның 1 июненнән Финляндия биометрик булмаган чит ил паспортлары белән Русия ватандашларының илгә керүен тыячак. 18 яшькәчә кешеләргә, Финляндиядә яшәү рөхсәте булганнар, шулай ук «аерым сәбәпләр» белән керүне сораучылар өчен искәрмәләр каралачак.

❤1✍1