Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Таганрогта бер кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган. Бу хакта Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь хәбәр итте. Берничә йорт, мәктәп бинасы һәм ун машина зыян күргән. Краснодарда дрон күп катлы йортка эләккән, өч кеше җәрәхәтләнгән дип белдерделәр җирле оператив штабта.

🔸Кичә Мәскәүдә Сазлык мәйданында тоткарланучылар саны 14кә җитте дип хәбәр итә "ОВД-Инфо". Берничә кешене төнгегә полициядә калдырганнар. Шулай ук Петербурда һәм Калугада да Интернетны томалауга каршы чарада икешәр кеше, бер кеше Воронежда тоткарланган. Тоткарланучылар арасында дүртесе балигъ булмаган балалар.

🔸Пакыстан эчке эшләр министрлыгы башлыгы якын көннәрдә Исламабадта АКШ һәм Иран сөйләшүләре узу мөмкинлеге турында белдерде.

🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгәч, төнлә һава аланнары ябылып торды. Казан һәм Бөгелмә аэропортлары 4.40 сәгатьтән эшләмәде. Хәзер чикләүләр алынды. Уфа һава аланы да эшли башлады. Ябылып тору сәбәпле, һава аланнарында дистәдән артык очышлар тоткарлана.

🔸Башкортстан халыкның хезмәт хаклары һәм керемнәре дәрәҗәсендә Русиядә 43нче урыннан 56нчы урынга төшкән. Бу хакта "Открытая политика" телеграм-каналы яза.

@azatliqradiosi
Көн язмасы: Ни өчен VPN кирәк һәм аны ничек сайларга. Русиядәге укучылар өчен белгечләр киңәше

Русия хакимияте интернетны томалый, аерым ресурсларны һәм кушымталарны блоклый, "ак исемлекләр" төзи. Күптән түгел тагын Дигитал үсеш министрлыгы онлайн-трафикны анализлау һәм фильтрлау системын киңәйтергә җыена дигән хәбәрләр чыкты. Башкача әйткәндә — интернет-цензураны көчәйтү турында сүз бара.

Мондый чикләүләрне урап узарга VPN-сервислар ярдәм итә. Әмма вазгыять бик тиз үзгәрә. Элек "иминлек өчен өстәмә чара" булган нәрсә хәзер тормыш өчен кирәкле коралга әйләнде. Һәм һәр VPN-сервис та тоткарлыксыз эшләячәк дип әйтеп булмый.

"Роскомсвобода" хокук яклау проектына нигез салучыларның берсе Саркис Дарабинян сүзләренчә, иң элек VPN хакимият яшерергә тырышкан мәгълүматка керү мөмкинлеге бирә.

"Кайбер очракларда бу халык протестының бер коралы була ала. Кешеләр урамга чыга алмый, ләкин алар "Макс" кебек платформалар белән генә чикләнергә теләми, дәүләт яшергән бәйсез мәгълүматка ирешергә тели", — ди ул.

Аның фикерен томалауларны урап узу чараларын эшләүче eQualitie проектлары җитәкчесе Леонид Юлдашев та куәтли. Ул VPN шәхси тормышка хокукны да саклый дип өсти.

"VPN ике нәрсә өчен аеруча мөһим. Беренчедән — яклау. Провайдер, Роскомнадзор, дәүләт, Яндекс һәм башка оешмалар синең интернетта нәрсә эшләгәнеңне күрмәсен өчен. Икенчесе — томалуларны урап узу".

VPN ни өчен кирәк, түләүле VPN ышанычлымы, VPN куллану канунимы?

Бу хакта тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1
🇰🇿Быел Казакъстанның Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак

Һәйкәл ачылышы Тукай тууының 140 еллыгына багышлана. БИЗНЕС Online язуынча, шул ук вакытта Кызылъярда Qyzyljar Sabantui – 2026 чарасы да узачак.

Сабантуй уздыру 25-26 июльгә планлаштырылган. Ул көнне һәйкәл ачылудан тыш, Кызылъярда милли уеннар, күргәзмәләр, җырлы-биюле тамашалар, милли ашлар фестивале көтелә. Чараларда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип фаразлана.

🟢Кызылъяр шәһәрендә 20 меңләп татар яши.

Заманында ата-бабалары төзеткән мәчетне берничә ел элек Казакъстан диния нәзарәтенә бирүне татарлар рәнҗү белән кабул иткән иде.

“Безнең Дин-Мөхәммәт мәчетендә татар теленә, гарәп теленә өйрәтү алып барыла. Тагын Кызылъярда “Дуслык” татар-башкорт сәнгать үзәге милли мәдәнияткә өйрәтү эшен алып бара. Татар телен Дин-Мөхәммәт мәчетендә дә, "Дуслык"та да өйрәтәләр. Өйрәнергә теләүчеләр булганда татар теле курслары оештырыла”, дип сөйләгән иде элек Азатлык Радиосына татар оешмасы җитәкчесе Артур Тимерҗанов.

@azatliqradiosi
👍7🔥2👎1
⛲️Казанда Г.Камал театрының яңа бинасы каршында фонтанны проектлау эшенә керешкәннәр

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә, Русия күләмендә моңа тиңдәш фонтан әле юк дигән. Бу хакта Бизнес-Онлайн яза.

Бу айда Казан шәһәрендә Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерү эшләре башланды. Ул Нурсолтан Назарбаев урамыннан Мәрҗани мәчетенә кадәр 1,5 чакрым озынлыктагы җирне колачлый. Яр буенда берничә күзәтү мәйданчыгы булдырылачак, шулай ук Петцольд заводы һәм Мәрҗани мәчете тирәсендәге мәйданнар төзекләндереләчәк.

@azatliqradiosi
❤2
Русия оккупациясеннән соң Донецки «халык республикасы”нда корылган яңа “мөфтият” рәисе Рәшит Брагин бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булган.

Рәшит Брагин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашкан. Татарстан мөфтияте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Брагин Донецки «халык республикасы» мөселманнары турында, яшьләрнең Русия мөселман уку йортларында белем алырга теләүләре турында сөйләгән.

«Камил хәзрәт ДНР абитуриентларын Татарстанда хафизлар әзерләү үзәкләренә чакырды» диелә хәбәрдә.

▪️2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русия мөфтиләре җинаятьчел сугышны хуплап чыкты. Украинаның фетнәчеләр контролендә, соңрак Русия үзенә кушкан "Донецки халык республикасы" ("ДНР”) имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керде. “ДНР”ның “мөфтие” итеп Рәшит Брагин сайланды. "ЛНР" имамнарын исә Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтияткә керттеләр.

@azatliqradiosi
❤4🖕4👍1
Һормуз бугазын үтү түләүле булачак.

SNN телеканалы хәбәр итүенчә, бу хакта Иран парламентының милли иминлек комиссиясе әгъзасы Алаэтдин Боруҗерди белдергән.

"Якын арада канун өлгесе кабул ителгәннән соң, бу су юлы өстендә яңа систем гамәлгә керәчәк. Иминлекне тәэмин итү һәм корабларга хезмәт күрсәтү канун өлгесендә каралган түләүләр хисабына башкарылачак", дип китерә телеканал Алаэтдин Боруҗерди сүзләрен.

Тәһран транзит өчен алачак җыемнарның күләме әлегә аталмый.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🖕1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 31 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Полтава шәһәрендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, яраланганнарның икесе - балалар.

🔹Ленинград өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше яраланган. Бу хакта губернатор Александр Дрозденко белдерде.

🔹Русиянең дәүләт бурычы 2025 елда 21 процентка, ягъни 6 триллион сумнан арткан. "Коммерсант" Русия хисап пулаты хисабына сылтанып язуынча, илнең гомуми дәүләт бурычы 35 триллион сумнан артып киткән. Шул ук вакытта эчке бурыч 30,7 триллион сумга кадәр үскән (+29,1%), ә тышкы бурыч, киресенчә, 4,5 триллион сумга кимегән (-15,4%).

🔹Дагыстанның Буйнакски районы Түбән Дженгутай авылында атыш нәтиҗәсендә ике полиция хезмәткәре яраланган дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы. Атыш җирле халык белән низаг вакытында килеп чыккан, 31 яшьлек шикләнелүче ир тоткарланган.

🔹Бүген Казанда Русиядәге татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Җыен берничә көн дәвам итә, бүген соңгы чара. Утырышка Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов килгән. Барлыгы җыенда 37 төбәктән 900дән артык кеше катнаша.

🔹Казанда мәрхүм җырчы Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. Аның инде урыны тәгаенләгән. "Татар-информ" язуынча, һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников.

@azatliqradiosi
АКШ президенты Доналд Трамп Һормуз бугазы ачылмаса да Ирандагы хәрби хәрәкәтне туктату яклы.

Бу хакта WSJ яза. Басма чыганаклары сүзләренчә, соңгы көннәрдә Ак йорт башлыгы һәм аның ярдәмчеләре бугазны ачарга омтылу низагны тагын да озайтачак дигән нәтиҗәгә килгән. Трамп АКШ үзенең төп максатларына — Иран флотына һәм ракет запасларын зәгыйфләндерергә һәм хәрби гамәлләрне туктатырга тиеш дигән фикергә килгән диелә.

Әгәр Вашингтон дипломатик юл белән Һормуз бугазын ачуга ирешә алмаса, АКШ хакимияте Европада һәм Фарсы култыгында беректәшләрен бугазны ачу инициативасын үз өстенә алырга чакырырга ниятли, дип белдергән басма чыганаклары. Шулай ук алар мәсьәләне хәл итүнең хәрби вариантлары да барлыгын, ләкин аларның Доналд Трамп өчен «өстенлек» булмавын өстәгән.

@azatliqradiosi
❤1🔥1🕊1
Бүген Г.Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак

Чара заманча татар мәдәниятенең актуаль юнәлешен билгеләүче яшь сәнгать эшлеклеләрен тәкъдим итүгә багышлана.

"Идел" журналы сәхифәсе язуынча, «Калеб» яңа буын җыены язгы концерт тәкъдим итә. Анда яшь җырчы, композитор, шагыйрь, биюче һәм рәссамнар катнашачак. Сәхнәгә «Калеб» проектлары буенча тамашачыга таныш башкаручылар да, бу кич алар өчен дебют булачак яңа исемнәр дә чыгачак.
Тамашачылар яшь талантларның эшләрен күрә алачак, музыка, шигърият һәм хореография өлкәсендә яңа исемнәр белән танышачак.

“Калеб” проектның максаты – яшь татар композиторлары, музыкант, режиссёр, артист, рәссам, язучы һ.б. иҗатын тәкъдир итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда аларга үз аудиториясен табарга булышу.

"Калеб"нең әйдаманы Гүзәл Сәгыйтова.

“Калеб” исә киңәйтелгән вариант буларак барлыкка килде: монда без бөтен өлкәдәге иҗатчыларны да тупларга булдык. Бүген яшь талантлар бер-берсен бөтенләй белми диярлек, һәр иҗатчы үз казанында гына кайный: артистлар – театрда, вокалист, композиторлар – консерваториядә, рок төркемнәр – подвалларда, рәссамнар – остаханәләрдә. Аннан яшьләрдә күңел төшенкелегенә бирелү, “мине күрмиләр, ишетмиләр” дип депрессиядән-депрессиягә яшәү дә еш күренешкә әйләнде. Ни өчен соң әле без иҗат кичәләрен уздыру өчен кешенең картайганын, 60, 70, 80 яшькә җитүен көтәбез? Яшьләргә мәйдан бүген кирәк!", дигән иде 2013 елда "Азатлык Радиосы"на Гүзәл Сәгыйтова.

@azatliqradiosi
❗️Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә шартлау тавышлары ишетелгән, янгын чыккан

Astra Telegram каналы хәбәр итүенчә, шәһәрдәге бер ширкәт урнашкан районда шартлау тавышлары ишетелгән, кара төтен күтәрелгән.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев "Түбән Кама нефтехим" ширкәте җирлегендә ут чыгуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, утны сүндерү эшләре дәвам итә.

Ширкәт хезмәткәрләре имин урынга җибәрелгән. Беляев белдерүенчә, аккредитацияләнгән лабораторияләр белгечләре тарафыннан һаваның сыйфаты даими тикшерелә, халыкка һәм экологик хәлгә куркыныч янау теркәлмәгән.

Куәт оешмаларына якын Mash Telegram каналы хәбәр итүенчә, шартлауның сәбәбе цехтагы җайланмаларның берсендә техник төзексезлек булырга мөмкин. Шартлау дулкыны нәтиҗәсендә якындагы йортларның тәрәзә пыялалары коелып төшкән.

"Осторожно новости" ике зыян күрүче турында яза, ләкин бу әле рәсми расланмаган.

Түбән Кама һава аланында дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе вакытлыча кертелде, әмма берничә минуттан соң чикләүләр алынды.

Рөстәм Миңнехановка килеп туган хәл турында даими рәвештә хәбәр ителеп тора, дип белдерде Татарстан рәисенең матбугат хезмәте.

@azatliqradiosi
❤1👏1🤬1😡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә шартлау тавышлары ишетелгән, янгын чыккан Astra Telegram каналы хәбәр итүенчә, шәһәрдәге бер ширкәт урнашкан районда шартлау тавышлары ишетелгән, кара төтен күтәрелгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев "Түбән Кама нефтехим"…
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, "Түбән Кама нефетехим"да 13 кеше җәрәхәтләнгән.

Аларга медицина ярдәме күрсәтелә

Куәт оешмаларына якын "Baza" Telegram каналы язуынча, өч кеше авыр хәлдә реанимациягә салынган.

@azatliqradiosi
😢5🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, "Түбән Кама нефетехим"да 13 кеше җәрәхәтләнгән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә Куәт оешмаларына якын "Baza" Telegram каналы язуынча, өч кеше авыр хәлдә реанимациягә салынган. @azatliqradiosi
❗️"Түбән Кама нефтехим"дагы шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.

Бу хакта ширкәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Җәрәхәтләнүчеләр саны 50гә җиткән. Тагын бер кеше авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. Хәзер аларның саны дүртәү булды.

Baza язуынча, җиде кеше эзсез югалган. Хәзер аларны эзләү эше бара.

@azatliqradiosi
😢4🔥2🤬2❤1😡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Ширкәттә белдерүләренчә, һәлак булучылар саны икегә җиткән. Җәрәхәтләнүчеләр саны да арткан - 72 кеше булган. @azatliqrafiosi
❗️"Түбән Кама Нефтехим" ширкәте фаҗигасендә тагын бер кеше һәлак булган.

Оператив штаб белдерүенчә, үлгәннәр саны өчкә җитте.

@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендә шартлау турында ниләр билгеле?

Төп мәгълүматны кыска видеога җыйдык.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😱4🔥1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸"Түбән Кама Нефтехим" ширкәтендә өч кеше үлеменә китергән шартлаудан соң шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде. Хәзерге вакытта 22 кеше хастаханәдә кала. "Бизнес Онлайн" хәбәр итүенчә, аларның унысын Мәскәү шәһәре хастаханәсенә җибәргәннәр.

🔸Кырымда Ан-26 хәрби-транспорт очкычы казага очрау нәтиҗәсендә экипаждан алты кеше һәм 23 юлчы һәлак булган. Бу хакта Саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

🔸АКШ өч Русия корабына элек кертелгән санкцияләрне гамәлдән чыгарган. "Важные истории" язуынча, аларның берсе — Sv Nikolay корабы Алинә Кабаева гаиләсе белән бәйле һәм оккупацияләнгән Донбасстан ашлык һәм кокс ташыган. Шулай ук «Промсвязьбанк» белән бәйле булуы сәбәпле санкцияләр астына эләккән контейнер ташучы Fesco Magadan һәм Fesco Moneron-дан да чикләүләр алынган.

🔸Русиядә Apple ID-ны мобил телефон хисабыннан түләү мөмкинлеге эшләми башлаган. Түләү ясарга тырышканда «Мобиль түләү вакытлыча мөмкин түгел» дигән хәбәр чыга дип яза медиалар.

🔸Башкортстан югары мәхкәмәсе Салават шәһәренең элекке мэры Игорь Мироновка карата вазифа вәкаләтләрен арттыру турындагы эшкә карата чыгарылган хөкем карарын кырыслаткан. Узган елның октябрендә мәхкәмә аны өч елга колониягә хөкем иткән иде, аппеляция алты елга кадәр арттырган.

@azatliqradiosi
❤1🙏1
❗️"Түбән Кама Нефтехим" ширкәте кичәге фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарына 10 миллион сум түләячәк

Шулай ук барлык җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алачак.

Яраланып хастаханәдә ятучыларга өч миллион сум биреләчәк. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев белдерде.

Шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде.

Яраланучыларның бер өлеше Мәскәү шәһәре хастаханәсенә озатылган. Калганнары Казан һәм Түбән Кама хастаханәләрендә ята. Берничә кеше авыр хәлдә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬1
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү эше дәвам итә

Хәзерге вакытта сүтелгән һәйкәл Черниговка сәнәгать зонасындагы махсус урында саклана.

"Башинформ" агентлыгына төзекләндерүчеләр төркеме җитәкчесе Андрей Кудрявцев хәбәр итүенчә, төп максат һәйкәлне иске буяу катламнарыннан тулысынча чистарту, кимчелекләрне ачыклау һәм эретеп ябыштыру җөйләрен чистарту. Белгечләр билгеләп үткәнчә, һәйкәлнең гамәлдәге торышы 1960нчы еллардагы башлангыч өлгедән нык аерыла.

Һәйкәлне 2027 елга урынына кайтарырга тиешләр, ләкин кайбер башкорт активистлары аның кайтарылачагына ышанмый.

📷"Башинформ"

@azatliqradiosi
❤3🤔1
Татарстанда “Ирек” дигән хокук яклау үзәге ачылган

Үзәк үз Telegram-каналында язуынча, алар инде үз эшләре турында Русия юстиция министрлыгына белгертү юллаган. Telegram-да кайнар элемтә булдырган.

Хокук яклаучылар кеше хокуклары бозылуын күзәтәчәк, киңәшләр белән ярдәм итәчәк һәм мәхкәмәләрдә сезне вәкиллек итәчәк, шулай ук хокукларны яклау турында чаралар оештырачак.

“Миссиябез – хокуклары һәм ирекләре кысылган һәр кешене яклау”, диелә аларның хәбәрендә.

Проект үз эшен республиканың 43 районында алып бармакчы.

Әгәр сез республикага хокукый үзгәрешләр алып килүне якынайтырга, хезмәттәшлеккә һәм бергә эшләргә әзер икәнсез, без юристларны, волонтерларны һәм җәмәгать оешмасы вәкилләрен көтәбез, диелә алар хәбәрендә.

❓Ничек уйлыйсыз, хәзерге Русиядә тулы күләмдә хокук яклау белән шөгыльләнү мөмкинме?

@azatliqradiosi
🔥6🤔1