Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Русия түрәләре Max мессенджерына ышанып бетми. Аның өчен аерым телефоннар һәм сим-карталар сатып алалар, дип яза Faridaily.

🔹Ирандагы сугыш аркасында Трамп Кытайдан Си Цзиньпин белән очрашуны бер айга кичектерүне сораган. Трамп Кытайга эш сәфәре 31 марттан 2 апрельгә кадәр планлаштырылган иде.

🔹Әфганстан хакимиятләре белдерүенчә, Пакстанның Кабулдагы наркология хастаханәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә 400 кеше һәлак булган.

🔹Берләшкән Гарәп Әмирлекләре үз һава киңлегендә очышларга вакытлыча тыю кертте.
❗️❗️Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәислегеннән китте

Татарстан Дәүләт шурасының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китү турында карар кабул итүен белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе вазифаларын Марат Әхмәтовка йөкләделәр

Мөхәммәтшин Дәүләт шурасының шәрфәле рәисе булып калачак. Әлеге вазифа бүген кертелде.

Аңа хезмәт хакы түләнми, ләкин Дәүләт шурасы эшендә катнашу, утырышларда чыгыш ясау һәм тәкъдимнәр юллау хокукы бирелә. Моннан тыш, утырышлар залында даими урын, парламент бинасында эш кабинеты һәм транспорт карала.

Шәрәфле рәиснең эшен Дәүләт шурасы идарәсенә кергән секретариат тәэмин итәчәк, ә чыгымнар казна хисабына капланачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 еллап җитәкли, аңа быел 79 яшь тула.

2023 елда рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде, әмма соңрак "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип китмәячәген әйтте.

2024 елда ул янә парламент спикеры булып сайланды.
😁10👍4🎉4👎1👏1🥱1
Европадагы кырым оешмалары ассамблеясе ПАСЕны кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип танырга чакырды

Европадагы кырым оешмалары ассамблеясе (АКО) вәкилләре Венада Европа Шурасы Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) президенты Петра Байр белән очрашты. Очрашуда кырымтатарларның тарихи хәтере, аннексияләнгән Кырымда дәвам иткән репрессияләр һәм сәяси тоткыннар хәле турында сөйләштеләр.

АКО президенты Элвис Чолпух ПАСЕны 1944 елдагы кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип тану турында резолюция башларга чакырды. Аның сүзләренчә, бу фаҗиганең нәтиҗәләре бүгенгә кадәр кырымтатарлар тормышына йогынты ясый, ә Кырымда Русия хакимиятенең хәзерге сәясәте ярымутрауның җирле халкына карата алып барылган репрессив сәясәтнең дәвамы булып тора.

Байр исә Кырымда кеше хокуклары бозылуы дәвам итүенә, шул исәптән сәяси активистларны, журналистларны һәм җирле халык вәкилләрен эзәрлекләүгә җитди борчылу белдерде. Ул сәяси тоткыннар язмышына халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм аларның хокукларын яклау мөһимлеген әйтте.

1944 елны 18 маенда Кырым татарларының зур өлеше тарихи ватаннарыннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә куыла. Кырымтатар милли хәрәкәте туплаган мәгълүматка караганда, халыкның 46,2 проценты — балалар, хатын-кызлар, картлар һәлак була.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/XDbl6
👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан мәгариф министры өйдә укучылар саны артуына ризасызлык белдерде

2024-2025 уку елында гаиләдә белем алучы укучылар саны 1215 кешегә (50%ка диярлек) арткан, ди Илсур Һадиуллин. Аларның күбесе башлангыч мәктәптә укый.

— Бу тәртипсезлек! Мәктәп мөдирләрен игътибар итәргә чакырам, бу – беренче чираттагы бурыч. Сез Татарстан президентының [бу мәсьәләгә] мөнәсәбәтен беләсез. Шулай эшләп булмый инде, үсеш – 1215! Иң зур арту — дип зарланды министр.

▪️Моңарчы Татарстан прокуроры да балаларны өйдә укыту өлкәсендә "тәртип кертергә" чакырган иде. "Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмау үсмерләрне экстремизмга җәлеп итүгә җирлек тудыра", дигән иде ул.

▪️Ул чакта мәгариф белгече Марат Лотфуллин өйдә белем бирүне сайлау – ата-ананың хокукы, дип аңлаткан иде. Гаиләдә укыту балага милли тәрбия бирү, социальләшү ягыннан күпкә өстенлекле чара булырга да мөмкин, дип саный ул.
Биш ел эчендә Татарстанда өйдә укучы балалар саны 3,3 тапкыр арткан

Татарстан Дәүләт шурасының бүген узган утырышында балалар омбудсмены Светлана Захарова депутатлар алдындагы хисабында өйдә укыту мәсьәләсенә кагылды.

Аның сүзләренчә, мондый форматка күчүче балалар саны арта: 2020-2025 елларда алар саны 3,3 тапкырга арткан— 1099 баладан 3568 балага җиткән.

Балаларның бер өлеше аттестация уза алмый, чөнки кайбер ата-аналар аны мәҗбүри түгел дип саный, дип борчылуын белдергән Захарова. Нәтиҗәдә балалар нинди белем алуын, аларның имтиханнар тапшыру-тапшырмавын контрольдә тоту кыенлаша.

Омбудсменны лицензиясез эшләүче онлайн-мәктәпләр дә борчый: аның сүзләренчә, алар «сыйфатсыз белем» бирә.

«Без бу белем алу формасына каршы түгел, әмма кайбер очракларда балага сыйфатлы белем алу хокукы бозылуы гына түгел, ә гаиләдәге имин булмаган хәлләрне яшерү очраклары да ачыклана», — дигән Захарова.

Хәзер парламент белән бергә өйдә укучы балаларны ел ахырындагы аттестацияне мәктәптә, күзгә-күз форматта үтәргә мәҗбүр итәчәк канун өлгесе әзерләнә.

Былтыр Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин да өйдә укучылар саны артуына ризасызлык белдергән иде.

2024-2025 уку елында гаиләдә белем алучы укучылар саны 1215 кешегә (50%ка диярлек) арткан.

— Бу тәртипсезлек! Мәктәп мөдирләрен игътибар итәргә чакырам, бу – беренче чираттагы бурыч. Сез Татарстан президентының [бу мәсьәләгә] мөнәсәбәтен беләсез. Шулай эшләп булмый инде, үсеш – 1215! Иң зур арту — дип зарланды министр.

▪️Моңарчы Татарстан прокуроры да балаларны өйдә укыту өлкәсендә "тәртип кертергә" чакырган иде. "Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмау үсмерләрне экстремизмга җәлеп итүгә җирлек тудыра", дигән иде ул.

▪️Ул чакта мәгариф белгече Марат Лотфуллин өйдә белем бирүне сайлау – ата-ананың хокукы, дип аңлаткан иде. Гаиләдә укыту балага милли тәрбия бирү, социальләшү ягыннан күпкә өстенлекле чара булырга да мөмкин, дип саный ул.
❤6
Татарстандагы бу йорт һәм биналар Яңа ел түгел, ә Рамазан ае уңаеннан бизәлгән

Республикада биналарны һәм җәмәгать урыннарын матур итеп бизәүдә “Нурлы Рамазан” бәйгесе уза.

Аны Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра. Оештыру комитеты финалга чыгучыларны билгеләгән.

Татарстанның төрле почмакларында Рамазан ае хөрмәтенә 52 локация бизәлгән:

📍22 шәхси йорт,
📍18 мәчет,
📍6 ислам мәгариф оешмасы,
📍7 кибет һәм кафе

Иң күп бизлгән биналар Казан, Кукмара, Байлар Сабасы, Мөслимдә булган.

Иң матур бизәлеш авторына рәсми “ДУМ РТ Хаҗ” операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк.

Фото: ДУМ РТ телеграм каналы.
❤11🔥2👍1🤯1
Хәерле иртә! 18 март, чәршәмбе иртәсенә нинди мөһим хәбәрләр бар?

🟠Иран хакимияте Иминлек шурасы сәркатибе Али Лариджаниның һәлак булуын раслады. Иран президенты моның өчен үч алачакларын әйтте.

🟠Доналд Трамп АКШ "НАТО ярдәменә мохтаҗ түгел" дип белдергән. Моңа кадәр Британия белән Германия кебек илләр Трампның Һормуз бугазына кораблар җибәрү үтенечен кире каккан иде.

🟠Татарстан белән Башкортстанда су ташу куркынычы турында кисәтәләр. Кышын күпләп яуган кар сәбәпле су дәрәҗәсе 1,5 метрга күтәрелергә мөмкин.

🟠Краснодарда дроннар һөҗүменнән бер кеше һәлак булган – төбәк башлыгы. Шәһәрдә өч торак йорт зыян күргән, аларның берсендә янгын чыккан диелә.

🟠Мәскәүдә мобил интернетны даими сүндерү аркасында кешеләр ешрак SMS җибәрә һәм телефоннан шалтырата башлаган, дип яза РБК. 7–13 март атнасында SMS хәбәрләр саны 15,5%ка арткан.

@azatliqradiosi
🔥1
Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан китте. Казанышлар һәм хаталар

Татарстан парламентында зур үзгәреш. 28 ел Дәүләт шурасын җитәкләгән Мөхәммәтшин үз вазифасыннан китте. "Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш", диде ул.

Мөхәммәтшин Татарстан өчен кем иде? Кем булып тарихта истә калачак? Мөхәммәтшинның "отставка"сы, аның хаталары һәм уңышлары турында Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек.

— Фәрит Мөхәммәтшин 1990нчы елларда мөһим роль уйнады, ул вакытта татар, Татарстан мәнфәгатьләрен яклады. Бу аның кыюлыгына яки милләтпәрвәрлегенә генә бәйле түгел, парламент халыкка, милли хәрәкәткә таянып эш итте, — дип искә төшерә ул.


Әңгәмәне 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤝4🍾2🔥1
Казан студентларына Украинадагы сугыш турында сораштыру җибәрелгән

"Идите лесом" проекты хәбәр иткәнчә, Казан авиация институты (КАИ) студентларга сугыш һәм пилотсыз системнар гаскәрендә хезмәт итү турында анкета тараткан. Аны "ашыгыч рәвештә" тутыруны сораганнар.

Сораштыруда шулай ук дрон гаскәрендә хезмәт, контракт төзү мөмкинлеге, чит илгә яшәргә китү теләге турында сораулар да бар.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮4🖕1
Татарстанда ягулык бәяләре үсеше тизәйде

2 марттан 10 мартка кадәр бензин бәяләре үсүен дәвам иткән. Иң нык кыйммәтләнгәне – АИ-92: ул литрына 60,82 сумнан 61,23 сумга кадәр күтәрелгән. Моны Росстат мәгълүматлары күрсәтә.

АИ-95 бензины 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр кыйммәтләнгән. АИ-98 һәм аннан югарырак маркаларның бәясе бер айда 89,07 сумга кадәр арткан, дизель ягулыгы исә 73,29 сумга җиткән.

▪️Татарстанда 2026 елның гыйнварыннан бензин бәяләре үсеше тизәйгән иде. 2025 елның декабре белән чагыштырганда, иң нык кыйммәтләнгәне – премиум ягулык, ул якынча 2 сумга арткан.

▪️Гомумән бәяләре декабрь белән чагыштырганда 1,4%ка үскән. Ә 2025 елның гыйнвары белән чагыштырганда үсеш 11,6% тәшкил иткән.

@azatliqradiosi
❤1
Сугыш дәвам итә, Татарстан белән Башкортстанга табутлар кайта бара.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
👍1💔1
Рөстәм Миңнеханов Кытайда сөйләмне тану һәм синтезлау белән шөгыльләнүче ясалма интеллект ширкәте белән танышты

Татарстан рәисе Кытайның Хэйфэй шәһәрендә iFlytek ширкәтендә булган.

Әлеге ширкәт ясалма интеллект, сөйләмне тану һәм синтезлау, тавышлы ярдәмчеләр эшләү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, ул тавыш системнары, виртуаль чынбарлык һәм болыт исәпләүләре өлкәсендә Кытайның иң зур ширкәтләренең берсе санала.

Ширкәтнең төп акционеры — дөньядагы иң зур кәрәзле элемтә операторларының берсе China Mobile. Аның абунәчеләре саны якынча бер миллиард кешегә җитә.
Ширкәтнең иң популяр продуктларының берсе — тавышны тану технологиясе белән эшләүче онлайн-тәрҗемәчеләр.

Рөстәм Миңнехановка 80 телдән берьюлы тәрҗемә ясый ала торган колакчын тәкъдим иткәннәр. Шулай ук Татарстан башлыгын уку материалларын тикшерү системы да кызыксындырган.
Миңнеханов Татарстан түрәләренә әлеге ширкәт технологияләрен өйрәнергә кушкан.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда Кытай республика икътисадына иң зур чит ил инвесторының берсенә әверелгән. Узган елда Татарстанга кергән бөтен инвестицияләрнең 62 проценты Кытайдан булган.

Кытайның Шандунь төбәге губернаторы Ван Цинсян исә Кытайның Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур өмет баглавын һәм нефть чыгару, нефть эшкәртү, авиация һәм автомобиль төзелеше өлкәләрендә уртак проектлар белән кызыксынуын әйтте.

▪️2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә торган хезмәт эшли башлады. Бу эшне Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарды. Ясалма интеллектны татар телен үстерү өчен куллану эшләре дәвам итә, әлегә зур телләр өчен тудырылган бөтен уңайлыклар да татар телендә юк.
❤4🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда ике тапкыр дрон һөҗүме куркынычы турында кисәтү игълан ителде.

🔸Washington Post: Пентагон Иран белән сугышка 200 млрд доллар сораган.

🔸Акъярга дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын икесе яраланган, дип хәбәр итте Русия куйган губернатор Развожаев.

🔸Brent маркалы нефть бәясе якынча 5%ка артты һәм бер мичкәсе өчен 113 доллардан узды.

🔸Русия, АКШ һәм Украина арасындагы өчьяклы төркем эше вакытлыча туктап тора, дип белдерде Кремль сүзчесе Дмитрий Песков.
❤1🔥1