Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Иран Һормуз бугазы аша нефть ташуга каршы торган очракта тагын да көчлерәк һөҗүм белән янады. Трамп сугыш «тәмамланды диярлек» дип белдерде. Бу хәбәрдән соң нефть бәясе 100 доллардан түбәнә тәгәрәде.

🔸Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы АКШ һәм Израил илчеләрен илдән чыгарган дәүләтләр корабларына Ормуз бугазы аша үтү рөхсәт ителәчәген белдерде.

🔸Трамп киңәшчеләренең бер өлеше АКШны Иран белән сугыштан чыгаруны тәкъдим итә, дип яза The Wall Street Journal. Алар Трампка хәрби кампаниянең төп максатлары күбесенчә ирешелгәнен күрсәтергә чакыра. Трамп үзе соңгы матбугат очрашуында сугыш тиздән тәмамланачак дип әйтте, әмма бу атнада ук булуы икеле, дип белдерде.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский бу атнага планлаштырылган өч яклы очрашуның АКШ ягы тәкъдиме белән Ирандагы сугыш сәбәпле кичектерелүен әйтте.
❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) "Русия боралаклары" ("Вертолеты России") холдингы башлыгы Казан кешесе Николай Колесов һәм аның туганнарының 14 миллиард сумлык байлыгын тапкан Фонд Колесов байлыклары турында тикшерү уздырып хисап чыгарды. Андагы мәгълүматларга…
Испания полициясе «Русия боралаклары» башлыгы татарстанлы Николай Колесовның Майоркадагы виллаларында тентү үткәргән — El Pais

9 мартта Испания полициясе Майорка утравындагы берничә виллада тентү үткәргән. Алар «Русия боралаклары» холдингы башлыгы Николай Колесов милке булырга мөмкин. Бу хакта El Pais басмасы үз чыганакларына таянып хәбәр итә.

Басма мәгълүматына караганда, тикшерү җирле вакыт белән якынча 13:00 тирәсендә башланган. Шул вакытта дистәләгән полиция хезмәткәре Майорканың көньягындагы Кальвия муниципалитетында урнашкан ике виллага килгән.

Әлеге виллалар Николай Колесовның улы Алексей Колесов исеменә рәсмиләштерелгән. Ул аларның хуҗасы булып 2024 елда, дүрт яшь чагында, теркәлгән.
Тентүләрнең башка нечкәлекләре турында El Paisның полициядәге чыганаклары мәгълүмат бирүдән баш тарткан.

🔹Колесов 90нчы елларда Казанда "Элекон" ширкәтен җитәкләде. 2007-2008 елларны Колесов Амур өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнә. Аннары Путин аны "Ростех" җитәкчесе итеп куя. 2009 елны ул "Радиоэлектрон технологияләр" концерны белән җитәкчелек итә башлый. 2021 елны "Русия боралаклары" холдингына билгеләнә.

🔹"Русия боралаклары" холдингына конструкторлык бюролары, боралак заводлары, шул исәптән Казан боралак ширкәте, комплектлау эшләнмәләрен җитештерү, төзәтү һәм хезмәт күрсәтү оешмалары, очкычларны төзәтү заводлары һәм сервис ширкәтләре керә. "Русия боралаклары"ның баш офисы Мәскәүдә урнашкан.

📌 Колесовның Испаниядәге күчемсез милке турында ФБК зу тикшерү чыгарган иде. Аны тулырак монда укып була.
🎉5❤1
Мәскәүдәге мөселман җәмгыятенә бизнес-үзәктә намаз залы оештырганы һәм Коръән уку кулланмалары саклаганы өчен штраф салганнар.

«Осторожно, новости» хәбәр итүенчә, 2025 елның ноябрендә прокуратура Огородный тыкрыгындагы бинага янгын иминлеген тикшерү өчен килгән. Тикшерү барышында бизнес-үзәкнең 4нче катында «Рисалят» дип аталган мөселман җәмгыяте урнашуы ачыкланган. Анда алар намаз уку залы, ашханә һәм балалар өчен уку сыйныфлары оештырган.

Моннан тыш, бу бинаның бер өлешендә һәр җомга көнне якынча 150 кеше күмәк намаз укыган. Прокуратура хезмәткәре килгәндә биредә мөселманнарны тирә-юньдәгеләргә яхшы мөгамәләдә булырга чакырган хөтбә укыган булганнар. Әлеге җомга вәгазенә йөздән артык кеше килгән булган.

Прокуратура Коръән уку кулланмаларын, ислам һәм хәдис гыйлеме дәреслекләрен алган. Тикшерү барышында бу китапларда дини оешманың тиешле мөһерләре булмавы ачыкланган.

Канунсыз миссионерлык эшчәнлеге турында ике беркетмә нигезендә (Русия административ хокук бозулар кодексының 5.26 маддәсе) оешмага 130 мең сум күләмендә штраф салынган. Ә китапларны юк итәргә дигән карар чыгарылган.

Мәскәүдә барлыгы дүрт кенә мәчет бар. Җомга намазлары, гаеткә килүче мөселманнар урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр. Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов илдә мәчетләр җитмәү проблемы киләчәктә сәяси проблемнар тудыра ала дигән иде.
🤬4👎1😡1
Татарстанның барлык югары уку йортларында студентлар өчен MAX аша керү системасын кертәчәкләр

Татарстанның барлык белем бирү оешмаларында MAX мессенджерында студентның дигитал таныклыгын (ID) кертергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Рәмис Мөҗиповка сылтанып “Бизнес Online” яза.

Әлеге систем инде сынау рәвешендә тугыз югары уку йортында эшли.

Дигитал таныклык “Госуслуги” аккаунты мәгълүматлары нигезендә ясалган QR-код. Сервис смартфонны электрон студент таныклыгы, электрон зачетка һәм уку йортына керү өчен кулланырга мөмкинлек бирә.

"Max" республика вузларына кертелә. Филиаллар һәм төп уку йортларын бергә алганда, бездә барлыгы 45 университет бар, һәм аларның барысы да Max-та каналлар һәм чатлар булдырды", — дип билгеләп үткән Мөҗипов.

Элегрәк КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институты (ИТИС), Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК), Икътисад, идарә һәм финанслар институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты студентларына да аралашуны Max мессенджерына күчерү таләбе куелган иде. Бу хакта «Гроза» язды.

Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады.

▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде.

▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

@azatliqradiosi
🤮4❤2🖕2💩1😡1
Татарстан Милли музее филиалларында татар телендә экскурсияләр оештыру эшен системга салу нияте бар

Бу хакта "Татар-информ"га биргән әңгәмәсендә музей мөдире Айрат Фәйзрахманов белдерде.

Ул Салих Сәйдәшев музеенда экскурсияләрнең күбесенчә татарча узуын искәртте, бу музейга яшьләрнең актив йөрүенә игътибар итте. Шул ук вакытта, Фәйзрахманов татар телендә узучы экскурсияләрнең аз булуын таныды.

— Милли музей дистәдән артык мондый продукт тәкъдим итә ала. Без музейларда татар телендә экскурсияләрне системга салырга һәм аларны даими рәвештә тәкъдим итәргә телибез, — диде ул.

Музей мөдире сүзләренчә, беренче чиратта, мондый ихтыяҗ татар гимназияләре, урыс-татар мәктәпләре укучыларында бар. Чиреккә бер тапкыр татар гимназиясе укучысы сыйныфы белән музейга барырга һәм экскурсияне татар телендә ишетә алырга тиеш, ди ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤11🔥4
Дубайда 4 апрельдә узарга тиешле Сабантуй бәйрәме узмаячак

Бу хакта бәйрәмне оештыручылар Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. "Сабантуй вакыты кичектерелә. Безгә моны хәбәр итү кызганыч, әмма бәйрәм безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында булмый. Кайчан узачагы турында тиздән хәбәр бирербез", диелгән Sabantuy.Dubai сәхифәсендә.

Дубайдагы Сабантуйга быел 5 мең кунак килер дип планлаштырылган. Ул шәһәрнең Safa Park җирендә узарга тиеш булган. Оештыручылар сәбәпләрен "тышкы факторлар" дип атаган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ун көн инде Ираннан җибәрелгән дроннар куркынычы астында яши. Күрәсең, дәүләт, шәһәр хакимияте зур чараларны тыйган.

8 февральдә Дубай татарлары пикникка җыелды, анда Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты башлыгы Данис Шакиров та катнашкан иде. Бу җыенда сүз 4 апрельдә узачак Сабантуйга әзерлек турында да барды. Биредә 5 мең кешене җыю максаты куелган иде.

Узган елны Дубай Сабантуенда чама белән 4500 кеше күңел ачкан иде. Ул алты сәгать буена барды, кич татар дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәм урысча-татарча барды.

Дубайдагы Сабантуй читтә Татарстан хакимияте белән берлектә уздырылган иң зур бәйрәм булып калды. Моннан тыш Төркиянең Госмания авылында Сабантуй уза, ул Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла. Әмма зур колач белән җәелеп, күп кешене җыя алган бәйрәм соңгы елларда Дубайда уза.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5⚡2🔥2
Хәерле иртә! 11 март, чәршәмбе иртәсенә нинди мөһим хәбәрләр бар?

🟠Төнлә Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һава аланы берничә сәгать ябык булды. 26 очыш тоткарлана.

🟠Самар өлкәсендә, Тольяттида "КуйбышевАзот" химик корылмасында янгын турында хәбәр итәләр. Сызрань шәһәрендә дә янгын чыккан. Бу Украина дроннары һөҗүме нәтиҗәсе була ала.

🟠Русиянең Днепропетровски өлкәсенә төнге һөҗүменнән 70 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. 9 кеше, шул исәптән 4 яшьлек кыз зыян күргән. Сум өлкәсендә 27 яшьлек ир үлгән, 3 кеше яраланган, ди җирле хакимият. Басып алынган Мариупольдә янгын һәм шартлау диелә.

🟠АКШ Һормуз бугазында Иранның мина куючы 16 хәрби корабын юк иткән – CENTCOM. Элегрәк американ медиалары Иранның бугазда миналар урнаштыруын язган иде. Һормуз бугазы аша дөнья нефть әйләнешенең 20-25%ы уза.

🟠Башкортстанда һава торышы начарланды, машина юлларында бозлавык. Республика ЮХИДИ башлыгы бик сак йөрергә, мөмкин булганда, сәфәрләрне кичектереп торырга өнди.

@azatliqradiosi
❤3👍2
Татарстаннан Украинадагы сугышта кимендә 8 мең хәрби үлгән

Бу санны Азатлыкның "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

Русия, Украина һәм АКШ арасында өчьяклы сөйләшүләр дә әлегә Якын Көнчыгыштагы сугыш аркасында тукталып торды. Сугыш дәвам итә, табутлар элеккечә кайта.

Бу хакта 👉 безнең язмада укыгыз.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢5🤔2🎉1
Сугышта Татарстаннан без таба алган үлүчеләр саны 8 меңнән арткан – көн язмасы

Барлык дөньяның игътибары соңгы көннәрдә Якын Көнчыгыштагы хәрби низагка юнәлгән булса да, Европада барган Русиянең Украинага каршы сугышы һаман дәвам итә. 11 мартка хисапта Татарстаннан кимендә 8031 кеше үлеме турында мәгълүмат бар.

Кайбер башка мөһим саннар һәм фактлар, тулысынча аларның безнең сайтта укый аласыз:

🔵Соңгы елда Азатлык хисабында Татарстаннан үлүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан. 2025 елның 5 мартында исемлектә республикадан 4279 исем булган.

🔵Үлемнәрнең якынча яртысы – республиканың 7 шәһәр-районнан.

🔵Үлүчеләрнең хәрбиләрнең уртача яше – 39,17. Иң күп үлүчеләр – нәкъ урта яшьтәге, җиң сызганып эш эшли алырлык ирләр, гаилә башлыклары.

🔵Соңгы елларда сугышта үлүчеләрнең күпчелеген нәкъ контракт төзүчеләр тәшкил итә. Кешеләрне сугышка югары түләүләр белән җәлеп итәләр.

🔵Башкортстаннан үлгән кимендә 987 хәрби, Татарстаннан үлгән кимендә 941 хәрби – мобилизациягә эләккән булганнар.

Бу һәм башка мөһим фактларны Азатлыкның көн язмасында укыгыз (VPNлы сылтама).
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢5😱2🎉2
Башкортстанның Бөре районы элекке мәгариф идарәсе башлыгын тоткарладылар

Азамат Искәндәровны зур күләмдә хәрәмләшүдә гаеплиләр. Тикшерү фикеренчә, 2025 елда Искәндәров берничә мәктәп мөдирен "Общепит" дигән азык белән тәэмин итү ширкәте белән килешү төзергә мәҗбүр иткән. Контракт шул исәптән мәктәп эшләмәгән ял көннәренә дә караган диелә.

Муниципаль бюджет 1 миллион сум чамасы зыян күргән, дип хәбәр ителә.

Искәндәров 20 апрельгә кадәр өй сагында утырачак.

#Башкортстан
Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде. 15 минут дәвам иткәч, 14:21дә ул кире кагылды

Бу хакта белдерү Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасында килде.

▪️Республикада мондый һөҗүм куркынычы тәртибе өченче тапкыр кертелә. Беренче тапкыр ул 27 февральдә булды, ул чакта мәктәп укучыларын идән асты бүлмәләргә керткәннәр иде. Икенче тапкыр ракет һөҗүме куркынычы 3 март игълан ителгән иде, ул 3 сәгатьләп дәвам итте.

▪️Бүген төнлә дә Татарстанда якынча 5 сәгатькә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Казан һәм Бегиш һава аланнары ябылган иде. Республикага һөҗүм турында хәбәрләр булмады, әмма күрше Самар өлкәсендә "КуйбышевАзот" химик корылмасында янгын чыккан.

@azatliqradiosi
Forbes-ның иң бай кешеләр исемлегенә дүрт татар кергән 💶

Русиядән Forbes-ның дөнья рейтингында барлыгы 155 кеше исәпләнә, быел яңа 14 миллиардер барлыкка килгән. Исемлектә дүрт татар кешесенең исемнәре дә бар. Алар Русиянең Украинага каршы баскын сугышында керемнәрен арттырды.

Иң бай татар миллиардеры – Миңтимер Шәймиевнең өлкән улы, "Татавтодор" ширкәтенең баш мөдире Айрат Шәймиев. Ул дөнья рейтингында 2177нче урында тора. Forbes Айрат Шәймиевнең капиталын 1,9 миллиард доллар дип бәяләгән.

Башка өч татар миллиардеры һәм аларның соңгы елларда нигә күбрәк баюлары турында 👉 безнең сайтта укыгыз.

Фотода: World’s Billionaires List, Forbes сайтыннан скриншот

@azatliqradiosi
👎4
Русия хакимияте фронтка кешеләрне "тыл хезмәте" хәйләсе белән җәлеп итә

Бу хакта "From the Republics" басмасы чыгарган тикшеренүдә әйтелә. Кешеләргә гадәти эш контрактлары тәкъдим ителә: "яңа җирләрдә сакчылар", "Мариупольдә пешекчеләр", "Луһанскида слесарьләр".

Сүз хәрби хәрәкәт белән бәйле булмаган эш урыннары турында барса да, чынлыкта мондый контракт имзалаганда, фронтка җибәрелү ихтималы югары диелә.

Басма Татарстан һәм Башкортстанда игъланнар мәйданчыгында йөзләгән шундый вакансия тапты. Шундый бер "слесарь" вакансиясе буенча шалтыраткач, эш тәкъдим итүче эшнең фронтның икенче-өченче сызыкларында булачагына ышандырды.

Шул ук вакытта, ул белгечлеккә бәйле бер сорау да бирмичә, сәламәтлек һәм хәрби тәҗрибә турында сорашты.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
🤬3❤1
Илдар Абдразаков Петербурдагы Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде.

Акъяр дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Русия, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Илдар Абдразаков Петербурдагы Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде.

Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе вазифасын 2015 елдан бирле Владимир Кехман башкара иде (театрның баш мөдире булып ул 2007 елдан эшли). Гыйнвар уртасында аның хезмәт килешүе өзелгән.

Халыкара театрларда җырлап йөргән Абдразаков Русия президенты Владимир Путинга лояль шәхес.

Җырчының Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады.

✔️Былтыр Италиядә Абдразаковны "Дон Жуан" операсында катнаштырудан баш тарттылар. Ул 2026 елның гыйнварында Моцартның "Дон Жуан" операсында төп партияне җырларга тиеш иде.

✔️2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте.
Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде.

✔️2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде.
Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде.

▪️Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Аннексияләнгән Акъяр дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп әле 2025 елда гына билгеләгәннәр иде.
❤3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸2025 елда Русиядә уртача хезмәт хакы 100,4 мең сумга җиткән. Ул һәрвакыт шушы дәрәҗәдән югарырак булачак, дип фаразлаган РИА Новостига аналитик Кирилл Кононов.

🔸Нефть бәясе кабат 100 доллар чиген узган.

🔸АКШ күзләве Иран режимының җимерелү билгеләрен күрми дип яза Reuters.

🔸Лүбнәннең «Хизбулла» төркеме Израилгә таба 150дән артык ракет һәм дрон җибәргән, дип хәбәр итә The Times of Israel. Ике кеше җиңелчә җәрәхәт алган, өч хосусый йорт зыян күргән. Моңа җавап итеп, Израил Бәйрутның Дахия районында «Хизбулла» объектларына аткан.

🔸Русия хөкүмәте бюджеттагы «сизелерлек йогынты ясамаган» чыгымнарны кыскартуга әзерләнә, дип хәбәр итә Reuters чыганакларга таянып. Чыгымнарны 10 процентка киметергә мөмкиннәр.

🔸 Новосибирскида авылларда чир таралу сылтавы белән мал-туарны юк итү турында язган журналист Иван Фроловны тоткарлаганнар.
Фәнүр Шәйхисламов Башкортстанның мәдәният министрлыгын җитәкләячәк

Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхисламов бүген вазифасыннан китте. Ул Башкортстан мәдәният министрлыгын вакытлыча башкаручы буларак җитәкләячәк.

«Хәзер Мәдәният министрлыгына иҗади кеше генә түгел, ә җитди оештыру һәм административ сыйфатларга ия булган кеше кирәк», — дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров.

Шәйхисламовка 45 яшь, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Тәтешле районын 2020 елның ноябреннән бирле җитәкләгән. Моңа кадәр ул республика хакимият оешмаларында, республика башлыгы администрациясендә төрле юридик вазифаларда эшләгән, шулай ук Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән.

Элекке мәдәният министры Әминә Шәфыйкова 18 февральдә кулга алынды һәм Мәскәүгә китерелде. Аны зур күләмдә акча үзләштерүдә һәм ришвәт алуда гаеплиләр. Элекке министр 17 апрельгә кадәр сак астына алынды.
🤔1
"Татнефть"нең чиста кереме 2025 елда 42 процентка кимегән

2025 елда "Татнефть" ширкәтенең чиста кереме, 2024 ел белән чагыштырганда, 42 процентка кимегән — 251,3 млрд сумнан 145,8 млрд сумга калган. Бу хакта ширкәт хисабында хәбәр ителә.

Русиянең Украинада алып барган сугышы өчен Көнбташы санкцияләренә "Татнефть" эләкмәде диярлек. Беренче чикләүләрне былтыр декабрьдә Британия кертте.

Шул ук вакытта Русия нефтенә кертелгән чикләүләр Татарстан ширкәтенә дә йогынты ясый. "Татнефть"нең чиста кереме 2024 елда да кимегән иде.

Татарстанның тагын бер зур ширкәте КАМАЗның 2025 елдагы чиста зыяны 37,03 млрд сум тәшкил итте. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 11 тапкырга күбрәк: ул чакта зыян 3,35 млрд сум булган.

👉 Тулырак монда укыгыз.
❤4👏1😢1
❗️Русиядә “Крокус”тагы терактта гаепләнгән 19 кешенең 15е гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде

Икенче Көнбатыш бүлгесе хәрби мәхкәмәсе 2024 елның 22 мартында Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" концерт залында булган терактта гаепләнгән 19 кешенең барысына да хөкем карары чыгарды.

Далержон Мирзоев, Саидакрами Рачабализода, Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридуни гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Тикшерү аларны “Ислам дәүләте”нең “Хорасан вилаяте” әфган бүлгесе әгъзалары һәм терактны турыдан-туры башкаручылар дип саный.

Шулай ук Шахромҗон Гадоев, Зөбәйдулло Исмоилов, Хөсәин Хәмидов, Мөхәммәт Шәрипзоду, Якубҗон Йосыфзоду, Назримад Лутфуллои, Җумахона Курбонов, Хусен Медов, Җабраил Аушев, Өметҗон һәм Мөстәкыйм Солиевлар да гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Теракт кылучыларга машина саткан Алишер Касыймов 22,5 елга, арендага фатир һәм машина биреп торган Диләвәр Исломов, аның әтисе Исроил һәм абыйсы Әминчон 19 ел да 11 айга ирекләреннән мәхрүм ителде.

▪️2024 елның 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концерт залына билгесез кешеләр төркеме бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. Бу вакытта "Пикник" рок-төркеменең концерты булырга тиеш иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, нәтиҗәдә 149 кеше һәлак булды.

@azatliqradiosi
👎3🔥2
Казанның Киров районында «СОлНЦе» мәктәбе филиалы ачылырга мөмкин.

Бу хакта мәктәп мөдире Павел Шмаков «Реальное время»га сөйләгән.

Ул беренче филиал 2027 елның сентябрендә ачылыр дип өметләнә.

— Бүген ерак районнарда яшәүче ата-аналарга 5-7 нче сыйныфларда укыган балаларын безнең мәктәпкә үзләренә алып килеп йөртергә туры килә, чөнки 11-13 яшьлек баланы берүзен генә шәһәр үзәгенә җибәреп булмый, ә укучылар үзләре мөстәкыйль рәвештә гадәттә 8—9 нчы сыйныфлардан гына йөри алалар. Бу бик кызганыч, чөнки баланың интеллектуаль кызыксынуы якынча 4-6 нчы сыйныфларда барлыкка килә. Күпләр нәкъ менә шул мизгелне кулдан ычкындыра. Бу яшьтәге балаларның бик зур күпчелеге үз мәктәпләрендә калырга мәҗбүр, анда ошаганга түгел, ә үзләренең «мәгариф геттосы» чикләреннән чыга алмаганга…», дигән ул.

Шмаков беренче этапта «СОлНЦе» түгәрәкләр буларак атнасына бер-ике көн берничә сәгать эшләр дип күздә тота. Соңрак тулы мәктәп булып эшләп китәчәк дип ышана.

▪️Билгеле булганча, «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков Мәскәү тарафыннан милли мәгарифкә басым башлангач татар телен мәктәпләрдә саклап калу өчен актив көрәшүчеләрнең берсе булды. 2019 елның җәендә ул мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны калдыруны сорап, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

@azatliqradiosi
❤10👍2
Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин Русиянең Украинага каршы баскын сугышына киткән

“Татар-информ” язуынча, бу айда аның җинаять эшен карый башларга тиеш булганнар, ләкин эшне туктатканнар.

Бызин узган елның сентябрендә тоткарланды, ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.

Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте.

▪️Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 8031 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша.

@azatliqradiosi
🤡4🤮2