«Бары тик капитуляция». Трамп Иран белән килешү булмаячагын белдерде
АКШ президенты Дональд Трамп бу хакта Truth Social челтәрендә язды:
«Иран белән бернинди килешү дә булмаячак — бары тик шартсыз капитуляция генә!»
Трамп шулай ук, Иранда «кабул ителерлек» җитәкче яки җитәкчеләр сайланганнан соң, АКШ һәм аның партнерлары «Иранны таркалу чигенә җиткән хәлдән чыгару, аның икътисадын элеккегә караганда да ныграк үстерү, чәчәк атучы һәм көчлерәк дәүләткә әйләндерү өчен туктаусыз эшләячәк» дип өстәде.

👎11😁2🤔2❤1👍1
Татарстаннан бер төркем мөселманнар Согуд Гарәбстаныннан Гомрә хаҗыннан кайта алмый. Аларның рейслары кичектерелгән.
“Хадж центр” хаҗ кылуны оештыру операторы телеграм каналы хәбәр итүенчә, 39 кеше Эр-Риядтагы кунакханәдә яшәп тора. Аларга имин шартлар тудырылган диелә.
21 кеше Истанбул аша кайтачак, аларга билет алынган. 17 кешене Шарджа аша кайтару ниятләнә.
Имин маршрутлар эзләү дәвам итә дигәннәр.
Моннан тыш, Казаннан 7 һәм 9 мартка планлаштырылган Гомрә сәяхәте кичектерелгән. “Хадж центр” юллама сатып алучыларга аны башка вакытка күчерергә тәкъдим итә. Бер юллама 2 мең доллар тирәсе торган.
Татарстан мөфтиятенең “ДУМ РТ Хадж” операторының телеграм каналыннан аңлашылганча, Согуд Гарәбстанында бүген шулай алар аша баручы төркем дә кайта алмаган. 4 марттагы рейслары кичектерелгән.
Гомрәчеләрнең туганнары республика мөфтиятеннән аларны кайтару турында сорый, ләкин әлегә рәсми белдерүләр күренми.
Якын Көнчыгышта Иранга каршы хәрби бәрелешләр бара, төбәк күге очышлар өчен ябылган. Очышлар сирәк башкара. Бүгенге көндә ул төбәктән Казанга бары тик Дубайдан гына рейслар бар.
Быел Олы Хаҗга яки Гомрә Хаҗына барырга җыенмый идегезме?

😢3👍2🤪1
Русиядә төзелеш институтларын тәмамлаучыларны мәҗбүри эшләтү тәкъдим ителә
Федерация шурасының төбәк сәясәте комитеты бюджет хисабына укыган төзелеш югары уку йортлары чыгарылыш студентлары өчен белгечлеге буенча мәҗбүри эшләтү тәкъдим итте.
Комитетта әйтүләренчә, төзелеш тармагында кадрлар проблемы зур. Белгечләр фикеренчә, тармакта белгечләр кытлыгы 20–30 процентка җитә. Бигрәк тә электр монтажчылар, эретеп ябыштыручылар, бетон салучылар, ташчылар һәм төзелеш техникасы машинистлары җитми.
Шуңа бәйле рәвештә комитет әгъзалары казна хисабына белем алган барлык төзелеш югары уку йортлары студентларын уку йортын тәмамлагач мәҗбүри рәвештә белгечлеге буенча эшләүне йөкләү тәкъдиме белән чыкты. Бу башлангыч профильле оешмаларга җибәрелгән дә инде.
Элегрәк Русия Думасы беренче укылышта медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Аңа ярашлы, казна акчасына укучыларга өч еллык остазлык, аннары берничә ел мәҗбүри “отработка” кертеләчәк.
Канун нигезендә, шартларны үтәмәгән өчен штраф уку бәясеннән өч тапкыр артык булачак.
Ике төп медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әлеге канун өлгесенә каршы чыкты.

😱1🖕1
Харковта торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган
Харков шәһәрендә 7 мартка каршы төндә Русия ракеты һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган, кимендә 15 кеше яраланган. Җирле хакимият хәбәр итүенчә, баллистик ракет биш катлы торак йортка тигән.
Һәлак булучылар арасында ике бала һәм 65 яшьлек җирле хатын-кыз бар. Дүрт зыян күрүче хастаханәгә салынган, 11 яшьлек малайның хәле авыр дип бәяләнә. Коткаручылар хәзер дә җимерекләрне аралый: хакимият мәгълүматына караганда, алар астында кешеләр булырга мөмкин.
Ракет һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Харьковның Киев районында барлыгы 19 күпкатлы йорт зыян күргән. Моннан тыш, мәктәп һәм сәүдә павильоннары да зарарланган.

🤬3💔1
Азатлык Радиосы томалануга 4 ел. Безнең материалларны кайдан һәм ничек укырга
Азатлык Радиосы сайтын Русиядә томалауга март башында 4 ел булды. Безнең шулай ук Вконтактедагы төркемебез дә томаланды.
Соңрак Instagram, аннары YouTube та тыелды. Telegram-ны тыю хәбәрләре дә йөри.
Азатлыкны укуның бердән-бер юлы VPN калырга мөмкин.
VPN-сыз безнең көзге сылтамадан карап була. Аны күрү белән ачып, мәкаләне укырга тырышыгыз, чөнки ул юагалырга, эшләми башларга мөмкин. Ул сылтамалар имин, җиһазларга зыян салмый.
Без бүген кайларда бар:
🔹Instagram: https://www.instagram.com/azatliq/
🔹YouTube: https://www.youtube.com/user/azatliqradiosi
🔹TikTok: https://www.tiktok.com/@azatliq
🔹Сайт: https://www.azatliq.org/
Нинди VPN кулланырга:
Без ышанган бушлайлары: nThlink һәм Psiphon. Ләкин алар да томаланган булырга мөмкин.
Бергә булыйк!

❤5
❗️АКШ белән Израилнең Иранга каршы сугыш башлануыннан соң, дрон калдыклары төшеп Дубайда бер кеше һәлак булды
Бу хакта Беләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте матбугат үзәге хәбәр итә.
"Һавада бәреп төшерү нәтиҗәсендә калдыклар Әл-Бәрши районындагы бер машинага килеп төшкән, нәтиҗәдә Пакыстаннан булган йөртүче һәлак булган", диелә хәбәрдә
Шимбә көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән илнең саклану системнары Ираннан җибәрелгән 15 ракет һәм 119 дронны тотып калуын әйтте
@azatliqradiosi

🔥1😁1
2026 елда – Русия халыклары бердәмлеге елында – Татарстан Фәннәр академиясе «Ватанга хезмәттә татарлар» програмын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәчәк.
Татар-информ язуынча, аның максаты – Русия дәүләтен торгызу, үстерү, чикләрен саклауда татар халкының өлешен ачыклау.
Бу хакта 2025 елга йомгак ясау җыелышында Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдергән.
«Бөек Ватан сугышында татарстанлыларның хезмәт фидакарьлеген мәңгеләштерү буенча инициативаларга фәнни ярдәм мөһим юнәлеш булып тора. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, академия бүлекчәләре белән берлектә, архив тикшеренүләре алып бара. Халыкның Җиңүгә һәм махсус хәрби операциягә (Русия хакимиятләре Украинага каршы алып барылган сугышны шулай дип атый - ред.) керткән өлеше турында тарихи хәтерне ныгыту эше дәвам иттереләчәк», дигән ул.
▪️Татарстан Фәннәр академиясе соңгы елларда татар тарихын бүгенге Русия сәясәтенә ярашлы итеп өйрәнүне көчәйтте. 2023 елда академиягә кушылган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Ватан хезмәтендә татарлар" дигән зур фәнни програм гамәлгә ашырыла.
"Ул татар халкының Русия дәүләте чикләрен формалаштыруга, үстерүгә һәм саклауга керткән өлешен өйрәнүгә багышланган. Бу аеруча махсус хәрби операция шартларында һәм 2025 елда Бөек ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмияткә ия", дигән иде элек Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов.

🤮1
8 март – балкар халкының матәм көне.
Балкарлар Төньяк Кавказның төрки телле халыкларыннан берсе булган һәм Кабардино-Балкар АССРнда яшәгән. 1944 елда Совет берлеге җитәкчелеге балкар халкын "сатлыкҗан" дип гаепли һәм Казакъстан белән Кыргызстанга сөрә.
Сөргенлеккә җибәрелүчеләрне ике сәгать эчендә алдан әзерләнеп куелган Студебеккер машиналарына төйиләр һәм "Нальчик" тимер юл станциясенә китерәләр. Сөргенлек җирләренә 14 эшелон белән 37 713 балкар җибәрелә. Аларның 52 проценты - балалар, 30 проценты - хатын-кызлар, 18 проценты- ирләр була. Моннан тыш "советка каршы элемент" дип 478 кеше кулга алына. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан, авырулардан үлә.
Төрки телле балкар халкы татар телен яхшы аңлый. Ризыклары да татарныкына охшаш.
▪️Аңа кадәр Сталин режимы 1943 елның ноябрендә карачайларны, 1943 елның 28-29 декабрендә калмыкларны, 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушларны депортацияли. Кырымтатарлар өчен матәм көне – 18 май.
▪️Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар сөрелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлешеннән артыгы авырулардан һәм ачлыктан үлде.

💔11
8 март Русиядә һәм кайбер башка илләрдә Халыкара хатын-кызлар көне булып билгеләнә.
Азатлык Радиосы бүгенге бәйрәмне төрмәдә каршы алган Башкортстан хатын-кызларын искә төшерә. Аларны эзәрлекләү тарихларын безнең сайтта укый аласыз.

💔4🔥1🥴1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥1