Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан китте. Казанышлар һәм хаталар Татарстан парламентында зур үзгәреш. 28 ел Дәүләт шурасын җитәкләгән Мөхәммәтшин үз вазифасыннан китте. "Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек үк, сәясәттә дә дәвамчанлык булырга тиеш", диде ул. Мөхәммәтшин…
— 2017 елдан соң парламентның да, Фәрит Мөхәммәтшинның да дәрәҗәсе сызгырып аска тәгәрәде. Аеруча татар җәмәгатьчелегендә 2017 елдагы хәлләрне хыянәт итеп кабул иттеләр һәм аларны әлегәчә гафу итмәделәр.


Бу — сәясәт белгече Руслан Айсин фикере. Аның Фәрит Мөхәмәтшин һәм Татарстан Дәүләт шурасы турында фикерләрен Азатлык сайтында укыгыз.

Төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
💯5❤3🤡2🔥1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Татарстанның дәүләт статусы турында референдум уздырылган көн. Аны искә алучы бармы? 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия…
21 мартта Франциянең Париж шәһәрендәге Эйфел манарасы янында Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Татарстанның бәйсезлек турында референдум көненә багышланган пикет үткәрде.

Зәкиев әйтүенчә, референдум ул үткән тарих түгел.

"Референдум бәйсез Татарстанның нигезе, татарларның бәйсезлек өчен көрәшенең нигезе.

Татарстан референдумы нигезендә 1992 елның 6 ноябрендә бәйсез Татарстан Конституциясе кабул ителде. Халыкара хокук күзлегеннән Татарстан 1992 елның 6 ноябреннән 2002 елның 19 апреленә кадәр бәйсез дәүләт булды. 19 апрельдә Мәскәүнең басымы астында Татарстан Дәүләт Шурасы Конституциянең 1нче маддәсенә "Русия федерациясе субъекты" дигән сүзләрне кертте. Әмма бу үзгәртү кануни түгел. Чөнки 1нче маддәне референдум нигезендә генә үзгәртеп була.

Шулай итеп, Татарстан 1992 елның 6 ноябреннән бүгенге көнгә танылмаган бәйсез дәүләт статусына ия", ди ул.

@azatliqradiosi
🔥8😐2❤1👍1👏1
Якшәмбегә каршы төндә 96нчы яшендә Мәскәү композиторы Сәяр Хәбибуллин вафат булган.

Бу хакта туганнарына сылтанып Мәскәүнең Татарстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу авылында туган Сәяр Хәбибуллин гомер буе Мәскәүдә яшәп, татар халкы өчен иҗат иткән композитор. Аның “Эзләдем бәгърем сине” дигән җырын мәхәббәт гимны дип атыйлар. 60 ел элек язылган бу җыр бүген дә бик популяр.

Сәяр ага узган гасырның 60нчы елларында Москонцерт каршында “Якты юл” дип аталган беренче татар төркемен оештырган композитор.

1980нче елларда ул оештырган “Хыял” төркемен олы яшьтәгеләр әле һаман да искә алып сөйлиләр. Ул заманнар турында композитор: "Без ул вакытта татар җырлары белән ярты Русияне генә түгел, бөтен Урта Азияне иңләп йөргән идек", дип сөйләгән иде.

Сәяр абый күп кенә шагыйрьләр белән бергә иҗат итә. Аның музыка кораллары өчен язылган әсәрләре, хәтта дини темага язылган мөнәҗәтләре дә бар.

@azatliqradiosi
❤9😢4
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM