Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.6K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафатына бер ел.

Азатлык Радиосына ул соңгы интервьюны 2019 елда биргән иде. Фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләштек. Шул әңгәмәне карап алыгыз әле.

Шуннан бер өзек:

—​ Татарның үз дәүләте булуга ышанычыгыз бармы?

— Татарның мөстәкыйльлек өчен көрәшкә күтәрелү ихтималы бар. Һитлер бөтен дөньяны зур нәрсәдән – коммунистик диктатура урнаштырудан коткарып калды. Коммунистик диктатураның очында Сталин иде. Сталин ничә миллион кешене аттырды. Ә Һитлер шушы әйберне җимерде. Дөнья күләмендә катастрофа килеп чыкса, бу – Русия өчен яхшы булмаячак.

—​ Ә нинди катастрофа килеп чыгарга мөмкин?


Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.
😢10🔥3
"Алабуга Политех" көллиятендә укучыларга бер еллык рекрутны (срочка) уку йортының хәрби белем бирү үзәге аша һәм сугышка җибәрмәү шарты белән дрон гаскәрләрендә узарга тәкъдим итәләр.

Әлеге тәкъдим "Алабуга Политех" сәхифәсендә чыкты. Анда студентларга аена 150 мең сум стипендия түләү, бер елдан соң хәрби билет бирү һәм хәрби чаралар булган җиргә җибәрмәү вәгъдә ителә.

Ләкин юрист Артем Клыга моңа ышанмаска чакыра. Ул "Гроза" проектына белдерүенчә, "срочка"ларны хәрби кафедра аша узу каралмаган.

"Алабуга Политех“та хәрби кафедра узу принципта мөмкин түгел, чөнки әлеге оешма югары белем бирү системасына керми. Димәк, сез, мәсәлән Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) студентлары кебек, махсус килешү нигезендә хәрби-укыту үзәгендә белем алып, срочкадан азат ителмәячәксез. Монда коммерция оешмасы каршында ниндидер хәрби кафедра тәкъдим ителә. Әмма чынлыкта бу Русия саклану министрлыгы белән гадәти контракт кына», ди ул.

Шулай ук ул 12 айдан соң ректруттан азат итү һәм хәрби билет бирүне вәгъдә итү бу, гомумән алганда, дөрес дип әйтә.

"Әмма шул ук вакытта мобилизация турындагы фәрман яки аның 4–5 нче пунктлары гамәлдән чыгарылмаган килеш, контрактны үз теләгең белән өзү мөмкин булмаячаягын алар яшерә», ди ул.

Элегрәк Русия саклану министрлыгы дрон гаскәрләре белән контракт төзегән студентларны үзләре теләгәндә җибәрергә мәҗбүр түгеллеген раслаган иде.

▪️2024 елны Татарстанда "Алабуга Политех" көллияте белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады. "Аларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итәләр, авырганда ял бирмиләр, бөтен нәрсә өчен дә диярлек премияләреннән мәхрүм итәләр һәм җәза буларак окоплар казыталар", дип язган иде ул вакытта 116.ru.

@azatliqradiosi
❤3🖕2🤯1
Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы Ay Yola башкорт төркеме икенче альбомының беренче җырына клип чыгарган

Aihylyu (Айхылыу) трекы "Урал-Батыр" эпосына нигезләнгән, анда Һомайның апасы турында җырлана.

🔹2025 елны Ay Yola төркеме “Һомай” җыры белән дөньяга танылды.

🔹Төркемнең лидеры Ринат Рамазанов Русиянең Украинага каршы баскын сугышындагы хәрбиләргә хәйрия концертларында катнашкан иде. Аның абыйсы ихтыяри буларак сугышка китте.

🔹Март аенда төркемнең Европа буйлап туры булырга тиеш иде, әмма ул булмый калды. Артистлар моны аларга виза бирмәүләре белән аңлатты. Европа турына чит илдәге башкорт активистлары каршы чыккан иде.

📷Ay Yola Telegram каналы

@azatliqradiosi
🤮5❤1👍1
Мари Иле республикасының күпчелектә татарлар яшәгән Бәрәңге (Параньга) районында мәчеттә мулланы административ җаваплылыкка тартмакчылар

Русия кануннарына күрә, илдәге дини уку йортларында алган белеме булмау сәбәпле, Мәсүдка мулла булу тыелган. Мулла булырга теләгән кеше Русиядә укырга тиеш диелә.

"Русиядә хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләре генә рөхсәт ителә, ә Мәсүд бик тырышып карагач мәлики мәзһәбеннән булуы ачыкланган икән" дип яза "Вахтер Ремзавода" телеграм-каналы.

Мари Иле прокуратурасы гаеплеләрне административ җаваплыкка тартырга кушкан.

Русиядә дин дәүләттән аерылса да, мәчеткә кайсы имамны кую, кайсын куймау, ул имам белән алдан сөйләшүләр уздыру гадәти күренешкә әйләнде.

"Безгә үзләренең "түрәләр исламын" ясалма исламны такмакчы булалар ягъни "Мәскәү мәзһәбе"н кертмәкчеләр. Бу барысы да Русия президенты идарәсеннән килә. Традицион ислам дигән булып үз мәзхәбен кертәләр. Безнең ике проблем бар, берсе – ваһһабилар. Алар элек тә өммәтебезгә зарар китергәннәр һәм хәзер дә зарар итәләр. Чөнки аларның китапларын, карашларын, тәэсирләрен беләбез. Икенчесе – түрәләр үстергән комформист руханилар. Бу руханилар исламны үз файдасында кулланмакчылар. Алар динне үзләре теләгәнчә шәрехлиләр. Хәнәфи мәзһәбе дигән булып үз исламын тагалар", дигән иде 2019 елны Азатлыкка имам Габдрәүф Зәбиров.

@azatliqradiosi
🤡5😁1🤔1💔1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә кичә Херсон өлкәсендә бер кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган, Запорожье өлкәсендә дүрт кеше яраланган, Днепропетровски һәм Харьков өлкәләрендә икешәр кеше, Харьков өлкәсе Изюм шәһәрендә өч кеше, Киев өлкәсендә бер кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Туапседа төнлә булган һөҗүм нәтиҗәсендә диңгез портында янгын чыккан, бер кеше үлгән һәм бер кеше яраланган. Бу хакта үз Telegram-каналында Краснодар төбәге губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.

🔸Болгарстанда парламент сайлауларында элекке президент Румен Радев җитәкчелегендәге "Прогрессив Болгарстан" коалициясе алдынгы урында бара. Элекке генерал Румен Русия белән диалог булдыру тарафдары һәм Украинага хәрби ярдәм бирүгә каршы чыга.

🔸АКШ хәрбиләре Һормуз бугазын томалауны дәвам иткән шартларда, Иран Пакыстанга АКШ белән икенче раунд сөйләшүләргә вәкилләрен җибәрмәячәк. Бу хакта Tasnim Иран агентлыгы хәбәр итә. Американ вәкиллегенең сөйләшүләр өчен Исламабадка баруы турында кичә ил президенты Доналд Трамп хәбәр итте.

🔸Telega (Telegram түгел) кушымтасы урнаштырылган iPhone телефоннары iOSны яңартырга тырышканда тулысынча томалана. Мондый проблем турында моңа кадәр кулланучылар хәбәр иткән иде, ә соңрак техник блогер Сергей Романцев сынау рәвештә моны раслады һәм iPhone-ның «кирпечкә» әйләнүен әйтте. Элегрәк зыянлы дип санап Telega кушымтасын App Storeдан бетергәннәр иде.

@azatliqradiosi
Көн язмасы: Сан Францисконың татар яшьләре татарча журнал чыгара башлады

Сан Францисконың татар яшьләре "Шәфәкъ" исемле татарча журнал чыгарды. Алар аны татарларның очрашуында тәкъдим итте. Сан Франциско татар оешмасы бу башлангычны куанып кабул итте һәм бу эшне башкаручыларга медианы яшәтергә кирәк дигән үгет-нәсихәт биргән.

Журналны әзерләүчеләр — Өмит Чапаноглы белән Һейли Акчура. Икесе дә татар, икесе дә Сан Франциско татарлары тормышында актив катнашучы яшь кызлар. Журнал ике телдә әзерләнгән: мәкаләләрнең бер өлеше татарча, әмма латин имласында тәкъдим ителгән, бер өлеше инглизчә.

Азатлык Радиосы журналны күрде, актарып карады һәм бу матбаганы тормышка ашырган ике татар кызына берничә сорау бирде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍7🔥6
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ташкентта татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин вафат

Аңа 83 яшь иде. Татар үзәге хәбәр итүенчә, Гыйниятуллин бүген 16:00 сәгатьтә Чапанат зиратында җирләнәчәк.

Рим Гыйнияттулин Үзбәкстанда укытучылар гаиләсендә туа. Төрле җитәкче вазифаларында эшли. 1996-1997 елларда Үзбәкстан премьер-министры урынбасары була.

1996 елдан Зәки Вәлиди исемендәге башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе, Ташкент шәһәре татар-башкорт милли мәдәни үзәкләренең аксакаллар шурасы рәисе вазифаларын да башкара. Казан аны даими татарлар җыеннарына чакыра. 2012 елны Дөнья татар конгрессының V корылтаенда ул чыгышын урыс телендә ясаган иде.

👆Моннан ун ел элек, октябрдә Дөнья татар конгрессы чакыруы белән Татарстанда Үзбәкстан татарларының рәсми төркеме сәфәрдә булган иде. Шул вакытта Гыйниятуллин Татарстан сәфәренә нәтиҗә ясады, республикада президент сайлавында кем өчен тавыш бирүен әйтте, Ислам Кәримов вакытында ничек яшәүләре хакында да фикерләре белән бүлеште.

@azatliqradiosi
🤔1😢1
Бүген Русия иминлек хезмәте (ФСБ) Пятигорски шәһәрендә 57 яшьлек Германия ватандашын тоткарлавын хәбәр итте.

ФСБ белдерүенчә, ул Ставрополь төбәгенең хокук саклау оешмасы корылмасына каршы теракт әзерләүдә катнашкан. Шартлауны имеш Украина махсус хезмәтләре әзерләгән.

Хәбәргә күрә, тоткарланган хатынның рюкзагында шартлаткыч булган һәм ул корылмага якынлашканда радиоэлектрон көрәш чаралары тарафыннан ачыкланып блокланган. Кайсы корылма турында сүз барганы әйтелми. ФСБ фикеренчә, хатын рюкзагында шартлаткыч барлыгын белмәгән һәм шартлау вакытында үзе дә һәлак булырга тиеш булган. Моңа кадәр ул мошенник схемаларында җәлеп ителгән булган.

Шулай ук Үзәк Азия ил ватандашы тоткарланган, ул шартлаткычны читтән торып шартлатырга тиеш булган диелә. Һәрхәлдә ФСБ шулай дип белдерә.Шартлаткычның куәте 1,5 кг тротил тәшкил иткән дип белдерелә.

“Тоткарланучылар гаепләрен таныды”, дип раслый ФСБ, әмма бәйсез мәгълүмат юк. Тоткарланучыларның исемнәре аталмый. Украина да, Германия илчелеге дә әлегә бу белдерүләргә аңлатма бирмәде.

Элегрәк Русия хакимияте вәкилләре, шул исәптән президент Владимир Путин да, Украинаны кешеләрне терактлар башкару өчен “яшертен” куллануда гаепләгән иде. Мәскәүдәге шартлау бу белдерүләргә сәбәп булды. Шартлауда бер полиция хезмәткәре һәлак булды. Тикшерүчеләр белдерүенчә, шартлаткыч йөрткән кеше (һәлак булды) үзе дә бу хакта белмәгән.

@azatliqradiosi
🤡1
Казаннан Артур Сәгыев Telegram-да чыккан алты комментарий өчен 5,5 елга иректән мәһрүм ителгән

Екатеринбурның үзәк хәрби мәхкәмәсе 39 яшьлек Артур Сәгыевны интернетта террорчылыкны аклауда гаепле дип тапкан һәм биш ел ярымга гомум тәртипле колониягә хөкем иткән. Шулай ук аңа өч ел дәвамында сайтлар белән идарә итү тыелган. Бу хакта Sotavision яза.

Мәхкәмә шулай ук аның iPhone 11 телефонын “җинаять коралы” буларак дәүләт файдасына тартып алган. Башта Сагиевны алты эпизодта гаепләгән булганнар, соңрак ирнең гаебен тануы, үкенүе һәм тикшерүгә ярдәм итүе өчен барысын да бер эпизодка берләштергәннәр.

Эш ачуга 2024 елның августыннан октябрьгә кадәр Telegram-да чыккан комментарийлар сәбәп булган диелә.

Ирне Украина тарафлы каналларда Украина кораллы көчләренең Русиягә ясаган һөҗүмнәрен хуплап язган комментарийлары өчен 31 июльдә тоткарлаганнар.

Мәхкәмәдә белдерүләренчә, Сәгыевны армияне дискредитацияләү маддәләре нигезендә инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Барлыгы аңа 60 мең сум штраф салынган.

Моннан тыш Казанның Идел буе районы 2024 елның ноябрендә Сәгыевны нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә 15 тәүлеккә сак астына алган булган. Беркетмәдә язылганча, ул “урысларның кешелек дәрәҗәсен кимсетү”че комментарийлар калдырган.

@azatliqradiosi
🤯4
Татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уңаеннан бу атнада көндәлек тормышыбызга татарча гадәтләр кертергә чакыра

📌«Татарча сөйләшик

📌Социаль челтәрләребезне татар телендә алып барыйк

📌Татарча трендлар булдырыйк

📌Аватаркабызга акциянең оригиналь логосын куярга мөмкин (фотолар — өстә)

📌Premium Telegram’лылар, исемегез янында стикер урнаштыра аласыз», дип яза алар үз Telegram-каналында.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе гала-концерты, аның кысаларында “Ташаяк” ярминкәсе 26 апрель көнне узачак. Аңа кадәр, 23 апрельдә Квиз булачак.

@azatliqradiosi
👍10❤‍🔥3🥴1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Днепропетровски, Херсон, Чернигов өлкәләрендә һәм шулай ук Запорожье, Харьков, Сумыда алты кеше үлгән, ким дигәндә 33 кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр иттә.

🔸Ura.ru-ның элекке мөхәррире Денис Аллаяров полиция хезмәткәре булган туганыннан оператив мәгълүмат сатып алганы өчен гаепле дип табылган һәм биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта "Медиазона" хәбәрчесе мәхкәмәдән хәбәр итә.

🔸Быел сентябрьдә Apple-ның яңа баш мөдире алмашачак. 15 ел әлеге вазифада эшләгән Тим Кук ширкәтнең мөдирләр шурасын җитәкләячәк. Apple матбугат үзәге хәбәр итүенчә, яңа баш мөдир булып Джон Тернус билгеләнәчәк. Ул хәзерге вакытта өлкән вице-президент вазифасын башкара.

🔸Казан ипподромы районында яңа мәчет төзеләчәк. Бизнес Онлайн язуынча, төзелеш өчен урын бүлеп бирү турында җәмәгать сөйләшүләре инде узган. Мәчет Космонавтлар урамында төзеләчәк. Аның каршында белем бирү оешмасы да булырга тиеш.

🔸Казан һәм Бишкәк тугандаш шәһәрләр булды. Әлеге килешүне Казан мэры Илсур Метшин һәм Бишкәк башлыгы Айбәк Җунушалиев Мәскәүдә имзалаган. Документта ике тарафның да шәһәр төзелеше, экология, мәдәният, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә бәйләнешләрне арттыру күздә тотыла. 2024 елны Казанда Кыргызстанның баш консуллыгы ачылган иде.

🔸Рэп җырчы Моргенштернны Русия хакимияте җиде миллион сум штрафка тарткан. Мәскәү прокуратурасы мәгълүматларынча ул ел дәвамында социаль челтәрләрен "ят агент" тамгасы куймыйча алып барган.

@azatliqradiosi
12 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән баш мие яман шеше белән чирләүче кырымтатар Тофик Абдулгазиевка яңа җинаять эше ачканнар

44 яшьлек Абдулгазиевка мәхкәмәгә ихтирамсызлык турында эш кузгатылган. Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Адвокат сүзләренә караганда, алдагы утырышта Абдулгазиев “үз позициясен кискен формада белдергән”. Нәкъ нәрсә әйткәне билгеле түгел. Ул утырышта кырымтатарның авырулары сәбәпле азат итү турындагы дәгъваны карарга тиеш булган.

Хатыны Абдулгазиевның мондый реакциясен утырыш алдыннан төрмә хастаханәсендәге табиблар консилиумы аны алдавы белән аңлата. Үзен алдавын ул бары мәхкәмәдә генә белгән.

Табиблар аның сәламәтлеге турында нәтиҗә бирергә тиеш булган. Абдулгазиев сүзләренә караганда, аны документларның эчтәлеге белән таныштырмыйча имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Күзе начар күрүе сәбәпле, ул аларны укый алмаган.

“Бары мәхкәмәдә генә ул аларның эчтәлеген белде. Ачыкланганча, документта төрмә хастаханәсе табиблары нәтиҗәсенә күрә Тофик Абдулгазиев тулысынча сәламәт, һәм аны хастаханәдән кире колониягә күчерүгә карата бернинди каршылыгы юк диелгән”, ди кырымтатарның хатыны.

"Хизб ут-Тәхрир"нең икенче Акмәкчет эше фигуранты Тофик Абдулгазиев күз күрүе кискен начарлануы турында узган ел октябрьдә белдерде

▪️2022 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Абдулгазиевны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

▪️Тоткарлануга кадәр Тофик Абдулгазиев «Кырым теләктәшлеге» иҗтимагый берләшмәсе активисты, тавыш операторы булган, «Кырым балачагы» проектында катнашкан.

▪️"Мемориал" хокук яклау үзәге аны һәм аның белән бергә тоткарланган тагын дүрт кешене сәяси тоткыннар дип таныды.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💔4🤬3
Татарстанда ничә миллиардер бар дип уйлыйсыз?

Декларация кампаниясе мәгълүматларына күрә, узган ел белән чагыштырганда аларның саны ике кешегә арткан.

Шул ук вакытта керемнәре 100 миллион сумнан миллиард сумга кадәр артучы кешеләр саны 340кә җиткән.

Бу узган ел белән чагыштырганда 38 кешегә күбрәк. Әлеге мәгълүматларны Татарстандагы салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин утырышта белдерде.

@azatliqradiosi
🤬4❤1🔥1
Татарстанда мәктәпләрдә туган телләрне киметүгә көрәш турында сөйләштеләр

Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Казанда узган «Төрлелектә бердәмлек» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә мәктәпләрдә туган тел сәгатьләренең кимүе "кабул ителмәслек хәл" дип белдергән. Аның сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр федераль дәрәҗәдә дә ризасызлык уяткан.

«Ни өчен нәкъ менә туган телне кыскарттылар? Бу бит иң мөһим фәннәрнең берсе. Кирәк булса, рәсем яисә музыка дәресләрен дәрестән тыш вакытка күчерергә мөмкин иде. Мин рәсемгә дә, музыкага да каршы түгел, әмма туган телләрне өйрәнүне киметүгә китергән карарлар булмаска тиеш», — дигән Гыйлметдинов.


Спикер сүзләренчә, федераль дәрәҗәдә тел төрлелеген саклау өчен кирәкле карарлар кабул ителгән. Аерым алганда, милли сәясәт стратегиясе һәм тел сәясәте нигезләре расланган, аларны гамәлгә ашыруда чаралар планы әзерләнә.

▪️Узган ел гомуми белем бирү мәктәпләренең беренче сыйныфларында туган телне өйрәнү сәгатьләре атнага ике сәгатьтән бер сәгатькә кадәр кыскартылды. Бу карар федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертелгән үзгәрешләр кысаларында кабул ителде. Ул Татарстанда кискен реакция тудырды: Дәүләт шурасы депутатлары кыскартуга каршы чыгып, тел төрлелеген саклауга куркыныч янавын белдерде.

▪️2017 елда Владимир Путин тәнкыйтеннән соң Русия мәктәпләрендә туган телләр ихтыярига калды һәм аларның сәгатьләре кимегәннән кими бара.
🤡3