Быел татар классигы Габдулла Тукайның тууының 140 ел тулуы бәйрәм ителә. Татарстанда китаплар чыгарыла, шигърият чаралары уздырыла.
Яшь буын вәкилләре исә дигитал өлкә үсеш алган заманда бу гына җитми дип саный.
Тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.

❤4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Радий Хәбиров Стәрлетамакка дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә бер кешенең үлеме турында хәбәр итте. Ул янгын сүндерү оешмасында машина йөртүче булган.
Көн хәбәре: Стәрлетамакның нефтехимия ширкәтенә берничә дрон һөҗүм ясады. Янгын сүндерү машинсын йөртүче һәлак булды.
Азатлык җыйган видеоны карагыз:
https://www.youtube.com/shorts/2D9DC35mOaE

YouTube
БПЛА СТЕРЛИТАМАК СТӘРЛЕТАМАККА ДРОННАР ТӨШТЕ #татарча #татарлар #ДРОН #БПЛА #АТАКАБПЛА
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliqБезнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/Безнең Телеграмга язылыгыз: https://...
🎉4🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Бүген төнлә Русия Украинага күпләп һөҗүмнәр ясады, һәлак булучылар бар: Киевта 4 кеше үлгән, 48 кеше яраланган. Одессада 7 кеше һәлак булган, 12 кеше җәрәхәтләнгән. Днепропетровски өлкәсендә 3 кеше һәлак булган, 34 кеше яраланган.
🔸Украина гаскәрләре Туапсега ясаган һөҗүме нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган дип хәбәр итә рәсмиләр.
🔸АКШ һәм Иран атышларны туктатыр торуны тагын ике атнага озайтырга җыена, дип яза Bloomberg. Вашингтон да, Тәһран да әлеге мәгълүматны әлегә расламады.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Израил һәм Лүбнән лидерлары арасында соңгы 34 елда беренче туры сөйләшүләр булачагын игълан итте. Алар бүген узачак.
🔸Русия саклану министрлыгы Украина өчен дроннар җитештерү белән бәйле Европа ширкәтләре исемлеген бастырды. Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий
Медведев бу Русия кораллы көчләре өчен һәдәфләр исемлеге диде.
🔸BBC ширкәте алдагы ике елда 500 миллион фунт стерлинг экономияләү зарурлыгы сәбәпле хезмәткәрләренең һәр унынчысын кыскарту турында игълан итте.

😢1
Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 8484 кеше үлгән. Аларның зур өлеше (1425) сугышка Казаннан киткән.
Моны Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган исемлек күрсәтә.
Районлап статистика түбәндәгечә:
🔹Казан – кимендә 1425 кеше.
🔹Чаллы – кимендә 895 кеше.
🔹Түбән Кама районы – кимендә 565 кеше.
🔹Әлмәт районы – кимендә 408 кеше.
🔹Яшел Үзән районы – кимендә 369 кеше.
🔹Бөгелмә районы – кимендә 326 кеше.
🔹Татарстаннан үлүчеләрнең уртача яше – 39,30.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

❤3🎉1
Татар теленнән Халыкара олимпиадада Казан, Пермь өлкәсе һәм Төркия укучылары җиңү яулады
Аларның исемнәрен бүген Казанның "Корстон" комплексында Туган тел форумы кысаларында игълан иттеләр.
🎉Җиңүне Казан шәһәреннән Мөслимә Адиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов, Төркиядән Нурбикә Нәҗипова яулаган.
Олимпиадада Русиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашкан.
Чит илләрдән быел Казанга 🇹🇷Төркия, 🇰🇿Казакъстан, 🇰🇬Кыргызстан, 🇦🇿Азәрбайҗан һәм 🇦🇺Австралиядән укучылар килгән.
🔻Татар теленнән Халыкара олимпиада 2012 елда КФУда башланган иде. Берничә ел эчендә киң колач җәя алды. Дөньяның төрле почмакларыннан татар телен белүчеләр (бу очракта татар булу шарты да юк, иң мөһиме - татарча белү, өйрәнү) олимпиадада катнашу теләге белән яна башлады.
Алар арасында Канада, АКШ, Япония, Европа һәм БДБ илләре булды. Ул чын мәгънәсендә халыкара статусына ирешә алды.
Пандемия һәм Русия Украинага каршы башлаган сугышка кадәр татар теле олимпиадасына 15-17 илдән катнашучылар килә иде.
Соңгы елларда халыкара статусны Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләр коткарып тора.
Татар теле олимпиадасында катнашкан Япон егет-кызларын хәтерлисезме?

Азатлык Радиосы
Татар теленнән Халыкара олимпиадада Казан, Пермь өлкәсе һәм Төркия укучылары җиңү яулады
Олимпиадада Русиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашкан.
❤8
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була.
Берничә ел элек Азатлык әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим фактлар барлады. Кайберәүләрен рәсемнәрдә укый аласыз, тулырак язма безнең сайтта бар.
#татар_дөньясы
@azatliqradiosi

❤2😢1
18 яшьлек Уфа егете тоткарланганнан соң куәт оешмалары вәкилләре янаулары һәм үзләренә эшләтергә тырышулары турында сөйләгән
RusNewsның элекке яшь журналисты, 18 яшьлек Елисей Слепеньков, «Э» үзәге хезмәткәрләре тарафыннан янаулар булуын һәм яшерен хезмәттәшлеккә мәҗбүр ителүен белдергән. Бу хакта ул Әрмәнстанга ашыгыч рәвештә киткәннән соң «7х7» басмасына сөйләгән.
Слепеньковны 16 февральдә Уфада сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәле янында тоткарлаганнар. Аның сүзләренчә, полиция бүлегендә куәт оешмалары вәкилләре аның телефонын тикшергән, анда оппозицион караштагы хат алышулар һәм тыелган төркемнәр аудиоязмаларын тапканнар. Слепеньков әйтүенчә, хезмәткәрләрнең берсе аңа физик җәза, көчләү һәм наркотиклар «тагу» белән янаган.
Басым астында журналист хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән. Аның «кураторы» аңа Виктор дигән тәхәллүс биргән һәм конкрет эшләр кушкан:
— Борис Немцов истәлегенә һәм сугыш башлану еллыгына багышланган акцияләрдә катнашучыларның элемтәләрен җыю;
— сәяси тоткыннар Ольга Комлева һәм Лилия Чанышевага ярдәм итүче төркемнәр администраторларын ачыклау.
Мәгълүмат бирүгә алмашка куәт оешмасы хезмәткәре аңа университетка керүдә ярдәм итәргә һәм киләчәктә мөмкин булган хокук бозулардан «коткарырга» вәгъдә иткән.
Хокук яклаучылар киңәше белән Слепеньков Уфадан киткән һәм 23 февральдә Ереванга очкан. RusNews баш мөхәррире Сергей Айнбиндер егетнең 2026 елның гыйнварына кадәр басма белән хезмәттәшлек итүен раслаган.

🤬4